Мәкаләләр > Просмотр СМИ
Илче – илнең көзгесе

Редакциянең кунагы Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы хокуклы вәкиле Мириханов Назиф Мөҗәһидән улы.


– Назиф әфәнде, Сез вәкиле булган халыкның тулы хокукка хакы барлыгын хәтта визит карточкагызның фәкать татарча гына язылуы һәм фамилиянең Мирихан өлешен язылыш ягыннан "ов" кушымтасыннан аерымлап кую юлы белән дә даулыйсыз кебек?

– Алай ук түгел. Визит карточкаларым берничә вариантта. Монысы – милләттәшләрем өчен. Улым менә, замана баласы, фамилиясен паспортта Мирихан, дип алды.

– Милли үзаңы гамәлләргә үк күчәрлек улыгыз бар икән. Ничек тәрбия бирдегез?

– Кызым Чулпан, улым Илнур, Мәскәүдә үссәләр дә, әби-бабай тәрбиясе күргән балалар. Туган нигезебез – Урсай һәм Тымытык авыллары, (алар Азнакай районында). Бәләкәй чакларында эш арасында халкыбызның гадәтен дә, әхлагын да, телен дә әйбәт үзләштерделәр. Кызымның ире – киявем Намык төрек кешесе, Истанбул шәһәреннән. алар ике оныгым белән Казанда яшиләр. Илнурның хәләл җефете – киленебез Ләйлә Мәскәү татары кызы, тамырлары Нижгар (Түбән Новгород) ягыннан. аларның да ике баласы бар. Шулай итеп, барлыгы дүрт оныгым бар. Өч малай, бер кыз.

– Димәк, Чулпан белән Илнурда сыналып, уңышлы дип табылган тәрбия алымнарын һаман-һаман куллану җае бар?

– Әти кеше буларак минем тәрбиямнең төп нигезе туган телебезне саклаудан гыйбарәт. Өйдә гомергә татарча гына сөйләштек. Нинди дә булса кыен сүзнең татарча әйтелешен табу безнең гаилә өчен кызыклы уен булды. Ул уен балалар бәләкәй чакта Әлмәттә үк башланган иде. Өйнең бусагасын атлап керүгә татарчадан башка сүз өчен "кызыл лампа кабына". Ялгыштың – маңгаена чиртү. Контроль лампа әле бүген дә сүнмәгән, хәзер дә сөйләшкәндә эләккән башка сүзләрнең, шаяртып булса да, татарчасын әйтеп барам. Гәрчә хәзер балалар өчен җаным тыныч. Икътисад белемле улым-кызым – икесе дә телгә битараф түгел.

Бүгенге көндә тел халыкны милләт иткән бердәнбер фактор. Европада инде күптән кем нинди телдә сөйләшә, шул милләт вәкиле санала. Рус телле татарлар булачак дип үз-үзебезне алдап йөрү турында әйтәм. Тел югалту – ассимиляциянең беренче баскычы, алдагы буында татарлык менталитеты югала, өченче баскычта инде, бабаларым татар булган, дип йөрүче рус кешесе барлыкка килә. Телен җуйганнарны телгә кайтарырга кирәк – шуңарда күрәм мин татар җәмәгать оешмаларының максатын. Алайса Тукайның, Җәлилнең юбилейларына җыелып "Джалиль" дия-дия бөек шагыйрьләребез әсәрләрен тәрҗемәдә – рухи суррогат азык буларак тыңлыйбыз, кемгә кирәк бу ясалмалык?!

– Ә дәүләт дигәне?

– Бөтен дәүләтләр диярлек күпмилләтле. Эш һәр милләтнең үз дәүләте булуда түгел, ә дәүләтнең милләтләргә карата мөнәсәбәтендә. Әлбәттә, бер дәүләт – бер милләт схемасы идеал булып кала. Әмма шул ук Европада нигезләнгән бу схема бүген эшләми инде. Мәсьәләгә реаль карарга кирәк.

