Мәкаләләр > Просмотр СМИ
Рәис Яркәев: "Санкт-Петербургта Казан бер тарихи утрау кебек"

Бу көннәрдә Санкт-Петербург Татар милли-мәдәни мохтәрияте оештырылуга 10 ел тулды. Шушы уңайдан мохтәрият рәисе Рәис Яркәев "Татар-Информ" хәбәрчесе сорауларына җавап бирде. Юбилейлар фикерләүгә этәрә, ирешелгәннәргә нәтиҗә ясала, киләчәккә планнар корыла. Милләттәшләр иҗтимагый эш буенча күрсәткән гамәлләр ышаныч акланамы? Нева буе шәһәрендә яшәүче татар халкы вәкилләре ничек көн итә, үз эшләре белән милләт данын күтәрәме алар? Мохтәрият нинди планнар белән яши? Шушы һәм башка сорауларга җавап бирүен үтенеп без Санкт-Петербург Татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Рәис Марис улына мөрәҗәгать иттек.

Рәис Марис улы Яркәев 1954 елның 14 декабрендә Татар АССРының Азнакай районы Азнакай бистәсендә туган. Ульян югары хәрби-техник училищесында һәм Ленинград Тыл һәм транспорт хәрби академиясендә белем ала. 1985-1988 елларда Оренбургтагы аерым частьта командир ярдәмчесе булып хезмәт итә. Полковник дәрәҗәсендә отставкага чыга. Хәзерге вакытта "Татнефть-Көнбатыш АЗС" ачык ширкәте балтыйк филиалы директоры. Бер үк вакытта шәһәрдәге иҗтимагый "Санкт-Петербург Татар милли-мәдәни мохтәрияте" рәисе. Россия Федерациясенең ун, шулай ук Санкт-Петербургның 300 һәм Казанның 1000 еллыгы уңаеннан чыгарылган юбилей медальләре, татар җәмгыяте алдындагы күп еллык хезмәте өчен Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

2005 елда Рәис Марис улы күпчелек тавыш белән Санкт-Петербург Татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе итеп сайланды.

Рәис әфәнде, сез хәрби кеше. Ни өчен бу һөнәрне сайлавыгыз, тормыш һәм хезмәт юлыгыз белән тулырак таныштырып китегез әле.

Р.Я.: Мин алты ел Ерак Көнчыгышта технологик җиһазлар инженеры булып хезмәт иттем. Аннары Ленинград академиясендә белем алдым. Оренбургта өч ел хезмәт иткәннән соң, туган Академиягә адъюнктурага әйләнеп кайттым. Берничә айдан шушы югары уку йортында студентларга белем бирергә "кодаладылар". Санкт-Петербургтагы Тыл һәм транспорт академиясендә 1993 елга кадәр укыттым. Илдә кырыс демократия җилләре исә башлагач, хәрби хезмәтне калдырырга туры килде. Ул вакытта кызыбызга ундүрт яшь иде. Хәзер тормышта. Оныгыбыз бар.

Әтинең хәрби үткәне һәм үземнең мәнфәгатьләр, хезмәтем Ленинград хәрби округы хәрби контрразведка ветераннары белән ныклы дуслык элемтәсе булдырырга ярдәм итте. Авыр сугыш юллары, "утлы нокталар" аша үткән мохтаҗларга ярдәм кулу сузуны үземнең бурыч - Ватанга хезмәт итү дип кабул итәм.

Рәис әфәнде, Санкт-Петербургта Татар милли-мәдәни мохтәрияте төзелгән көннәргә әйләнеп кайтыйк әле...

Р.Я.: Шәһәр иҗтимагый милли-мәдәни мохтәрияте 1997 елның 28 июнендә Санкт-Петербургның "Нур", "Чишмә", "Юлдаш" һәм чит илдәге татарлар белән элемтә тоткан "Ватан" җәмгыятьләре ярдәмендә теркәлде. Мохтәрият милли һәм дини ислам мәдәниятен арытаба үстерү, башка милләт вәкилләре белән дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгыту максатыннан оештырылды. Татар милли-мәдәни мохтәрияте Санкт-Петербургта төзелгән беренче милли оешма. Ул Россия Федерациясенең "Иҗтимагый оешмалар турында" һәм "Милли-мәдәни мохтәрият турында" гы Законнары нигезендә барлыкка килде.

