Мәкаләләр > Просмотр СМИ
Мамадыш - төзүчеләр районы?
Күптән түгел Мамадышта булганда Президент Минтимер Шаймиев андагы яңа төзелешләрне сокланып карап йөрде. Күп һәм сыйфатлы төзиләр биредә. Бу яктан республика дәрәҗәсендә дә еш мактала алар. Министрлар Кабинетының бу хактагы утырышларында булсынмы, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды киңәшмәләрендәме, районны гел уңай яктан искә алалар. Алар төзелешнең һәр өч юнәлешендә дә алдынгылар рәтендә.
Теләк булсамы...
Нинди өч юнәлеш соң ул?Аларны ничек колачларга? Акча каян табарга? Шул хакта Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Иванов белән гәпләшәбез.
- Хикмәт акчада түгел, хикмәт - теләктә, - ди ул, һәрвакыттагыча серле генә елмаеп. - Акча белән кем дә төзи һәм эшли аны, менә син ансыз эшләп кара. Безнең районда эре предприятиеләр бушаганлыктан, акча юк та юк инде ул. Ә менә теләк, омтылыш, үҗәтлек буа буарлык. Аннары бит теләгән кешегә дәүләт бирәм дип тора, башыңны эшләт тә тәвәккәллә генә. Ә безнең район җитәкчесе Рөстәм Кәлимуллин да, халык та тәвәккәл һәм үҗәт.
Район җитәкчелегенең иң беренче тәвәккәллеге Дәүләт торак фонды рәисе Тәлгат Абдуллинны Татарстан Дәүләт Советына үз районнарыннан депутат итеп сай¬лавы була. Республика дәрәҗәсендәге җитәкче буларак, Тәлгат әфәнде өчен бар районнар тигез булса да, депутатлары буларак мамадышлыларның гозерләрен аяк астына сала алмый ул. Бу очракта дөрес аңлау кирәк, ул бер районга да тиешеннән артыгын бирә алмый, ө менә алу юлларын өйрәтә ала. Мамадышлылар киңәшне тыңлый белгән...
Өчесен дә файдаланалар
Узган ел эшли башлаган илкүләм про¬ектларның берсе авыл хуҗалыгына карый. Аның кысаларында "Авыл җирендә яшәүче яшь гаиләләрне һәм яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү" программасы да бар. Яшьләр шушы программада катнашырга теләк белдереп район хакимиятендәге махсус комиссиягә гариза бирә дә, җир алып, үз счетларына күчерелгән акчага йорт төзи башлый. Мәсәлән, өч кешелек гаиләгә 54 квадрат метр торак мәйданы өчен субсидия бирелә. Гаилә дүрт кешелек булса, 72 квадрат метрга. Кыскасы, дәүләт йорт төзү чы¬гымнарының 70 процентын кире кайтара.
Шунысы да гыйбрәтле, республика җитәкчелеге ике ай элек әлеге программага үзгәреш тә кертте. Хәзер йортны авыл җирендә генә түгел, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче районнарның шәһәр статусындагы үзәкләрендә дә төзеп була. Мәсәлән, Буада, Болгарда, Яшел Үзәндә һ.б. Мамадышлылар бу яңалыкны да иң беренчеләрдән булып эләктереп алганнар. Хәзер шәһәр эчендәге җирләрне барлау һәм бүлү бара. Программага тагын бер яңалык кертелгән: "авыл җирендә яшәүче яшь гаиләләр һәм яшь белгечләргә" бюджетта эшләүчеләр дә, авыл хуҗалыгына караган җитештерү-контроль предприятиеләрендә, мәсәлән, май-сыр комбинатларында, ветеринария станцияләрендә, икмәк кабул итү һәм башка авыл хуҗалыгына кагылышлы оешмаларда хезмәт куючылар да керә. Анатолий Петрович әйтүенчә, бу җәһәттән янә бер күңелле яңалык булырга тора: РФ Дәүләт Думасына әлеге программада катнашырга тиешле яшьләрнең яшен 35 кә кадәр арттыру турында закон проекты кереп, беренче укылышта кабул ителгән инде.
Мамадышта әлеге программада 59 яшь гаилә катнаша. Алар өчен 32,1 миллион сум акча кирәк булып, шуның 24,4 миллион сумы юллап алынган инде. 38 шундый гаилә өй туйларын ел ахырында ук үткәрәчәк, калганнары язга планлаштыра.
"Россия гражданнарына арзанлы һәм уңайлы торак" илкүләм проектын һәм үзебезнең социаль ипотека буенча төзелешне дә мамадышлылар нык "каптырганнар". Агымдагы елның өч кварталында гына да 103 фатир, ягъни 14433 квадрат метр торак төзелгән. Ел ахырында Ленин һәм Совет урамна¬рында янә 24 һәм 56 фатир хуҗаларын кабул итәчәк.
