Мәкаләләр > Просмотр СМИ
Татар - Алманиядә дә татар

Алман илендә яшәүче милләттәшләребезне берләштерүче "Татарлар Дойчланд" җәмгыяте рәистәше Венера Вәгыйзова Чаллыга еш кайта. Чөнки әти-әнисе биредә. Соңгы кайтуында җае чыгып, андагы татарларның көнкүреше, оешмаларының эшчәнлеге турында әңгәмәләшеп алдык. Ул Бөтендөнья татар конгрессы корылтаенда да катнаша.

- Димәк, сиңа туган якта ике мәртәбә кунак булырга язган?

- Нәкъ шулай. Гәрчә үзем Үзбәкстанда туганмын. Шуңа да карамастан, Татарстанны Ватаным дип саныйм. Ата-бабаларым шушы җирдән. Әтием - Мөслим районыннан, әнием исә - Болгар ягыннан. Үз җиремә мәхәббәтем авылыма бәйле, һәрчак сагынып кайтам һәм илһам, яшәү дәрте алып киләм. Кайткан саен әби-бабайларның каберен зиярәт кылмый калганым юк. Менә әле Мөслим районының Табын авылында булып килдек.

- Сине Герасимова буларак та беләбез...

- Ирем - рус кешесе. Танышу-кавышу тарихыбыз болайрак. Әти-әни Үзбәкстаннан узган гасырның 80 нче еллары башында туган төбәккә әйләнеп кайтырга карар кылалар һәм Чаллы каласын сайлыйлар. Мәктәпне монда тәмамладым. Аннары инде Алабуга педагогия институтының чит телләр кафедрасында уку. Шул биш ел Брежнев, Чер-ненко, Андропов һәм Горбачев чорларына туры килде. Ленин стипендиаты идем, 20 яшемдә Алабуга кала Советы депутаты булып сайландым.

Студент чагымда Алманиягә стажировкага да җибәрделәр хәтта. Алман телен яхшы үзләштерүем өчен укытучыларыма рәхмәтлемен. Алар - сугыш башланыр алдыннан сөрелгән алман кешеләре. Кафедра мөдире Михаил Давидович Штейндер язган алман теле һәм әдәбияты дәреслекләре белән бөтен СССР мәктәп-вузларында укыттылар. Бүген ул - Бонн университеты профессоры. Икенче укытучыбыз Ольга Андреевна Бурбах исә Гессенда яши. Ил күләмендә алман теле буенча уздырылучы олимпиадаларда Мәскәү һәм Ленинград вузларыннан катнашучыларны да артта калдыруыбызда аларның өлеше бик зур.

Укуны тәмамлагач, КамАЗның тышкы сәүдә компаниясенә эшкә урнаштым. Язмышым Алманиядәге "Автоэк-спорт" үзәге директоры Лев Герасимов белән очраштырды. Гаилә кордык һәм 1996 елдан мин дә Берлинда яши башладым. Ирем - төп мәскәүле. Тамырлары рус. Әмма ул татарларны һәм мәдәниятебезне бөтен күңеле белән кабул итте. Инде андагы татарлар өчен аның исеме - Арслан. Шулай атаганны бик ярата. Сәламләшү - татарча. Милли-мәдәни чаралар үткәргәндә - башында татар түбәтәе. Күп вакытта ул минем ярдәмчем генә түгел, ә бәлки әйдәп баручы, идеяләр бирүче дә.

Ул чын-чынлап милләтебезгә гашыйк. Әгәр дә берәр заман Россиягә бөтенләйгә кайтырга уйласак, Мөскәүне түгел, Татарстанны сайларбыз, ди. Кызыбыз Ләйлә исемле. 12 яшь. Үзен татар милләтеннән саный. Татар, рус, алман телләрен белә, инглиз телен өйрәнә. Татарча дәреслекләрне бик ярата. Әмма чит илдә моңа ирешүе җиңел түгел, алман мохите үзен нык сиздерә.

- Татарларны берләштерү идеясе ничек туды?