1997 елның 28 июнендә "Пулковская" кунакханәсендә тарихи конференция үтте. Анда Санкт-Петербург Татар милли-мәдәни мохтәрияте уставы расланды. Татар милли-мәдәни мохтәрияте моннан алда барлыкка килгән Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар-башкорт җәмгыяте нигезендә формалашты. Татар мохтәрияте составына "Нур" татар (2000 елдан "Нур плюс", җитәкчесе М. Зарипова) , "Чишмә" татар-башкорт (2005 елдан татар, рәисе Ә. Сәетбагин), "Юлдаш" яшьләр клубы ( җитәкчесе И. Бикчәнтәев), чит илләрдәге милләттәшләр белән бәйләнеш тотучы "Ватан" (рәисе М. Каюмов) җәмгыятьләре керде. Аның уставы Петербург Юстиция идарәсе тарафыннан 1997 елның 22 сентябрендә расланды. Мохтәриятнең тәүге рәисе итеп эшкуар, "Босфор" фирмасы генеральный директоры Сәлим Хәсәнов сайланды. Шушы көннәрдә аңа 60 яшь тулды. Тумышы белән ул Туймазы шәһәреннән.

Сәлим Хәсәновны Петербургта яшәүче милләттәшләр нигездә 1998 елда Санкт-Петербург татарларының "Нур-Свет" газетасын яңадан бастыра башлауга җитәкчелек итүче һәм 1999 елда Санкт-Петербург милли лигасы төзү инициаторы буларак беләләр. Шушы чорларда ул шәһәр муниципаль оешмасы депутаты да иде.

2000-2002 елларда Татар милли-мәдәни мохтәриятенең рәисе вазифасына Санкт-Петербург предприятиеләренең берсендә инженер булып эшләүче Ислам Гатин тәгаенләнде. Ислам Талип улы халкыбызның иң күркәм бәйрәме - Сабантуйны оештыруга күп көч салды. Хәзер ул "Санкт-Петербург Милләтләр йорты" дәүләт учреждениесе башкарма директоры.

2003 елга кадәр мохтәрият рәисе вице-адмирал, хәрби фәннәр докторы, академик Марс Искәндәров булды. II Бөтендөнья татар конгрессы делегаты, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Марс Җәмил улы бу урынга ике тапкыр сайланды.

2003 елдан Санкт-Петербург Татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе вазыйфаларын Наил Кикичев башкарды. Наил Госып улы Казан белән Санкт-Петербург арасында чын мәгънәсендә дуслык, хезмәттәшлек һәм мәдәни элемтәне арытаба үстерү һәм ныгыту юнәлешендә эшләде. Ике башкала юбилейларына (төньяк башкалага -300, Казанга - 1000 ел) багышланган чараларны югары дәрәҗәдә оештыруда да аның хезмәте зур.

Санкт-Петербург Татар милли-мәдәни мохтәрияте шәһәр тормышында актив катнаша, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бәйрәмнәре, төньяк башкалада татар урыннары буйлап сәяхәт, Казан артистлары чыгышлары оештыра.

Петербургта Татар милли-мәдәни мохтәриятенең уңышлы эшләве Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе даими вәкиллеге белән тыгыз элемтәдә торуына да нигезләнгән. Нәкъ менә даими вәкил Шамил Әхмәтшин арадашчылыгында Казан ярдәме белән мохтәриятнең әһәмиятле һәм озакка сузылган проектлары тормышка ашырыла. Татарстан Республикасының биредәге даими вәкиллеге белән бәйләнеш тоту мохтәриятнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора. Петербургта бөек әдип Габдулла Тукайның тууына 120 ел тулу уңаеннан һәйкәл ачылу шушы хезмәттәшлекнең ачык мисалы.

Санкт-Петербург Татар милли-мәдәни мохтәрияте дини юнәлештә дә эш алып бара. Мохтәрият әгъзалары шәһәрнең Җәмигъ мәчетен һәм Волков зыяратының мөселман участогын төзекләндерүдә, 2006 елда Коломягада яңа мәчеткә нигез салуда актив катнашты.

Ватандашларны татар тормышын яктырткан вакытлы матбугат белән тәэмин итүне дә мохтәрият үзенең изге бурычы саный. Моннан 102 ел элек мәгърифәтче Атаулла Баязитов тарафыннан нигез салынган патша Россиясендәге беренче татар "Нур" ("Свет") (1905-1914 ел) газетасын яңадан аякка бастыру да мохтәриятнең олы хезмәте. Тарихка әһәмиятле вакыйгалар булып кергән Санкт-Петербургның - 300 һәм Казанның 1000 еллык юбилейлары уңаеннан оештырылган чараларга да Петербург татарлары лаеклы өлеш кертте.

