Мәкаләләр > Просмотр СМИ
Уңыш китергән нурлы "Биби"

Фирдәвес Әхтәмова, Татарстанның халык артисты, "Мөселман киносы" фестивалендә "Иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясендә җиңүче; "Әдәбият һәм кино" XVII Бөтенроссия кинофестивалендә җиңү яулаган "Бибинур" фильмында төп рольне башкаручы.

Һәр кешегә дә туган ягы кадерле була. Андагы һәр сукмак, һәр урман, һәр авыл сиңа таныш. Юкка гына Г.Державин: "Туган якның төтене дә җанга якын..." - дип язмагандыр. Ул бу сүзләрне Лаешка - туган ягыма багышлаган. Лаеш районы Казанга терәлеп үк урнашса да, анда татар авыллары бармак белән генә санарлык. Исәпсез күп рус авыллары арасында ниндидер бер могҗиза белән генә сакланып калган алар. Һәм иң мөһиме: татарлыкларын югалтмаганнар. Лаештагы шундый бер татар авылы Яушыйк театр сәнгатебезгә Татарстанның халык артисткасы Фирдәвес Әхтәмованы бүләк иткән. Аның "Беренче театр"дагы - Биби, "Әниләр һәм бәбиләр" спектаклендәге - Алтынчәч, "Бичура"дагы Хатын рольләрен уйнаган, дип түгел, ә яшәлгән рольләр, дип әйтеп булыр иде...

Якты йөз, тәмле сый белән каршы алды мине Фирдәвес апа. Ул ат итеннән тәмле ризыклар әзерләргә ярата икән. "Бу ит кеше өчен иң файдалысы, анда холестерин юк", - ди. Мин килүгә дә ат ите пешергән иде. Тәмләп чәй эчтек. Фирдәвес апаның кызларны да көнләштерерлек җитезлегенә сокланып куйдым, Сөбханалла. Аш бүлмәсеннән залга уздык. Аларның икесе арасында йокы бүлмәсе. Анда китап киштәсендә хисапсыз күп китап. Стенада зур шәмаил. Бу бүлмә ачык төсләрдән ялт итеп тора. Фирдәвес апа фатирындагы ишекләр игътибарны җәлеп итә. Зал һәм йокы бүлмәсенең ишекләре этелеп кенә ачыла. Аларны этеп куйгач, бөтенләй дә ишек түгел, ә ниндидер кызыклы картина хасил була кебек. Йокы бүлмәсенең шулай этелеп ачыла торган ишеге зур көзге һәм кием шкафына ялгана. Уңайлы һәм матур. Бу Фирдәвес апаның үз идеясе.

Кунак бүлмәсендәге һәр җиһазның да зәвык белән сайланганлыгы күренә. Килеп керүгә матурлыгы, затлылыгы белән игътибарны җәлеп иткән диванны Фирдәвес апага Салават Фәтхетдинов бүләк иткән. "Салават һәрчак игътибарлы, бәйрәмнәрдә дә шалтыратып котларга онытмый", - диде Фирдәвес апа. Шуннан тәрәзә кырыендагы зур түгәрәк өстәл янына уздык. Өстәл өстендәге газета-журналларны күреп исем китте. Монда Татарстанда басылучы барлык матбугат та бар дияргә була. "Укырга яратам мин. Газеталарның һәр санын көтеп алам. Кечкенәдән шулай гадәтләнгән инде. Китапларны да яшь вакытымнан бирле җыям", - диде Фирдәвес апа, минем уйларымны укыгандай. Залның сул ягында торган стенкадагы китаплар киштәсендә, чыннан да, нинди генә басмалар юк. Монда Фирдәвес апага төрле елларда бүләк ителгән, үзе чит илләргә баргач алып кайткан сувенирлар да урын алган.

"Театр ул - могҗиза"

- Фирдәвес апа, театр дөньясын һәркем үзенчә ача. Артистлар, мөгаен, аңа бөтенләй башка күзлектән карыйдыр. Гомерегезне театр сәнгатенә багышлаган кеше буларак әйтегез әле, театр Сезнең өчен нәрсә ул?


