Яңартылу

Булеклђр:
Мәгариф
Мәдәният
Икътисад
Татар теле
Халык
Фән
2010 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр
(Мөселман ай календаре буенча 1431–1432 һиҗри еллар)

Яћалыклар:
Финляндия Президенты Тарья Халонен Казан Кремлендә экскурсиядә булды

Финляндия Президенты Тарья Халонен Казан Кремлендә экскурсиядә булды. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде. Алар Кол Шәриф мәчетендә һәм Благовещение соборында булдылар.

Татарстанга Финляндия Президенты Тарья Халонен килә
Финляндия Республикасы Президенты Тарья Халонен Россиягә визиты кысаларында 10 ноябрьдә Татарстанга килә.
Татарстан Президенты дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары белән очрашты

10 ноябрь көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Виктор Кислов белән очрашты.

Владимир Путин: “2011-2012 елларда сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләүгә 460 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк”
9 ноябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин Иваново шәһәрендә “Россия Федерациясе субъектларының сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләүдә төбәк программалары турында” дигән мәсьәлә буенча видеоконференция режимында үткәргән күчмә киңәшмәдә катнашты.
ТР экология һәм табигый ресурслар министры вазифасыннан азат ителде
9 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә, Әгъләм Садретдинов, башка эшкә күчү сәбәпле, Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры вазифасыннан азат ителде.
ТР Президенты “2010 ел бюджеты турындагы” Законга үзгәрешләр кертте

Законда ТР бюджетының керемнәрен 7845 миллион сумга һәм чыгымнарын 5450 миллион сумга арттыру каралган

Рөстәм Миңнеханов “Аль Хабтур” компанияләр төркеме Рәисе Халаф Аль-Хабтур белән очрашты
8 ноябрьдә ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән “Аль Хабтур” компанияләр төркеме Рәисе Халаф Аль-Хабтур белән очрашты.
Фәрит Мөхәммәтшин: “Төбәкләр үзләрендә Конституция судларын оештырырга тиеш”
3 ноябрьдә Казанда РФ субъектларының Конституция һәм устав судлары рәисләренең Консультатив Советы утырышы узды. Совет утырышында РФ Конституция суды рәисе Валерий Зорькин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Конституция суды рәисе Виктор Демидов катнашты.
“Созвездие-Йолдызлык” фестивале җиңүчеләре Мәскәүдә гала-концерт белән чыгыш ясады

“Созвездие-Йолдызлык” республика телевизион фестивале җиңүчеләре Мәскәүдә “Татарстан балалары җырлый һәм бии” дигән гала-концерт белән чыгыш ясады.

ТР Президенты Россия фәннәр академиясе белән ике арадагы килешүнең үтәлешеннән канәгать булуын белдерде
29 октябрьдә Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ Директорлар советы белән Россия фәннәр академиясенең Химия һәм материаллар турындагы фән бүлеге бюросының уртак утырышы узды.
С.Степашин: “Бюджет акчаларын куллануда бернинди тайпылыш-хилафлыклар табылмады”
29 октябрьдә Казан Ратушасында РФ һәм ТР Хисап палаталары коллегияләренең уртак утырышы булды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Хисап палатасы рәисе Сергей Степашин, ТР Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов, ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров һ.б. рәсми затлар катнашты.
Фәрит Мөхәммәтшин Ауропа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре Конгрессында катнашты
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ауропа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының XIX пленар сессиясендә катнашты. Татарстан парламенты башлыгы Страсбургта Россия делегациясе составында иде.
ТР Президенты һәм РФ Хисап палатасы рәисе Универсиада объектларының 24 нчесен ачты
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанга килгән РФ Хисап палатасы рәисе Сергей Степашин белән Универсиада авылында объектларны карап йөргәннән соң, “Буревестник” йөзү бассейнын рәсми ачтылар.
Рөстәм Миңнеханов: “Салым түләүчеләргә ярдәм итәргә кирәк”
Киләсе елда республика җитәкчелегенә һәм Татарстан муниципаль берәмлекләренә ТРның салым түләүче предприятиеләрен нәтиҗәле эш белән тәэмин итәргә кирәк. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов финанс, казначейство һәм салым органнарының 2010 елның 9 айда консолидацияләнгән бюджет үтәлешенә йомгак ясау киңәшмәсендә белдерде.
Рөстәм Миңнеханов: “Без Универсиаданы метроның ун станциясе белән каршыларга тиеш”
27 октябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин Казан метрополитенының икенче чираты объектлары – “Мәскәү” һәм “Завод” станцияләрендә булды. Биредә “Айсылу” һәм “Алтынчәч” комплекслары тоннель казырга кереште.
Татарстанда "Ауропа – Көнбатыш Кытай" транспорт коридорының беренче участогы ачылды

27 октябрьдә Татарстанда "Ауропа – Көнбатыш Кытай" транспорт коридорының беренче участогы ачылды. “Шәле – Саескан тавы” магистрален ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Казан мэры итеп Илсур Метшин сайланды

27 октябрьдә II чакырылыш Казан шәһәре Думасының I сессиясендә Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Уставының 33 маддәсенә ярашлы рәвештә, яшерен тавыш бирү нәтиҗәләр буенча, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы итеп, 46 тавыш белән, Илсур Метшин сайланды. Шул рәвешле, мэр шәһәр Думасы рәисе вазифаларына да кереште. КПРФ фракциясеннән тәкъдим ителгән Илгизәр Вәлиев өчен исә 3 депутат тавыш биргән иде. Искәртеп үтәбез: бүгенге сессиядә 50 депутатның 49ы катнашты.

Айрат Фәррахов Челәбедә онкологлар утырышында катнаша
Татарстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов Челәбегә эшлекле сәфәр кыла. Бүген анда илкүләм онкологик программа кысаларында өлкә онкология диспансерлары эшен оештыру һәм җиһазлау мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үтә. Утырышта Россиянең баш онкологы, П.Герцен исемендәге онкология фәнни-тикшеренү институты директоры Валерий Чиссов катнаша. Чара кысаларында Челәбедәге онкология диспансеры белән танышу да планлаштырыла. Быел Татарстан Республикасы да илкүләм онкология программасына кертелә. Утырышта Республика онкология диспансеры баш табибы Рөстәм Хәсәнов та катнаша.
Дмитрий Медведев “ТАНЕКО”да эшләтеп җибәрү-көйләү режимында эш башларга команда бирде
26 октябрьдә Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев Түбән Камада “ТАНЕКО” нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексында булды.
Дмитрий Медведев ТАНЕКОга килә

26 октябрьдә Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев Татарстанга визиты кысаларында Түбән Камада төзелүче “ТАНЕКО” Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе комплексында булачак. Ул комплексның елына 7 миллион тонна нефть эшкәртүгә исәпләнгән, күптән түгел төзелгән беренче чираты объектлары белән танышыр дип көтелә.

