Мәкаләләр > Просмотр СМИ
Камал театры Мәскәүне яңадан ачты

15-21 гыйнвар көннәрендә Россиянең иң абруйлы театрларының берсе - Малый театр бинасында Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры гастрольләре үтте. Театрның иң яхшы ң спектаклен үз эченә алган гастрольләр программасы легендар "Әлдермештән Әлмәндәр" спектакле белән тәмамланды. Бу көннәрдә моңарчы күрелмәгән салкыннар торуга карамастан, мәскәү тамашачысы спектакльләргә залны тутырып килде, артистларны алкышларга һәм чәчәкләргә күмде. Театр бәйрәменең кульминацион ноктасы - гастрольләр ябылу тантанасында югары рәсми затлар - Татарстан Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТРның Премьер-министр урынбасары - Мәдәният министры Зилә Вәлиева, Россиянең кинематография һәм мәдәният буенча федераль агентствосы җитәкчесе Михаил Швыдкой, Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Нәзиф Мириханов, Мәскәү шәһәр думасы рәисе Владимир Платонов, Россиянең Театр хезмәткәрләре берлеге рәисе урынбасары Геннадий Смирнов һ.б. катнашты.

“Заллар тамашачы белән тулып тора икән, алар артистларны алкышларга күмә икән, димәк, без яшибез, татар театрының киләчәге бар”, - дип, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев мәскәүлеләргә үзләрен җылы кабул иткәннәре өчен рәхмәтен белдерде.

М.Швыдкой үз чыгышында Камал театрын Мәскәүдә күптән белүләрен һәм яратуларын ассызыклады. “Минем буын Казан сәхнәсендә эшләгән бөек артистларны хәтерли, - диде ул. - Мин Марсель Сәлимҗановны яхшы белә идем, талантлы драматург Туфан Миңнуллин пьесалары буенча куелган бер дигән спектакльләрне караганым бар. Без бүген театрның шундый яхшы формада булуына сөенәбез, тамашачының, салкыннан да курыкмыйча, татар театрының музыка, юмор, милли традицияләр һәм гаҗәеп тормыш сөючәнлек белән үрелеп иҗат ителгән спектакльләрен карарга килүе белән без бәхетле”, - диде М.Швыдкой. Ул 2006 елның мәшһүр татар сәнгать әһелләренең юбилейларына бай булуын искә алды. “Бу гастрольләр быел Мәскәү һәм Россиянең башка шәһәрләрендә татар сәнгате белән очрашулар алдыннан бер башлангыч булып тора”, - диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин быел 100 еллыгын билгеләп үтүче татар театрының юбилей гастрольләре нәкъ менә илнең башкаласында, танылган Малый театр сәхнәсендә үтүе Татарстан Республикасы өчен аеруча әһәмиятле булуын билгеләп үтте. Ул 50-60 нчы елларда татар театрларының гастрольләренә тамашачының шулкадәр күп килүен, хәтта аларны спектакльдән соң метрога махсус автобуслар белән илтергә туры килгәнен искә алды. “Шул заманнар кире кайта ахры”, - дигән сүзләрне тамашачылар көчле алкышлар белән хуплады. Фәрит Мөхәммәтшин 2006 елның республикада юбилейларга бай булуын һәм Татарстан Президенты указы белән бу елның республикада әдәбият һәм сәнгать елы дип игълан ителүен искәртте. “Камал театры гастрольләре - бу юнәлештә беренче адым, һәм бу республика кысаларында гына калмаган әһәмиятле вакыйга”, - дип ассызыклады Татарстан парламенты рәисе. Шулай ук ул, 2006 елда Малый театрның 250 еллык юбилеен бәйрәм итүен искә алып, Мәскәү театрын Казанга гастрольләргә чакырды, “Казанның һәм Татарстанның иң яхшы сәхнәләре сезнең карамакта булачак”, - дип вәгъдә бирде.