– Алай да без һаман үҗәтләнеп, Татарстан дигән дәүләт барлыгын, дөресрәге, булырга тиешлеген башкаларга да белдерергә тырышып, Мәскәү уртасында Тулы хокуклы вәкиллек тотабыз. Һәм Сез – БМОга әгъза булып кермәгән Татарстанның Мәскәүдәге вәкиле. Вәкиллекнең статусы һәм тарихы буенча бер-ике сүз әйтеп үтегез әле.

– Эш үҗәтләнүдә түгел. Россия – федератив дәүләт. Һәр федератив дәүләтнең башкаласында федерация субъектларының вәкиллеге бар. Бу АКШта да, Германия һәм башка федератив дәүләтләрдә дә шулай. 1920 елны ук Татарстанның Мәскәүдә вәкиллеге булган. Һәм аның беренче вәкиле – Мирсәет Солтангалиев. 1937–1991 елларда Татарстан вәкиллеге ябылып торган. 1991 елда Татарстан Министрлар Кабинетының даими вәкиллеге ачыла, 1993 елдан Татарстан вәкиллеге – тулы хокуклы дәүләт органы.

Безнең вазыйфаларыбыз күп төрле. Сәяси, икътисади, халыкара, иҗтимагый, матбугат юнәлешләрендә эш итәбез. Республикабыз җитәкчелегенең Мәскәүдәге эшләрен әзерләү һәм тәэмин итү дә зур хезмәт сорый.

– Вәкиллек халыкара багланышлар юнәлешендә дә зур күләмдә эшләр башкарганын ишетеп торабыз. Татарстан вәкиллегенә бүтән дәүләтләрнең илчелекләре ничек карыйлар?

– Күпчелек илчелекләр безнең белән тыгыз багланышта. Еш кына Татарстан вәкиленә мөстәкыйль дәүләт илчесенә тиешле игътибар күрсәтелә. Илчеләр үзләре дә Татарстан вәкиллегенә очрашуларга бик теләп киләләр.

– Мәскәүдәге вәкиллекнең татар матбугаты һәм җәмәгатьчелеге белән мөнәсәбәтләре җылы. Муса Җәлилгә багышланган тантаналарга килгән язучылар да, сездә кунакта булып, җылы игътибардан мәмнүн калганнар иде.

– Бу безнең изге бурычыбыз. Вәкиллектә иҗтимагый эшләр, татар мәсьәләләре буенча урынбасар вазыйфасы булдырылды. Бүгенге көндә бу эшне халык шагыйре Равил Фәйзуллинның улы Алмаз Фәйзуллин башкара. Мәшәкать күп инде бу юнәлештә, Мәскәүдә татарлар байтак бит.

– Мәскәү тиклем Мәскәүдә вакыйгалар җебен кулда тотар өчен Мириханов әфәндегә нинди тәҗрибә тупларга туры килде икән?

– Мин Казан төзүче инженерлар институтын тәмамладым. Аннары Әлмәт шәһәрендә мастердан башлап төзү-монтаж идарәсе һәм трест җитәкчесе булып эшләдем. Көнбатыш Себер районнарына вахта белән дә йөрергә туры килде. Елның алты ае эш сәяхәтләрендә, командировкаларда үтә иде. Шулай эшләп йөргәндә СССР Министрлар Советы каршындагы Халык хуҗалыгы академиясенә дәшеп алдылар. Ике елдан соң Мәскәүдә яңа эш урынында калдырдылар. Дүрт ел – 1987 елдан 1991 елга кадәр Министрлык аппаратында Главка башлыгы урынбасары булдым. 1991 елда күк капусы ишелде – Советлар Союзы таралды. Министрлык юк, барыбыз да азат. Кесәдә эшсезлек буенча ике атналык акчалата ярдәм. Әлмәткә җиңелеп кайтыйммы? Хурлык!

"Син көлдән терелергә тиеш!" – дидем мин үз-үземә. Арадаш-сәүдә эшләре буенча шәхси ширкәт ачып җибәрдем, хатын баш бухгалтер булды. Эшне әйбәт башладык, ул вакытта илдә дефицит иде бит, ә минем шактый гына элемтәләр бар, шул исәптән чит ил эшмәкәрләре белән дә. Зур гына тендер оттык. Бу югары басымга чыдам торбалар сату буенча иң зур контракт иде.