I Бөтенроссия музыкаль конкурсының Идел буе федераль округындагы турлары Казанда уздырыла
27 - 29 октябрь көннәрендә Казанда I Бөтенроссия музыкаль конкурсының Идел буе федераль округындагы I һәм II турлары була. Шул уңайдан 26 октябрьдә 18.00 сәгатьтә “Все для музыкантов” салонында (Сәетгалиев ур., 6) конкурс жюрие һәм РФ Мәдәният министрлыгы вәкилләре белән очрашу үткәрелә. Башлангыч этапта жюрига Андрей Диев (фортепиано), Алексей Кошванец (скрипка), Кирилл Родин (виолончель) һәм Юрий Григорьев (соло, ягъни аерым җырлау) җитәкчелек итә, финал этапта - Николай Петров (фортепиано), Сергей Стадлер (скрипка), Мария Чайковская (виолончель) һәм Лариса Гергиева (соло җырлау).
Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза
23 октябрьдә Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. Республиканың авыл районнары авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре башкалабыз базарларына 400 гә якын машинада 30 миллион сумлык продукция алып килде. Бу хакта “Татар-информ” агенлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр. Саба, Лаеш, Алексеевски, Мамадыш, Нурлат һәм республиканың башка районнары авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Казан базарларына бәрәңге, яшелчә, ярма, ит, сөт, икмәк-күмәч әйберләре, шикәр комы, ашлык һәм башка төрле продуктлар алып килде. Шәһәр базарларында авыл хуҗалыгы продукциясенең ассортименты төрле.
Фәрит Мөхәммәтшин: “Республикада сайлау кампаниясе оешкан төстә узды”
22 октябрьдә ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин ТР Дәүләт Советы Президиумында Татарстанда 10 октябрьдә узган сайлауларның нәтиҗәләре хакында сөйләде. Үз чыгышының башында ул республика парламентының янә 100 депутаттан торуы хакында хәбәр итте – 10 октябрьдә Зәй округы буенча парламент депутаты сайланды. Ул - сайлаучыларның 94,2 процент тавышын җыйган “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы Роберт Миңнегалиев. ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлауларда сайлаучыларның 92,77 проценты катнашты.

Быелгы сайлау кампаниясе хакында сөйләгәндә, Анатолий Фомин аның нәтиҗәләрен уңай бәяләде. “Татарстандагы 989 муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органнары тулы хокуклы составта формалаштырылды. Шушы көннәрдә муниципаль берәмлек башлыкларын сайлау төгәлләнәчәк”, - диде ул һәм сайлау кампаниясе сәяси партияләрнең актив катнашында узды, дип өстәде.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгының сүзләренә караганда, сайлауларда республика халкының 69,14 проценты катнашкан. “Муниципаль сайлаулар өчен бу шактый югары күрсәткеч. “Бердәм Россия” партиясе барлык мандатларның - 91,6, КПРФ – 1,84, ЛДПР – 0,49, “Гадел Россия” 1,99 процентына ия булды”, - диде ул.

А.Фомин хәбәр иткәнчә, 27 округта депутатлар сайланмаган. “2005 елда мондый округлар 50 дән артып киткән иде. Бу округларда өстәмә сайлаулар соңрак узачак”, - диде ул. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә сайлау кампаниясенә кагылышлы суд тикшерүләренең саны – 69, аның иң зур өлеше Яшел Үзәнгә туры килә.

Татарстан парламентарийлары 2011 елгы ТР бюджеты проектын 2 ноябрьдә караячак
22 октябрьдә ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышы булды. Аны республика парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина ТР Дәүләт Советының чираттагы утырышын үткәрү мәсьәләсе буенча чыгыш ясады. Президиум карары нигезендә дүртенче чакырылыш Дәүләт Советының ундүртенче утырышы 2 ноябрьгә билгеләнде. Комитетларның тәкъдимнәре буенча парламент утырышына 37 мәсьәлә чыгарыла. Республика законнарының 19 проектын карарга тәкъдим ителә, шуларның 14 ен – беренче укылышта.

Бу көнне “2011 елга һәм 2012-2013 елгы план чорына ТР бюджеты турында”; “2011 елга һәм 2012-2013 елгы план чорына ТР Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында”; “Татарстан Республикасының административ-территориаль төзелеше хакында” ТР законына үзгәрешләр кертү турында” һәм башка ТР законнары проектлары беренче укылышта каралачак. Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклап үткәнчә, республиканың төп финанс документы проекты хакында парламентның барлык комитетларында фикер алышулар уздырылган. Бүген ТР Дәүләт Советында 2011 елга һәм 2012-2013 елгы план чоры бюджет проектына багышланган матбугат конференциясе үтәчәк.

Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, 2 ноябрьдә узачак утырыштан ТР Дәүләт Советы комитетларының эше турында хисаплар сериясе башланып китә. Үз хисабын (2009 елның мартыннан 2010 елның октябренә кадәр) беренчеләрдән булып парламентның икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты тәкъдим итәчәк.

Марат Әхмәтов: “Стимуллаштыручы фактордан тыш терлекләрне кышлатып чыга алмаячакбыз”
22 октябрьдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында җәйге сезонда һәм көзге-кышкы чорда терлекләрнең баш санын саклап калу нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов алып барды.

Бу чарага районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыклары, әлеге идарәләрнең терлекчелек буенча консультантлары, эре агрохолдинг җитәкчеләре, инвесторлар чакырылган иде.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры үчыгышында билгеләп үткәнчә, республика терлекчеләре эшендә җаваплы чор башлана – терлекләрне кышлату, быел бу мәсьәлә аномаль корылык белән катлауландырылды.

Моның белән бәйле рәвештә, М,Әхмәтов билгеләп үткәнчә, РФ төбәкләрендә корылык китергән югалтулар бүгенге көнгә кадәр ачыклана. Элек югалту 30 миллиард сум диелгән иде. Хәзер ул 69 миллиардка кадәр артты. РФ авыл хуҗалыгы министрлыгы каршында төбәкләрне читләтеп үтмичә генә корылык китергән чыгымнарны тулысынча компенсацияләү буенча билгеле кыенлыклар туды. Бу очракта Татарстанга федераль бюджеттан дәүләт финанс ярдәменең икенче траншын алуга өметләнәсе кала.