Тантана соңында Мәскәү һәм Казан вәкилләре истәлекле бүләкләр белән алмашты. Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президенты исеменнән Мәскәү шәһәр думасы рәисе Владимир Платоновка “В память 1000-летия Казани” медален тапшырды. В.Платонов исә Камал театрына Мәскәү шәһәр думасы бинасы сурәтләнгән картина бүләк итте. ә Геннадий Смирнов театрга “Театр хезмәткәрләре берлегенә 125 ел” дигән истәлек көмеш медален тапшырды. “Бу медаль илдә театр сәнгатен саклау һәм үстерүгә аеруча зур өлеш керткән театр әһелләренә һәм коллективларга бирелә, ә Камал театры, һичшиксез, шундыйлардан”- дип ассызыклады Г.Смирнов.

Гастрольләрне йомгаклаучы “әлдермештән әлмәндәрне” карарга килгән күпсанлы тамашачылар арасында пьесаның авторы Туфан Миңнуллин, спектакльнең музыкасын язган композитор Алмаз Монасыйпов, Россия Дәүләт думасы рәисе урынбасары Владимир Жириновский, кардиохирург Ренат Акчурин, Россиянең Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин һәм башка танылган кешеләр бар иде.

Камал театрының Мәскәүдә гастрольләре барган көннәрдә театрның директоры Шамиль Закиров, драматург Туфан Миңнуллин һәм ТРның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алмаз Фәйзуллин “Татарские новости” газетасы редакциясендә кунакта булып китте. Сезгә шул әңгәмәне тәкъдим итәбез.

Корр.: Шамиль Зиннурович, Мәскәүнең татарлар күпләп яшәгән төбәк булуына карамастан, Камал театры ун елдан артык башкалага гастрольләргә килмәде. Моның сәбәпләре нидә?

Ш.З.: Беренчедән, әлбәттә, финанс кыенлыклар. Шактый вакытлар театрны финанслау мәсьәләсе җайга салынмый торды, ә монда чыгып китү бик зур чыгымнар белән бәйләнгән иде. Икенче һәм, мөгаен, иң зур сәбәптер - 1997 елда булган гастрольләрдән соң ул вакытта театрның баш режиссеры Марсель Хәкимович Сәлимҗановта Мәскәү алдында бераз курку хисе калды. Театр ике спектакль белән килде дә, кеше җыя алмады. Марсель өчен бу шок булды, аны сәхнә артында үкереп елаган дип әйттеләр. Марсельне Мәскәүдә һәрвакыт яраталар иде, ә ул бөтенләй буш залда уйнап кайтып китте. Шуннан соң Марсель Мәскәүгә ашкынмады, ул ашкынса без дә килә идек. Тик шуны искә алырга кирәк: ул елларда халыкта театр белән кызыксыну аз иде, рус театрлары залларында да буш урыннар күп иде. Аннары, 2000, 2001 елларда Татарстанның ул вакыттагы Мәдәният министры Илдус Тарханов Мәскәүгә башка, әзерлексез театрларны җибәрде. Тинчурин театры ике ел рәттән бик урта кул спектакльләр белән килеп китте. Татар театры тамашачыга кирәксез кебек тоелды.

Корр.: Гастрольләрнең беренче көннәре нинди тәэсир калдырды: татарлар театрны сагынганмы? Соңгы елларда тамашачы үзгәргәнме? Куркуыгыз үттеме?

Ш.З.: Минем белүемчә, 1976 нчы, 19ңө нче елларда Камал театрының гастрольләре Мәскәүдә бик зур уңыш белән үткән. Минемчә, хәзер шул еллардагы хәл кабатлана. Тамашачы театрга кире кайтты. Без инде хәзердән үк яңа гастрольләр турында уйлый башладык.

Мәскәү тамашачысының ниндилеген артистларыбыз беренче көнне үк сизде. Аны Казанныкына караганда да темпераментлырак дип әйттеләр. Мин үзем мәскәү тамашачысын мондый сыйфатта беренче тапкыр күрәм. 19ң9 нчы елда без гастрольдә булдык, анда зур залларда, аншлаглар белән дә уйнадык. Ләкин бүген бөтенләй бүтән тамашачы, халыкта ниндидер күтәренкелек сизелә. Моны “Мәскәүне яңадан ачу” дип атарга мөмкин. Бу безне яңа гастрольләргә дәртләндерә. Без ел саен декабрь аенда Самарага барабыз, Мәскәүгә алай еш барып булмаса да, ике елга бер өчәр спектакль белән килсәк, бу бик әйбәт традиция булып китәргә мөмкин. Тик моның өчен Малый театрның безгә үз сәхнәсен бирүе кирәк, без кайдадыр шәһәр читендәге залларга барып йөри алмабыз.

