Яңалыклар


Р.Миңнеханов: “Бүгенге җәмгыятьтә Исламның бай рухи потенциалын акыл белән файдалану турында тирәннән уйларга вакыт җиткәндер”

Бүген Казанда татар дин әһелләренең “Милли тормыш һәм дин” дип исемләнгән II Бөтенроссия форумының пленар утырышы уза. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, Мөселманнарның үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Россия мөфтиләре советы рәисе Равил Гайнетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус хәзрәт Фәизов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, ТР Президентының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Марат Гатин, Россиянең илледән артык төбәгеннән 843 дин әһеле катнаша.

Мондый форум беренче тапкыр узган ел үткәрелгән иде. Республика җитәкчелеге аны ел саен уздыру тәкъдимен хуплады. Форумның максаты – дини һәм татар милли-мәдәни берләшмәләренең дәүләт хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелеген арттыру.

Бүген пленар утырыш изге Коръән сурәләрен уку белән башланып киткәч, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзе белән чыкты, дин әһелләре белән кабат очрашуга бик шат икәнлеген белдерде. “Алдагы форумда дин әһелләрен, милли-мәдәни оешмаларны, хөкүмәт органнарын борчыган пробелмалар күтәрелде. Ел дәвамында алырның күбесе хәл ителде, - дип белдерде ул. - Бу форумда да мөселманнарны һәм татар милләте алдында торган проблемалар өйрәнелер”.

“Бүген без шуны ачык аңларга тиеш: рухыбызны, милли аңыбызны, мәдәният һәм телебезне уртак тырышлык белән генә саклап кала һәм үстерә алабыз. Милләтебезне саклап калуда Исламның роле искиткеч зур, - дип дәвам итте сүзен Р.Миңнеханов. - Бүгенге җәмгыятьтә Исламның бай рухи потенциалын акыл белән файдалану турында тирәннән уйларга инде вакыт җиткәндер. Моны без яшь буынны тәрбияләүдә, социаль яктан әһәмиятле проектларда катнашуда һәм, гомумән, җәмгыятебезгә тугрылыклы хезмәт куюда файдаланырга тиеш. Максатыбызга ирешү өчен, безгә мөселман инфраструктурасын төзергә, дин мәгариф системасын камилләштерергә, Интернетта үз позицияләребезне ныгытырга кирәк, бу бик мөһим”.

“Милләт язмышы турында сөйләгәндә, без һәрвакыт динне дә истә тотабыз. Ислам халкыбызны берләштерә. Без татар мәдәнияты һәм гореф-гадәтләрен Исламга нигезләнеп формалаштырырга тиеш. Исламның тынычлык һәм иминлек дине икәнлеген истән чыгармыйк”, - диде ул, бергә булганда гына көчле булырга мөмкин икәнлеген билгеләп үтеп.

ТР Президенты форумга уңышлар теләп, җыенга чакыруны кабул иткәннәре рәхмәт белдереп, бер төркем дин әһелләренә ТР Президентының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Татар дин эшлеклеләренең “Милли тормыш һәм дин” дип исемләнгән II Бөтенроссия форумының программасы бай итеп төзелгән. 17 июньдә форум эше секцияләргә бүленеп алып барыла. Аерым алганда, “Россиядә татар мөселман инфраструктурасының үсеше” (“Казан” милли мәдәният үзәге, Пушкин ур., 86), “Мәчет – татар халкының мәгърифәтчелек үзәге” (ТР Фәннәр академиясе, Бауман ур., 20), “Бүгенге мәгълүмат кырында ислам дине” (Г.Камал исемендәге ТДАТ, Татарстан ур.,1) темалары буенча фикер алышу, Арча районы Яңа Кырлай авылына сәяхәт кылу күздә тотыла. 18е көнне Изге Болгар җыенында катнашу ниятләнә.


МА "Татар-информ", 2011 елның 16 июне

16.06.2011




Шулай ук кара