Мәкаләләр > Просмотр СМИ
Кубрат хан оныгы

Чын татар тарихы нәкъ менә аның әсәрләреннән башлана. Кубрат хан оныгы - тарихи әсәрләр язучы Мөсәгыйт Хәбибуллиннан. Татар әдәбиятында беркемне дә кабатламый торган үз йөзе бар аның. “Кубрат хан”, “Илчегә үлем юк”, “Хан оныгы Хансөяр”, “Шайтан каласы” тарихи романнары белән танылган олпат язучыбыз шушы көннәрдә 80 яшен тутыра. Бу уңайдан без аның белән тарихи мизгелләргә сәяхәт кылырга уйладык.

- Мөсәгыйт абый, сез тумышыгыз белән Оренбург ягыннан бит әле. Ничек бу якларга килеп чыктыгыз? Күрәсең, якташыгыз Муса Җәлил иҗатының көче сезгә дә тәэсир итми калмаган...

- Шушы төбәктән язучы чыккан икән, күңелдә барыбер ниндидер этәргеч, әдәбиятка омтылыш булгандыр инде ул. Гомумән, аксөякләрнең барысы да шул яклардан бит. Тукай да Оренбург ягыннан рухи яктан баеп кайта. Биредә иҗат кешеләре белән бик күп аралаша ул. Күрәсең, минем язучы булып китүемә дә Оренбургтагы аксөякләр этәргеч булгандыр дип уйлыйм.

- Сез Магнитогорскида - токарь, Башкортстанда нефть эзләп йөргән кеше. Илленче еллар уртасында авыл хуҗалыгын механикалаштыру өлкәсендә хезмәт итәсез, автомеханик булып эшлисез. Ни өчен бөтенләй икенче һөнәр үзләштергән кеше кинәт кенә әдәбият дөньясына кереп китә?

- Мин дөньяга килгән Оренбургның Габдрахман авылында башлангыч сыйныф мәктәбе генә иде. Югары сыйныфларны бездән биш-алты чакрым ераклыктагы Татарстанның Баулы районы Яңа Шалты авылына барып укыдым. Кечкенәдән китап җене кагылган иде миңа. Сугыш вакытында хәрби заводта токарь булып эшләдем. Шул ук вакытта һөнәри училищеда да укыдым. Аннан техникумга күчерделәр. Армиядән кайткач, Октябрьскийга, соңрак Оренбургка авыл хуҗалыгына эшкә җибәрделәр, аннан Баулыга күчендем. Шул вакытта "Байрак" газетасына мәкаләләр яза башлаган идем. Берзаман газетада эшләүче Сирин исемле шагыйрь: "Син бит дөньяны күп күргән кеше. Повесть, роман язарга вакыт җиткән, егет", -дип әйткән иде. Менә шуннан соң мин "Унсигезенче яз" повестен яздым. Шул әсәремне тәмамлаганда, бер мәлне фатирга Гариф Ахунов килеп керде. Әлмәттә язучылар бүлеге ачканнар да, әдипләрне барлап йөрүе икән. Язган повестьны күреп алды да үзе белән алып китте. "Казан утлары" на җибәреп, минем "Унсигезенче яз"ым шунда басылып чыкты. Әнә шуннан соң язучы булып киттем.

- Терле тармакларда эшләп үзен чарлаган егетнең беренче китабы да бит "Җиде юл чатында" дип атала. Бу җыентыктагы әсәрләргә күз салсаң, алар үзләренең тема төрлелеге белән аерылып тора. "Унсигезенче яз"да - нефтьчеләр, "Тау белән тау очрашмасана - КамАЗ төзүчеләр, "Чоңгыллар"да - гади авыл кешеләре, "Сулар үргә акса да" да - милиция хезмәткәрләре. Димәк, сезнең һөнәр алыштырып торуыгыз темалар төрлелегенә иркенлек биргән.

- Әлеге тормышны үз җилкәмдә татымасам, мондый әсәрләр язмаган булыр идем. Үзең белгән вакыйгалар турында гына иҗат итеп була. Укучының күңелен яулау өчен ихласлык кирәк. Китап укучы синең һәр язганыңа ышанырга тиеш. Танылган галим, тюрколог Лев Гумилевның әйткән сүзе истә калган. "Тарихи әсәрләрне әдәби әсәрләр аша яз. Син татарларны яклап хезмәт язсаң, аны барыбер басмыйлар", - дигән иде ул миңа. Минем дә цензурадан үтмәгән күп кенә хезмәтләрем бар.

- Сез бит Лев Гумилевның үзен күреп сөйләшкән кеше. Тарихи әсәрләр яза башлауның сере дә нәкъ менә аның белән бәйледер әле.

