Мәкаләләр > Просмотр СМИ
Җәяүле акыл

Бер төркем язучылар белән бергә Азнакайга "Татар китабы һәм әдәбияты көннәре"н үткәрергә барган идек. Хуҗаларга рәхмәт, бер көн эчендә бөтен җиргә өлгердек: гимназиядә булдык, Азнакайның затлы төзелешләрен дә карадык, халкы белән дә очраштык. Мин үзем алдан ук төзелгән сценарий буенча уздырылган рәсми чараларны бик өнәп бетермим, әмма Азнакайдагы очрашулар ихласлылык белән аерылып торды. Чөнки һәр җирдә сүз татар китабы, гомумән, милләт язмышы турында барды. Ә бу очракта инде рәсмилек дигән нәрсә үзеннән-үзе юкка чыга.

Татар - китаплы халык

Шушы сүзләрдән соң, үзеннән-үзе "булган" дип өстәп куясы килә. Халык шагыйре, ТР Дәүләт Советы депутаты Роберт Миңнуллин, бервакыт Азнакайга килеп, китап кибете эзләвен һәм таба алмаганын әйткән иде. Бу хәл бер Азнакайга гына хас түгел. Үзгәртеп корулар башлангач кибет киштәләрендәге китапларны табыш китерүче "кызыл мал", чит ил товарлары алыштырды. Чөнки халык үзе акча эшләргә, үз көнен үзе күрергә өйрәнергә тиеш иде. Халыкка: "Малыңмы, җаныңмы?" - диделәр. Ул, әлбәттә, тамак кайгысын беренче урынга куйды һәм рухын арткарак этәреп иртәге көн өчен кайгырта, мал туплый башлады. Монда бәндә баласының гаебе юк, чөнки ул тотрыксызлык, кыйбласызлык заманының колына әйләнде.

Бер уйлаганда, гади халык элек тә балда-майда йөзмәгән, әмма татар китапка зур хөрмәт белән караган. Чөнки китап аның өчен төп мәгълүмат, акыл чыганагы, фикердәш булган һәм "китап сүзе" олы дәрәҗәдә йөргән.

Очрашуда Туфан Миңнуллин тарихтан бер гыйбрәтне искә төшерде: XIX гасыр урталарында татарлар күпләп Төркиягә китә баш¬лый. Диңгез портында боларга: "Көймә (пароход. - Р.Г.) бөтен әйберләрегезне сыйдыра алмаячак, иң кирәклесен генә алыгыз", - диләр. Татарлар самовар... һәм китапларын алалар, калган малларын яр буенда калдыралар.

Китапны ап-ак эскәтергә төреп, өйнең түрендә саклаган татар. 30 ат сатып Коръән китабы алу да гадәти хәл булган.

Ни өчен китаптан йөз чөердек?

Бүген китапның кадере бетүгә төрлечә аңлатма биреп була. Беренчедән, Роберт Миңнуллин әйтмешли: "Китап булмагач, аны ничек яратасың инде?"

Татарстан китап нәшрияты директоры Дамир Шакиров исә: "Елына 130-140 исемдәге татар китабы чыгарабыз. Моннан 8-9 ел элек нибары 65 исемдә иде. Иң зур проблема - китапны халыкка илтеп җиткерә алмыйбыз", -ди. Чөнки үзгәртеп корулар чорында районнарда бер генә китап кибете дә калмаган. "Икенчедән, - ди Дамир әфәнде, - тарихка, телгә, китапка мөнәсәбәт үзгәрде. Совет заманында әти-өниләрнең 50-60 проценты өйдә үз балаларына китап укый иде, хәзер бу сан - 5-6 проценттыр. Без китапсыз, телсез тулы бер буын тәрбияләдек һәм әлеге буын үз балаларына китап укымаячак. Димәк, моның ачы җимешләрен татыйсылар алда әле", - ди.

Дамир әфәнде фикеренчө, китаптан суынуның тагын берничә сәбәбе бар. Мәсәлән, язучылар хәзер халык арасына сирәк чыга. Чыннан да, укучы тере автор белән очрашса, аның иҗаты белән күбрәк кызыксына башлар иде. Әмма шул ук вакытта элек үзәкләштерелгән китап сәүдәсе булуын да онытмаска кирәк. Татарстан китап берләшмәсе 1993 елда китап сатудан баш тарткан, аның кибетләре кайбер шәһәрләрдә генә сакланып калган. Аларын санарга да бер кулның бармаклары җитә.

Азнакай хакимияте, мәсәлән, әлеге җитешсезлекне бетерергә әзер. Муниципаль район башлыгы Мансур Хәйретдинов Татарстан китап нәшриятының аерым кибетен булдыруга риза. Алай гына да түгел, ул кунакларга шунда ук берничә бинаны да күрсәтмәкче иде. "Ошаганын үзегез сайлап алырсыз", - диде. Димәк, киләчәктә Азнакайда махсус ки¬бет ачылыр. Ә хәзергә бер кибеттә татар китабы бүлеге бар. Иң кызыгы, кибетнең хуҗасы - рус кешесе Виктор Присухин. Хатыны татар икән, Фәүзия исемле. Менә бит, китаптан керем аз дип тормаганнар, рәхмәт аларга.

