Мәкаләләр > Просмотр СМИ
Раил Гатауллин: "Интернет аша татар телендә эзләү, хат язышу системасы, милли домен булдыру проблемасын дәүләт дәрәҗәсендә хәл итәргә вакыт җитте"

Мәгълүмат технологияләре киң колач алган саен, аларның милли телдә дә эшчәнлекләренә ихтыяҗ туды хәзер. Ләкин чит ил компьютерларын татарча сөйләштерү бик җиңел генә бармый. Бу әлеге өлкәдә белгечләр җитмәүгә бәйле түгел, алар бар, тик кайбер киртәләрне үтәргә кирәк шул. Татар телле интернет чараларының киң кереп китүенә нәрсә комачаулый? Татар теленең чын мәгънәсендә дәүләт теле буларак гамәлгә ашуы, заманча технологияләрсез мөмкин түгеллеген әлегә нигә аңлап җиткермиләр? "Татар-информ" агентлыгында узган чираттагы очрашуда сүз әнә шулар хакында барды. Студия кунаклары - "bulmas.ru" сайтының авторы һәм төзүчесе, программист Рузил Мөхетдинов, Казан дәүләт техник университетының гомум физика кафедрасы өлкән фәнни хезмәткәре Раил Имамов һәм Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының мәгълүматлаштыру, белем бирү ресурслары бүлеге мөдире Раил Гатауллин.

Рузил әфәнде, татар телле сайтны эшләү идеясе кайдан килде һәм сез аны ничек гамәлгә ашырдыгыз?

Р.М.
: Мин бу эшкә тотынган вакытта да татар сайтлары күп түгел иде һәм хәзер дә аларның саны артты дип санамыйм мин. Татар интернет ресурслары, русларныкы белән чагыштырганда күп үсмиләр. Мин төзегән сайт татар эстрадасына, музыкага, гомумән мәдәният темасына багышланган сайт булып тора. Идеясе дә бик гади, теләк - татар телендә бер сайт ясауга ирешү иде. Безнең сайтны хәзерге вакытта аена 3 меңләп кеше карый. Һәм аның киләчәге бар дип саныйм, чөнки хәзер тавыш яздыру студияләре көннән-көн артып тора, алар исә сайттан һичшиксез файдаланачаклар. Биредә алар үзләренең рекламларын урнаштыра, концертлары турында мәгълүматларны бирә ала. Эстрада, шоу-бизнес өлкәсендә яңалыклар җитәрлек, моның белән артистлар үзләре дә кызыксына, димәк, сайтка керүчеләр саны да артыр дип ышанам.

Программист буларак әйтегез әле, татар телле продукциягә ихтыяҗ бармы бүгенге көндә?

Р.М.
: Хәзерге көндә мин төзелеш буенча кирәкле программалар эшлим һәм тәкъдим итәм. Тик алар рус телендә. Заманында мин дә төрле өлкәләр буенча татар телендәге бик кызыклы программалар төзү белән шөгыльләнүгә керешкән идем. Ләкин андый программаларны кулланучылар юк, чөнки бездә хәзер барысы да урысча белә һәм беренче чиратта рус телендәге программалар белән эш итүне кулай күрәләр. Шулай да милли җанатарлар татарча программаларның булуын тели, димәк ихтыяҗ да туачак.

Раил әфәнде, сезне күпләр, һәрхәлдә журналист халкы компьютерларга "Җәһәт" программасын урнаштыручы буларак белә. Әлбәттә, татар телендә текстлар җыю өчен бик җиңел һәм кулай программа. Әлеге эшкә алынырга нәрсә сәбәп булды ?

Р.И.
: Мин бу өлкәдә очраклы кеше. Заманында физик буларак миңа компьютерларда татар әлифбасындагы 6 хәрефне кая һәм ничек урнаштырырга икән, дип мөрәҗәгать иткәннәр иде. Идея белән ВМК дагыларга бардым, тик алар моны бик вак эш һәм аның кирәклеген аңламыйча, миңа булышудан баш тарттылар. Шуңа 1993 елдан башлап бу эшкә үзебез алынырга булдык. Башта без икәү генә идек, хәзер без сигезәү. Акрынлап "Җәһәт" дигән программаны эшләп куйдык һәм ул бик уңайлы килеп чыкты. Аның белән хәтта урысча белмәгән кешеләр дә текстларны компьютерда җыя ала. Моның белән бергә без рус клавиатурасын да яхшырттык. Кулланучылар рус телендә җитмәгән рим саннары, параграф, градус билгеләрен анда кереп, монда чыгып эзләми, бармакларына карамыйча да тиз арада җыя ала. Чуваш телендәге клавиатураны эшләдек, планга марий, удмурт телле клавиатуралар әзерләүне дә керттек. Аннан соң текстлар җыю гына түгел, ә җыелган текстларның автомат рәвештә хатасын тикшерә торган программа да уйлап чыгардык. Аннан бик теләп файдаланалар һәм ул язу эшендә бик кирәк тә. "Җәһәт" ул, компьютерда текстларны тиз генә җыярга мөмкинлек бирә торган программа.