Аннары аграр ведомство терлекләрне кышлату мәсьәләләренә күчте. Ул залдагы инвесторларга мөрәҗәгать итте, аның сүзләренә караганда, алар әзерләнгән терлек азыгы буенча саннарны корылык буенча күбрәк компенсация алу өчен киметәләр. Шул сәбәпле, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы әзерләнгән азык күләме буенча төгәл күрсәткечләргә ия түгел. “Әзерләнгән азык буенча реаль саннарда хисап тотарга кирәк”, - дип белдерде М.Әхмәтов.

Аграр ведомство башлыгы игътибарны, әгәр быел Татарстан ашлык җыеп алу буенча уңышын күрсәтә алмый икән, терлек баш санын киметмичә сөтчелек өлкәсендә үз позицияләрен тотарга кирәклегенә юнәтте. Моның өчен барысыда бар, дип саный министр. Агымдагы елның 9 аенда Татарстанда узган ел белән чагыштырганда 1,5 тапкыр артыграк сөт сатылган. Мондый нәтиҗәгә дәүләт ярдәме белән ирештек, дип ассызыклады М.Әхмәтов.

Быелгы капиталь ремонт программасына кертелгән барлык йортларда эшләр тәмамланды
Республикада быелгы капиталь ремонт программасына кертелгән барлык күп катлы йортларда эшләр тәмамланды. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә видеоконференция режимында узган киңәшмәдә хәбәр ителде.

Ремонт башкарылган йортларның 88 проценты (1 мең йорт) Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан кабул итеп алынган. Ә менә калган 136 йортның вакытында кабул ителмәве башкарылган эшләрнең сыйфатына дәгъвалар булу, яисә башкарылган эшләрне тапшыру өчен кирәкле документларның тулысынча әзерләнмәвенә бәйле. Мондый очраклар 11 муниципаль берәмлектә күзәтелә.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин сүзләренә караганда, соңгы ике атна эчендә Дәүләт торак фондына кабул ителгән башкарылган эшләр акты күләме 388 млн. сумга тулыланып, 5 млрд. 972 млн. сум тәшкил иткән. Бүгенге көндә Баш инвестиция-төзелеш идарәсе счетына барлыгы 1 млрд. 284 млн. сум финанслар күчерелгән булса (лимитның 78 проценты), шуның идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре хисабына әлегә 91 проценты гына күчерелгән. Министр торак милекчеләреннән капиталь ремонт өчен җыела торган акчаларның идарә компанияләре һәм торак милекчеләре ширкәтләренең исәп-хисап счетларына вакытында күчерелмәве белән бәйле проблеманың һаман саклануын искәртә. “Кайбер районнарда халыктан капиталь ремонт өчен акча җыела, әмма алар Баш инвестиция -төзелеш идарәсенә күчерелми”, -дип белдерде ул. 8 муниципалитетта халыктан җыелган 35 млн. сум әле һаман тиешле счетка күчерелмәгән.

Ремонт эшләре тулысынча башкарылуга карамастан, подряд оешмалары белән тулысынча исәп-хисап ясалып бетмәгән. Аларга бүгенгә актлар буенча 4 млрд. 939 млн. сумлык кына түләнгән. Бу – гомуми күләмнең 77 проценты. “Моны нормаль хәл дип бәяләп булмый. Ул эшнең тиешенчә оештырылмавы нәтиҗәсе”, -дип кабатлый Марат Хөснуллин. Аның белдерүенчә, исәп-хисапның вакытында башкарылуы Торак-коммуналь хуҗалыгына ярдәм буенча федераль фонд алдында хисап тоту өчен дә кирәк. Премьер-министр Илдар Халиков та мондый тоткарлыкны урыннардагы җаваплы затларның документларны тиешенчә рәсмиләштермәве китереп чыгара дип исәпли. Хөкүмәт башлыгы бу кимчелекне бетерү өчен ике атна вакыт бирде.

Минтимер Шәймиев Кытайдан килгән милләттәшләребез белән очрашты
21 октябрьдә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Кытайдан килгән милләттәшләребез белән очрашты. Кремльдә узган очрашуга Өремче шәһәре татар мәдәни җәмгыятенең мактаулы рәисе, Өремченең элеккеге мэры Рәкыйп Аббасов, Синзянь авыл хуҗалыгы университеты профессоры Хәмит Хәкимов, Голҗа шәһәре татар мәдәнияте җәмгыяте рәисе урынбасары, Казан югары уку йортларында укучы татар студентлары кураторы Турсунтай Галиев, Голҗа шәһәре татар мәдәнияте җәмгыяте рәисе урынбасары, Голҗа Финанс институты доценты Фатыйма Әхтәмова килгән иде.
Минтимер Шәймиев Төркиянең РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе белән очрашты
21 октябрьдә Казан Кремлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төркиянең РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Айдын Сезгин белән очрашты. Очрашуда шулай ук Төркиянең Казандагы Генерал консулы Әхмәт Тута, Төркиянең РФ дәге илчелегенең беренче секретаре Садин Аййылдыз, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры-Президентның халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Тимур Акулов, Татарстанның Төркиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Радик Гыйматдинов һ.б. катнашты.
Татарстан һәм Литва арасындагы хезмәттәшлеккә иң якын юл – спорт һәм мәдәниятне үстерү, дип саный Илдар Халиков
Татарстан вәкилләре 2011-2012 елларда Балтия баскетбол лигасы ярышларында катнаша алачак. Бүген Литваның экс-премьеры Казимира Дануте Прунскене Татарстан Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков белән очрашуда әнә шундый тәкъдим ясады. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Литва Республикасы экс-премьеры, Литва халык берлеге партиясе лидеры Казимира Прунскене Казанга ике көнлек эш сәфәре белән килгән иде. Кичә Казимира Прунскене һәм аны озатып йөрүче затлар ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында булды, биредә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән эшкәртү сәнәгате, азык-төлек өлкәсендәге хезмәттәшлекнең ихтимал перспективалары хакында фикер алыштылар.
Илдар Халиков: “Татарстан төрек бизнесы өчен уңайлы шартлар булдыру сәясәтенә тугры кала”

20 октябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Төркия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Айдын Сезгин әфәнде белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда яклар алдагы хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышты, Татарстан Республикасы һәм Төркия Республикасы арасындагы бүгенге мөнәсәбәтләрнең торышы турында фикер алышты.

Бөтендөнья статистика көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов сәламләве

Бөтендөнья статистика көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов сәламләве.

Рөстәм Миңнеханов “Динамо-Казан” туплы хоккей командасын Дөнья кубогын яулавы белән котлады

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Дөнья кубогын яулаган “Динамо-Казан” туплы хоккей командасын котлап, коллективка, “Динамо” иҗтимагый-дәүләт оешмасы Советы рәисе Әсгать Сәфәров, “Динамо-Казан” клубы президенты Дмитрий Самаренкин, команданың баш тренеры Владимир Янко исеменә телеграмма юллады.

Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан белән Сенегалның сәнәгый һәм инвестиция потенциалы презентацияләнде
11 октябрьдә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан белән Сенегалның сәнәгый һәм инвестиция потенциалы презентацияләнде. Тәкъдир итү министр Равил Зариповның Сенегал Республикасының РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Мамаду Салиу Диуфа җитәкчелегендәге делегация белән очрашуы кысаларында узды.
Казанда "ВолгаЗдравЭкспо" күргәзмәсе ачылачак

12 октябрьдә «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә «Иделсәламәтлекэкспо»/«ВолгаЗдравЭкспо»» Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе кабат ишекләрен ачачак. Әлеге чараны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан шәһәре мэриясе һәм «Казан ярминкәсе» үзәге оештыра. Быел күргәзмә Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәме белән үткәрелә.

Р.Миңнеханов: "Энергия саклау кысаларында проектларның үсеше белән Rockwool продукциясенең икътисадта роле артачак"
“Алабуга” махсус икътисади зонасында Rockwool компаниясе заводын төзү мәсьәләсе бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Rockwool International компаниясе президенты Элко ван Хил белән очрашуында күтәрелде.
Сенегал илчесе: "Без Татарстан белән икътисади хезмәттәшлекне үстерүгә карата кызыксыну белдерәбез"
11 октябрьдә ТР Министрлар Кабинетында узган очрашуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Сенегал Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Мамаду Салиу Диуфа икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышты.
Күзәтүчеләр советы утырышында “Алабуга” МИЗ территориясенә урнаштыруга дәгъва иткән берничә инвестиция проекты тикшерелде
11 октябрьдә ТР Хөкүмәт йортында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Алабуга” махсус икътисади зонасы Күзәтүчеләр советы утырышы узды. Совет әгъзалары игътибарына “Алабуга” МИЗ территориясенә урнаштыруга дәгъва иткән берничә инвестиция проекты тәкъдим ителде.
"ТАНЕКО" ның беренче чиратын төзү-монтажлау эшләре билгеләнгән вакытка тәмамланды
10 октябрьдә Түбән Камада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “ТАНЕКО” ААҖ нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы төзелешенә багышланган чираттагы киңәшмә узды.
Минтимер Шәймиев: “Җирле үзидарә органнарына әзерлекле кешеләр килә”
10 октябрьдә Татарстан Республикасы ТР Дәүләт киңәшчесе хәләле белән ТР муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау буенча тавыш бирүдә катнашты.
И.Халиков:“ Сайлау алды кампаниясе моңа кадәр булмаганча тыныч һәм цивиль узды”
Сайлау алды кампаниясе моңа кадәр булмаганча тыныч һәм цивиль узды, партияләр дә, кандидатлар да “кара пиар” белән көрәшмәде һәм листовкалар күбрәк булсынга омтылмады, ә үзләренең сәяси платформалары, шәхси карашлары белән лаеклы булуын раслады. Бу исә оешачак муниципалитетлар һәм аларда булачак советлар, чыннан да, республика халкының лаек вәкилләре була, халык файдасына сыйфатлы эшли алачак дигән сүз.
Р.Миңнеханов: "Сайланган депутатлар халык белән очрашуларда биргән вәгъдәләрен тормышка ашырырга тиеш"
10 октябрьдә бердәм тавыш бирү көнендә, татарстанлылар барлык муниципаль берәмлекләрдә вәкиллекле органнарга депутатлар сайлый.
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов котлавы
Игорь Левитин: “Без Казанның Универсиада уңаеннан яңа юлларга мохтаҗлык кичерүен раслый алдык”

Россия Транспорт министрлыгы Татарстан җитәкчелеге белән бергә 2013 елгы Универсиадага әзерлек кысаларында Казанның урам-юл челтәрен яңарту кирәклеген раслый алды. Бүген ТР транспорт министры Игорь Левитин Казанда узган киңәшмә төгәлләнгәннән соң әнә шулай дип белдерде. Киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Казанда Бокс һәм өстәл теннисы үзәге – Универсиаданың 23 нче объекты ачылды
9 октябрьдә Казанның Совет районында башкалабызда Бөтендөнья студентлар уеннары алдыннан төзелгән 2013 елгы Универсиаданың 23 нче объекты үз ишекләрен ачты. Бокс һәм өстәл теннисы үзәге Универсиаданың агымдагы елда ачылган 13 нче объекты булды.
Россия транспорт министры Казанның транспорт инфраструктурасы үсеше белән танышты
Татарстанга эш сәфәре белән килгән Россия транспорт министры Игорь Левитин бүген Казанның транспорт инфраструктурасы үсеше белән танышты. Аны республика башкаласы буйлап Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда узучы кайбер авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә булды
9 октябрьдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанның Чехов һәм Мәскәү районы базарларында булды, аларда шимбә көннәрендә традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. Р.Миңнеханов һәм Ф.Мөхәммәтшинны ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.
Рөстәм Миңнеханов яңа 84 “Универсиада автобуслары”ннан ачкыч тапшырды
8 октябрьдә республиканың балалар спорт мәктәпләренә, вузларга һәм спорт учреждениеләренә автобуслар тапшырылды. “Казан” Милли мәдәни үзәге янындагы мәйданда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Универсиада -2013 символикасы ясалган машиналар ачкычын тапшырды.
Рөстәм Миңнеханов республикада җылылык җибәрү белән бәйле кимчелекләрне бетерүгә бер атна вакыт бирде
Быелгы ягу сезоны башлануга 3 атналап вакыт үтүгә карамастан, республикада 8 ягу котельныйсы эшли башламаган, барлыгы 154 торак йортка, 2 мәктәп, 3 балалар бакчасы һәм 2 мәдәният учреждениесенә әлегәчә җылылык бирелмәгән. Бу мәгълүматлар бүген ТР Министрлар Кабинетында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында узган киңәшмәдә яңгырады.
Халыкара футбол федерациясе әгъзаларына Казанның спорт потенциалын тәкъдим иттеләр
8 октябрьдә Казан Кремлендә Халыкара футбол федерациясе башкарма комитеты (ФИФА) әгъзаларына Казаның спорт потенциалын тәкъдим иттеләр. Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда ФИФА башкарма комитеты әгъзалары Хани Абурида әфәнде һәм Мөхәммәд Бин Хамам Әл-Абдулла әфәнде катнашты.
Татарстан умартачылары Мәскәүдә “Алтын көз” күргәзмәсендә 3 алтын медальгә һәм I дәрәҗәдәге дипломга ия булды
1 - 11 октябрьдә Мәскәүдә узган “Алтын көз” XII Россия агросәнәгать күргәзмәсендә “Умартачылык буенча идарә” Дәүләт автоном учреждениесе 3 алтын медальгә һәм I дәрәҗәдәге дипломга ия булды. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә идарәдә белдерделәр.

