Яңалыклар
“KAZANHALAL 2011” халыкара күргәзмә-ярминкәсе 19-20 июньдә уза
Казанда 19-20 июньдә икенче тапкыр “KAZANHALAL 2011” халыкара күргәзмә-ярминкәсе уза. Ул Ислам бизнесы һәм финанслары икенче халыкара саммиты кысаларында оештырыла. Быел күргәзмә-ярминкә узган елдагыга караганда колачлырак булыр дип көтелә. Ул хәләл индустриясен үстерү, төрле илләр арасында үзара хезмәттәшлекне ныгыту, шулай ук инвестицияләр җәлеп итү максатыннан үткәрелә.Әлеге чарада катнашу Россия һәм чит илләрнең хәләл товарлар һәм хезмәтләр тәкъдим итүчеләре белән эшлекле элемтәләр урнаштырырга, үз бизнесыңа инвесторлар, дистрибьюторлар һәм зур ритейлерларны җәлеп итәргә, Россия һәм чит илләрдә компанияңне тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә.
Күргәзмәнең эшлекле программасы “Россия һәм БДБ илләрендә хәләл индустриясе” форумы, хәләл продукцияне җитештерү, логистика, консалтинг, стандартлаштыру үзенчәлекләре мәсьәләләренә кагылышлы конференцияләр һәм “түгәрәк өстәл”ләр уздыруны күз алдында тота, дип хәбәр итә KAZANHALAL.RU порталы.
Күргәзмәне үткәрү урыны итеп быел Казандагы Спорт сарае сайлап алынган.
ИА "Татар-информ", 13 мая 2011 года