Мәкаләләр > Просмотр СМИ
Милли көйне кем уйнар?
Соңгы араларда республика матбугат чараларында Татарстан дәүләт симфоник оркестры турында шактый гына язмалар пәйда булды. Моның сәбәбе дә бар: "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шәфәгать Тәхаутди-нов һәм "Рухият" фонды җитәкчесе Флера Шәйхетдинова теләктәшлеге белән өч миллиард тонна нефть чыгару уңаеннан коллектив нефть төбәгендә - Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай шәһәрләрендә гастрольдә булып кайтты. Республикабызның район-шәһәрләрендә булу халыкның югары сәнгатькә сусаганлыгын күрсәтте дә инде.
"Бик сирәк эләгә торган бәхет бит бу!", "Чүп-чар белән тулган күңел сафланды" кебек җөмләләр нәкъ менә шул район газеталарыңда язылган.
Югыйсә "сирәк эләгә торган бәхет" булмаска тиеш кебек үзе. Симфоник оркестрның бик бай - 40 еллык тарихы бар бит. Бүген аннан башка Татарстанның гына түгел, ә Идел буе төбәгенең дә музыкаль тормышын күз алдына китереп булмый. Оркестр оештыру - ул вакыттагы Татарстан Композиторлар берлеге рәисе, Казан дәүләт консерваториясе ректоры Нәҗип Җиһанов идеясе. Беренче эш итеп ул Казанга совет музыка сәнгатенең горурлыгы булган дирижер Натан Рахлинны чакыра. Уңай нәтиҗә озак көттерми, чөнки Казанда башкару осталыгы да, опера һәм балет музыкасы да югары дәрәҗәдә була. Симфония мәктәбенә нигез салыну композиторлар иҗатын да җанландыра.
Россиянең Зур театры дирижеры, Татарстанның, Россиянең һәм Казахстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе профессор Фуат Мансуров килү белән оркестр тормышында яңа этап башлана. Музыканың нечкәлекләрең тирәнтен тоемлаучы, тәҗрибәле башкаручы, көчле җитәкче буларак, ул репертуарга да, оркестрның эш стиленә дә бик күп яңалык алып килә. Репертуарга Татарстан композиторларының иң яхшы әсәрләрен кертә. Бу җәһәттән Нәҗип Җиһанов иҗат иткән "Җәлил" һәм "Алтынчәч" операларының концерт вариантларын искә алу да җитә. Бүген Татарстан дәүләт симфоник оркестры - Россиядә башкару осталыгы югары дәрәҗәдәге оркестрларның берсе. Аны Россия төбәкләрендә генә түгел, чит илләрдә дә көтеп алалар. Әмма, ни гаҗәп, шушы еллар эчендә коллективка республикабыз район һәм шәһәрләрендә берничә тапкыр гына чыгыш ясарга мөмкинлек туган.
Бүген симфоник оркестр тирәсендә үзгәрешләр шактый. Дөрес, аның коллективы шул ук. Репертуарны баету өчен дә элеккечә тырышып эшлиләр. Әмма да ләкин күп нәрсәләрне үзгәртерлек бер яңалыклары бар: коллектив яңа концерт сезонын яңа структурада - С. Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур концерт залы иҗат төркеме составында башлап җибәргән. Бу җәһәттән Фуат Мансуров журналистлар белән очрашканда болай дигән иде: "Дәүләт Зур концерт залы структурасына күчкәнче, без озак еллар Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе составында эшләдек. Дөресен әйтергә кирәк, җитәкчелек белән аңлашу таба алмадык. Ә монда исә аз гына вакыт эчендә бик күп мәсьәләләрне хәл иттек. Симфоник оркестр коллективы иң аз хезмәт хакы алып килде. Зур концерт залы директоры Мансур Шиһапов бу мәсьәләне уңай хәл итәргә вәгъдә бирде. Ышанырлык та түгел: шушы көнгә кадәр безнең репетицияләр ясарга эш урыныбыз да юк. Тиздән Гоголь урамында яңа биналы булырга җыенабыз. Анда безнең китапханәбез, инструментларыбыз, репетицияләр ясау өчен аерым бүлмәләр булачак. Бу хәлләрдән соң коллектив бик җанланды. Киләчәккә өмет белән карый башладык".