Беренче алтын медаль Татарстан балының югары сыйфаты өчен бирелгән, икенчесе – балавызның югары сыйфаты өчен, аны Дәүләт автоном учреждениесе шәхси җитештерү мәйданында чыгара.

Өченче алтын медаль белән “Татарский” токымлы бал кортлары билгеләп үтелгән. Татарстан умартачылары ел саен Россия төбәкләренә меңләгән бал кортлары күчесен сата. Һәр алтын медальләр белән I дәрәҗәдәге диплом да тапшырылуын билгеләп үтәргә кирәк.

Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан Словакия Республикасы белән мөнәсәбәтләрне үстерүгә карата кызыксыну белдерә”
Татарстан Словакия Республикасы белән мөнәсәбәтләрне үстерүгә карата кызыксыну белдерә. Россия һәм Словакия арасындагы мөнәсәбәтләрнең югары дәрәҗәдә булуын, телләр охшашлыгын һәм сәүдә-икътисади элемтәләрне исәпкә алган хәлдә, ТР һәм Словакиянең моның моның өчен бөтен мөмкинлекләре дә бар. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Словакия Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Йозеф Мигаш белән очрашу вакытында әнә шулай дип белдерде.
Рөстәм Миңнеханов: ”Укытучыга элек булган хөрмәт кире кайтару – төп бурыч”
5 октябрьдә Казанда “Пирамида” күңел ачу комплексында Халыкара укытучылар көненә багышланган чара узды. Анда республиканың иң лаеклы 550 педагогы чакырылган иде. Татарстанның иң яхшы укытучыларын котларга дип ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министры урынбасары – Мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, ТР Министрлар Кабинеты вәкилләре килде.
Туризм, сәүдә һәм инвестицияләр Татарстан-Тунис хезмәттәшлегендәге төп юнәлешләр булачак
Туризм, сәүдә һәм инвестицияләр Татарстан-Тунис хезмәттәшлегендәге төп юнәлешләр булачак. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Тунис Республикасының РФ Гадәттән тыш һәм Тулы Вәкаләтле илчесе Кхемаиес Жинауи белән очрашуында сүз барды. Очрашу ике арада икътисади һәм гуманитар хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләренә багышланды.
Россия-Германия Идарә комитетының X утырышы кичә Казан Ратушасында уздырылды
Россия икътисады өчен идарәче кадрларны әзерләү программасы кысаларында Россия-Германия Идарә комитетының X утырышы кичә Казан Ратушасында уздырылды.
Татарстанда фармацевтика кластеры барлыка килергә мөмкин
30 сентябрьдә Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советы утырышы узды.
Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды
30 сентябрьдә Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышта 2010 елның 8 аенда “Татнефть” ААҖнең бюджет үтәлеше нәтиҗәләре каралды һәм октябрьгә, агымдагы елның дүртенче кварталына бюджет расланды, 2011 елга “Татнефть” ААҖнең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә фаразлар буенча фикер алыштылар.
Казанда кошчылык буенча Бөтенроссия семинар-киңәшмә уза
29 сентябрьдә Казанда кошчылык буенча Бөтенроссия семинар-киңәшмә уза, анда кошларга диагноз кую һәм дәвалау инновацияләре турында сүз барачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә “Терлекләр токсикология һәм радиация куркынычсызлыгы федераль үзәге” ФДУндә белдерделәр.
Рөстәм Миңнеханов: "Татарстан Вьетнам белән элемтәләрне саклау һәм үстерүгә карата кызыксыну белдерә"
Татарстан Республикасы Вьетнам белән сәяси, икътисади һәм мәдәни элемтәләрне саклау һәм үстерүгә карата кызыксыну белдерә. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Вьетнам Социалистик Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Буй Динь Зинь белән очрашуда әнә шулай дип белдерде. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук республика сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Тимур Акулов, Вьетнам илчелеге киңәшчесе, икътисади бүлек башлыгы Нгуен Тьи Там, илчелекнең сәяси мәсьәләләр буенча киңәшчесе Нгуен Тхань Ван, илчелекнең беренче секретаре Ле Минь Зан катнашты.
Татарстанның Милли музее өлкәннәрне бәйрәм белән котлаячак

1 - 10 октябрь көннәрендә Татарстанның Милли музеенда “Язмышның матур мизгелләре” шигаре астында экскурсияләр, музыка турында лекцияләр, ветераннар һәм пенсионерлар өчен күргәзмәләр оештырылачак. Бу көннәрдә барлык хезмәтләр бушлай күрсәтеләчәк.

ТР Президенты: “Без Татарстандагы эре предприятиеләрнең Азия базарында тәкъдим ителүен телибез”
“Без Татарстандагы эре предприятиеләрнең Азия базарында тәкъдим ителүен телибез”. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов V Россия-Сингапур эшлекле форумы кысаларында CNA («Channel NewsAsia», Сингапур) телеканалына биргән интервьюсында әнә шулай дип белдерде.
“Магнит резонансының заманча үсеше-2010” темасына Халыкара симпозитум булачак
Татарстан башкаласы Казанда 28 сентябрьдән 1 октябрьгәчә “Магнит резонансының заманча үсеше-2010” темасына Халыкара симпозитум уздырылачак.
Татарстандагы IT-авыл проектын Сингапур компаниясе эшләячәк
Татарстан Сингапурның «RSP Architect Planners&Engineers PTE Ltd» компаниясе белән республикада IT-авыл проектын булдыру өлкәсендә хезмәттәшлек итәчәк. Бүген Сингапурда “Игътибар үзәгендә - Татарстан” дигән исем астында Татарстанның стратегик үсеш юнәлешләрен тәкъдим итү кысаларында үзара аңлашу турында меморандум имзаланды.
Рөстәм Миңнеханов Сингапур Республикасының өлкән министры белән очрашты
27 сентябрьдә V Россия-Сингапур эшлекле форумы кысаларында узган очрашу барышында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Россия Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Сергей Собянин, Сингапур Республикасының өлкән министры Го Чок Тонг, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Сингапур арасындагы алдагы хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышты.
Рөстәм Миңнеханов: “Төп бурыч – республиканың көндәшлеккә сәләтлелеген тәэмин итү”
27 сентябрьдә Сингапурда узучы V Россия-Сингапур эшлекле форумы кысаларында Татарстан Республикасының стратегик үсеш юнәлешләре тәкъдим ителде.
Татарстанның сәнәгый потенциалын тәкъдим итү Сингапурдагы форумның тәүге чарасы булачак
Татарстан Республикасының сәнәгый потенциалын тәкъдим итү Сингапурда узучы V Россия-Сингапур Эшлекле Форумының тәүге чарасы булачак. Татарстан стратегик үсеш юнәлешләрен, үзенең иң эре сәнәгать предприятиеләрен тәкъдим итәчәк.
Татарстан белән Свердловски өлкәсе хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйды
25 сентябрьдә Татарстан делегациясенең Урал җирендә визиты кысаларында Свердловски өлкәсе губернаторы резиденциясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Свердловски өлкәсе губернаторы Александр Мишарин очрашты.
Рөстәм Миңнеханов “Уралмаш” заводында булды

Татарстан делегациясе беренче итеп “Уралмаш” заводында булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Свердловски өлкәсе губернаторы Александр Мишаринга продукцияне завод директоры Олег Данченко тәкъдим итте.