– Сез аздан гына олигарх булмый калгансыз икән?!

– Алай ук көлмәгез инде. Бу яшәү өчен көрәшү, кризислардан соң матди хәлне яхшырту гына иде. Олигарх бит ул акча ярдәмендә дәүләт структураларында сәяси мәсьәләләр хәл итүгә тәэсир итүче кеше һәм гадәттә олигархлар дәүләт милкен җайлы гына хосусыйлаштыру (приватизация), төрле финанс схемалары (мәсәлән, реэкспорт) нигезендә барлыкка килгән социаль катлам. Бу очракта сүз ул турыда бармый. Гомумән, аңлавыгызча, хосусыйлаштыруны мин министрлык аппаратында дәүләт хезмәткәре (чиновник) булып каршыладым.

– Алайса эшмәкәрлекнең дәвамы ничек булды соң?

– Гомумән, миңа арадаш-сәүдәгәр булу, акча артыннан гына куу ошамады. Бераз гаиләнең матди хәлен яхшырткач, ул шөгыль кызык булмый башлады. Без Совет заманында зур системаның, коллективның бер өлеше булып эшләргә күнеккән идек бит инде. Бизнестагы шәхсилек, индивидуализм, үз максатыңны гына алга сөрү – бу сыйфатлар һәммә кешенең дә эчке, рухи мохитенә туры килми. Нәкъ шундый уйлар белән йөргәндә мин "Нефтепродукт" банкы рәисенең урынбасары булырга тәкъдим алдым һәм ризалаштым. Әмма Россиянең "Госкомнефтепродукт" тарафыннан оештырылган бу банк та 1998 елда ябылды. Гомумән, "Мәскәү бирде кирәкне, еламаска өйрәтте" (Туфанга ияреп).

– Татарстан вәкиллегенә ничек килеп эләктегез?

– Мәскәүдә калу белән мин урындагы татар җәмәгатьчелеге белән тыгыз элемтәдә булдым, шунда РФ МИДында эшләүче Фәрид Мөхәммәтшин белән таныштым, ул соңрак Татарстанның РФдәге Вәкиле булды (хәзер РФнең Үзбәкстандагы илчесе). Әлмәт елларында ук мине белгән, Татарстанның ул вакыттагы Премьер-министры, ә хәзер Корылтай (Госсовет) Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән дә очрашкалап тора идек. Шушы ике Фәрит (берсе Фәрид) Мөхәммәтшиннар миңа Татарстан вәкиле урынбасары булырга тәкъдим ясадылар. Бер елдан соң Татарстан Президенты Указы нигезендә Вәкил итеп билгеләндем. Минтимер Шәриповичның бу карарны кабул итүенә минем заманында Тымытык МТСында ("Сельхозтехника"сында") эшләгән Мириханов Мөҗәһидәннең улы булуым да шактый тәэсир итте бугай.

– Нәселеңне бел! Татардагы кеше тану принцибы бу юлы үзен аклаган. Сез кайсы нәселдән соң?

– Ногайбәкләрдән без, бабамның әтисе – Ногайбәков Мирихан. Бу нәсел турында татар халык авыз иҗатында, риваятьләрдә әйтелгән. Нәселебезгә нигез салучы Хәсәнов (Асанов) Ногәйбәк Пугачев фетнәсе полковнигы, аның турында Вахит Имамовның тарихи әсәрләрендә шактый язылган. Азнакай төбәгендәге ике авыл – Урсай белән Чалпыга безнең бабайлар нигез салган. Бүген Татарстанда Ногайбәк Асанов нәселеннән 400 гә якын кеше билгеле.

– Ногайбәк районы Чиләбе өлкәсендә дә бар.

– Ногайбәк кирмәне (крепосте) хәзер Урсайдан 20 чакрым тирәсе Башкортстанның Бакалы районына кергән бер авыл. Ул 1798–1864 елларда башкорт-мишәр ("татар" дип атау тыелган) казакларының, кораллы атлы гаскәренең үзәге булып торган. Бу үзәккә караган башкорт-мишәр казакларны ногайбәкләр дип йөрткәннәр.

– Тарих кызыклы, әмма киләчәк борчый?