Мансур Шиһапов әйтүенчә, симфоник оркестрның яңа концерт сезоны бик бай эчтәлекле булачак. Алар Италия, Испания, Швейцария, Голландия, Англия кебек илләр буенча сәяхәт кылырга җыена. Шулай ук Мәскәүдә Халыкара оркестрлар фестивалеңдә чыгыш ясарга әзерләнәләр. Октябрь аенда "П.Чайковский исемендәге халыкара конкурс лауреатлары - Татарстан башкаласында" дигән концертлар циклы башланып китте. Бу җәһәттән оркестрның музыка белгече Светлана Захарова: "Ел буена без яшь башкаручыларны танытырга уйлыйбыз. Бәлки, бу исемнәр әлегә күпләргә таныш та түгелдер, әмма алар - республикабызның гына түгел, илебез сәнгатенең киләчәге".
Әмма Татарстан дәүләт симфоник .оркестры беренче чиратта үз халкы, татар халкына хезмәт итәргә тиеш. һәрхәлдә, Зур концерт залының директоры урынбасары Әзһәр Хөсәеновның фикере шундый:
- Соңгы елларда мәгънәсез текстларга язылган көйләр һәм аларны башкаручы "йолдызлар" үтә дә күбәеп китте, һәм иң куркынычы - халык шуны чын сәнгать дип кабул итә башлады. Шуңа күрә халык арасында классик музыканы, югары сәнгатьне пропагандалау мәсьәләсе бик күптәннән көн кадагына килеп басты. Нефть районнарында узган концертлардан соң мин, халык әле классик музыкадан бизмәгән, дигән нәтиҗә ясадым. Оркестр кайда гына чыгыш ясаса да, заллар шыгрым тулы иде, халык аягүрә басып алкышлады.
Минемчә, симфоник оркестр милли булырга тиеш. Кайда гына булсак та, концерт татарча башланып китсен иде. Нефть районнарында үткән гастрольләрдә концертларны музыка белгече Светлана Захарова алып барды. Игълан итеп кенә түгел, ә һәр номерны тамашачылар күңеленә җитәрлек итеп тасвирлый белде. Ул сөйләгәндә үк колакта музыка яңгырый башлый. Кызганыч, әлегә татарлар арасында Светлана кебек алып баручыбыз юк. Беренче чиратта нәкъ менә симфоник оркестр концертлары өчен шундый белгеч әзерләргә кирәк. Минем Үзбәкстан, Таҗикстан кебек республикаларның симфоник оркестрларын тыңлаганым бар. Алар милли төсмерләрен югалтмаганнар. Ә нигә безнең музыкантларга да милли киемнәрдән чыгыш ясамаска?
- Бу хыяллар тормышка ашар кебекме соң?
- Әлегә бәхәсләр бара. "Симфоник оркестрда бары тик фрак киеп кенә чыгыш ясарга тиешләр", - дигән фикерне алга сөрүчеләр күп. Аптырагач: "Шулай дип кайда язылган соң ул? Күрсәтегез әле миңа шул документны", - дип әйтергә мәҗбүр булам. Шуны аңлап бетерә алмыйбыз: төрле юлларын табып үз музыкабызны үзебез пропагандаламасак, без беркемгә дә кирәкмибез бит.
- Балаларны да кече яшьтән классик музыка тыңларга өйрәтергә кирәк. Төрле тамашалар карарга ияләшеп беттеләр бит. Димәк, бик тырышсак, җитди музыка тыңларга да өйрәтеп була. Бу уңайдан без балалар концертлары программасына абонемент та төзедек. Дөресен генә әйткәндә, сәнгать өлкәсендә эшләүчеләр арасында да симфоник оркестрны тыңлап та карамаган кешеләр байтак. Бу бит концертларның яхшы яки начар булуына бәйле түгел, бары тик җитди музыканы тыңларга ияләшмәгәнгә күрә генә, - дип үз фикерләре белән уртаклашты Мансур Шиһапов.