Корр.: Камал театрының югары сыйфатта иҗат итүен күпләр билгеләп үтте. Спектакльләр, чынлап та, талымлы мәскәү тамашачысын кызыксындырырлык эшләнгән. Сәнгати алымнар куллануда да Камал театры башка театрлардан калышмый. Алдынгы техник чаралар куллану театрга авырга төшәме?

Ш.З.: әлбәттә, бу шактый чыгымнар таләп итә. Ләкин монда иң беренче теләк кирәк, аңлау, амбиция кирәк. Монда безнең баш режиссер Фәрит Бикчәнтәевның амбициясе килеп кушылды, Фәрит татар театрының дәрәҗәсен күтәрәм дип ашкына. Бу авыр нәрсә, ләкин Фәритнең теләкләре Татарстан җитәкчелеге, аның Президенты Минтимер Шәрипович Шәймиев ягыннан яклау таба. Соңгы елларда театрның техник тәэмин ителеше яхшырды: утларны алыштырдык, тавышны, сәхнә механизмнарын алыштырырга җыенабыз, бу инде яңача эшләргә мөмкинлек бирә. Без Мәскәү театрларының ничек эшләгәнен карап барабыз, алардан калышмаска тырышабыз.

Корр.: Театрны Европага күрсәтергә мөмкинлек бармы? Анда узган театр фестивальләрендә катнашасызмы?

Ш.З: әле бу һаман планда гына кала бирә. Без Төркиядә фестивальләрдә катнашабыз, ләкин соңгы арада аларга кызыксынуыбыз бераз үтте, чөнки алардагы театр сәнгате, безнең уйлавыбызча, артык зур дәрәҗәдә түгел. Алар безнең үзенчәлекләрне аңлап та бетермиләр. Европа дәрәҗәсенә чыгар өчен драматургия үсеше кирәк, хәзер татар драматургиясендә ниндидер күтәрелеш көтелә. Без рус классикасын куя алмыйбыз, аны рус театрлары куя. +з классикабыз авыррак, узган гасырның 20нче еллары драматургиясе бик көчле, ләкин аны шул килеш куеп булмый. Аннары, фестивальләргә бару хәзер күбрәк акчадан да тора.

Туфан Миңнуллин: Мин “Яңа драматургия кирәк, Европа дәрәҗәсендә” дигән әйберне кабул итмим. Европа үз урынында, ә татар сәнгате үз урынында булырга тиеш. Аларның кайсысы әйбәт икәне бик бәхәсле. Татарлар - мөстәкыйль сәнгате, әдәбияты булган халык. Шуңа да Европа койрыгына ябышкан тигәнәк шикелле ияреп йөрүне мин кабул итмим. Берничә тапкыр безнең мәдәнияткә кагылышлы андый сораулар, бәхәсләр булып алды. Европага чыккан вакытта да без бары тик үз сәнгатебез, менә бу - татарныкы, дигән әйберләр белән генә чыга алабыз. әгәр Европаның берәр иле безне примитив дип саный икән, санасыннар, безнең дә үз ягыбыздан аларны примитив дип санарга хакыбыз бар. Техник җиһазлар, сәхнәнең аннан-моннан яктыртылуы, корылуы - әле бу театр түгел. Театр нигезендә аның фикерләү формасы, тамашачыга тәэсир итү көче ята. Формалар төрле булырга мөмкин. Шуңа да мин безнең бүгенге драматургияне үзенең күтәргән проблемалары белән, драматургик эшләнеше белән Европа драматургиясеннән түбән дип санамыйм. Рус драматургиясе 90нчы елларда яшәүдән туктады. Бүген дә афишаларына карасаң - гел чит ил драматурглары әсәрләре, я классика. ә без үзебезнекен саклап калдык, үз йөзебезне. Начармы - яхшымы, ләкин ул татарныкы. Алай гына да түгел, драматургиягә бүген яшьләр килә. Яңа гына егерме яшен тутырган бер егетебез калкып чыгып тора, хәзер инде аның икенче әсәрен куялар. Бәлки әле ул драматургиянең бөтен таләпләренә дә җавап бирмидер, әмма ул бар. Безнең классикабыз да бай. Совет чорында бераз ниндидер бер кысаларда сәясәткә хезмәт итүче әсәрләр булды, ни кызганыч, алар төшеп калачаклар, һәм, ни кызганыч, алар белән безнең бик күп талантлы кешеләребезнең исемнәре китәчәк. Ераккарак карасак, әле безнең Мирхәйдәр Фәйзи, Кәрим Тинчурин кебек гаҗәп драматургларыбыз бар. Без әле кайтырбыз Гафур Колахметовка, аның “Ике фикер” дигән әсәре бар, андыйны Европада язып карасыннар әле бүген! Европа бүген рухани кризис кичерә, алар шоу ясау белән шөгыльләнә, бар уйлаганнары - ничек итеп күңел ачу. ә халыкка тәэсир итү ягыннан, әхлакый тәрбия ягыннан безнең театр күпкә чистарак.