Фатир алу зур бәхет, әлбәттә, тик аның өчен түлисе дә бар бит. Анатолий Петрович белән аның бәхетле гаиләләргә күлмегә төшәсен санап карыйбыз. Биредә дә балалар зур роль уйный икән. Бигрәк тә яңа туачак¬лары. Фатир алгач ике сабый туса, ике бүлмәле фатир гаиләгә 300-350 мең сумга төшәчәк. Аны исә 10-15 ел эчендә түләргә була.
Тораклы булуның яшь гаиләләргә караган программасы да бар. Монысының аерымлыгы шунда, фатир алу өчен 100 мең сум тирәсен (ничә бүлмәле булуына карап), ягъни фатир бәясенең 10 процентын алдан түләп куярга кирәк. Калган акчаны банк аша ссуда итеп рәсмиләштерәсе. Мәсәлән, 1 миллион сумлык ссуда алсаң, шуның 400 меңен субсидия итеп бюджет түли. Икенче бала табып, аның өчен биреләсе 250 меңне дә кушсаң, яшь гаиләгә фатир 350 мең сумга төшә. Әйтүләренчә, әлеге программа аеруча файдалы, тик бер авырлыгы бар: яшьләр әнә шул 100 меңгә төртелеп кала. Авыл җире, бигрәк тә бюджетта эшләүчеләр өчен аз акча түгел шул.
Районда торак төзелеше буенча 2008-2010 елларга да план төзеп куелган инде.
Дәүләтнең тагын бер җиме
Соңгы вакытта "туган" "Шәхси хуҗалык" дип аталучы программа нигезендә үз хуҗалыгыңны ныгыту өчен банклардан 300 мең сумга кадәр кредит алып була. Аны 14 процент ставкасы белән бирәләр дә, әгәр акчаны хуҗалыгыңны ныгыту өчен файда-ланганлыгыңны документлар белән исбат итә алсаң, 11,5 процентын субсидия рәвешендә кире кайтаралар. Мамадышлылар бу җимне дә шактый эләктергәннәр. 602 кеше әлеге мөмкинлектән файдаланган да инде. Янә меңләгән гариза төрле кабинетларда "эштә" йөри.
Бары тик үзең!
Тузган торак программасына алмашка килгән социаль ипотеканы шәһәр халкы хуплап кабул итте. Ә авыл җирендә, хәтта район үзәкләрендә аңа бик үк ышанып бетмиләр бугай әле. Хәер, хикмәт ышанмауда да түгел, беренчедән, инде алда әйтелгәнчә, акча азлыкта, икенчедән, анда кемнең ничек эшләве һәм яшәве уч төбендәгедәй күренә. Берәүләрнең бик үк көч түкми генә әллә ничә фатирлы-йортлы булулары, типтереп яшәүләре, икенчеләренең көн-төн эшләп тә әллә ни мантый алмаулары һәм психологик, һәм социаль ризасызлык, киеренкелек тудыра. Җитмеш-сиксән ел буе кайда камчылап, кайда прәннек биреп сеңдерелгән яшәү, фикерләү рәвешен ун-унбиш елда гына үзгәртү бик авыр шул. Ләкин инде бер нәрсә ачык һәм аңа күнегергә вакыт: артка юл юк. Барысын да бары тик үзеңә булдырасы. Бик нык тырышып эшләпме, кайдадыр хәйләкәрлек яисә тәвәккәллек күрсәтепме, үзеңне үзең генә күтәрә һәм төшерә аласың. Дөрес, әти-әни, бай яки йонлач куллы туганнар аркасында да күтәрелеп була, ансы, әмма бүген үзең тырышмасаң, югарыда тотынып торулары да җиңел түгел. Бик тиз һәм бик түбән тәгәрәргә дә мөмкинсең.
Программага үзгәреш кирәк
Район җирлегендәге җитәкчеләр социаль ипотека программасына үзгәреш кирәк дип саный. Төзелгән торакның 45 процентын фондка акча керткән предприятиеләргә бирү бик үк дөрес түгел ди алар. Күп районнарда, шул ук Мамадышта да төзелеш өчен акча кертерлек бай предприятиеләр юк диярлек бит. Димәк, социаль ипотекага район халкының бары бюджетта эшләүчеләре генә өметләнә ала. Ә төзелештә, җитештерү-хезмәт күрсәтү өлкәсендәгеләргә ни? Аларның районда фондка акча кертерлек эре предприятиеләр булмауда ни гаебе бар? Кыскасы, процентларны үзгәртергә кирәк.
Республика җитәкчеләре алар теләк-тәкъдименә колак салыр, шәт!

Люция Фаршатова
"Ватаным Татарстан", 2007 елның 13 ноябре