Шушы араларда гына булып узган Рәшит Ваһапов фестивалендә, аңа килгән кунаклар - СССРның халык артистлары Бибигөл Түләгәнова, Зураб Соткилава концертларында да симфоник оркестрның урыны сәхнә түрендә булды. Алар янына бары тик классик әсәрләрне, татар халык көйләрен үз тавышы белән башкара алучы Зилә Сөнгатуллина, Зөһрә Сәхәбиева-Бигичева, Фердинанд Сәлахов кебек җырчылар гына чыга ала. һәм әйтергә кирәк, төрле чараларга симфоник оркестрга кушылып җырларга режиссерларның нәкъ менә үзләрен сайлап алуны җырчылар зур мәртәбәгә саный.
Бибигөл Түләгәнова концертыннан соң танылган җырчылар, залдагы тамашачылар симфоник оркестрга кушылып "Туган тел"не башкарды. Җыр тәмамлануга берәү: "Карасана, "Туган тел"не дә симфоник оркестрга кушылып җырлап була икән бит", - дип гаҗәпләнеп куйды. "Нишләп булмасын? Чын милли көй, моңлы көй бит инде ул безнең "Туган тел"ебез", - дигән җавап ишетелде.
Фәния Әхмәтҗанова
Кайтаваз:
Зилә Сөнгатуллина, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Казан дәүләт консерваториясе профессоры:
Күптән түгел генә симфоник оркестр белән нефть төбәкләрендә гастрольдә булдым, һәр җирдә: "Мондый концертлар тагын булсын иде", - дигән теләктә калдылар. Димәк, гади халык җитди музыканы бик яхшы аңлый. Мин халкыбыз өчен дә, сәнгатебезнең югары дәрәҗәдә булуына да бик горурланып, шатланып кайттым.
Резеда АХИЯРОВА, Татарстанның халык артисты, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе:
"Фуат Мансуров белән премьералар" концерт циклы киләчәктә дә дәвам итсен иде. Безнең симфоник оркестр дәүләтнеке. Димәк, коллектив беренче чиратта милләт, халык мәнфәгатен кайгыртырга тиеш. Мәдәният министрлыгында шушы хакта зур сөйләшү булган иде. Бик кызганыч: "Татар музыкасы булса, халык концертка йөрми", - дигәнрәк фикерләр дә ишетелде. Димәк, реклама ясарга, татар музыкасын җиренә җиткереп уйнарга кирәк. Безнең милли көйләребезне башка оркестрлар уйнамас бит инде...
Леонид ЛЮБОВСКИЙ, композитор, Россия дәүләт премиясе лауреаты:
Симфоник оркестрның җитешсез яклары юк дип әйтеп булмый. Бу иң элек репертуарны сайлау сәясәтенә кагыла. Минемчә, беренче чиратта яшь буынны тәрбияләүгә күбрәк игътибар бирергә кирәк. Икенчедән, Бах, Моцарт, Чайковский кебек бөек шәхесләрнең әсәрләре белән үзебезнең композиторларныкы да тигез дәрәҗәдә уйналырга тиеш. Дөрес, бүген иҗат итүче композиторларның әсәрләрен репертуарга кертү симфоник оркестр өчен уңайсызрак, чөнки түләргә кирәк. Коллективның эшенә зыян китермичә генә менә шул каршылыкны бетерү юлларын эзләргә иде. Элек сәнгать оешмалары каршында художество советлары эшләп килде. Бәхәсләшеп, киңәшләшеп уртак бер фикергә килү өчен бик шәп нәрсә иде ул. Әгәр шундый советлар яңадан эшли башласа, милли сәнгатьне үстерүгә бик тә файдасы булыр иде.

"Ватаным Татарстан", 2007 елның 30 ноябре