Мәкаләләр > Просмотр СМИ
Җыенга җыелды татар

13 июнь көнне республикабызның Болгар шәһәрендә 20 нче мәртәбә Изге Болгар җыены үткәрелде. Бу кечкенә юбилей Идел буе Болгарстанында ислам динен кабул ителүнең 1120 еллыгы, Болгар бабаларыбыз җиренә Мөхәмммәд пәйгамбәр сәхабәләре килүнең 1420 еллыгы буларак та зурлап уздырылды. Әлеге өч сәхабәнең берсе шушы туфракта "мәңгелек йортын" тапкан диләр.

Сәхабә генә түгел, ислам дине үзе дә монда - изге туфрагыбызда - бернинди куштырнаксыз мәңгелек йортын тапты. Әгәр шулай булмаса, җәйнең шушы эссе көнендә, Сабантуйлар гөрләгән мәлдә, олысы-кечесе күптән көткән очрашу-күрешүләрне бер көнгә кичектереп, бирегә җыелмас иде. Хәер, Болгар җыены инде хәзер үзе дә Татарстанда яшәүче милләттәшләребезне генә түгел, дистәләгән татар төбәкләрендә яшәүче өммәттәшләребезне туплаучы, күрештерүче урынга әйләнде.

Изге Болгар җиренә барып елына бер мәртәбә булса да сәҗдә кылыйм, бабаларыбыз йөргән сукмакларның сулышын ятып тыңлыйм, шушы изге җиргә килергә атлыгып торучы кардәшләребез белән кабат очрашыйм дигәннәргә менә дигән форсат бу. Ни сөенеч: болай уйлаучылар елдан-ел арта тора. Быел изге җыенга егерме меңләп кеше килүе шуны раслый.

Быел да Татарстан һәм Башкортстаннан тыш, Чуашстан, Мари Иле, Мордовия республикаларыннан, Ульян, Пенза, Самара, Пермь, Нижгар, Волгоград, Әстерхан өлкәләреннән, Себер һәм Уралның төрле төбәкләреннән бик күп кеше җыелган иде. Сөбханалла: эшкуар Эдуард хаҗи Ганиев, Ульян өлкәсенең Кулаткы районыннан гына да, автобусларга утыртып, 400 кеше алып килгән.

Быелгы җыенның үзенчәлеге шунда: әлеге тантананы оештыруга җитәкчелек итүгә ТР Мәдәният минис-трлыгы алынды. Россия Үзәк Диния нәзарәте, Бөтендөнья Татар конгрессы, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Дин эшләре идарә-се, ТР Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы да үз өлешләрен кертте. Бернинди ыгы-зыгысыз тәһарәт алу мөмкинлеге булдырганы, тыюлык биләмәсен яхшылап чистарттырганы, тәмле ризыклары белән туклануны, хәләл ризык, дини әдәбият сатуны оештырганы өчен Спас районы хакимияте җитәкчеләренә дә рәхмәт укыды халык.

Бәйрәм дәрәҗәсен олы кунаклар да күтәрә. ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева, Төркия Республикасының Диният эшләре башканы Али Бардакуглы, Россия Үзәк Диния нәзарәте мөфтие Тәлгат хәзрәт Таҗетдиннең һәм башка олы кунакларның катнашуы ямь өстенә ямь булды. Аерым алганда, Тәлгат хәзрәткә ияреп тәүбә мәрасимендә катнашканнар да күңелләренә ял, тынычлану алганнардыр. Җыен сүзенең кодрәтен, күңел түрендәге иң нечкә милли кылларны уята алу сәләтен күрсәтә бу бәйрәм!

"Ватаным Татарстан", 2009 елның 16 июне