- Аллаһы Тәгалә кешеләрнең һәркайсын үзенчәлекле итеп яраткан. Бер генә кеше дә кабатланмый. Кешеләр йөзләре белән дә, холыклары белән дә төрле-төрле булып туалар. Ә театр шул төрлелекне, шул кабатланмас образларны икенче дөнья яссылыгында күрсәтә ала. Габдулла абый Шамуков, сәхнәгә чыккач, теш сызлавы да туктый, дип әйтә иде. Чыннан да, бу шулай, чөнки бүтән кешенең халәте, бүтән кешенең тормышы белән яши башлыйсың. Кайчак текстларын искә төшерә алмаган актерлар, сәхнәгә чыгуга, барлык сүзләрен дә искә төшерәләр. Ниндидер хәтер кала, аны, бәлки, профессиональ йә хис-кичерешләр хәтере, дип тә атап булыр иде. Бер үк төрле спектакль уйналса да, аларның һәркайсы кабатланмас була. Ул яхшырак, начаррак булырга мөмкин. Әмма актер һәр ролен югары дәрәҗәдә башкарырга тиеш. Бервакыт сәхнә артында Габдулла абый Шамуковка: "Бүген әллә нәрсә генә булды, үз уеныма ышанмыйм", - дидем. Ул шунда: "Хәзер ничек сәхнәгә чыкмакчы буласың? Үзең ышанмагач, нишләп әле тамашачы сиңа ышанырга тиеш?" - дип әйткән иде. Иң әүвәл актерның күңелендә ышаныч булырга тиеш. Театр ул - зур могҗиза. Мәсәлән, көне буе гади генә итеп үз тормышың белән яшисең дә кичен патша сараендагы зиннәтләр арасына килеп эләгәсең. Йә булмаса дөнья мәшәкатьләренә чумып йөрисең дә кичен арыслан йөрәкле сугышчы кызга әвереләсең. Бу, чыннан да, могҗизага тиң.

- Сез "Мөселман киносы" фестивалендә "Иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясендә җиңү яуладыгыз. Театрдан соң кино сәнгатенә күчү авыр булмадымы?

- Беренчедән, чын кино сәнгатенә килеп керүем бөтенләй көтмәгәндә, уйламаганда булды. Болай без татар артистлары күбебез телевизион фильмнарда төшкән кешеләр. Мин беренче телевизион фильм - "Беренче театр"да уйнаган идем. Әмма ул стационарда гына төшерелде. Аннары ниндидер сериаллар төшерә башладылар. Ә "Бибинур" фильмы бөтенләй икенче. Монда һәр мизгел күз уңында. Әз генә төшәсең, туктаталар. Һәр адымың зур әһәмияткә ия. Әз генә читкә китәсең икән, кадрдан югаласың. Шуңа да текстны да, хис-кичерешләреңне дә, хәтта һәр адымыңны да истә тотарга кирәк. Бу уңайдан мин Җиһангирны уйнаган Эрнаст Тимерхановтан күп нәрсәгә өйрәндем, дип әйтә алам. Кинода төшүче актер үз карашын белдереп, фикер әйтә алмый. Ә театрда характерга үзең теләгән үзенчәлекне өстисең, хәрәкәтләрне дә үзеңчә көйлисең. Чын кинода исә режиссер әйткән бер генә сүздән дә чыга алмыйсың. Кинофильмда уйнарга ярамый, анда ифрат табигый рәвештә яшәргә генә кирәк. Мәсәлән, театрда тавышың арткы рәтләргә барып ирешсен өчен кычкырыбрак сөйләшәсең, ә кинода бары үз тавышың белән сөйләшергә кирәк. Чын кино сәнгате документальлеккә бик якын. Шулай да миннән, театрмы, әллә киномы, дип сорасалар, мин, әлбәттә, театр, дип җавап бирәчәкмен. Театрда тамашачының сулышын сизәсең, синең белән бергә уйнаучы артистларны да күрәсең. Бу хәл күңелгә канат куя.

- Фирдәвес апа, Сезнең өчен өй нәрсә ул?

- Мин өемне бик яратам. Артистлар өчен өй аеруча кадерле. Без бит һәрвакыт кеше алдында. Шуңа өйдә генә үзең теләгәнчә ял итеп була. Өйдә рәхәтләнеп яшисең.

- Кызыгыз Айгөл чит илдә яши. Аның бу адымына каршы килмәдегезме?