- Узган гасырның 90 нчы еллар башындагы милли күтәрелеш шаукымы чит илләрдә яшәүче татарларга яңа гасырга кергәч кенә килеп җитте, һәрхәлдә, Алмания мисалы шуны раслый. Мөгаен, ата-бабалар рухы геннарда булгандыр: күңелдә милләттәшләребезне барлау, берләштерү фикере туды. Газеталарда, Интернетта игъланнар урнаштырдым. Ни гаҗәп, җаваплар килә башлады. Тик элемтәләрне ничек ныгытырга? Җыелып сөйләшү, концертлар карау, күргәзмәләр оештыру - яхшы анысы, сүз дә юк. Ләкин бу гына җитәмени? Бөтен кешене бердәй кабызып җибәрердәй чара кирәк. Ә ул - милли бәйрәмебез Сабан туе.

Дөресен әйтим, андый бәйрәм оештырырга көчебез җитәсенә ышанучылар башта бармак белән генә санарлык иде. Ярый әле, Арслан идеяне хуплады. Аның ярдәме белән алман җирендә беренче татар Сабан туен уздырдык тәки. Беренче елны 25ләп кенә булсак, икенчесенә 200 дән артык кеше җыелды. Башка калалардан да килде милләттәшләребез. Билгеле, безнең Сабан туен Чаллы, Казан калаларында уза торганнары белән чагыштырып булмый. Безнеке - авылча.

- Татарларның әнә шулай Европа уртасында миллилекләрен җуймаска тырышып яшәп ятуларына алманнар нинди мөнәсәбәттә?

- Уңай карыйлар. Быелгы Сабан туенда җирле хакимият әһелләренең дә катнашуы -шуңа мисал. Берлинның Лихтенберг районы бургомистры урынбасары Гайзель әфәнде чыгышын "Исәнмесез!" дип халыкны сәламләүдән башлады. Интеграция буенча вәкаләтле вәкил Марквардт ханым да бәйрәмнән канәгать калды. Ә инде "Татарстан" журналының баш редакторы Рифат Фәттаховның Президентыбыз Минтимер Шәймиевнең котлавын туган телдә җиткерүен башка милләт вәкилләре үз йөрәкләре аша кабул иттеләр төсле. Сабан туен без татар, рус һәм алман телләрендә алып барабыз. Чөнки хәрәкәтебездә, тамашачылар арасындагы шикелле, төрле милләт кешеләре бар.

Быел Сабан туена Мәскәү һәм Казан калаларыннан, Пермь өлкәсенең Барда районыннан, шулай ук Польша, Голландия, Бельгия илләреннән милләттәшләребез килде. Ригадан Элина Шиһабетди-нова җырлары белән сөендерсә, Литва татарлары котлауларын җибәргәннәр. Котлауларны тагын Финляндиядән, Төркия, Швеция, Канада, Австрия, Испаниядән алдык.

Сабан туе тәмамлануга Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара фестиваль концерты башланып китте. Без арендага парктагы театр бинасын алган идек. 200 урынлы залга сыймады тамашачы. Өстәлгә урындыклар да куеп карадык, ә халык килә дә килә. Кем тәрәз төбенә сыенган, кем басып карый, хәтта идәндә утыручылар бар.

Татар моңы агыла да агыла. Залга гына сыешмыйча, Берлин урамнарына тарала. Төрле фестивальләрдә лауреат калган Филүс Каһиров белән Элина Шиһабетдинованы баянчылар дуэты алыштыра. Айдар Гайнуллин бөтен дөньяга танылган баянчы. "Баян короле", "Татар бриллианты", "Музыка корольлегендәге яшь принц" дигән рәсми булмаган титулларга ия. Хатыны Елена Лутц белән уйнап күңелләрне әсәрләндерделәр. Ахырдан барыбыз бергәләп бөек Тукаебызның "Туган тел"ен җырладык.

Күпләрнең күзләрендә яшь күреп, Россиянең Алманиядәге илчесе киңәшчесе Пятин әфәнде түзмәде:

- Мин концертны үзешчән сәнгать югарылыгыннан узмас дип уйлаган идем. Әмма чын талант ияләре чыгышы шаккатырды. Сезгә, һичшиксез, югарырак дәрәҗәгә чыгарга кирәк. Үз чиратында, мин кулдан килгән ярдәмне күрсәтермен, -д ип күңелне очындырды.