Корр.: Ләкин татар театрында да бүген катгый әхлак кагыйдәләреннән тайпылыш сизелә. Мәсәлән, “Кара чикмән”дә Куянның стирптиз биюе...

Т.М.: Болар барысы да - заман шаукымы, “без башкалардан киммени” дигән принциптан чыгып эшләнә. Мин аларга игътибар итмим. Чынлап та, бүген заман ритмы, динамикасы үзгәрде, аны тоярга кирәк. Элек пьесалар бишәр пәрдәле, спектакльләр дүртәр сәгать бара иде. Беренче яза башлаган вакытта минем пьесалар 75әр битле була иде, ә бүген 40 битлек пьеса да җитә. Корр.: Европа дәрәҗәсе дигәндә без аның формасын, театрны тамашачыны җәлеп итәрлек итеп оештыру алымнарын күздә тотабыздыр...

Т.М.: Менә Сез техник тәэмин ителеш, дисез, ә мин әйтәм: бервакыт кеше машинадан баш тартып, җәяү йөри башлаячак әле. Цивилизациянең ни белән бетәсен әле шайтан белә. Сәнгатьнең төбендә рух ята. Мин, мәсәлән, театр сәнгатенең иң югары ноктасы - балет, дип саныйм. Балетта никадәр генә техник алымнар кулланылмасын, баребер биюченең аягын кран белән күтәреп булмый. Сәхнәдә, баребер, беренче планда Кеше калачак, үзенең эчке дөньясы, акылы, хисләре белән. Сүз юк, театрның техник ягы да кирәк, ләкин ул кирәгеннән артык булмаска тиеш. Нинди генә техник чаралар кулланылмасын, сәнгать баребер үз асылына кайтачак. /ыр сәнгатен алыйк: хәзерге эстрадада “япун тактасыннан” чыккан өч тиенлек җырлар җырлыйлар икән, бу бер вакыт бетәчәк. Халык баребер “Гөлҗамалларны”, “Тәфтиләүне” сагыначак. Бу йөз елдан соң да, татар яшәсә, мең елдан соң да шулай булачак, чөнки бу җырлар - татарның асылы. Моннан калганы - киемдәге мода кебек кенә, мода үзгәреп тора, ә кешегә иң кирәкле киемнәр баребер кала.