- Минем кызым бик мөстәкыйль булды. Ул Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлау белән чит илгә китеп эшләргә ниятләде. Мин аның сәяхәт итәргә яратканлыгын белгәнгә күрә каршы килмәдем. Әлбәттә, кызымны әйтеп бетергесез сагынам. Без бик еш телефоннан сөйләшәбез. Елына бер күрешәбез. Әле узган ел үзем Италиягә алар янына кунакка барып кайттым. Кызым гаиләсе белән Миланда яши. Мин нибары бер атнага гына килгән идем. Шул вакыт аралыгында без беренче көнне Швейцариягә барып, аның сокландыргыч тауларына мендек. Икенче көнне миңа Миланны күрсәттеләр. Ә аннары өч көн буе кызым белән Венециядә яшәдек. Менә ул матурлыкны берничек тә сөйләп бетерерлек түгел. Анда юллар, машиналар юк. Кешеләр бер урамнан икенчесенә бары тик көймәләрдә генә йөриләр. Шәһәрнең су өстендә утыруы шулай ук бик гаҗәеп күренеш.

"Намазлы кешеләрнең тормышлары әйбәт булачак"

- Сез намазлы кеше. Дин юлына килеп керүегез ничек булды?


- Иман безнең күңелгә кечкенәдән салынган. Әни гомере буе биш вакыт намазын калдырмады. Әтинең апалары да, әнинең апалары да намазлы иде. Бертуган апам да намазга баскач, миңа һаман искә төшереп килде. Шуннан ураза аенда мин дә намазга бастым. Аңа кадәр иртәнге һәм ястү намазларын укый идем. Ә ураза аенда, Аллаһның рәхмәте белән, биш вакытны да укый башладым. Мин бар кешегә дә әйтәм: кем намазга баскан, кем шушы юл белән бара, аларның тормышлары әйбәт булачак. Чөнки кеше Аллаһ тыйганнардан тыелып яши башлый. Мин һәр кешенең дә күңелендә иман булсын иде, дип телим.

Шунда Фирдәвес апаның кызы Төркиядән алып кайткан намазлыгын карыйбыз. Ул бик матур итеп эшләнгән, кул эше икәнлеге күренеп тора. Ә Фирдәвес апа һәр көн укый торган Коръәнне аңа Госман хәзрәт Исхакый бүләк иткән.

- Фирдәвес апа, хаҗга баруыгыз хакында да сөйләгез әле?

- Әйтәм бит, Аллаһы Тәгалә үзенә ышанганнарга ярдәм итә, дип. Менә миңа да Хаҗга бару бәхете насыйп булды. Мин Аллаһка рәхмәтлемен, чөнки Хаҗга үзем эшләп тапкан хәләл акчага бара алдым. "Бибинур" фильмында төшкән өчен түләнгән гонорарга Хаҗга барачакмын, дип ниятләп куйган идем. Кино төшерелеп бетүгә, мин Хаҗга киттем. Анда кеше рухи яктан чистарып, иманы тагын да ныгып кайта.

- Халыкның рухын дин һәм мәдәният кенә саклап кала ала. Бүген динебез үсештә, хәзер яшьләр дә намаз укырга тырыша. Ә менә мәдәниятебезне ничек үстерергә икән?

- Динебез, чыннан да, Аллага шөкер, үсештә. Татарларны иң авыр вакытларында да иманлы булулары саклап калган. Ә менә мәдәниятебезгә килгәндә, бу өлкә шактый катлаулы чор кичерә. Матбугатыбыз, әдәбиятыбыз, театр сәнгате, гомумән, барысы да яклауга мохтаҗ. Тел, мәдәният шулай ук халыкны үстерә, саклый. Шул ук вакытта халык үз телен кулланмый, миллилеген оныта икән, мәдәният үзеннән-үзе юкка чыгачак. Татар теленең, әдәбиятының, мәдәниятенең бишеге авылда. Шуңа да хөкүмәтебез, иң беренче чиратта, авылларның киләчәген кайгыртырга тиеш. Авылдан бер киткән кешене кире кайтарып булмый.

Фирдәвес апага гамьле әңгәмә өчен рәхмәт әйтеп кайтыр юлга кузгалдым. Юл буе мине уй озата кайтты. Өйдә ул биреп җибәргән дисктан "Бибинур" фильмын карадык. Режиссер Юрий Фетинг төшергән әлеге фильм, чыннан да, зур сәнгать үрнәге. Фирдәвес апа Әхтәмованың уйнавы исә аны тагын да баета. Кызык бу гомер дигәннәре. Фирдәвес апа иҗади юлының башында төшкән "Беренче театр" телевизион спектаклендә дә, әле төшкән, зур җиңүләр яулаган "Бибинур" фильмында да ул Бибиләрне уйный. Димәк, бу исемнең ниндидер бер сере бар. Ә ул сернең уңышын тамашачы алдында бары тик Фирдәвес апа гына ача алган.

"Шәһри Казан", 2011 елның 15 апреле