Җәяүле акыл

Моннан берничә ел элек Разил Вәлиев белән китап язмышы турында сөйләшеп утырган идек. Ул: "Китаплар арасында йөргәндә үземне мескен бер бөҗәк кебек хис итәм. Кешелекнең күпме акылы тупланган бит китапларда", - дигән иде. Инде менә яңадан шушы темага гәп куертып алырга туры килде. Минем: "Китап кирәкмәс нәрсәгә әйләнмәсме?" -дигән соравыма ул:

- Китапка мөнәсәбәт һәр чорда да бертөсле булмый, -диде.

- Ә бүгенге көндә әлеге мөнәсәбәт ни өчен сүрелде дип уйлыйсыз?

- Беренчедән, хәзер халыкка мәгълүмат алу мөмкинлеге артты. Икенчедән, СССР вакытында без билгеле бер идеологиягә корылган дәүләттә яшәдек һәм әдәбият кына түгел, гомумән, сөнгать әсәрләре дә шул идеологиягә хезмәт итгеләр. Иҗатчы шул режимның идеологы булырга тиеш иде. Әллә кайчангы бер кызык хәл сөйлимме? Берсендә минем янга, урыны оҗмахта булсын, композитор Фәтхерахман Әхмәдиев килде. "Разил энем, мин Ленин турында бик яхшы көй яздым. Хәзер шуңа шигырь кирәк. Язып бирә алмассыңмы?" - ди. Ленин турында көй язып була микәнни? Идеологиягә әнә шулай бик мөкиббән киткән заман иде ул. Әлбәттә, дәүләт тә бурычлы булып калмады: иҗат әһелләренә игътибар зур иде, дәүләт китапны пропагандалауга да булышты. Менә хәзер Россиядә тәгаен генә идеология дә юк һәм иҗат кешесенә карата игътибар да бермә-бер кимеде.

- Ә чит илләрдә китап язмышы ни хәлдә?

- Мин егылып китап укыйлар димәс идем. Мәсәлән, 60 миллион халык яшәгән Франциядә поэзия китабы нибары 500 тираж белән чыга. Ә менә Кытайда, Япониядә идеология бар. Алар элекке яшәү рәвешен югалтмый саклыйлар. Шуңа күрә китапның абруе да зур.

Азнакайга барыр алдыннан Разил әфәнде югары дәрәҗәдәге җитәкчеләр белән очрашкан. Китап язмышы җитәкчеләрне дә борчый. Дөньяга чыгасыбыз килсә, китапларыбыз конкурентлыкка сәләтле булсын, дигәннәр. Шул ук вакытта чит ил әдәбиятының иң яхшы үрнәкләрен татарчага тәрҗемә итү мәсьәләсе турында да киңәшкәннәр. Үзеннән-үзе мәктәп еллары искә төшә. Безнең буын дөнья әдәбиятының иң яхшы үрнәкләрен татарча укып үсте. Разил үзен татарча укып Пушкинга гашыйк булдым дип саный. Хәзерге глобальләшү кешенең рухи дөньясына да кагыла, әмма дөньяны "массовый" культура, ягъни боевиклар, триллерлар, "сабын опералары" басып бара, ә чит ил классиклары әсәрләре безгә килеп җитми. Димәк, без тәрҗемә мәсьәләсен дә күз уңыннан ычкындырдык. Разил Вәлиев яхшы әсәрләрне тәрҗемә итү аша да китапка мәхәббәтне саклап була дип саный. Моның өчен, бәлки, Татарстан китап нәшриятында аерым бер тәрҗемә бүлеге ачарга һәм бюджеттан акча да бирергә кирәктер, ди. Татар әдәбияты үрнәкләрен чит телгә, чит ил язучылары әсәрләрен татарчага тәрҗемә итү мәсьәләсен Президентыбыз М.Шәймиев тә күтәргән.

Тик яткаң таш астына су керми шул ул. Разил әфәнде дә берничә тапкыр "үзебез дә гаепле" дип кабатлады. "Милли тәрбия" дигәнебез сүздә генә калып килә.

Азнакайда очрашулар вакытында Туфан Миңнуллин гади генә итеп: "Китап ярату өчен әллә ни кирәк түгел, бары тик халкыңны яратырга, ана телендә укырга, сөйләшергә генә кирәк", - дигән иде. Гади генә әйбер югыйсә. Юк, без вата-сындыра булса да "бөек телдә" сөйләшүне хуп күрәбез. Юкса ана телебезне саклау, үстерү өчен хокукый нигезебез дә бар. Татар теле - дәүләт теле. Ә вакыт, заман безнең файдага түгел. Разил Вәлиев әйтеп утырды әле: "Элек укучыларның 90 проценты, язучыларның 99 проценты авылдан иде. Хәзер авылда халык, ягъни китап укучы татар кими. Ә шәһәрдә милли тәрбия ярым-йорты гына альт барыла", - диде. Шулай да Казанда татар мохитен саклап була, дип саный Р.Вәлиев. Китапны радио да, телевидение дә, бернинди компьютер да алыштыра алмаячагына ышана ул. Дәлиле бик кызык. "Элек кеше җәяү йөргән, аннан атка атланган, аннан соң арба, велосипед, машина, самолет уйлап тапкан. Әмма җәяү йөрүдән туктамаган. Чөнки җәяү йөрмәсә - кеше үлә. Китап уку - кеше акылының җәяү йөрүе ул", - ди.


Риман Гыйлемханов

"Ватаным Татарстан", 2007 елның 20 ноябре