Мәкаләләр > Просмотр СМИ
Наил ТУКТАМЫШЕВ: "Съезд үткәреп милли сәясәт концепциясен кабул итү, ул республика җитәкчелегенең кыю, илдә дәрәҗәле лидерлар булуын күрсәтә"

Татарстанның яңа тарихы битләренә үтеп баручы ел тагын бер олугъ вакыйгасы белән кереп калыр. Ул Казанда узган Татарстан Халыклары съезды. Әлеге чара күпмилләтле республикада яшәүче гражданнарның рухи тормышын яктырту һәм киләчәккә милли сәясәтнең яңа юнәлешләрен билгеләү максатларын күздә тота. Республиканың төп титул милләте булган татарларның иҗтимагый оешмалары да бу җыенга үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр белән килде. "Татар-информ" агентлыгының корылтайга багышланган "Татарстан Халыклары съездын каршылап" дигән рубрикасы буенча чираттагы очрашуының кунагы - ТР татар милли мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең "Мәгариф" берлеге иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Наил Туктамышев.

Наил әфәнде, төп тема хакында сөйләшүгә керешкәнче, иң элек сез җитәкчелек иткән оешманың эшчәнлеге белән таныштырсагыз иде.

Н.Т.
: Безнең оешма моннан 15 ел элек төзелде һәм ул үзенең эшчәнлеге дәверендә милләтебезнең рухи, фәнни үсеше өчен зур эшләр башкарды. 90 елларда безнең хезмәткәрләр "Татар милли мәгариф концепциясен" төзеделәр. Аны гамәлгә ашыру барышында оешма ярдәмендә Казанда һәм башка шәһәрләрдә татар гимназияләре ачылды, татар галимнәре, иҗат әһелләре белән кызыклы очрашулар даими оештырылды. Мәктәп, училище һәм югары уку йортларында белем алучы яшьләребезне татарның күренекле шәхесләре белән таныштыру, татар халкы тарихы хакында бай мәгълүматлар бирү, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез тормышын яктырту да - "Мәгариф" уставы буенча алып барылган гамәлләр. Гомумән, татар музыкасы, милли архитектураны саклау һәм үстерү буенча безнең тәкъдимнәр үз вакытында киң яңгыраш тапты. Хәзер исә моңа кадәр ирешелгәннәрне тагын да камилләштерү, милли юнәлештәге эшләрнең яңа формаларын кертү өстендә эшлибез.

Татарстан Халыкларының беренче съезды республика өчен шактый катлаулы вәзгыять чорында уздырылган иде. Быелгы съездда исә төбәк милли сәясәтен гамәлгә ашыру проекты да тәкъдим ителде. Сез җитәкчелек иткән берлек анда нинди тәкъдимнәрен кертте?

Н.Т.
: Съезд алдыннан "Мәгариф" оешмасы үзенең эш планы буенча берничә җыелышын һәм конференция үткәрде. Аннан соң ТР Милли - мәдәни оешмалар ассоциациясе Уставын эшләүдә дә катнаштык. Мәгълүм булганча, хәзер бу оешма Татарстан Халыклары Ассамблеясы буларак эшли башлаячак. Татарстанда яшәүче бар халыклар да бер хокукта булырга тиешләр. Татарстанда дәүләт теле булып ике тел - татар һәм рус телләре санала. Шуннан чыгып без татар теленең нәкъ менә функциональ тел дәрәҗәсен алуы өчен көрәшәбез. Ягъни, аның киң кулланылышына ирешү максатыбыз. Монда шактый тәкъдимнәребез бар. Күпләргә мәгълүмдер, Россия Дәүләт Думасында "Мәгариф" турындагы законга беренче укылышта төзәтмәләр кабул иттеләр. Ул төзәтмәләрнең нәтиҗәсе бик аяныч һәм анда белем бирүдә милли региональ компонентны бетерү турында сүз бара. Бу бер дә дөрес түгел, әгәр дә милли региональ компонент юкка чыгарылса, туган телдә укыту бетә, аның өчен сәгатьләр бирелми дигән сүз. Бу татарга гына кагылмый, ул бар милли халыклар өчен дә бик мөһим. Һәр халык үз ана телен, тарихын, мәдәниятын тирәнтен өйрәнергә тиеш. "Мәгариф" берлеге шул уңайдан Мәгариф һәм фән министрлыгына, Дәүләт Советына хатлар язды, Татарстан Халыклары съездына да мөрәҗәгать әзерләнде.

Тагын икенче мөһим тәкъдимебез, ул - республикада мәгарифкә карата икетеллелекне гамәлгә ашыруны күздә тоткан Дәүләт программасын төзү. Конституция буенча икетеллек расланган икән, ул барлык этапта да, мәгарифтә, һәртөрле эш урыннарында, министрлык һәм ведомостволарда, суд органнарында бертигез дәрәҗәдә функциональ гамәлгә ашырылырга тиеш. Кайвакыт гаҗәп хәлләргә юлыгасың. Мисал өчен бездә Татарстан Фәннәр Академиясе эшләп килә. Тик анда шушы мәсьәлә, ягъни икетеллелекне тормышка ашыру буенча берәү дә шөгыльләнми. Гомумән, Россия күләмендә икетеллелеккә багышланган бер журнал да чыкмый. Чит илләрдә бар бит, анда хәтта шул юнәлештә махсус аерым берлекләр эшләп килә. Бездә исә моңа нәрсә комачаулый, бу криминал түгел, законнар бозылмый, бары тик аның кирәклеген аңлап эшкә генә керешәсе бит инде.