- Тагын нинди чаралар оештырасыз?

- Безнең рәссамнарыбыз бик күп. Аларга күргәзмәләрен оештырырга ярдәм итәбез. Мәдәнияткә багышланган ви-деофильмнарны, чыгышлары-бызны һәм концертларыбызны да ярата алман халкы. Аерата милли киемнәребез күңелләренә хуш килә. Безне мәктәпләргә, клубларга очрашуларга чакыралар. Ике дистә елдан соң алман-совет дуслыгы фестивале яңартылды. Россиядә яшәүче халыклардан анда руслар һәм без - татарлар гына катнаштык.

Алман, татар һәм рус телләрендә "Алтатбаш" дип аталган электрон газетабыз чыга. Ул бөтен дөньяга сибелгән татарлар белән элемтәләр урнаштырырга ярдәм итә. Чит илләрдә эшләүче татар оешмалары эшчәнлеген яктыртуга да зур урын бирәбез.

Беренче бөтендөнья сугышыннан калган татар зиратын табуга һәм аны төзекләндерә башлауга да үз өлешебезне керттек. Ул - бербөтен комплекс. Анда Атланта илләре колонияләреннән сугышучы мөселманнар да җирләнгән. Совет оккупациясе вакытында бу тирәләргә бер генә алман кешесе дә аяк баса алмаган. Чөнки танк полигоны, тыелган зона булган ул. Нәкъ менә совет солдатлары татар зираты мемориаль ташы өстендәге авыр плитәне танк белән тарттырып төшергәннәр. Вандаллык акты, билгеле. 2004 елда инглизләр "үз мөселманнары" җирләнгән өлешкә реставрация ясаганда әлеге плитәне дә үз урынына куйганнар һәм ташның кителгән урыннарын ныгытканнар. Артык күзгә ташланып тормасын диптер инде, татар зиратын да бераз төзекләндергәннәр. Без шул эшне дәвам итәбез. Моңа үз өлешен Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә кертте.

- Фикердәшләрдән башка җәмгыятегез эше болай ук уңышлы бармас иде, мөгаен...

- Әлбәттә шулай! Иң якын фикердәшем - Бари Дианов. Ул - Мәскәү татары, тамырлары - Сергач ягында. Майнадагы Франкфуртта яши. Алман теле белгече, тәрҗемәче. Лейпцигта яшәүче Барда татары Насур Юрушбаев үз тирәсенә Тюрингия һәм Саксония җирләрендә яшәүче татарларны берләштерә. Айдар Гайнуллин музыкаль яктан булыша. Эльмира Мифтахова, Данис Аляутдинов, Равил Закиров, Чулпан Рәхимҗанова, Ринат Әхмәтов кебек булдыклы милләттәшләремә дә рәхмәтлемен.

Яшьләрдән Гүзәл Кормаева быел Сабан туеның музыкаль бизәлешен ясады. Чиста алман гаиләләре дә төрле чараларга йөри. Мисалга, Анна һәм Фран Тройфлар гаиләсе. Клаус Шпрингерның хатыны Казаннан. Татарча гына исәнләшә.

Төркия татары Мозаффар әфәнде Юлмач та бик актив. Татарлыгын җуймаган. Кызы Әлиф Казанда укып кайткач, Краков (Польша) һәм Токио университетларында татар телен укыта. Алманиядә ярты гасыр яшәүче Бәрия апа Кеттлер да бик уңган. 78 яшьлек ахирәте Заһира апа белән милли киемнәрдән киләләр. Алар пешереп алып килгән өчпочмакларны бик яратабыз. Казахстан¬ның Алманиядәге илчесе Кайрат Сарыбай белән дә еш очрашабыз. Аның әбисе белән хатыны, күренекле рәссам Ләйлә ханымның өнисе - татарлар... Алмания әнә шулай татарларны табыштыра, берләштерә.

Әңгәмәдәш - Рәис Зарипов

"Ватаным Татарстан", 2007 елның 14 декабре