Р.Миңнеханов һәм Л.Литинецкий Татарстан һәм Израиль арасында авыл хуҗалыгы өлкәсендәге хезмәттәшлек хакында фикер алышты
23 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасыннан чыгучыларның Бөтенизраиль берләшмәсе генераль директоры, Халыкара эшкуарлар ассоциациясе президенты, 17 нче чакырылыш Израиль Кнессеты депутаты Леонид Литинецкий ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда ике якка да файдалы хезмәттәшлеккә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышты.
Рөстәм Миңнеханов РФ Хисап палатасы аудиторы белән очрашты
23 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хисап палатасы аудиторы Сергей Агапцов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов: “Бүгенге көндә безнең бурыч – инновацияләр өчен уңайлы мохит булдыру”
Яңа идеяләр туу һәм аларны гамәлгә ашыру өчен уңайлы мохит булдыру Россия Федерациясендә инновацион эшчәнлекне үстерүдә төп бурычка әверелергә тиеш. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда узган Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Совет утырышында әнә шундый фикерне белдерде. Утырыш “Округ төбәкләре сәнәгатен модернизацияләүдә төп юнәлешләрнең берсе буларак инновацияләр кертү тәҗрибәсен киңәйтү турында” дигән темага узды, аны РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота үткәрде, утырышта Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары да катнашты.
Казанда Россия Президентының беренче кабул итү бүлмәсе ачылды

22 сентябрьдә Казанда Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасында беренче кабул итү бүлмәсе (Кремль ур., 12/20) ачылды.

Казанда драматург Туфан Миңнуллинга багышланган фестиваль узачак
14 - 23 октябрь көннәрендә Казанда язучы, драматург Туфан Миңнуллин юбилеена – 75 яше тулуына багышланган тантаналы чаралар узачак. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрлары сәхнәләрендә драматург пьесалары буенча куелган спектакльләр күрсәтеләчәк.
ТР Президенты «Intel» корпорациясе вице-президенты белән очрашты
22 сентябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында «Intel» корпорациясе вице-президенты Джон Дейвис белән очрашты.
В.Качалов исемендәге театр “Великий комбинатор” белән яңа сезонын ачып җибәрә
21 сентябрьдә В.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры Илья Ильф һәм Евгений Петровның “Двенадцать стульев” романы буенча сәхнәләштерелгән “Великий комбинатор” спектакле белән үзенең 220-нче юбилей сезонын ачып җибәрә. Иртәгә, 22 сентябрьдә, театр сөючеләр Россиядә Франция елына багышланган “Пыль в глаза” комедия-водевилен карый алачак. Бу спектакль Александр Славутский тарафыннан Франция драматургы, атаклы “Соломенная шляпка” авторы Эжен Лабиш пьесасы буенча куела. Анда Татарстанның атказанган артисткасы Лидия Огарева, Татарстанның атказанган артисткасы Елена Галицкая, артистлар Игорь Скиданов, Николай Чайка, Рузалия Зәйнуллина, Алексей Черепанов, Николай Шепелев, Эдуард Сажин һәм башкалар уйный.
Сергей Фурсенко: "Казан – Россиядә футбол үсеш ала торган иң яхшы урын"
Казан футбол башкаласы, дип саный Россия футбол берлеге президенты Сергей Фурсенко. Бу хакта ул бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда белдерде.
Әлмәттә капиталь ремонттан соң тимер юл вокзалы ачылды
20 сентябрьдә Татарстаның Әлмәт районында истәлекле вакыйга булды. Капиталь ремонттан соң тантаналы рәвештә вокзал комплексы һәм “Әлмәт” тимер юл станциясе платформасы ачылды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Валерий Гергиев һәм София Гобәйдуллина белән очрашты
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 20 сентябрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Мария театрының сәнгать җитәкчесе, дирижер Валерий Гергиев һәм мәшһүр композитор София Гобәйдуллина белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева катнашты.
Татарстан Президенты Оксфорд һәм Татарстан җыелма командалары арасында регби уенын ачты
19 сентябрьдә «Тулпар» спорт комплексының яңа стадионында регби уены булды. Татарстанның Казан дәүләт аграр университеты командасы базасында оештырылган җыелма командасы белән Оксфорд җыелма командасы уенчылары көч сынашты. Уенны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карады.
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең Чехов исемендәге сәнгать театры сәнгать җитәкчесе Олег Табаков белән очрашты

19 сентябрьдә Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең Чехов исемендәге сәнгать театры сәнгать җитәкчесе Олег Табаков белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, Казан мэры Илсур Метшин катнашты. Татарстан Республикасы Президенты театр сәнгатен үстерүгә һәм мәдәни хезмәттәшлеккә зур өлеш кертүе өчен Олег Табаковка Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды.