Тагын бер зур хезмәт, безнең коллектив тарафыннан заманында Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында чыккан 3 томлык "Аңлатмалы сүзлек" компьютер эченә кертелде. Калын китапны актарып утырасы түгел, моның өстенә әле аның табып та булмый китап кибетләреннән, булса да бик кыйммәт. Хәзер исә компьютерга кердең дә үзең белергә теләгән сүзне язып, бик мобиль рәвештә аның мәгънәсенә төшенә аласың.

Безнең мондый программаларбызга авторлык хокукларыбыз, товар мөхере, уйлап табуга төрле патентларыбыз, лицензияләребез бар. Ягъни, бу Татарстанда чыккан бердәнбер лицензияле программалар булуны аңлата.

Татар телле интернет чаралары хакында сөйләшкәндә мине борчыган бер мәсьәлә бар. Мисал өчен мин текстны татар телендә җыйдым һәм аны интернет аша җибәрәсем килә. "Word" та җыелган текстны ябыштырып җибәрергә була, тик турыдан-туры бу эшне башкару мөмкин түгел. Мин җибәрә алам, тик аны алучыларда текстагы татар хәрефләре урынына буш шакмаклар, яки башка сәер тамгалар килеп чыга. Без әлегә системалы бер дәрәҗәдә эшләмибез дип әйтәсем килә. Аннан соң ни өчен үзебездә татар хәрефләре язылган клавиатуралар чыгармаска?! Инглиз һәм рус телле хәрефләр өстенә каләм, маркер, хәтта иннек белән татар хәрефләре язып, кайчанга кадәр азапланырга була? Моны эшләү өчен дәүләтнең мөмкинлекләре дә бар ләбаса. Шулай да мин моны һичшиксез киләчәктә эшләрләр дип ышанам. Татар телен дәүләт теле буларак тормышка ашыруда да бу бер зур адым булыр иде.

Р.Г.: Татар сайтына керүчеләр саны көннән-көн арта баруны танырга кирәк. Мәгариф системасына килгәндә, бу, мәктәпләрне интернетка тоташтыру белән бәйли дип уйлыйм мин. Укытучылар гына түгел, укучылар да татар сайтлары белән кызыксыналар, форумнарда язышалар. Милли сайтларга яшьләр керә икән, димәк татар сайтларының да киләчәге өметле.

Бу юнәлештә Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты яңа проект әзерләде. Дөрес, ул бераз сузылды да кебек. "Белем. ру" дигән проект ул һәм аның кысаларында без "Бөтендөнья татар телендә белем бирүче укытучылар форумы"н ясадык. Татар телендә белем бирүчеләр алар Татарстанда гына түгел, бөтен ил буйлап сибелгән. Аларга татар телендә ярдәм, методик ресурслар, дәреслекләр һәм башка әсбаплар кирәк. Милләттәшләребезгә менә шундый мөмкинлек тудырдык һәм форумда катнашучылар саны арта барачак. Интернет проектлар алар башка телдән тәрҗемә формасында гына түгел, ә параллель рәвештә эшләүче кызыклы һәм күпләрне җәлеп итә торган булырга тиешләр.

Шулай да татар теле интернет чаралары тагын да киңәйсен өчен милли төбәк серверларында үзебезнең телдәге эзләү системаларын эшләү зарур. Үз каталогларыбызны һичшиксез булдыру сорала. Әгәр дә милли эзләү системалары була икән, татар хәрефләрен язып, үзләренә кирәкле мәгълүматларны, кулланучы тоткарлыксыз мобиль рәвештә таба ала икән, бу барыбыз өчен дә файдага гына.

Татар хәрефләре белән язып, аралашып та булмый бит әле. Ягъни, милли "почтавик" булдыру турында да уйларга һәм аны гамәлгә ашырырга вакыт җитте.

Р.Г.
: Әйе, дәүләт дәрәҗәсендә интернет аша татар телендә аралашу системасы булмау, безне борчый торган тагын бер бик актуаль мәсьәлә. "Хат,ру" дигән сайт башка кешеләр кулында әм алар алып-сату белән генә шөгыльләнәләр. Шулай да бу проблема чишелергә тиеш һәм ул дәүләт дәрәҗәсендә хәл итүне сорый. Башка телдә аралашу мөмкинлеге булганда, нигә безгә дә үз ана телебездә интернет аша хатлар язышып аралашмаска. Дөрес, әлеге юнәлештә "боз кузгалды", хөкүмәт даирәсендә аның кирәклеген аңлаучылар бар хәзер. Безгә исә сорауларны дөрес куя белергә, проблеманы чишүнең анык юлларын күрсәтергә генә кирәк.

Р.И.: Боларга өстәп, мин бүгенгесе көндә татар домены булмау проблемасын да әйтер идем. Дәүләт гербы, дәүләт байрагы кебек үк домен ул дәүләтнең бер символы. Ул булырга һәм халык аның белән горурланып, аннан файдалана белергә тиеш.


Әңгәмәне журналист Сөләйман Нәҗмиев алып барды

"Татар-информ" МА, 2007 елның 14 ноябре