Мәкаләләр > Просмотр СМИ
Төрекләр "Сүнгән йолдызлар"ны куя

Татар милләтен бөтен дөньяга танытырга, сәнгатебезне, мәдәниятебезне чит илләрдә күрсәтергә кирәк дип аһ орабыз. Фестивальләрдә, бәйгеләрдә катнашабыз. Әмма дөньякүләм аренага чыгу өчен чит ил тамашачысы алдында сәхнә тоту гына җитми. Җирле халыкка сәнгатебезне танытуның яңа алымнарын табарга кирәк. Әйтик, тиздән Әнкара дәүләт театрында Кәрим Тинчурин пьесасы буенча "Сүнгән йолдызлар" премьерасы булачак. Татар классигының төрекчәгә тәрҗемә ителгән әсәрен сәхнәгә К.Тинчурин исмендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры Рәшит Заһидуллин куячак.

- Рәшит әфәнде, татар әсәренә нигезләнеп, чит телдә спектакль кую тарихта беренче тапкыр гына түгелме?

- Дөрес әйтәсез, моңа кадәр безнең пьесаларны чит илдә куючылар булмаган. Театр фестивальләрендә һәрдаим чыгыш ясап торалар, концерт белән еш гастрольләрдә йөриләр. Ә менә тәҗрибә уртаклашу, ике як арасында режиссерлар алмашу моңа кадәр юк иде. 19 мартта янәдән Төркиягә очам. Шушы көннәрдә Әнкара театрында "Сүнгән йолдызлар" премьерасы дөнья күрәчәк.

- Ни өчен баш режиссер вазыйфасына нәкъ менә сезне сайлап алырга булдылар?

- Төркиядә дәүләт театрларының дирекциясе эшләп килә. Аның җитәкчесе Ләми Бельгин белән без таныш идек. Ул Казанда һәрвакыт кунак була, без үзебез дә спектакльләр белән Төркиягә еш йөрибез. Бер килүебездә спектакльләребезне бик яратып калды һәм Әнкара театрында бер пьеса сәхнәләштерергә чакырды. Кәрим Тинчуринның берничә әсәренә тукталдык. Әмма аларга иң ошаганы - "Сүнгән йолдызлар" булды. Төрекләр - драма, трагедияләргә мөкиббән киткән халык. Беләсезме, мин һәрвакыт Тинчурин әсәрләрен һәм Сәйдәшев музыкасын Европа дәрәҗәсенә чыгарырга хыялландым. Чөнки әлеге ике шәхес бөтен дөнья күләмендә танылырлык әсәрләр иҗат иткән. Төркиядә башлап җибәргән спектаклебез киләчәктә Европа буйлап сәяхәт итәр дип өметләнәбез.

- Төрекчә "Сүнгән йолдызлар"ны оркестр белән куячаксызмы?

- Спектакльнең буеннан-буена тере музыка озата бара. "Сүнгән йолдызлар"ның кереш өлешендә әлеге вакыйгаларның ничәнче елда һәм кайсы илдә барганлыгы сөйләнеп үтә. Татарлар хакында берникадәр мәгълүмат та бирелә.

- Рәшит әфәнде, төп геройларны сайлау ничек узды? Җыр-биюгә хирыс артистканы, шул ук вакытта татар кызына охшаган Сәрвәрне табу җиңел булмагандыр...

- Мин кастингка узган елның мартында ук бардым. Биредә 300дән артык артист катнашты. Әйтик, Надир мәхдүм ролен башкаручы артист 1 мең 300 чакрым ераклыктагы шәһәрдән килде хәтта. Уйлап карагыз, репетициягә өч сәгать самолетта очып килә. Бүген Әнкарада 14 театр бар, ә Истанбулда исә аларның саны 19 га җитә. Төркиядәге дәүләт театрлары дирекциясенә 50гә якын театр керә. Анда эшләүче артистлар теләсә нинди театрга барып уйный ала. Аларда бер театрга гына ябышып яту юк. Ә Сәрвәрне уйнаучы актрисаны сайлап кына алдык. Татарга охшаган кызларны табу кыенрак. Төрекләрнең борыннары озынрак бит (көлә). Шул ук вакытта җыр-моңга да хирыс булуы шарт. Хәер, монысы авырлык тудырмый. Чөнки труппада һәрберсе музыкаль белемгә ия. "Сәрвәр" дә консерватория тәмамлаган артистка иде.

