Мәкаләләр > Просмотр СМИ
Нәүрүзгә ак юл

Төрки халыкларның "Нәүрүз" театр фестивале сәнгатьне чикләп булмаганны тагын бер мәртәбә раслады. Бу көннәрдә тамашачы татар театрлары белән бергә, Башкортстан, Чуашстан, Алтай, Әзәрбайҗан, Төркия, Якутия, Кыргызстан, Хакасия, Казахстан театрларының иң яхшы спектакльләрен карый алды.

"Нәүрүз" фестивале инде 14 нче мәртәбә уздырыла. Әмма Союз таркалу сәбәпле, фестиваль дә "сөрлегә". Аның кабат тууы фәкать 1998 елда Татарстанда була. Шуннан бирле яңадан туу, яз мәгънәсен йөрткән "Нәүрүз" Казанга "пропискага" керә.

IX театр фестиваленең ачылу тантанасында төрки халыклар өчен куанычлы вакыйгалар шактый булды. Төрле милләт халыкларының спектакльләреннән "авыз итеп" өлгергән халык Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршына "Нәүрүз" әләмен күтәрү тантанасына җыйналды. Әлеге вакыйгадан соң театр фойесында тагын да сөенечле күренеш - Татар театр сәнгатенә нигез салучы Ильяс Кудашев-Ашказарскийга һәйкәл ачу булды. Әлеге тантанага Кудашев-Ашказарскийның оныгы Нәзирә ханым Рыцева да килгән иде. Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева, Нәзирә ханымның театрга бабасының скрипкасын тапшыруын да онытмыйбыз, дип искә алды. Ашказарскийның беренче татар театраль труппалары, шул исәптән "Сәйяр" белән эшләве турында искәртте. Беренче татар театрына, димәк, төрки халык театрларына нигез салган кеше ул, диде министр. Әлеге тантанада Ильяс Кудашев-Ашказарскийның тальянда уйнавы яздырылган граммпластинкадан агылган моңны бөтенесе дулкынланып тыңлады.

Г.Камал театры залында чын бәйрәм рухы иде. Әүкәтле сәхнәгә күтәрелгән төр-ки кардәшләрне Казан, Оренбург, Минзәлә, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт театр-лары сәламләде. Аларның һәрберсе, "Нәүрүз"гә - ак юл һәм очрашу соңгысы булмасын, дигән теләкләрен әйттеләр. Әлеге теләкләргә Мәскәүдән Алла Степанова җитәкчелегендәге тәнкыйтьчеләр коллегиясе дә кушылды. Алла Степанова төрки халык театрларына: "Без җәһән-нәмнән чыккан кебек астан күтәрелдек, киемнәребездән әле дә күкерт исе килә. Әлбәттә, сез безне өнәп бетермисездер. Ләкин мин сезне бик яратам һәм "Нәүрүз" фестивалендә катнашуны үземә мәртәбә саныйм", - дигән сүзләрен җиткерде.

Мәдәният министры Зилә Вәлиеваның: "Без бер-беребезне чыннан да бик сагынабыз икән. Әле фестиваль башланганчы ук хәзерге заманда дүрт елга аерылышу бик зур вакыт бит ул, дип фикер алышу булды. Әгәр зал куәтли икән, без фестивальне бер елдан соң үткәрү мөмкинлеген табарга тырышырбыз. Аннан соң ул ике елга бер мәртәбә үткәрелер дигән өметебез бар. Алга таба ел саен үткәрергә дә ниятлибез", - дигән сүзләре шатлык авазларына һәм алкышларга күмелде.

Әмма фестивальне бер көн алдан башланды дип әйтергә дә җирлек бар. 2 июньдә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры фестиваль кунагы буларак чыгыш ясагач, күпләр аптырашта калганнардыр. Чөнки аларның да, башка татар театрлары кебек, фестивальдә катнашуларына шик юк иде. Әмма минзәләлеләр Ренат Әюпов куелышындагы "Сөннәтче бабай" (Г.Исхакый) спектакле белән Төркиядә фестивальдә булганга, гариза бирергә соңга калган булып чыкты. Бер көн алдан чыгыш ясап, алар бәйрәм рухын озайттылар гына дип саныйк. Минзәләлеләрнең күңеле булды, ник дигәндә, "Нәүрүз"нең беренче дипломы аларга тапшырылды бит.

Мөгаен, бу спектакльдән соң "Минзәлә театры булыгыз инде" дигән гыйбарә кулланышка керер. Театр әһелләре минзәләлеләрдән үрнәк алырга чакырды. Әйтик, Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров болай диде: "Минзәлә театры һәрвакыт үсештә, эзләнүдә. Аларның уңышлары белән татар академия театры артистлары шулкадәр горурлана. Башлавыгыз күңелле булды". Татарстанның атказанган артисты Нәҗибә Ихсанова исә, театрның чишмә башы Минзәләдә икән, дигән фикер әйтте.

Кунаклар алып килгән спектакльләрдән Якутиянең "Этюд" студентлар театры алып килгән "Өмет белән юанганнар" табигать һәм кеше, өмет һәм аны җимерүче факторлар турында иде. Аны тамашачы басып алкышлады. Якутия бу юлы да гаҗәеп пластика үрнәкләре белән юандырды. Бишкекның "Айкайын" театры Т.Бирназаровның "Карагул ботом" спектакле белән Камал театры каршында урамда чын бәйрәм ясады. Фестивальдән соң барлык спектакльләр турында фикер алышу булачак һәм тәнкыйтьчеләрнең фикере газетаның алдагы саннарында урын алачак. Ә кунаклар фестиваль соңында уртак бәйрәм - Сабан туенда көч сынашачак әле.

"Ватаным Татарстан", 2009 елның 5 июне