Яңалыклар

    II Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнашучылар өчен мәдәни программа төзелгән

    15-18 июньдә Казанда үткәреләчәк “Милли тормыш һәм дин” II Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында Россиянең 39 төбәгеннән дини даирәнең 800ләп вәкиле катнашыр дип көтелә.

    Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетыннан алынган белешмә буенча, форум программасы түбәндәгеләрдән гыйбарәт.

    15е көнне форумда катнашучылар килгәч, Карл Маркс урамы, 38/5 адресы буенча урнашкан Башкарма комитетта теркәлеп, кунакханәләргә урнаштырыла бара. Алар өчен 17.00-19.00 сәгатьләрдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында спектакленә урыннар каралган.



    Тулы текстны укырга (МА "Татар-информ", 2011 елның 14 июне)