- Труппа белән аңлашу ничегрәк булды? Үзегезнең фикерне җиткерә алдыгызмы?

- Минем белән һәрвакыт тәрҗемәче булды. Шулай ук Төркиянең драматурглары да ярдәмгә килде. Алар пьесаны әдәби телгә тәрҗемә итү өстендә кат-кат эшләделәр. Спектакльдә татар рухы тулысынча сакланды. Җырлар, биюләр, киемнәр - барысы да без теләгәнчә булды. Беләсезме, безгә Төркиянең иң танылган композиторлары, шагыйрьләре белән дә эшләргә туры килде. Әйтик, театрда җыр текстларын тәрҗемә итү бәйге рәвешен алган иде. Без алар арасында иң камилен сайлап алдык. Театрларга дәүләт тарафыннан булган игътибарга, карашка сокланып кайттым.

- Татар режиссерын төрек артистлары ничек кабул итте? Эш процессыннан канәгать калдыгызмы?

- Беренче репетициядә үк күңел төште, әлбәттә. Чөнки бер-беребез белән аңлаша алмадык. Биюләр килеп чыкмый. Мин инде кайгыга төштем. Шулай балтасы суга төшкән кешедәй моңаеп утырганда яныма бер төркем артистлар килде дә: "Зинһар, гафу итегез, бүген килеп чыкмады икән, без иҗатка бар көчебезне куячакбыз, кайгырмагыз", - дип әйтмәсенме. Мин шаккаттым. Артистның режиссердан гафу үтенүен беренче тапкыр күрәм. Һәм алар сүзләрендә тордылар да. Әгәр актерга роль бирелгән икән, шул геройга теше-тырнагы белән ябыша алар. Аннан режиссерның һәр сүзе - алар өчен закон. Надир мәхдүмне уйнаган актерга: "Сиңа ябыгырга кирәк булачак", - дип кенә әйткән идем. Шул ук көнне су белән әйрән эчүгә күчте. Чыннан да ябыкты бит!

- "Сүнгән йолдызлар" спектакле Әнкара репертуарында булачакмы?

- Әлбәттә. Алар бит минем белән уен уйнап йөрми. Җитәкчелек, артистлар труппасы мондый проектларга бик җитди карый. Мине актерларның үз- үзләренә куйган таләпләре дә сокландырды. Алар арасында кинода төшүчеләр дә бар иде. Әмма алар репетициягә килмичә, ярар, иртәгә килермен әле, дип, эленке-салынкы йөрмәде. Хәтергә бигрәк тә бер артистка уелып калды. Аңа кичекмәстән Истанбулда операция ясарга тиешләр иде. Бер көнне самолет белән очып китте дә икенче көнне репетициягә кайтып та төште. Һәм башка актерлар кебек җырлады, биеде. Биредә театрның бер артистына да ташламалар юк. Һәр кеше үзенең эшенә җаваплы карый.

- "Каз канаты" төрекчә ничек яңгырый? Татар җырын үз иттеләрме?

- Төрекләр салмак кына, җырлап сөйләргә ярата. Шуңа күрә "Каз канаты" җыры бик матур килеп чыкты. Актерларның үзләренә дә ошады.

- Театрга тамашачы йөриме, заллар тулымы?

- Әгәр интернет аша өч сәгать дәвамында билетлар сатылып бетә икән, театр өчен моннан да зур бәхет була алмый. Төркиядә, чыннан да, театрга мөкиббән тамашачы яши. Беркайчан да залның буш булганы юк. Ә бездә бит берәр кешедән: "Нигә спектакльләргә килмисең?" - дип сорагач: "Чакыру билеты бирмисез бит", - дип җавап кайтара. Театр ул - ниндидер туй да, мәҗлес тә түгел. Ә спектакльгә йөрмәүнең сәбәпләре күп төрле. Безнең тамашачы иң әүвәл кич белән ничек кайтырга дип кайгыра. Ә Төркиядә андый проблема юк. Төнге 12гә кадәр рәхәтләнеп спектакль карый аласың. Аннан төрек тамашачысы театрга гаиләләре белән йөрергә ярата. Шул ук вакытта яшь парларны да бик күп күрдем. Төрекләр балаларны кечкенәдән театрда тәрбияли.

"Ватаным Татарстан", 2011 елның 17 марты