Татарстан Президенты Карачай-Черкес Республикасы Президенты белән очрашты
18 сентябрьдә “Сочи–2010” форумында республика стендында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Карачаево-Черкесия Президенты Борис Эбзеев очрашты. Очрашуда Рөстәм Миңнеханов ике тугандаш республиканың элемтәләре һәм мөнәсәбәтләре үсеш алачагына өметләнүен белдерде. Аерым алганда, торак төзелеше һәм туристлык өлкәсендә хезмәттәшлек активлаштырылачак.
ТР Президенты Иминлек советы утырышын уздырды
18 сентябрьдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Иминлек Советы утырышын уздырды. Совет әгъзалары һәм чакырылган катнашучылар 3 мәсьәләне карады.
Роберт Груман: “Татарстан Россиянең инновация үзәгендә”
18 сентябрьдә “Сочи-2010” форумында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “PricewaterhouseCoopers” компаниясенең Роберт Груман җитәкчелегендәге делегациясе белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов "Сочи-2010" Халыкара инвестиция форумында катнаша
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Краснодар краена эшлекле сәфәр кыла. Ул анда бүген ачылучы “Сочи-2010” IX Халыкара инвестиция форумында катнашачак.
Р.Миңнеханов: "Үзебездәге югары мөселман уку йортлары мәчет-мәдрәсәләрне әзерлекле кадрлар белән тәэмин итүдә төп рольне уйнарга тиеш"
16 сентябрьдә көннәрдә Россиянең 40 төбәгеннән 700 гә якын татар имамы, имам-мөхтәсибе һәм мөфтиләр – Казанда. Бүген Татарстан башкаласында “Милли тормыш һәм дин” дигән форум ачылды. Аның бүгенге программасында Камал театры бинасында ике пленар утырыш урын алган. Ә иртәгә дин әһелләре фикерләшүне “Пирамида” үзәгендә дәвам итәчәк. Бүген көннең беренче яртысындагы беренче пленар утырыш ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
ТР Президенты Франция эшмәкәрләре белән очрашты
Франция эшлекле даирәләре миссиясе бу көннәрдә Татарстан башкаласында. Сәфәр “Франция предприятиеләре хәрәкәте” бизнес-берләшмәләренең Идел буе төбәкләренә теплоходта икътисади миссиясе кысаларында оештырылды. Делегациягә бизнес-берләшмәнең Шампань-Арден төбәге президенты Пьер Посеме белән төбәк советы президенты Жан Поль Баши җитәкчелек итә. Делегация әгъзалары арасында халыкара юнәлешләрдә пассажирлар һәм йөк ташучылар, бетон эшләнмәләр, инфраструктура өчен җиһазлар җитештерүчеләр, финанслар, мөлкәт, күчемсез милекне сату-сатып алу белән идарә буенча консалтинг хезмәте күрсәтүчеләр, сәнәгать өчен хезмәтләрнең тулы спектрын күрсәтүчеләр һ.б. бар.  15 сентябрьдә көннең беренче яртысында француз эшмәкәрләре “Казан вертолет заводы”нда булды, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында республика предприятие вәкилләре белән адреслы очрашулар уздырды. Ә сәфәргә нәтиҗәләр ТР Хөкүмәт йортында Президент Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда ясалды.
ТР Президенты һәм АКШның Россиядәге илчесе эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышты
15 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында АКШның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Джон Байерли белән очрашты.
Р.Миңнеханов: "Бүгенге инфраструктура күп кенә музей комплексларына үз-үзләрен тәэмин итәрлек мөмкинлекләр бирә"
Бу көннәрдә Татарстан башкаласы Россия төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән музей элитасын үзенә җыйды. 14-18 сентябрь көннәрендә Казанда Халыкара Музейлар форумы уза. Җыен Россиянең эре төбәк музейларының берсе -Татарстан Милли музееның 115 еллык юбилее кысаларында оештырылды. Форум делегатлары белән Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары-мәдәният министры Зилә Вәлиева катнашты.
Казанда тантаналы төстә Россия федераль куркынычсызлык хезмәте Татарстан Республикасы буенча идарәсенең яңа бинасы ачылды

14 сентябрьдә Казанда тантаналы төстә Россия федераль куркынычсызлык хезмәте Татарстан Республикасы буенча идарәсенең яңа хезмәт-техник бинасы (Зур Кызыл урамы) ачылды.

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Дмитрий Медведев адресына котлау телеграммасы җибәрде
Бүген Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведевка 45 яшь тулды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә котлау телеграммасы җибәрде.
Татарстан һәм Федераль балыкчылык агентлыгы хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйды
14 сентябрьдә ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль балыкчылык агентлыгы җитәкчесе Андрей Крайний белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов Россиядә нефть химиясе өлкәсен үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты
13 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә нефть химиясе өлкәсен үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты.
Р.Миңнеханов: "Иң мөһиме - кече һәм урта бизнес базасында яңа югары технологияле производстволар барлыкка килүгә юл ачу"
13 сентябрь көнне Казанда “ОПОРА РОССИИ” кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү гомумроссия җәмгыяте белән “ОПОРА-КРЕДИТ” медиахолдингы оештырган конференция әнә шулай атала. ТР Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү агентлыгы булышлыгында уздырылучы бу чараның максаты – эшмәкәрләрне гамәлдәге дәүләт ярдәме механизмнары, аларны финанслау өчен каралган инструментлар белән якыннан таныштыру. IT–паркта видеоэлемтә режимында оештырылган конференцияне ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министрның беренче урынбасары Равил Моратов, “ОПОРА РОССИИ” президенты, Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча Хөкүмәт комиссиясе рәисе урынбасары Сергей Борисов һ.б. катнашты.
Татарстан һәм “Тройка диалог” республика перспективалары хакында укыту семинарлары оештыра
Татарстан һәм “Тройка диалог” инвестиция компаниясе бергәләп республиканың үсеш перспективалары хакында укыту семинарлары оештыра. 11 сентябрьдә ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында тәүге семинар узды.
Рөстәм Миңнеханов: “Бәрәңгене теләгән һәркем килограммын 17 сумга сатып ала ала”
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Чехов районында оештырылган авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәсендә катнашты.
Казанда мактаулы гражданнарның саны дүрткә артты
30 августта шәһәр Ратушасында Казанның мактаулы гражданнарын хөрмәтләү тантанасы булды. Тантаналы чараны Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин үткәрде. Бүген шәһәребездә яшәүче дүрт кеше “Казанның мактаулы гражданины” исеменә лаек булды.
Казанда Идел буе спорт академиясе нигезенә беренче таш салдылар
Казанда 2013 елгы Универсиада авылы территориясендә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туристлык академиясе уку бинасының нигезенә беренче таш салдылар.
Казанда танылган француз фото осталары күргәзмәсе ачыла
Россиядә Франция елы кысаларында Казан Кремлендәге “Эрмитаж” үзәгендә 9 август көнне “Үзгәрә торган моданың үзгәрә торган образы” ("Меняющийся образ меняющейся моды") исемле фотокүргәзмә ачыла. Экспозициядә танылган француз фото осталары Жерар Юфер һәм Франсуаза Югьеның 53 эше тәкъдим ителәчәк. Күргәзмәне ачу тантанасы кичке 17 сәгатьтә булачак.
Анатолий Краснов Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе итеп билгеләп куелды.

Татарстан Республикасы Президенты боерыгы нигезендә Краснов Анатолий Васильевич Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе итеп билгеләп куелды.