– Без инде Сезнең белән диалектик фәлсәфә нигезендә тәрәккыятнең спираль буенча инкарьны инкарь итеп алга барышын беләбез. Соңгы ике мең еллыкны гына алганда да бүгенге Россия Федерациясе җирлекләрендә дүрт империя булган: Һуннар дәүләте, Төрки каһанлыгы, Тартария (Татария яки Алтын Урда) һәм Рус империясе. Империяне империя алыштырган. Киләчәктә бүгенге Россияне тәшкил иткән җирлекләрдә йә өлешчә Евросоюз, йә яңа Евразия союзы булыр дип фараз итәргә була. Кайсы юлдан китү бүгенге сәясәттән тора. Ничек булса да киләчәк, шул исәптән татар халкы киләчәге, өметле.

– Ислам дине турында ни әйтә аласыз?

– Россиядә кырыкка якын милләт ислам динен тота. Бу шартларда табигый ки, мәчетләрдә татар теле бетеп бара, вәгазьләр бөтен Россия мөселманнарына аңлашылган рус телендә уза башлады. Шуңа күрә янәдән татар җәдитчелек исламын тергезү зарур. Мәсәлән, без Мәскәүнең Отрадное бистәсендәге мәчетне татар мәчете итеп күрәсебез килә. Әмма Мәскәү мэры Юрий Лужковка бу ошамый: "Не позволим этнизации ислама в Москве", – ди ул. Бу хакта бәхәсләрнең тынганы юк.

– Гамәли эшләрне сәяси эшләр белән бәйләү өчен дипломатның хәйләкәр дә, тәвәккәл дә, сәламәт тә булуы зарур. Спортка нинди мөнәсәбәтегез бар?

– Мин заманында Тымытык авыл Сабан туе батыры булып тордым. Татарстанның студентлар "Буревестник" спорт җәмәгатьчелегенең грек-рим көрәш җыелма командасында Ф.Әхмәдиев белән бергә булырга туры килде. Фаил Габделбәрович – бүген фән докторы, профессор, Татар дәүләт гуманитар педогогия университетының проректоры.

– Димәк, спортка битараф түгел. "Рубин", "Ак Барс" кебек командаларның җанатары, ягъни фанаты арасында Сез бармы?

– Мин аларның уеннарын карамыйм.

– Әллә Татарстан өчен уйнап йөргән спортчылар сатып алынган булгангамы?

Юк, эш анда түгел. Үзгәртеп корулар, реформа елларында Татарстан бөтен Россиягә ничек эшләргә кирәк икәнен күрсәтте. Сәясәт өлкәсендә без, мөстәкыйльлек игълан итеп, Россиядә федератив алгарыш нигезләренә үз табышыбызны салдык. Бүген рәсми мөстәкыйльлекне алдылар дип уфтанырга ярамый. Мөстәкыйльлек рухи көч буларак безнең күңелләрдә калды, аны кануннар нигезендә генә тартып алып булмый. Икътисад өлкәсендә дә хосусыйлаштырудан башлап, базар мөнәсәбәтләренә әкренләп, уйлап кереп, үсеш нокталарын ачыклап, ул юнәлешләргә инвестицияләр кертеп Татарстан ил күләмендә алдынгы урыннарга чыкты. Базар мөнәсәбәтләрендә спорт өлкәсендә дә командалы уеннарда ничек призлы урыннар алып була икәнен безнең республикабыз эшләп күрсәтте. Димәк, булдырабыз! Максат куярга гына кирәк. Зур спорт өлкәсендәге уңышлар туган төбәгебезнең абруен, халкыбызның рухын күтәрүдә, патриотик тәрбия бирүдә, массакүләм спортны үстерүдә берсүзсез нигез булып тора.



P.S. Шунысы да мәгълүм булсын: Назиф Мөҗәһидән улы Мирихановның халык, ил язмышы хакында уйланулары газетабызның 2005 елның октябрь санындагы интервьюсында бәйнә-бәйнә бәян ителгән иде инде.

Әңгәмәдәш – Асия Юнысова

"Ватаным Татарстан", 12 июль, 2006 ел.