Шуңа да мин Европа алдында баш ия торган кешеләрдән түгел, Азия алдында да, гарәп илләренә дә, мәсәлән, дин ягыннан, артык мөкиббән китеп, анда гына бөтен изгелек дип санау ягында түгел. әгәр дә сәнгатьтә татар үзенең милләт буларак мең еллар буенча оешып килгән мәдәниятен, менталитетын саклый икән - менә ул сәнгать. Без бер көн кытай ресторанында утырдык, шунда мактыйм тегеләрнең ашларын, ай-яй тәмле пешерәсез, дим. “А как же, мы же китайцы”, ди. Шушы бер сүз миңа җитте. Без дә, ниндидер бер эш эшләсәк, “как же, мы же татары”, диярлек булырга тиеш. Кайчан без үз сәнгатебезне эчтән алып, рухын күтәрсәк, шул вакытта гына камиллек була. Иярү - иң куркыныч әйбер. Шәһәргә килгәч авыл малае кешегә ияреп йөри икән, ул киткәндә дә берни белмичә кайтып китәчәк, ә инде үзе эзләп тапса, өйрәнгәнен беркайчан да онытмаячак. Драматургиядә да безнең эзләнү чоры бар. Шул ук вакытта, бер кызык әйбер - безнең татар драматургиясендә шәкертлек чоры юк. Татар драматургиясе оешкан вакытта ук үзенең аң дәрәҗәсе, осталыгы белән камиллеккә ирешкән булган. Беренче татар пьесалары бүген дә актуаль, мәсәлән, Галиәсгар Камалның “Бәхетсез егетен” бүген дә куеп була. Татар мәдәниятен, албасты кебек, һәрвакыт бастырып торганнар. Албасты аз гына кулын күтәрүе була, татар калкып чыга. 1905 ел революциясе Россиягә азмы-күпме демократия җилләре китерүгә, йөзләгән татар галимнәре, артистлар, язучылар калкып чыккан, шуңа да 1906 елда татар театрының оешуы табигый хәл. Аннары егерменче елларда, үзбилгеләнү хокукы, автономия оештыру вакытында татар тагын күтәрелеп чыкты. 90нчы еллар башында, инде татар бетте, үлде дигәндә, шаккаттык - Казанда мәйданнар тулды татар белән. Халыкның эчке потенциалы көчле, тамыры тирәндә. Тамырны саклап торсак, безне бернинди империя дә бетерә алмаячак. Без каядыр үзебезне күрсәтә алмыйбыз икән, күренмибез икән, ул бездән түгел, безнең өстә яткан албастыдан.

Драматургия, театрда да безнең үзебезнең үсү юлы бар. Милләтнең үсү юлы бар. Бер генә милләт түгел, бик күп милләтләр татарга иярә. Гомер буе ияреп, шәкертлектә, икенче сорт булып йөрү белән мин килешә алмыйм.

Корр.: Алайса, театрның татарлыгын нәрсә саклап калачак?

Т.М.: Рухы. Мин татар дигән нәрсә. Кем ул татар? Солженицын үзенең “200 лет вместе” дигән китабында яһүдләр - еврейларга билгеләмә бирә. Бездә дә “Кем ул татар?” дигән сорауга җавап эзләү бара. Тик бездә ул бераз вакланып, кавемнәргә, этник төркемнәргә бүлү белән бара. Татарлыкны татарның җаныннан эзләргә кирәк. Хәзер Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегендә “Татарның әхлакый кодексын” язу эше бара. Ул язылырга тиеш, һәм без татар балаларын, татар кешесен шул кодекс нигезендә тәрбияләргә тиеш. Аның бер проектын мин дә яздым, тагын язучылар булыр, шуларны берләштереп, тикшереп, конгресста кабул итеп, мәктәпләрдә балаларны шул кодекс нигезендә тәрбияли башларга кирәк. Милли тәрбиянең төп нигезендә милли горурлык торырга тиеш. Милли горурлык кына баланы татар итеп тәрбияли ала. Корр.: Соңгы вакытта татарлык гаиләдә саклана, туган телен бала гаиләдә өйрәнергә тиеш, дигән девиз яңгырый. Бу телне өйрәтүдә җаваплылыкны дәүләт өстеннән төшерү генә түгелме? Кызганычка каршы, бүгенге яшь гаиләдә әти-әни үзе милли тәрбиягә мохтаҗ, алар балаларына өйрәтү түгел, үзләре дә татарча белми...

Т.М.: Гаилә мәсьәләсе ул татарга гына кагылмый, мин бүген Россиядә гомумән классик мәгънәдә гаилә юк дип саныйм. Гаилә өч буыннан торырга тиеш: әби-бабай, әти-әни һәм балалар. Бүген гаилә чылбырында өзеклек бар. Мин чынлап та төп милли тәрбия урыны гаилә дип саныйм, бернинди мәктәп тә, хөкүмәт тә үзе генә бу эшне башкара алмый. Хөкүмәт гаиләдә шул тәрбия системасы булдыруга ярдәм итәргә генә тиеш.

