Мәкаләләр > Просмотр СМИ
Илһамлы җитмеш

"Чын сәнгать әсәрләре беркайчан да иске булмый, иске кешеләр генә була" дигән гыйбарә бар халыкта. Илһам Шакировның җыр сәнгатенә карата бу гыйбарә бик тә тәңгәл килә, чөнки еллар үткән саен аның җырларының әһәмияте кимеми генә түгел, киресенчә, арта бара. Бүгенге татар җырларында һәм шул җырларны җырлаучыларда "моң" дигән иң кыйммәтле рухи байлыгыбызның сыеклана баруы фонында бу бигрәк тә ачык күренә. Ипһам абый җиде дистәсен түгәрәкләгән көннәрдә күңелдә аның белән бергә эшләгән еллардагы кайбер хатирәләр яңара, еллар сынавын үткән фикерләр туа.

Элекке елларда халык арасында: "Нигә Илһам Шакировка "СССРның халык артисты" исеме бирмиләр икән?" - дигән сүзләр йөри иде. Мондый фикерләр матбугат битләрендә дә күренгәләде. Ләкин бик күпләр Илһам абыйның бу "исемнәр" мәсьәләсенә карата бик тыйнак фикер йөртүен белмиләр. 1969 елның 14 маенда без Казахстанга гастрольләргә чыгып киттек. Бу вакытта ул Татарстанның атказанган артисты иде. Атна-ун көн гастрольдә йөргәч, бер көнне аңа Казаннан "Татарстанның халык артисты" исеме бирелүе белән котлыйбыз" дигән телеграмма килеп төште. Башка берәү булса, бу хәбәрдән соң шау-гөр килер иде. Ә Илһам абый, әллә ни булмагандай, тыныч кына җырлап йөрүен дәвам итте. (Бу урында, җәя эчендә генә булса да, шунысын да әйтеп узу мәгъкуль булыр: ул елларда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә мондый мәртәбәле исем беркемдә дә юк иде, Ә элеккерәк елларда ул мәшһүр җырчы Рәшит Ваһаповта гына булган. Ягъни, әйтергә теләгәнем шул, ул елларда "халык артисты" исеме асыл мәгънәсендә йөри һәм аны хәзерге кебек уңга-супга өләшмиләр иде...) Шуннан соң "Тукай бүләге", "РСФСРның атказанган артисты", ТСФСРның халык артисты" исемнәре бирелгәч тә, ул бернинди "эйфория" кичермәде. Аның бу ягын бик яхшы белсәм дә, соңгы "исем" бирелгәч, мин аны котлап карарга булдым. Ул: "И, энекәш, шуннан ни була соң, ул исемнән минем нием арта?" - дип кулын гына селтәп куйды. Миңа калса, "СССРның халык артисты"н биргән булсалар да ул әллә ни исе китмичә шундыйрак сүзләр әйткән булыр иде. Әйе шул, ахыр чиктә, ни генә дисәң дә, эш бит исемдә түгел, җисемдә. СССР күптән юк инде, ә Илһам абый бар! Татар халкы яшәгәндә аның сәнгате дә яшәячәк. Чөнки үзенең җырлары белән ул (үзе исән чакта ук!) бернинди рәсми бүләкләр исемлегендә булмаган иң зур исем - "Татар халкының бөек җырчысы" дигән исемне яулап алды. Ә бу исемне яулар өчен матур тавыш кына җитми. Аның өчен табигать биргән талантыңны зур акыл һәм милләтпәрвәрлек белән фидакарьләрчә үз халкыңа багышларга, ягъни олы шәхес дәрәҗәсенә күтәрелә алу да кирәк әле.

Элек концерт вакытында сәхнәгә төрле җырлар башкаруны сораган бик күп язулар килә иде. Аңлашыла ки, ул җырларның бөтенесен дә башкарып бетереп булмый, шуңа күрә Илһам абый соралган җырлар арасыннан барлык тамашачыны да канәгатьләндерерлек мәгънәле, моңлы, матур җырларны гына сайлап ала иде. 1978 елны Ташкентта концерт алдыннан минем яныма Әнвәр Шаһиморатов дигән уртак танышыбыз керде. Ул: "Рамил, мин менә магнитофонымны алып килгән идем. Шунда яздырыр өчен Илһам абыйдан баян белән бер моңлы җыр җырлавын сорамакчы булам. Син нинди җыр киңәш итәр идең?" -дип сорап куйды. Мин "Эскадрон" дигән җырны сора, үкенмәссең", - дидем. Концерт башланыр вакыт җиткәч, Илһам абый миңа:

- Кара әле, энекәш, Әнвәр "Эскадрон"ны җырларга сорады бит, нишлибез?

Мин, серне чишмичә:

- 0, Илһам абый, Ташкентта туып үскән егетнең андый җыр соравы бик күңелле хәл инде, әйдә, үтенечен кире какмыйк, - дидем.

- Әйе шул, син хаклы.

Концерттан соң Әнвәр тагын минем яныма килде дә:

- Киңәшең өчен рәхмәт, Рамил, чынлап та шәп җыр икән җырда Илһам абый тавышының бөтен куәте, моңы ачыла лабаса! - дип соклануын дулкынланып сөйләде. Туксанынчы еллар башында Әнвәр гаиләсе белән Казанга күчеп килде. Ул үзе дә җырлар яза. Аның җырларын "Татарстан" һәм башка радиолардан күренекле җырчылар башкаруында ишетергә мөмкин.

