Мәкаләләр > Просмотр СМИ
Моңнар йөри җаннан җанга күчеп...

Ул көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында төнге уникеләргә кадәр тамашачыларны моң иркәләде һәм җыр тибрәтте. Җырларның да халык күңеленә сары май булып ягыла торганнары гына яңгырады анда. Башкача була да алмый: чөнки ул көнне яраткан театрыбызга Татарстанның халык артисты Мингол Галиев һәм аның шәкертләре хуҗа иде. Халкыбызны 50 ел буе үзенең моңлы, халыкчан җырлары белән елаткан, моңландырган, тәрбияләгән Мингол ага, "сольный" концертларында да ул сәхнәгә үзенең шәкертләрен чыгара, аларны олы сәхнә, затлы тамашачы белән таныштырырга тырыша. Бу юлы да нәкъ шулай булды. Концертны алып баручы Алмаз Хәмзин юмор, төрле мәзәк хәлләр сөйләп көлдергәләгәч, вакытның үткәне сизелмәде дә.

Татар дәүләт гуманитар педагогика университеты доценты буларак биредә студентларны җыр укытучысы буларак тәрбияли ул. Әлеге шәкертләре Мингол абыйлары кулында моңлы җырчыга әйләнә дә әйләнә инде, әле бит аны үзләре эзләп килүчеләр дә бихисап. Мәсәлән, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Айдар Галимов аны инде җырчы буларак шактый танылгач эзләп килә. Аллаһы Тәгалә биргән матур тавышына моң өстәү, аны тагын да чарлау-киңәйтү өчен мөрәҗәгать итә ул мөгаллимгә, һәм Айдар Мингол абыйсына һәрчак рәхмәтле. Укытучысы кайчан гына хәбәр салса да, шул көнне үк Уфадан сәгатендә-минутында килеп җитә. Бары аның концертында катнашып, ике-өч җыр җырлау өчен килә бит ул ерак аралар үтеп.

Шулай ук мөгаллим бик тә хаклы рәвештә горурлана торган шәкертләре - Татарстанның халык артистлары Георгий Ибушев, Фердинанд Сәлахов, Татарстанның атказанган артистлары Илгизәр Исламов, Рөстәм Закиров, Рәсим Низамов, Закир Шаһбаннар аның бер генә концерт-очрашуларында да катнашмый калмый. Гәрчә Мингол Галиев концертларының озын-озак барасын, сәхнәгә ул 5 яшьтән башлап 75 яшькәчә булган шәкертләренең барысын да диярлек чыгарасын, шул сәбәпле, тамашачыны бары бер генә җыр белән сөендерөселәрен белсәләр дә киләләр.

Инде эстрадада ялтырап алырга өлгергән Ләйсән Гыймаева, Люция Мусина, төрле дәрәҗәле конкурсларда лауреат исемен алган Илнур Саттаров, Фәнис Мохтаров, Айрат Акимовлар да аның шәкертләре. Соңгы вакытта танылып килүче Иркә, Кытайдан килеп укучы татар егете Әхмәтҗан Галиевләр дә әнә моңга өйрәнергә Мингол абыйларын эзләп килгәннәр. Әле без киләчәктә Мингол Галиев мәктәбен үткән Алинә Булатова, Илназ Вәлиев, Ильяс Харисов, Алмаз Маннанов, Эльмир Җиһангиров исемле җырчыларны да ишетербез. Шулай ук гаять үзенчәлекле тавышлы Мордовия кызы Альбина Кармышеваны да сөенеп тыңларбыз әле.

Халык аның концертларына фонограмма ишетергә түгел, баянга, тальян гармунга, Татарстанның атказанган артисты Юрий Коган җитәкчелегендәге "Фантазия" кызлар джаз оркестры, Әскәр Гомәров җитәкчелегендәге дәүләт скрипкачылар ансамбле, Ринат Гыйләҗев җитәкчелегендәге "Сорнай" фольклор ансамбле, төрле конкурслар лауреаты пианистка Зөлфия Ибраһимова кебек осталарның уйнавына кушылып, чын тавышка җырлауларын тыңларга дип тә килә.

