Чыгышлар, әңгәмәләр
Шәймиев:"Чыгышы белән татар булган россияле" дигән сүзтезмә була алмый"
ТР беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россиядә “гражданлык милләте” төшенчәсен кулланылышка кертеп, милли республикаларны бетерү идеяләре белән килешми. Ул Федерация Советын милли сәясәт проблемаларын чишүгә җәлеп итәргә тәкъдим итә.“Чыгышы белән татар булган россияле” кебек сүзтемәләрне уйлап табу яки мәҗбүриләп тагу омтылышы дөрес түгел. Безнең барыбыз өчен әлеге язмыш хәл итә торган мәсьәлә буенча фикер йөртүләр, тәкъдимнәр РФ Конституциясен үтәү нигезләреннән чыгарга тиеш. Анда анык итеп “илнең күп милләтле халкы - Россиядә суверенитет йөртүче һәм хакимиятнең бердәнбер чыганагы” дип анык язылган. ТР Дәүләт Киңәшчесе бу хакта “Интерфакс”ка биргән интервьюсында җиткерде. Соңгы вакытларда илдә “гражданлык милләте”, “этник милләт” кебек төшенчәләрне яңача аңларга тырышу омтылышларына каршы Минтимер Шәймиев әнә шундый фикер белдерә.
Минтимер Шәймиев сүзләренә караганда, бүген милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсе, һичшиксез, бик катлаулы проблема. Аңа гади һәм бер мизгелдә генә чишелеш эзләп булмый. “Шул ук вакытта бүген Россиянең барлык халкы, аның гражданнары буларак, үзләрен россиялеләр дип саный. Ләкин сүз этник, милли чыгышка барып тоташа икән, алар һәрберсе үзен чыгышы буенча атый. Бу факторны һәрвакыт исәпкә алырга кирәк”, - ди Дәүләт Киңәшчесе.
Ул шулай ук РФ Дәүләт Думасы вице-спикеры, ЛДПР лидеры Владимир Жириновскийның милли республикаларны бетерергә, аерым алганда, Татарстанны Казан крае итеп үзгәртергә кирәк дигән сүзләренә аптыравын белдерде. “Җәмгыятькә РФ составындагы республикаларны бетерү юлы белән дәүләт төзелешен үзгәртү буенча чираттагы идея, дөресрәге, провокация чыгарыла”, - дип белдерде Шәймиев. Дәүләт Киңәшчесе сүзләренә караганда, үзен юрист, агроном улы дип атаучы Жириновский, үз милләтен, билгеле булганча, әле һаман ачыкламаган. “Шундый кеше фикерләренең кайбер кызыксынган көчләр ярдәме белән иҗтимагый сораштырулар уздыруга сәбәп булу ихтималы (милли республикаларны бетерү буенча иҗтимагый фикерне өйрәнү тәкъдиме турында сүз бара) игътибарны җәлеп итә”, - ди Шәймиев. ТР Дәүләт Киңәшчесе шулай ук стадионнарда җанатарлар төркеменең кылган гамәлләренә дә ачуы килүен җиткерде. “Җәза булмау теләсә нәрсә эшләүгә этәрә”, -ди ул.
Минтимер Шәймиев хакимиятне милләтчелек һәм ксенофобиянең кечкенә генә чагылышларына да махсус игътибар бирергә чакырды. “Милләтара мөнәсәбәтләр – бик юка материя, монда вак нәрсәләр булмый. Шуңа күрә илдә милләтчелек һәм ксенофобиянең аз гына чагылышларына да тиешле каршылык күрсәтелергә тиеш, хакимият милләтара мөнәсәбәтләргә ныклы игътибар бирергә тиеш, ныклап уйланган милли сәясәт бик кирәк”, - ди ул.
Дәүләт Киңәшчесе сүзләренә караганда, федераль дәрәҗәдә милли сәясәт буенча вәкаләтле орган булдыру зарур.
ИА "Интерфакс", 2011 елның 24 феврале