Җитмешенче еллар башы иде. Берзаман сәхнәләргә ниндидер "Әтиемә хат" дигән җырны башкаруны сорап язулар килә башлады. Бер көнне Илһам абый миннән: "Шул җырны сорап интектерәләр инде, нинди җыр икән соң ул, син, Рамил, алай-болай белмисеңме?"-дип сорады. Ләкин минем дә ул җырны ишеткәнем юк иде. Шуннан соң күпмедер вакыт үткәч, Илһам абыйга әлеге җырны бер үзешчән җырчы җырлавында ишетергә туры килгән һәм бу җырны сораган язулар килсә, ул сәхнәдән болай дип әйтә иде: "Безнең татар халкы гомер-гомергә ир-егетләрнең батырлыгын, уңганлыгын, тырышлыгын, кешелеклелеген һәм башка шундый бик күп асыл сыйфатларны данлый торган җырлар иҗат иткән, ә сез сораган бу җырда сүз балаларын ташлап киткән бер бәдбәхет-алиментщик турында бара. Балалары: "Әти, кайт инде", - дип моң-зарларны аңа язалар. Гафу итегез, мондый җырны мин сәхнәдән җырлый алмыйм. Бу Алла каршында да, сезнең каршыгызда да гөнаһ булыр иде". Менә бу аның җырларның көенә генә түгел, ә сүзләренә дә таләпчән булуы, югары һөнәри күзлектән каравына бер кечкенә генә мисал.

Шул ук елларда Куйбышев шәһәрендә (хәзерге Самара) концерт булды. Сәхнәгә, "спойте русскую песню" дигән язу килде. Илһам абый бу язуны беренче рәттә безгә каршы гына утырган һәм үзара хихылдашып торган ике рус кызы язганлыгын аңлап алды (алар, әлбәттә; билет алып кергән тамашачы түгел, шул мәдәният сараенда эшләүчеләр, йә берәр түгәрәккә йөрүчеләр булгандыр инде) һәм аларга карап русчалап болай диде: "Вы свои русские песни с утра до вечера, с вечера до утра можете слушать, причем в нескольких волнах и каналах, а мы здесь очень редко бываем". Бу сүзләрдән соң тамашачы, Илһам абыйның сүзләрен хуплап, дәррәү кул чаба башлады, ә теге кызлар әкрен генә залдан чыгып киттеләр. Ә берничә ел элегрәк шундый ук очракта ул болай дигән (бу хакта ул үзе миңа сөйләгән иде); "Если Людмила Зыкина по-татарски начнет петь, то я на следующий же день запою по-русски". Бу аның үз халкына фидакарьләрчә хезмәт итүен дәлилләүче бер факт.

Күренекле артистлар турында халык, гадәттә, төрле имеш-мимешләр, гайбәтләр таратырга ярата бит. Шундый гайбәтләрнең бер "классик" үрнәген укучыга тәкъдим итәм.

1971 елның декабрь аенда Себер шәһәрләре буйлап гастрольдә йөрибез. Хәл-әхвәл белешергә дип бер музыкантыбыз Казанга әнисенә шалтыраткач, әнисе бик борчулы тавыш белән: "Улым, сез анда исән-саулармы?" - дип сорап куя. "Бик әйбәт кенә йөрибез, ник алай куркынган тавыш белән сорыйсың?" - дигәч, әнисе: "Соң монда бөтен Казан, Илһам Шакиров асылынып үлгән, дип шаулый", - дип, борчылуының сәбәбен әйтә. Кичен, концертка китәр алдыннан, кунакханә вестибюленә барыбыз бергә җыелгач, бу егетебез шушы "хәбәр"не сөйләгән иде - Илһам абый белән бергәләшеп рәхәтләнеп көлештек.

Гастрольне тәмамлап, исән-имин Казанга кайтып төштек һәм, чынлап та, бу "хәбәр"нең Казанда шаулаганын үзебез күрдек. Моның "махровый" гайбәт икәнен шуннан ук аңларга була: кайсы "асылынган", ә кайсы "асканнар" дип сөйли. Бу хакта сораучыларга мин, берничә көн элек кенә гастрольдән кайттык", - дип җавап бирә идем.

Бер елны гыйнвар урталарында Илһам абый Казанда берничә концерт бирергә булды. Концертларның берсе опера театрында иде. Чираттагы бер җырдан соң, ике кыз сәхнәгә менеп, Илһам абый каршына бер кәрзин чәчәк куйдылар. Шунда Илһам абый: "Сез инде бу чәчәкләрне миңа, Аллагә шөкер, асылынып үлмәгән икән", дигән шатлыктан бирәсездер", -дигән иде...

Җәмәга-а-а-ть, залда мәхшәр купты: кайсыберәүләр Илһам абыйның бу "көтелмәгән" һәм турыдан бәреп әйткән сүзләре тәэсирендә, үзләре дә сизмәстән, утырган урыннарыннан торып, көлә-көлә кул чаба. Шушы тамашаны күреп, үзебез дә сәхнәдә тыела алмыйча көлешә башладык.

Илһам абый турындагы чираттагы гайбәт Казанда бик шаулаган булса да, опера театры бинасында ул тагын да көчлерәк шау-шу астында менә шулай фаш ителде.

Бу вакыйгадан соң утыз елдан артык вакыт үтте инде, ә "асылынган" Илһамыбыз әле бүген дә үзенең илаһи тавышы белән халкыбыз күңеленә шифа бирә. Амин, шулай була күрсен.

Рамил КУРАМШИН, Татарстанның халык артисты,
"Ватаным Татарстан", 2005 елның 18 феврале.