Гаиләдә милли тәрбия бирүнең уңай мисалларын бик күп китерергә була. Без Нәҗибә белән икәү яшибез, безнең кызыбыз, оныкларыбыз бар. Без аларны татарча өйрәтү, үзләрен татар итеп сизүләре өчен бернинди көч куймадык. Без бары тик үзебез татарча яшәдек кенә. Бездән күреп кызыбыз яшәде. Бары бер кагыйдә: өйдә син татарча яшәргә тиеш. Англиягә барасың икән - инглизчә сөйләш, Мәскәүгә барсаң - урысча, ләкин өйдә татарлыгыңны бел, һәм урамда татарча сөйләш дигән әйбер куелган - беткән. әле мин үзебезнең гаиләне үрнәк дип әйтмим. Моның схемасы шундый булырга тиеш. Тагын бер мисал: Эстониядә бер гаилә бар, ире Эстониядә туып үскән, хатыны әлмәттән. Татарстанда үскән хатыны татарча белми, ул аны татарчага өйрәткән. Шул кеше телевидениедан сөйләде, үзебезне милләт буларак саклап калу схемасын. Мин Эстониядә кунак, ди ул. Без Эстония законнары буенча яшәргә тиеш. Ләкин өйдә без татар. Монда инде дәүләтнең бернинди катнашы юк, акыл өйрәтергә хакы юк. Ул минем территория. Гаилә үзенә изоляция ясап, миллилеген саклап кала. Бездә дә шулай булырга тиеш.

Милли тәрбия бит тел белән генә дә бәйләнмәгән. Монда әхлак югалу, беренче планга матди якны кую, рухи якка игътибар итмәү, тагын бик күп проблемалар тора. Шулай да мин телне өйрәтү урыны бары тик гаилә дип саныйм. әгәр гаиләдә милли рухта тәрбияләү салынмаган икән, ник тагын аллы-артлы егерме закон чыкмасын, берни үзгәрмәячәк.

Корр.: Бала көн буена рус мохитында: мәктәптә русча укый, телевизордан русча тапшырулар карый. әти-әниләрнең баласы белән аралашырга 2-3 сәгать кенә вакыты бар.

Т.М.: Мин теләсә кем белән бәхәсләшә алам, аның өчен көнгә ярты сәгать вакыт җитә.

“Кызым-улым, син телеңне белергә тиеш”, - дисең дә, бетте. Балалар кечкенә вакытта шулкадәр тиз үзләштерәләр. Белгечләр әйтүенчә, баланы ярату өчен башыннан бер сыйпау да җитә. Монда да татар икәнен аңлату өчен әллә никадәр вакыт кирәкми. әгәр инде “мама”, дигәндә “да, сынок”, дисең икән, бетте, син аны әллә никадәр сөйләп торсаң да, аңламый ул аны. Без үзебезнең ялкаулыгыбызны, наданлыгыбызны вакыт юклыкка сылтыйбыз. Ул яктан, артистның вакыты бөтенләй юк. Шулай да безнең кызыбыз, рус мәктәбендә укуына карамастан, телен белеп үсте. Кабатлап әйтәм, мин моны үрнәк буларак китермим.

Ильяз Мөслимов: Чынлап та, Татарстаннан чит төбәкләрдә тенденция бик начар. Мәсәлән, безнең фирмада эшләүчеләр гел татарлар гына диярлек. Туган телен өлкән буын һәм авылдан чыккан кешеләр генә белә. Шәһәрнекеләр, бигрәк тә яшьләр, татарча белми. ә бит алар - милләтнең иң белемле, акыллы, сәләтле яшьләре. Тагын бер кызыклы ягы бар - алар үзләрен татар дип саный, горурлана. Ләкин тел белүне кирәк дип санамый.