"Мәгариф" берлегенең тәкъдимнәренә колак салалармы, сезнең белән исәпләшәләрме?

Н.Т.
: Без иҗтимагый оешма, шулай да безнең берлек составында шактый танылган шәхесләр, җитәкчеләр бар. Төрле законнар кабул иткәндә, аның проектлары белән безне дә таныштыралар һәм без үз өлкәбезгә кагылышлылары буенча һәртөрле тәкъдимнәребезне кертәбез. Дәүләт органнары белән безнең оешма һәрвакыт тыгыз, эшлекле элемтәдә, безне таныйлар, исәпләшәләр, бу өлкәдәге республика сәясәте дөрес дип саныйм мин.

Бүгенге милли хәрәкәткә нинди бәя бирер идегез?

Н.Т.
: Минемчә, 90 нчы елларда шактый нык күтәрелеп киткән милли хәрәкәт, хәзер ничектер сүлпәнәеп китте дип саныйм мин. Тик ул үлмәде, ә Тукай әйткәнчә, "йоклаган" гына . Мин оптимист кеше һәм милли агым ул яңадан торачак дп саныйм. Әмма моның өчен Россия күләмендә милли сәясәт программасы зарур. Бу бик мөһим документ, милли проблемаларга энтузиастлар аркылы, "үзешчән" формада гына түгел, ә дәүләт күзлегеннән карарга вакыт җитте. Татарстанда шуның буенча документ әзерләнү һәм съездда кабул ителү, ул бик мөһим һәм кирәкле әйбер. 100 дән артык милләт вәкиле яшәгән Россиядә шундый документның әлегәчә эшләнмәве бик гаҗәп һәм сәер нәрсә. Татарстан үрнәгендә башка төбәкләрдә һәм ниһаять илкүләмендә милли программалар кабул ителсә, ул Россиянең алга китеше өчен тагын бер этәргеч булачак. Татарстан Халыклары съездының максаты, шул ук милли сәясәтнең кирәклеген, мөһимлеген аңлату һәм биредә эшне бөтен ил дәрәҗәсендә киң җәелдерү.

Югары уку йортларында татар телендә белем бирү эше ничек тора? Бу сорауны юкка бирмәдем, чөнки Сез Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясе мөгаллиме һәм вузлардагы бу юнәлештәге эш сезгә бик яхшы таныш.

Н.Т.
: Иң элек әлеге өлкәдә республикада шул ук күтәрелеш елларында гаять зур эшкә нигез салган кешеләр хакында әйтеп китәсем килә. Алар - Гали Даутов, Вәгыйзь Фәтхуллин һәм тагын берничә шәхес. Шушы милләтпәрвәрләребез тырышлыгы белән югары уку йортларында татар телендә төгәл фәннәрне укыту буенча дәреслекләр эшләнде, программалар төзелде, икетелле аерым бүлекләр ачылды. Мин үзем шәхсән югары уку йортында математиканы татар һәм рус телләрендә дә укытам. Ул чорда яшьләребез дә андый төркемнәргә кереп укырга омтылды. Ләкин бу эш тора-бара ничектер сүнде һәм безнең тарафтан да бәлкем реклама-агитация эше дә җитеп бетмәгәндер. Югары уку йортларында татар телендә белем бирү буенча радио-телевидение аша да аз сөйләнде. Ә ике телдә дә укыта алырлык белгечләр җитәрлек, тик аларга дәүләт тарафыннан яклау кирәк. Теоретик-механика кебек фәннәрдән татар телендә дәреслекләр, кулланмалар язу җиңел эш түгел, ә язылган икән ул тиешле бәяләмәсен дә алырга тиеш. Физика, химия кебек фәннәрдән дә зур китаплар язылды, тик алар өчен бер тиен дә гонорар түләнмәде.

Аннан соң барлык югары уку йортлары да татар телендә укытуны тиешле дәрәҗәдә алып барсыннар өчен, татар төркемнәре, алар бюджеттан финанслана торган булырга тиешләр. Алайса, кайбер вузларда ничек эшлиләр, иң элек барысын да бер группага кабул итәләр, ә аннан соң теләүчеләр булса, татар төркеменә бүләләр. Бу дөрес түгел, иң башта ук, бюджеттагы татар төркеме дип студентларны туплау зарур. Шул очракта теләүчеләр дә арта, конкурс та зур була.

Съездның мөһимлеге нәрсәдә дип саныйсыз?

Н.Т.
: Минемчә, безнең Татарстанда милли сәясәт бик дөрес алып барыла һәм аның нәтиҗәсе күпләргә үрнәк. Мондый съездларны үткәрү, милли тормыш эшчәнлеге өчен төрле концепцияләр, программалар кабул ителү, ул республика җитәкчелегенең кыю, Россия күләмендә дә дәрәҗәле лидерлар булуын күрсәтә. Съездның әһәмиятенә килгәндә, Татарстан үрнәгендәге мондый чаралар, мондый эш турында башка республикалар да уйланырлар һәм милли алгарышны күздә тоткан илкүләм документлар да төбәкләр белән килештерелеп, аларның яклавы, хуплавы буенча кабул ителер дип уйлыйм мин.


Әңгәмәне журналист Сөләйман Нәҗмиев алып барды

"Татар-информ" МА, 2007 елның 14 ноябре