Мәкаләләр > Просмотр СМИ
Рәхим Теләшев: "Татар халкын начар яктан гына күрсәткән вакыйгаларны тамырыннан үзгәртү мөһим..."

Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе Татар җәмгыяте активисты, журналист, язучы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рәхим Хәлил улы Теләшев белән әңгәмә.

Рәхим әфәнде, Сезне татар дөньясында "Татар -информ" хәбәрчесе буларак та, Санкт-Петербург, Мурманск, Архангель, Вологда, Калининград өлкәсе, Балтыйк буе республикаларында яшәүче милләттәшләр турындагы күпсанлы мәкаләләр авторы буларак та беләләр. Бу мәкаләләр "Татар иле" һәм "Татарские края" гәзитләрендә басылды. Соңгы елларда Сез берничә китап та чыгардыгыз. Шулар хакында җентекләбрәк сөйләгез әле.

Р.Т.
: 2000 елда Казанда минем "Алтын Урда хәзинәләре" күргәзмәснә махсус язылган "Алтын Урда: бәхәсле язмалар" дигән китабым чыкты. Анда Л.Н. Гумилев, М.А.Усманов, Ш.Ф.Мөхәмәдъяров, Е.И.Кычанов, М.Г.Крамаровский, Г.А.Федоров-Давыдов, Э.С. Кульпин һәм башка күп кенә билгеле галимнәрнең фәнни күзәтмәләре файдаланылды. Ул хезмәтләрне берләштереп фәнни-популяр формада урта гасырдагы эре - Алтын Урда дәүләтенә карата үз фикеремне белдердем. Укучылар алдында Алтын Урда үз заманына карата алдынгы, икътисадый, сәяси һәм хәрби яктан куәтле дәүләт буларак баса. Бу дәүләт халыкара сәүдәне җайга салырга, Көнчыгыш белән Көнбатыш арасындагы мәгълүмати элемтәләрне ныгытырга ярдәм итә. Нәкъ менә Алтын Урда вакытында Плано Карпини һәм Гильома Рубрука, Ибн-Баттута һәм Тверь сәүдәгәре Афанасий Никитиннарның трансконтиненталь сәяхәте мөмкин булды.

Арытба " Һиндлардан һәм гуннардан алып Алтын Урдага кадәр", "Санкт-Петербург Татар җәмгыяте " һәм "Татарлар Бөек Ватан сугышында һәм Ленинград блокадасында" китаплары нәшер ителде.

Соңгы ике китап Санкт-Петербургның - 300 һәм Казанның 1000 еллыгына багышланды.

Рәхим әфәнде, ә бу китапларны язу кем идеясе?

Р.Т.
: "Санкт-Петербург Татар җәмгыяте " һәм "Татарлар Бөек Ватан сугышында һәм Ленинград блокадасында" китаплары Санкт-Петербургның 300 һәм Казанның 1000 еллыгын әзерләү һәм үткәрү буенча Координацион Совет рәисе, "Санкт-Петербург Инжстрой " ЯАҖ президенты, Русиянең атказанган төзүчесе, академик Шамил Акбулатов инициативасы белән дөнья күрде. Ул бу проектка Петербургның билгеле малтабарлары - Ш.А. Алюшев, Н.Г.Кикичев, Р.Т.Мәһдеев, Р.А.Мещеров, Р.Я.Насыйбуллин, С.Т.Хәсәнов һәм башкаларны җәлеп итте. Китаплар аларның матди ярдәме белән басылды.

Әлеге китапларны басарга әзерләгәндә, кешеләр белән аралашкансыз, китапханәләрдә һәм архивларда утыргансыз... Үзегезне моңа кадәр билгеле булмаган тарих битләрен ачкан кебек тоймадыгызмы?

Р.Т.
: Әлбәттә, андый тойгы даими булды. Мине Петербург архивларындагы татар тарихы һәм мәдәнияте буенча документларның күплеге гаҗәпләндерде. Нева яр буендагы шәһәрдә татар язмалары рәвешендә чиксез күләмдә байлык саклана. Аларның күбесе фәнгә билгеле дә түгел. Биредә татар китаплары фонды саклана, аларның күбесе Казанда да юк. Мәсәлән, "Казан фонды" бербөтен казылма байлык, сирәк татар китапларының үзенчәлекле җыелмасы. Бу фонд 1807 - 1931 еллар эчендә җыелган. Дәүләт Эрмитажында безгә кардәш булган күчмә - гунн, болгар, кыпчак халыклары хәзинәләре саклана. Алар массакүләм күргәзмәләргә куелмаган. Петров Кунсткамерасында урта гасыр һәм башка чорлардагы меңнәрчә татар тәңкәләре саклана. Бу дәлилләр барысы да мине, бәлки татарларның мәдәни башкаласы Санкт-Петербург булгандыр, дигән фикергә этәрә.