Рөстәм Миңнеханов ике көнлек визит белән Төркмәнстанга китте
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек визит белән Төркмәнстанга китте. Төркмәнбашы  Халыкара аэропортында Казан рейсын Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов җитәкчелегендәге Төркмәнстанның рәсми затлары каршы алды. Аэропорт бинасы Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы һәм Төркмәнстанның дәүләт флаглары белән бизәлгән иде.
ТР Президенты район башлыкларына янгынга бәйле вәзгыятьне тәүлек әйләнәсе контрольдә тотарга күрсәтмә бирде

31 июльдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлек башлыкларына Татарстанда янгынга бәйле вәзгыятьне тәүлек әйләнәсе контрольдә тотарга күрсәтмә бирде.

Рөстәм Миңнеханов: “Август-сентябрь айларында йортларда капиталь репмонт эшләрен төгәлләргә кирәк”
Татарстанда йортларны капиталь репмонтлау эшләре дәвам итә, хәзерге вакытта исәпләү приборлары урнаштыру һәм тулаем алганда билгеле бер йортлар буенча хәл ителәсе кайбер мәсьәләләр бар.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Мидхәт Шаһиәхмәтовны ТР икътисад министры итеп билгеләде
2010 елның 28нче июлендә чыгарылган Указ нигезендә ТР Президенты ТР икътисад министры итеп Мидхәт Шаһиәхмәтовны билгеләде. Министрлык коллективына министрны ТР Премьер-министры Илдар Халиков тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда ике нефтьче истәлегенә барельефлар ачты
27 июльдә Татарстан Президенты Татарстанның Лениногорски муниципаль районында нефтьчеләргә ике барельеф ачуда катнашты.
Рөстәм Миңнеханов: “Һәр бала мәктәпкә лаеклы әзерләнергә тиеш”

27 июльдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорскида “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика акциясенә старт бирде.

ТР Президенты Лениногорски балалар йортында тәрбияләнүчеләргә микроавтобус бүләк итте
27 июльдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт һәм Лениногорскига эшлекле визиты кысаларында Лениногорски балалар йортында булды. Республика башлыгы “Татнефть” ААҖ исеменнән балалар йорты директорына “Нефтьчеләр – Татарстан балаларына” шигаре астында «Fiat Ducato» микроавтобусы ачкычын тапшырды.
Рөстәм Миңнеханов: “ТР нефть химиясе комплексының стратегик үсеше этилен комплексына бәйле булачак”
26 июльдә ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты, “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советы утырышы узды.
Р.Миңнеханов: “Быел шактый күрсәткечләр буенча вәзгыять яхшырак булса да, хәлне корылык катлауландырды"
Агымдагы елның беренче яртысында ТР консолидацияләнгән бюджетына 86,1 млрд. сумлык керем алынган. Шуларның 21,2 млрд. сумын салым һәм салымнан тыш керемнәр тәшкил иткән. 34,9 млрд. сумы исә федераль үзәктән алынган финанслар өлешенә туры килә. Бу мәгълүматлар бүген ТР Министрлар Кабинетында республиканың финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсендә яңгырады. Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмә узган ярты елда консолидацияләнгән бюджет үтәлеше йомгакларына багышланган иде. Аның эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катаншты.
Татарстан һәм Төркия ике якка да файдалы хезмәттәшлек өлкәләрен киңәйтә
24 июльдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Төркия энергетика министры Танер Йылдыз белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов тугандаш Төркия делегациясен җылы котлады. Ул очрашуда билгеләп үткәнчә, Төркия Республикасы Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының әйдәп баручы сәүдә партнерларыннан берсе.
Рөстәм Миңнеханов: “Икенчел базардан сайланган фатирларда ветераннар өчен барлык уңайлыклар булырга тиеш”
23 июль иртәсенә булган мәгълүматларга караганда, 2005 елның 1 мартыннан соң торак шартларын яхшырту өчен чиратка баскан сугыш ветераннары реестрында 11 мең 415 кеше исәпләнә.
Рөстәм Миңнеханов катнашында узган район Советы сессиясендә Яшел Үзәнне үстерү перспективалары каралды
22 июльдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган район Советының 56 нчы сессиясендә Яшел Үзән муниципаль районын үстерү перспективалары каралды. Утырышта төп доклад белән Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Батин (аны әлеге вазифага сессиядә билгеләп куйдылар) чыгыш ясады.
ТР Президенты яңа фатирга күчкән сугыш ветераны Николай Елизаров гаиләсендә булды
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 21 апрельдә Казандагы Побежимов урамының 37 нче йортында Бөек Ватан сугышы ветераннарының яңа фатирларында булды.
Татарстан Республикасы Президенты Татарстанда яшәүчеләрне Яңа ел белән тәбрик итте
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Татарстанда яшәүчеләрне Яңа ел белән тәбрик итте.

Бастырмалар:
Изге Болгар җире ничек торгызыла?
Matbugat.ru, 2011 елның 30 мае
Атаклы разведчик Ибраһим Аганин
Matbugat.ru, 2011 елның 4 мае
Уңыш китергән нурлы "Биби"
"Шәһри Казан", 2011 елның 15 апреле
Минтимер Шәймиев: "Төп Закон нигезендә Татарстан - тулы вәкаләтле Президент республикасы"
"Ватаным Татарстан", 2011 елның 18 март
Төрекләр "Сүнгән йолдызлар"ны куя
"Ватаным Татарстан", 2011 елның 17 марты

Игълан итњ:
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унөченче утырышы
13 октябрьдә - дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унөченче утырышы. Көн тәртибе: Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юлламасы (хисабы) турында.
Бөтендөнья татар конгрессының IV корылтае
12-16 декабрь көннәрендә Казанда Бөтендөнья татар конгрессының IV корылтае узачак.

Документлар:
ТР Законы N 22-ТРЗ, 22.06.2009
Татарстан Республикасы Баулы районының Зирекле Каран авылын бетерү һәм "Баулы муниципаль районы" муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында
ТР Законы N 21-ТРЗ, 22.06.2009
"Татарстан Республикасы дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыру турында" Татарстан Республикасы Законының 4 статьясына үзгәреш кертү хакында
ТР Президенты Указы N ПУ-168, 28.04.2008
"Татарстан Республикасы дәүләт вазыйфаларын биләүче затларны акчалата бүләкләү турында" Татарстан Республикасы Президенты Указына үзгәреш кертү хакында
ТР Президенты Указы N ПУ-19, 23.01.2008
Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары булмаган вазыйфаларны биләүче һәм Татарстан Республикасы дәүләт органнары эшчәнлеген техник тәэмин итүне тормышка ашыручы хезмәткәрләрнең вазыйфаи окладларын индексацияләү турында
ТР Президенты Указы N ПУ-18, 23.01.2008
Татарстан Республикасының Чехия Республикасындагы сәүдә-икътисадый вәкиллеге турында