- Дөрестән дә шулай. Язмыштыр иңде ул. Минем хатынга табиблар климат алыштырырга куштылар. Тәвәккәлләдек тә, ике балабызны алып, Ленинабад шәһәрендә (Таҗикстан) яшәүче туганнарыбыз янына чыгып киттек. Миңа эш әзер иде, мәктәптә тарих укытучысы булып эшли башладым. Ә дәреслекләрдә татарларга карата үтә каһәр укыла. Еш кына дәрестә үк мине бимазалы уй баса иде. Безнең татар бабаларыбыз шул чиккә җитеп явыз булдылармы икәнни? Үзем сөйлим, үзем бабаларыбыз турында уйлыйм. Шулай уйланып йөргәндә мин биредә яшәгән саф татар аксакалы белән очраштым. Ул руслар җәберләве аркасында көчләп чукындырудан качып, күптәннән бирегә килеп урнашкан Оренбург имамы Мөхәммәтҗан ага иде. Монда да ул югалып калмаган, имам вазыйфасын үти иде. Мөхәммәтҗан ага миңа татар халкының чын тарихы турында сөйләде. Әнә шул вакытта укучыларга хакыйкый мәгълүматлар бирергә җай чыкты. Бу минем язмышымда кискен борылыш булды. Көннәрдән беркөнне мәктәп директоры миңа танылган галим килүен, аның лекцияләрен тыңларга кирәклеген кереп әйтте. Лекцияне мөлаем йөзле, исеме миңа таныш галим, тюрколог Лев Гумилев укыды. Миңа бу галим турында Мөхәммәтҗан ага сөйләгән иде инде. Аның Россиядә хак тарихчы булуын да әйтте. Ул бүгенге татарларның тарихын борынгы заманда Кытайда яшәгән бабалары "хуннарга"-Европа тарихчылары "гуннар" дип язган халыкка илтеп ялгады. Гуннар каһарманы Атилла, аның дәвамы булган һәм VII гасырда Көнчыгыш Европада берен-челәрдән булган дәүләт төзегән Кубрат хан турында аеруча дәртләнеп сөйләде кебек тоелды миңа. һәм шуның белән минем бабаларым тарихы белән кызыксынуыма янә ялкын өстәп җибәрде. Лекция бетүгә, мин ашыга-ка-балана галим янына ашыктым. "Мин Татарстаннан. Татар халкының тарихы белән кызыксынам. Сезнең белөн танышырга телим", - дим аңа русчалап. Ә ул миңа татарча эндәште.

- Казан татары, димәк. Син Кубрат хан оныгы инде. Гомумән, казан татарларының тарихы Кубрат ханнан башлана.

Аның саф татарча сөйләшүенә шаккаттым. Унбиш ел сөргендә вакытта татарчага өйрәнгән икән. Галим мине үзе янына Ленинградка чакырып, очрашырбыз дип китеп барды. Тарихи әсәрләрне яза башлау тарихы да нәкъ менә шунда туа башлады дип әйтергә кирәк.

- Укучы хәтеренә язучы, гадәттә, бер камил әсәре белән уелып кала. Мөсәгыйт Хәбибуллинның да егерме беренче гасыр капкасын кыю атлап кергән әсәре бар. Ул - "Кубрат хан". Башка тарихи әсәрләрдән аермалы буларак, әлеге романның уңышы нәрсәдә дип уйлыйсыз?

- Лев Гумилевның миңа төбәп әйткән: "Син Кубрат хан оныгы", - дигән сүзләрен акларга кирәк бит инде. Казанга кайтып, Язучылар берлегендә эшли башлагач, мин иҗат командировкасы алып Ленинградка киттем. Лев Николаевичның телефонын табып, аңа шалтыраттым: "Таҗикстандагы татар малае", - диюгә: "Ә-ә, Кубрат хан оныгы, - диде галим, күптәнге танышын тапкандай. - Хәзер үк Эрмитажга юллама ал, анда минем танышым Борис Борисовичка кер, Кубрат хан хәзинәсен күрсәтсен. Аннан соң миңа килерсең".

Ике сәгать ярым Кубрат хан хәзинәсен карадык. Таң калдым. Экспонатларны тотып-тотып карыйм. "Эрмитажда Кубрат хәзинәләренә тиңләшерлек бер генә кыйммәтле экспонат та юк", - диде Борис Борисович. Әнә шул могҗизалардан соң Лев Гумилев янына юл тоттым. Ул үзе белгән генә киштәдән миңа борынгы бабаларыбызга багышланган папка-папка язмаларны, гарәп, яңалиф шрифтындагы һәм революциягә кадәр рус телендә басылган китапларны күрсәтте. Ахыр чиктә Кубрат хан материалларын сузды. "Цензурадан үткәннәре дә, үтмәгәннәре дә бар, - дип өстәде. - Әгәр дә мәгәр Кубрат хан турында язарга телисең икән, җәяүләп диярлек, Тамань ярымутравына барып кайт.

