Мәкаләләр > Просмотр СМИ
Төркиядә туып үскән, тамырларында татар-башкорт каны ага торган милләттәшебез Кюршат Алтай белән әнгәмә

Бөтендөнья татар конгрессының IV корылтае быел нинди рухта узар, анда кемнәр катнашыр, нинди мәсьәләләр хәл ителер, нинди карарлар чыгарылыр - бу сораулар күпләрне кызыксындырмый калмыйдыр, мөгаен. Шунысы билгеле: анда татар язмышына битараф булмаганнар, милләте проблемаларын хәл итүгә кулыннан килгәнчә өлеш кертергә тырышкан фидакарь затлар катнашачак. Алар арасында төрле һөнәр ияләре бар.

Бүгенге язмабызның кунагы - Төркиядә туып үскән, тамырларында татар-башкорт каны ага торган милләттәшебез Кюршат Алтай. Аңа 44 яшь. Белгече буенча менеджер һәм инженер-механик. Истанбулдагы бер бетон заводының мөдире булып эшли. Шул ук вакытта Төркия инженер-механиклар берлеге әгъзасы да. Моннан ике ел ярым элек оештырылган "Тукай" мәдәният һәм мәгърифәт үзәген җитәкли. Әлеге оешма интернет челтәре аркылы татар халкын төрекләргә таныту юлында шактый эш башкарган. "Тукай яшьләре" дигән радиотапшырулары аерым игътибарга лаек: ул Төркиядә корылган беренче татар телле хосусый мәгълүмат чарасы, аның аркылы алар дөньяга сибелгән милләттәшләр игътибарына Төркия, Татарстан һәм татар дөньясы белән бәйле хәбәрләр җиткерәләр.

- Кюршат әфәнде, быел Сез Бөтендөнья татар конгрессына делегат булып сайлангансыз. Татар милләте өчен бу төр чараларның уздырылуына ничек карыйсыз?

- Татар халкының үткәнен барлау, бүгенгесен тикшерү, ки¬ләчәгенә планнар кору өчен оештырыла торган бөтен чараларны хуплап каршылыйм. Татар сүзен ишетсәм, йөрәгем урыныннан атылып чыгардай була. Дөнья халыклары безне, татарларны, әле танып бетерми. Ни кызганыч, Төркиядө дә Татарстанны Казахстан дип ишетүчеләр яки Казанны Казахстан дип аңлаучылар бар. Без мөмкин булганча үзебезне һәм Ана Ватаныбызны башка милләтләргә танытырга тиеш. Моны татарлар хакында төрле телләрдә китаплар чыгарып, фәнни конференцияләр оештырып, мәдәни кичәләр уздырып, балалар, яшьләр күңелендәге милли тойгыларны үсендерә торган кызыклы форумнар әзерләп, интернет чараларын бөтен көченә кулланып эшләп тормышка ашы¬рырга була. Мин Бөтендөнья та¬тар конгрессының корылтаен милләтебезне бергә туплау, ара¬быздагы бердәмлекне ныгыту, үз эшчәнлекләребезгә анализ ясау, начарлардан гыйбрәт, яхшылардан үрнәк алу, дөньяга: "Менә без!" - дип кайтаваз салу чарасы буларак күрәм. Тик ул максатын конкрет гамәлләр белән ныгытсын иде.

- Узган еллардагы күзәтүләремә таянып сорыйсым килә, конгресс корылтае эшчәнлегенә татарча белми торган милләттәшләребез дә катнаша. Шулай ук татар тормышына актив катнашучы татар булмаган кайбер зыялыларның да килгәнлеге мәгълүм. Сез моңа ничек карыйсыз?

- Телне белү мөһим, әлбәттә, Милләтне милләт итүче төп факторларның берсе - туган тел бит. Ләкин теге яки бу зат тамырларында аккан канның татарлыгын тоя икән, милләте мәнфәгатьләренә ихлас хезмәт итә икән, аның конгресс корылтаенда катнашуының зарарын күрмим. Әгәр инде шул ук кеше һәр корылтайда катнашып, 10-15 ел үткәч тә һаман туган телен белми, бер урында таптанып торуын гына дәвам итә икән, аның самимилегенә инде мин шикләнеп карыйм.