Санкт-Петербург Татар милли-мәдәни мохтәрияте Петербургның иҗади зыялылары белән максатка ярашлы эш алып бара. Мондый хезмәттәшлек 2006 елда мохтәрият каршындагы мәдәни бүлектә рәссамнәр секциясе оештырылган көннән башланды. Мәсәлән, "Сабантуй - 2007"гә Казаннан килгән мәртәбәле кунакларга биредә яшәгән милләттәш рәссамнәр эше бүләк итеп бирелде. Хәзерге вакытта яшьләр белән эш алып барыла. Көн үзәгендә мөһим мәсьәләләр тора. Аның берсе Петербург мәктәпләренең берсендә татар сыйныфлары ачу. Тагын бер бик зур эш - Санкт-Петербургта Татар милли-мәдәни мохтәрияте өчен бина табу. Бу катлаулы мәсьәләне шәһәрдә Татар йорты төзеп чишәргә дигән якты хыял бар.

Кызганычка каршы, мохтәриятнең нигезен бер үк кешеләр тәшкил итә. Яңа көчләр, аеруча, яшьләр аз килә. Минемчә, бүген иң төп бурыч - биредә яшәүче татарлар үзара аңлашырга, безнең төрле милли җәмгыятьләр берләшергә һәм Санкт-Петербург Татар милли-мәдәни мохтәрияте "әләме" астында яшәргә, эшләргә тиеш.

Санкт-Петербург Татар милли-мәдәни мохтәрияте эше елдан-ел яхшыра бара. Ул шулай булырга тиеш тә, чөнки җыелган тәҗрибә аша власть белән җәмгыять мөнәсәбәтендә яңа сыйфат - ышаныч барлыкка килә. Бу тормыш кануны.

Без, Питер татарлары, язмыш таләбе буенча тарихи Ватаннан читтә яшәүчеләр халык алдында икеләтә җаваплы. Бер яктан, без яшәгән җирне баету, матурлау өчен эшлибез, икенче яктан Татарстан Республикасы Президенты һәм Хөкүмәте татар халкын берләштерүгә, аның телен, мәдәниятен үстерүгә, гореф-гадәте, йолаларын саклауга тоткан юнәлеше өчен җаваплыбыз.

Санкт-Петербург белән Казан арасы башка бүтән бөтен шәһәрләргә караганда да якынрак, элемтәләр нык кебек...

Р.Я.: Санкт-Петербург һәм Казан дөньякүләм мәдәният һәм сәнгать үзәге булып тора, ике шәһәр дә рухи, тарихи һәм архитектура мирасына бай. Биредә Казан, Татарстан башкаласында Санкт-Петербург урамы бар.

Бөек Ватан сугышы чорында Ленинград шәһәрен яклап күп татарстанлылар башын салды. Бу турыда обелискларда һәм мәрмәр ташларда язылган татар фамилияләре дә ачык сөйли. Данлыклы Эрмитаж белән эшлекле мөнәсәбәтләр бәйли. Ике бөек шәһәрнең дусларча мөнәсәбәтендә " Казанның 1000 һәм Санкт-Петербургның 300 еллыгы уңаеннан ике яклы чаралар үткәрү хакында" килешү кабул итү яңа юнәлеш булды. Нева шәһәрендә "Казан аллеясы" барлыкка килде, анда 300 юкә утыртылды. Казанның 1000 еллык юбилеен билгеләгәндә Санкт-Петербургның социаль - икътисади, җитештерү-хуҗалык, фәнни-мәгариф һәм мәдәни өлкәләре булышты. Хәзерге чорда яшәгән казанлылар да, петербурглылар да ике шәһәрнең бөек тарихи юбилейлары шаһиты булулары белән горурланачак әле. Бу юбилейларны үткәрүдә безнең милләттәшләр зур өлеш кертте.

Санкт-Петербургта Казан бер утрау ул. Биредә Казан мәйданы, ике Казан урамы, Нева проспектында Казан күпере, тәүге милләттәшләр яшәгән Татар тыкрыгы һәм башкалар бар.

Рәис әфәнде, татарны берләштерү, димәк мохтәриятне көчәйтү өчен нишләргә кирәк?

Р.Я.: Алга куелган максатка ирешү өчен һәр кеше белән ике як мәнфәгатьләрен дә истә тотып аерым эшләргә кирәк. Милләттәшләр белән ныклы элемтә тотканда гына Татар милли-мәдәни мохтәрият уңышлары алар тормышында чагылачак.



Әңгәмәне Зәрия Хәсәнова алып барды

"Татар-информ" МА, 2007 елның 3 октябре