Мин "Открытие Хазарии" дигән хезмәтемне шулай яздым. Мин нәкъ галим әйткәнчә эшләдем дә. Анда офык белән тигезләшкән "Хан болыны" җәйрәп ята. Күз алдыма гаскәре белән бөтен җирне иңләп килүче Кубрат хан образы килеп басты. Моннан кайткач, шул хисләргә бирелеп тарихи әсәремне яздым. "Кубрат хан" әсәре дөнья күргәннән соң кайтавазлар күп булды.

- Танылган язучы Атилла Расих сезне турында: "Мөсәгыйт Хәбибуллин гап-гади әйберләрдә дә, синең белән минем күзгә бигүк бәрелеп тормый торган кешеләрдә дә ниндидер яңа яклар таба. Берәр нәрсә исенә төштеме, аны тәфтишләмичә, төбенә, асылына җитмичә туктамый", - дип язган иде.

- Мин нәрсәгә генә тотынсам да, нигез ташын эзлим. Гомумән, тарихи әсәр язу - сабырлык, эзлеклелек, тәфтишлек сорый торган хезмәт. Әгәр андый булмасаң, тарихи роман иҗат итеп булмый.

- Алай гына да түгел, тарихи әсәр бик күп вакыт һәм тарихи архивларда казынуны сорый бит әле...

- Мәскәүдәге архивларда күп йөрергә туры килде. Элек архивларга керергә дә җиңелрәк иде. Ишек төбендә утырган апаларга бер тартма конфет бирәсең дә котыласың. Бүген исә архив янына якын бара торган түгел. Россия тарихыңда әллә ни мәгълүмат калмаган. Югалган, махсус югалтучылар да бар, әлбәттә. Лев Николаевич биргән материаллардан мин үземә кирәк тарихи фактларны алдым, нигездә шуңа таянып яздым. Аның аспирантлары күп булган, аларның барысын да эшкә җиккән ул. Әнә шул материалларның иң мөһимнәрен генә миңа тапшырды. "Языгыз үзегезнең тарихыгыз турында", - дип миңа әманәт әйтеп калдырды. Русия тарихчыларының язмаларында "гунны-скифи" дип язучылар бар. Ләкин бит "гунны-скифи" бер үк халык - төркиләр. Андый аңлашылмаучылыкны ачыклау өчен миңа байтак кына архивларда актарынырга туры килде. Шуңа охшаш аңлашылмаучанлыклар безнең тарихта шактый. Әйтик, болгарлар һәм татарларны бер халык дип санаучылар бар бит. Болгарлар татарлар угро-фин халыклары белән катнашып киткәч барлыкка килгән. Кубрат ханның улы Кодрак хан Идел буена килгәч, күрше илнең илбашы кызына өйләнә. Бабасы аңа гаскәриләре белән Буртас дигән улын биреп җибәрә. Кодрак хан үлгәч, ил тәхетен аның улы Ишкул били. Ишкуллы ике халык берләшеп киткән дигән сүзне аңлаткан. Ишкул ил тәхетендә утыз җиде ел утыра. Менә шул вакыт гарәп мөсафирлары сәяхәтнамәләрендә әлеге ханлыкта яшәүчеләрне "болгар" дип яза башлыйлар да инде. Ни өчен, чөнки татарлар угро-фин халыклары белән кушылгач шулай дип атыйлар. Безнең төрки бабаларыбызга татар исемен Алтайда яшәгәндә үк кытайлар биргән, ә болгар исеме гарәпләр тарафыннан X гасырда гына языла башлый. Ә татарлар исемен исә безнең бабаларыбызга I гасырларда ук кытайлар бирәләр.

- Мөсәгыйт абый, сез беренче иҗат чорыгызда хикәяләр остасы булып танылып китәсез. Укучы сезнең "Туй балдагы", "Яңа өй", "Өченче вагон" хикәяләрен укып белә. Әмма ни генә дисәң дә, сезне барыбер күбрәк тарихи роман остасы буларак таныйлар.

- Язучыларның түл җыю чоры була. Минем тарихи әсәрләрне яза башлау чоры да нәкъ менә хикәядән башлангандыр. Язучыга пауза ясарга, ял итеп алырга да кирәк бит әле. Тарихи әсәрләрне иҗат итүдән бераз тукталып, заманча әсәрләр язу белән дә мавыгып аласы килә. Әмма мин, укучы әйткәнчә, бары бер тарихи роман язучыдыр инде. Бүген мине язучы буларак таныткан әсәрләрем дә тарихи романнар бит. Лев Гумилев әйтеп калдырган Кубрат хан оныгы булуымны аклый алдыммы, анысын инде һәр укучы үзе хәл итә.

Әңгәмәдәш - Алсу Хәсәнова


"Ватаным Татарстан", 2007 елның 30 ноябре