Измир шәһәрендәге Эгәй университетында эшләүче Мостафа Өнәр дигән галимне беләм мин. Үзе - төрек, ләкин аның Төркиядә татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен барлауга, танытуга керткән хезмәтләре бәяләп бетергесез. Ул татарлык факторына фән эшлеклесе буларак кына ка¬рамый. Мостафа бәй татар халкын чын күңелдән якын итә, аның проблемалары белән янып яши: кайгысына борчыла, шатлыгына сөенә. Ярдәм сорап баручы татарларга, бигрәк тә Татарстаннан килгән шәкертләргә кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Татар тарихын, мәдәниятен белеп кенә калмый, татар телен дә яхшы ук үзләштергән. Финляндиядә туып үскән милләттәшебез Фәррах ханым белән ике кыз үстерәләр. Балалары да татарча сөйләшә. Өстәвенә, бу шәхеснең кешелеклелеге, интеллектуальлек дәрәҗәсе дә бик югары. Мостафа Өнәр кебек шәхесләрне ничек кире этәрергә була?

- Кюршат әфәнде, Сез дә татарча яхшы сөйләшәсез. Татарча җырлыйсыз, биисез дә. Чит илдә туган телегезне, мәдәниятегезне ничек саклап калдыгыз?

- Минем әтием - башкорт. Әнием - мишәр. Шулай булгач, үзем - "почти татар". (Көлә) Әтием Башкортстанның Стәрлетамак шәһәре янындагы Макар дигән авылда туып үскән. Ләкин татарлар белән аралашып яшәгән. Үз әтисе басмачылар белән кызылларга каршы көрәштә һәлак булганнан соң, әбием Хәмидә Зиннәтулла исемле татар кешесенә кияүгә чыккан. Әтиемә әнә шул мәрхәмәт иясе зат чын мәгънәсендә Әти булган. Әтием аны үлгәнчегә кадәр хөрмәт белән искә алды. Шуңадыр иңде, ул татар белән башкорт арасындагы бүленүне беркайчан хупламады. Өебездә гаиләсе белән еш кунак була торган күренекле галим, әтиемнең якташы Зәки Вәлиди Тоган белән алар бу мәсьәләдә төне буе бәхәсләшеп чыгалар иде. Әтием өйдә гел татарча сөйләште, һәр көн кич белән кулына гармун алып татар-башкорт җырлары җырлап утырырга ярата иде. Аңа әнием дә кушыла торган иде. Туй¬ларда, мәҗлесләрдә әтием белән әниемне җырлатмыйча, биетмичә калмыйлар иде. Әтием каян өйрәнгәндер, үзе таза кеше булу¬га карамастан татар, башкорт бию хәрәкәтләрен бик җиңел, җитез башкара иде. Әнием исә яшүсмер вакытыңда Анкарада бер татар аб¬зые оештырган татар бию түгәрәгенә йөргән булган. Татар теле иң элек шул җырлар, моңнар аркылы колагыма сеңде минем. Башлангыч мәктәптә укыганда әнием безнең сыйныфка Әпипә биюен өйрәтте. Без район күләмендә беренче урынны яула¬дык. Ул вакыйга миндә татар булуым өчен горурлану чыгана¬гына әверелде. Бәйрәмнәрдә әни¬емнең туганнары белән бергә җыелгач, барысы да татарча сөйләшергә тырыша. Берсен-берсе уздырып җырлыйлар, такмак¬лар әйтешө-ләр, кызык хәлләр сөйлиләр. Ә табыныбызда пилмән, бәлеш, пәрәмәч кебек татар ризыклары пешерелеп куел¬ган була. Төрекләрдән аермалы булу үзенә күрә бер абруй булган¬дыр, күрәсең. Университетта укы¬ганда югары уку йортлары ара¬сында оештырылган бер җыр бәйгесендә "Мәк чәчәге" белән "Әниемә" җырларын аккордеон¬да уйнап һәм җырлап беренче урынны яулаган идем. Соңгы җырга үзем төрекчә шигырь яз¬дым. Бөтен зал көчле алкышлар¬га күмелде. Бу татар моңнарын ошатулары өчен ул вакытта ничек шатланганымны белсәгез! Ә инде Татарстан кызы Рушаниягә өйләнгәч, минем татар телем та¬гын да шомара төште. Чөнки хатыным татарчаны бик яхшы белә, мине төзәтә. Өебезгә килеп йөри торган татар студентларыннан да күп нәрсә эләктереп калдым. Рушания белән танышкач, мин рус теле курсына йөри башладым. Анда кирилл хәрефләрен өйрәндем. Хәзер татарча романнар укыйм. Бигрәк тә Мөсәгыйт Хәбибуллинның тарихи әсәрләрен яратам. Тормыш иптәшем Татарстаннан китергән матур язу дәфтәре белән миңа, беренче сыйныф ба¬ласы кебек, кирилл хәрефләре белән язарга да өйрәтте.

Өйдә туган телдә аралаша¬быз. Кызым Таңсылуның теле та¬тарча ачылды.

- Милләтне саклап калуда тирә-як мохитнең дә тәэсире юк түгелдер. Бу җәһәттән Төркия¬дә нинди чаралар оештырыла?