Мингол Галиевнең җырларга өйрәтү буенча үз алымнары, үз мәктәбе бар. Заманында моны танымаска маташучылар да булды. Хәер, нәкъ аның методикасына охшаш алым белән эшләүче, гәрчә алар таныш булу түгел, хәтта бер-берләре хакында ишеткәннәре булмаса да, Американың атаклы җырчы-педагогы Сэт Риглзны да шәкертләре Майкл Джексон, Мадоннаны бөтен дөнья алкышлый башлагач кына таныдылар.

- Күптән түгел бер студентым Санкт-Петербургка баргач, миңа С. Риглзның компакт дискын һәм DVDсын алып кайтты, - ди Мингол ага. - Шаклар катып тыңлап-карап утырдым, методикабыз гел бертөсле икән. Сагышлану-моңлану ул бит бөтен кешегә дә хас тойгы. Җырчылар аны җыр белән әйтеп бирә белә, шул рәвешле башкаларның да күңел кылларына кагыла. Әмма "колагына аю баскан" дип санаучы меңнәрнең дә җырлыйсылары килә бит. Мине эзләп, берничә дәрес бирүемне сорап әнә шундыйлар килә. Үз алымымны мин сөйләү позициясендә җырлау дип атыйм. Димәк, сөйли белгән һәркем җырлый да белә, өйрәнергә, күнегүләр алырга гына кирәк. Артистларга җыр-моң бигрәк тә зарур. Театр училищесында эшләргә чакыргач, бер дә карышып тормадым, студентлар белән рәхәтләнеп шөгыльләнәбез. Абдулла Алиш исемендәге балалар иҗат үзәгендә, соңгы вакытта "Азино" балалар иҗат үзәгендә дә түгәрәкләр алып барам.

Мингол ага Галиев шундый кеше инде ул: беркемгә дә "юк" дип әйтә белми. Хәзер аның кебек "халкым", "милләтем" дип янып йөрүчеләр, гади генә әйткәндә, бушка эшләүчеләр берән-сәрән генә калып бара бугай. Шуңа күрәдер Ходай да ташламый аны. Әлеге концертны оештыра алуын да ул Аллаһы Тәгалә бүләге дип саный. Ничек язмыш аны җыр-моң яратучы эшмәкәр Зәкәрия Закиров белән очраштырган да, ул рәхмәтле бәндә концертның бөтен мәшәкать-чыгымнарын үз өстенә алган?! "Көн-төн чабып дөнья мәшәкатьләреннән шулкадәр арыдым, Мингол абый, Сезнең янга ял итәргә килдем, әйдәгез, җырлыйк әле,"- дип килеп керә дә ул, кич буе җыр сузабыз, - ди аның хакында остазы. - Якташлары буалыларны, авылдашларын да онытмый, әледән-әле анда кайтып концерт куеп киләбез, ул өлкәннәргә күчтәнәчләр өләшә".

Якташлары - мамадышлылар да Мингол абыйны һәрчак олылый. Әлеге кичәсенә дә күбәү килгәннәр иде. Район җитәкчеләре аны бүләк белән хөрмәтләсә, якташлары чәчәкләргә күмде. Концерт биш сәгать ярым барып, кичке 11гә кадәр сузылса да, берәү дә алдан китмәде. Остазны, аның берсеннән-берсе моңлы шәкертләрен аягүрә басып озак алкышлады. Соңгы кеше булып җырлаган Айдар Галимов әйтмешли, хәтта Салават Фәтхетдинов та ахырга кадәр булып, Халык җырчысына хөрмәтен белдерде.

Люция Фаршатова

"Ватаным Татарстан", 2007 елның 11 декабре