Минем өчен татарларның Бөек Ватан сугышында Ленинград шәһәрен яклауда батырларча катнашуы берүк вакытта шатлыклы да һәм күңелсез дә ачыш булды. Шатлыклы, чөнки фидакарьлек һәм кыюлык белән аерылып торган татар яугирләре герой-шәһәр Ленинградны немец-фашист илбасарларыннан саклауда искиткеч зур өлеш керткәннәр. Күп кенә батыр татарларның исемнәре Ленинград фронтында чыгып килүче "Ватанны саклауда" гәзитендә басылган. Күңелсез, чөнки, ким дигәндә, 60 мең татар Ленинград явында һәм блокада шәһәрендә ятып калган. Петербургның Пискарев зыяратында гына да меңнәрчә хәрби һәм татар гражданы күмелгән. Аларның 2,5 меңенең исеме ачыкланган.

Сезнең "Татарлар Бөек Ватан сугышында һәм Ленинград блокадасында" дигән китабыгыз сугышта катнашкан хәрбиләр сүзенә караганда, күп кенә вакыйгаларда үзегез катнашкан кебек тормышчан язылган. Бу уңайдан, укучыларны Сезнең тормыш юлыгыз белән таныштырып китәсе килә...

Р.Т.
: Мин Ленинградта 1939 елның иң матур көне - 22 июньдә туганмын, тик ул гомерлеккә Бөек Ватан сугышы башланган караңгы көн булып тарихка керде. Балалык елларым сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килде. Әтием - Совет-Фин һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Хәлиулла Хәсән улы сөйләгәннәр һәрчак күз алдында тора. Бу хатирәләр китап язганда "җанланды". 1957 елда мәктәпне Алтын медальгә тәмамлаганнан соң, мин Ленинград дәүләт университетына укырга кердем, филолог-журналист һөнәре алдым. Тик миңа журналист булып эшләргә язмаган иде. Студент елларыннан, Коммунистлар партиясе сәясәтенә каршы булдым, партиягә керүдән баш тарттым. Ә партиядә тормаган кешегә гәзиттә эшләү авыр. Гомеремнең күп өлешен мин СССР Суднолар төзү министрлыгы предприятияләре фәнни-техник мәгълүмәт хезмәтендә үткәрдем. Журналистикага үзгәртеп кору елларында, цензура "дилбегәне бушаткач" һәм шәһәрнең - "Невское время", "Вечерний Ленинград", "Смена", "Ленинградский рабочий" гәзитләре минем мәкаләләрне баса башлагач, әйләнеп кайттым.

Татарстан Республикасы вакытлы матбугаты белән хезмәттәшлек итәсезме?

Р.Т.
: 10 елга якын Татарстан Республикасының Санкт-Петербурге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә мәдәният буенча эксперт һәм берүк вакытта "Татар-информ" агентлыгы үз хәбәрчесе булдым. Мин гомеремнең бу чоры белән бик канәгать. Казан белән Санкт-Петербург арасында элемтә тотуга ярдәм итүем шатлык бирә. Истәлекле проектлардан Л.Н.Гумилевка тактаташ кую, Казанда Дәүләт Эрмитажы фонды ярдәмендә "Кубрат хан хәзинәләре" һәм "Алтын Урда Хәзинәләре" күргәзмәләрен оештырыштым. Санкт-Петербургның - 300 һәм Казанның 1000 еллыгы уңаеннан үткәрелгән күп чараларда актив катнаштым.

Хезмәт буенча Казанда еш булырга туры килде. Татарстан башкаласының матурлануын һәм яшәрүен күрү шатлык бирә.