- Татарлыкны саклап калуда мохитнең әһәмияте зур булса да, ул беренче нәүбәттә, гаилә тәр¬биясенә барып тоташа. Минем әбием Истанбулда француз лице¬енда укыган, урамда төрекчә ара¬лашкан, ләкин гомере буе өйдә татарча сөйләшеп, татар җырла¬ры җырлап, татар ашлары пеше¬реп, өенә килгәннәрне татарча кунак итеп яшәгән. Чөнки ул әни¬сенең тәрбиясен кабатлаган. Аның тормыш итү рәвеше бала¬ларына, әниемә күчкән.

Соңгы чорларда Төркиядә ел саен Сабан туе бәйрәмнәре зур¬лап оештырыла, төрле конферен¬цияләргә, симпозиумнарга катна¬шу мөмкинлекләре бирелә, Татар¬станнан килгән профессиональ сәнгать әһелләре концертлар, спектакльләр күрсәтәләр, төрле җыелышлар булып тора. Бу чара¬ларга татар активистлары катна¬ша. Ләкин аларның балалары Габ¬дулла Тукай, Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһановны яисә Илһам Шакировны белми, аянычы - кызыксынмый да. Хәзер Төркиядә үсеп килә торган татар балалары татар теленнән ераклашканан-ераклаша бара. Шул ук татар активистлары үзләре дә татар телен кулланмый, үз чиратында балалары да аларга "әти", "әни" дип түгел, "баба", "аннә" дип эндәшә, Татарстанда "папа", "мама" дигәннәре кебек. Күргәнегезчә, Төркиядә дә, Татарстанда да, башка татарлар яши торган илләрдә дә татарлык белән бәйле мохит бар кебек, ләкин балаларга татарлык тиешле дәрә¬җәдә сеңдерелми, яшь буынны татарча тәрбияләү чаралары булдырылмый, гаиләләрдә дә шытып чыгарлык орлык салынмый. Үз баласына тәрбия бирә алмаган, үз өендә татар була алмаган акти¬вист яки оешма җитәкчесе үзен татар итеп хис иткәне өчен генә ничек башкаларның балаларына татарлык рухы өрә алсын? Башкарган хезмәт татарлыкны, Татарстанны Төркиягә, төрек халкына танытудан гына гыйбарәт булып кала. Монысы да кирәк. Ләкин безнең күзләр йомылгач, эшебез¬не дәвам итәрлек балаларыбыз булырга тиеш. Кыска вакытлы түгел, озын гомерле гамәлләр белән генә инкыйраздан котылып калырга була. Үзебезне үзебез кайгыртмасак, татарны, татар тарихын, мәдәниятен таныган өчен генә башка халыклар безне юк булудан алып кала алмаячак.

- Төрекләр татарларга нинди мөнәсәбәттә тора?

- Алар кырым татарларын күбрәк таныйлар. Чөнки кырымлылар Төркиядә бик күп. Казан татарлары турында бик аз беләләр. Белгәннәре исә татар¬ларны бик хөрмәт итә. Милләттәшләребез әхлак, яшәеш рәвеше ягыннан үрнәк була. Күбесе югары белемгә ия. Тырышлык, эш сөючәнлек кебек сыйфатлары белән аерылып тора. Әлбәттә, ара¬да Төркиянең кайбер "кабадае" дигән тупас тәртипне үз күргән татарларыбыз да бар. Истанбул, Анкара, Искешәһәр, Измир кебек шәһәрләр тышында, гарәпләр һәм көрдләр яши торган мохиттә туып үскән кайбер татарларда үчлелек, астыртынлык, мәкерлек сыйфатлары күзәтелә. Чөнки алар татар гаиләләре белән кайнашып яшәмәгәнгә, ул мохит йогынтысында калганнар, күрәсең. Ни аяныч, алар арасында милләттәшләребезне берберсенә каршы котыртып, хозурларын бозып йөрүчеләр дә бар. Әле ярый андыйларның саны бер кул бармагына да тулмый. Татарларда бит үч саклау гадәте юк. Без дуслык яклы, тату яши торган кавем. Динебез дә үч саклауны хупламый. Шуңа күрә элек аксакалларыбыз бер-берсенә үпкәләп йөрүчеләрне ничек кенә булса да татулаштырырга тырыш¬кан. Өлкәннәр яшьләргә үрнәк бу¬лырга омтылган. Дошманлык бул¬ган җирдән бәрәкәт кача. Безгә бердәм булу кирәк. Татарның татардан башка дусты юк. Үзебезне хөрмәт итсәк кенә башка милләт безгә ихтирам хисе белән карар.

Гөлшат Салихҗанова

"Ватаным Татарстан", 2007 елның 14 декабре