Т.М.: Милләтне тел белүгә генә дә кайтарып калдырырга ярамый. Менә Сез, Ильяз Булатович, гәзитегезне гел татарча чыгарсагыз да, ул татар гәзите булмаска мөмкин. Сүз рух турында, татар рухы турында бара. Бездә җәмгыятьнең бүгенге яшәешендә төп нәрсә - мин татар дигән әйбер булырга тиеш. Телне акыллы кеше ике айда өйрәнә ала. Вакыт кына кирәк. Татарча белеп тә татар булмаганнары куркыныч. Сезнең гәзитнең урысча чыгуы гаеп түгел, бу заман таләбе. Ул саф рус телендә дә чыгарга мөмкин, ләкин рухы татарча булырга тиеш. Сезнең гәзитнең рухы татарча. Шул ук вакытта телдән башка яши алмый торган өлкәләр дә бар - әдәбият, мәсәлән, театр. Мин татар язучысы икән, димәк, саф татар телендә генә язарга тиешмен. Шуңа да мин рус телендә язучыларны татар язучысы дип санамыйм, “рус телендә язучы татар” дип атыйм.

И.М.: Яшьләрнең телне өйрәнүенә латиница ярдәм итә алыр иде, ни дисәң дә, алар компьютер белә, инглиз телен өйрәнә. Латинга кайту эше хәзер ничек тора?

Т.М.: Ни өчен Госдума латинны тыйды? Башта бит алар сизми калдылар: бу татарлар ни эшләргә белмәгәннән латиница дип котыра, ярый, тилерсеннәр әйдә, диделәр. Шунда бер акыллысы табылды: ут белән уйныйсыз. Чөнки татарлар алфавит тирәсендә берләшә ала. Шундук аны тыеп куйдылар. Ләкин бу әле латиницада язарга ярамый дигән сүз түгел. Сезнең гәзит битләрендә дә кечкенә генә мәкаләләр латинда басылып барса, укучылар кызыксыныр иде, аларның күзе ияләшә төшәр иде.

Шушы газетаны яшәтүегез өчен мин бик рәхмәтле. Төрле төбәкләрдә унлап кеше шулай гәзит чыгарып торсын иде әле. Мин әле аны инглизчә чыгарыр идем, татарлыкны танытыр өчен. Без татар язучыларының ПЕН-клубын ачтык, каршы төшүләр күп булуга карамастан. Шуның белән без чит илгә мөстәкыйль рәвештә чыгу мөмкинлеген калдырдык. Без татар әйберләрен инглизчәгә тәрҗемә итәбез, рәхмәт Татарстан хөкүмәтенә, безгә ел саен бер-ике китап чыгарырлык акча бирә. Татар халык әкиятләрен, татар тарихын инглизчәгә тәрҗемә итеп таратабыз. Инглизчә бер гәҗит тә чыкса, татар халкы турында инглиз телле укучылар да белә алыр иде.

И.М.: Тагын шуны әйтәсем килә, без Татарстанда яшәмәсәк тә, татарлыктан баш тартмыйбыз. Безнең фирманың төп ике бәйрәме - аның туган көне һәм Яңа ел кичәсен без татарча уздырабыз: татар җырчыларын чакырып, гармун, “Карурманнар” белән. Төп ике мөселман бәйрәме - Ураза гаете һәм Корбан гаетендә фирмада эшләүче татарларга мәчеткә барыр өчен ял көне бирелә. “Папирус” - шундый традицияләр сакланган бердәнбер мәскәү фирмасы дисәм дә, ялгышмам. язып алды

Т.М.: Без моңа сокланабыз, татарларга ярдәм итүегез өчен без бик рәхмәтле Сезгә. Мин гел әйтеп киләм: татарны татар гына коткара. Ул татарга гына кагылмый, һәрбер милләт бер-берсенә ярдәм итешеп кенә исән калачак. Менә без хәзер редакциядә утырабыз икән, Мәскәүдә шундый яхшы гәзит чыгып килә икән, моны бит беркем дә оештырып бирми. Моны татар үзе генә оештыра ала. Кайчан да кайчан безнең шундый егетләребез күбрәк була, бер тиен акчасын кочаклап юрган астында качып яткан байларыбыз шуны аңлый башлый икән, кайчан да безнең милләтебезнең асыл затларын әзерләгән байлар: Дебердеевлар, Акчуриннар, Хөсәеновлар, Рәмиевләр кебек байларыбыз үсеп чыга икән, без яшиячәкбез.

Алия САБИРОВА

"Татарские новости" N2 (139), 2006 ел.