Яңалыклар

    Казанда дин әһелләренең II форумы үткәреләчәк

    16 - 18 июньдә Казанда дин әһелләренең II форумы үткәреләчәк. Татарстан башкаласына Россиянең 39 төбәгеннән дини даирәдәге 800ләп вазифаи зат - мөфтиләр һәм имамнар җыелачак. “Милли тормыш һәм дин” форумы кысаларында пленар һәм секция утырышлары уздырылачак, аның соңгы көнендә дин әһелләре оешкан төстә Болгар җыенына юл алачак. Шулай итеп, кунаклар Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүе вакыйгасына әзерләнгән чараларда катнашачак.

    Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының (БТК БК) матбугат үзәге, шушы мәсьәләләр буенча иртәгә 15.00 сәгатьтә матбугат конференциясе уздырылачак, дип хәбәр итә. Анда әйтелгәнчә, журналистлар белән очрашуга шушы чараларны оештыручылардан ТР Президентының дини берләшмәләр белән үзара багланышлар буенча идарәсе башлыгы Марат Гатин белән БТК БК рәисе Ринат Закиров килүе көтелә.

    БТК БК сайты искәрткәнчә, дин әһелләренең былтыр 16-18 сентябрьда булган I форумында 700ләп делегат катнашкан булган, алга таба аны ел да уздыру күздә тотыла.



    Тулы текстны укырга (МА "Татар-информ", 2011 елның 6 июне)