Дәүләт Эрмитажы белән хезмәттәшлек болай башланды. Шулай бервакыт "Татарские края" гәзитенең чираттагы санында болгар һәм татар халкының археологик кыйммәтләре сакланган шәһәрләр һәм музейлар санап чыгылган иде. Ул исемлектә бераз шикләнебрәк Дәүләт Эрмитажы да аталган иде. Ул вакытта мин Бөек Болгаростан һәм аңа нигез салучы Кубрат хан турында бераз укыган идем. Ә хәзинәләр хакында бернәрсә дә ишетмәдем. Хәзинәләр буенча нәрсәдер белми микән дип, Дәүләт Эрмитажы фәнни хезмәткәре, милләттәшебез Сильва Баян кызы Резвановага мөрәҗәгать иттем. Ул бу хакта бернәрсә дә белмәвен әйтте. Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге исеменнән бу мәсьәлә белән шөгыльләнүен үтендем. Ике атна да үтмәде, ул Кубрат хан хәзинәләре табылды, дип шалтыратты. Алар фәнни әдәбият каталогында Перещепин хәзинәсе дип теркәлгән, шуңа эзләү кыен булган. Шул вакыттан башлап, Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев һәм Эрмитаж директоры М.Б.Пиотровскийның актив ярдәме белән Казан һәм Санкт-Петербург арасында җимешле хезмәттәшлек башланды. Хәзер бу эш зур үсеш алды. Минем тыйнак хезмәтем югары бәяләнде. Казан Кремлендә "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән югары исемне миңа Президент М.Ш.Шәймиев үзе тапшырды.

Хәзерге вакытта Сез нәрсә "иҗат итәсез"?

Р.Т.
: Хәзерге вакытта мин "Татар һәм урыс телләре: тамырлары һәм туганлык дәрәҗәсе" дип шартлы рәвештә аталган китап өстендә эшлим. Булачак басманың планын төзедем һәм материаллар җыям. Күпләр татарлар һәм урыслар Алтын Урда чорыннан башлап актив аралашкан дип уйлый. Чынлыкта, лингвистик анализ күрсәтүенә караганда, төрек һәм һинд -ауропа халыклары икътисадый һәм мәдәни бәйләнешләрне борынгы заманнардан ук башлаган. Бу төрек һәм славян телләрендә чагылыш тапмый калмаган. Урыс телендә сәүдә, финанс, терлекчелек, аеруча елкычылык, көнкүреш әйберләренә, кием-салым һәм башка өлкәгә караган төрек теленнән килеп чыккан сүзләр күп. Аерым бүлекне мин "Урыс сүгенүенең татарларга бернинди дә катнашы юк", дигән темага багышлыйм. Үз китабымны язганда мин урыс елъязмасына гына түгел, ә "Ягъфәр тарихы" дип аталган болгар елъязмасына да таянам. Күп кенә галимнәр болгар елъязмаларының төп нөсхә булуына шикләнә. Әмма Санкт-Петербургта "Ягъфәр тарихы"ның кыйммәтен белгән өч галим бар. Алар аны җитди өйрәнә, фәнни әйләнешкә кертә. Болар фәлсәфә фәннәр докторы, профессор Р.Х.Барыев, филология фәннәре докторы Ю.К. Бегунов, тарих фәннәре кандидаты, Эрмитажның өлкән фәнни хезмәткәре, Кубрат хан хәзинәләрен саклаучы З.А.Львова. Болгар чыганаклары безнең ата-бабалар тарихын күз алдына бастыра, урыс елъязмасын тулыландыра һәм дөресли. Лингвистик тикшеренүләр татар һәм урыс халыкларының борыннан һәм ныклы аралашканлыгын сөйли. Яңа китабымны шушы теманы ачуга багышлаячакмын. Безгә - галимнәргә, язучыларга, журналистларга - көчләрне берләштереп татар халкының үткәне бары тик кара төстә генә күрсәтелгән вакыйгаларны үзгәртергә кирәк.

Сезнең күптөрле хезмәт нинди бүләкләр белән билгеләнде?

Р.Т.
: Мин Г.Р.Державин исемендәге урыс теле һәм нәфис сәнгатьләр академиясенең Алтын , ВДНХның көмеш, "Хезмәт ветераны", биш юбилей, шул исәптән, Санк-Петербургның - 300 һәм Казанның 1000 еллыгы медальләре, Татарстан Республикасының Мәдәният һәм Мәгълүмат министрлыклары Рәхмәт хатларына лаек булдым.

Әңгәмәне йомгаклап, Татарстан халкына муллык һәм тормышларының чәчәк атуын, "Татар-информ" агентлыгына"Татар иле" һәм "Татарские края" гәзитләре хезмәткәрләренә ныклы сәламәтлек һәм бәхет, ары таба иҗади уңышлар телим.

Әңгәмәне Зәрия Хәсәнова алып барды

"Татар-информ" МА, 2007 елның 11 декабре