Мәкаләләр > Просмотр СМИ
Халкыбыз бәйрәм итте
Үткән шимбәдә Татарстан башкаласында Сабантуй бәйрәме гөрләп узды. Дөрес, быел ул өч мәйданчыкта гына: Совет һәм Идел буе районнары Каенлыкларында һәм Киров районының Аккош күлендә уздырылды. Төп күңел ачулар Аккош күлендә булды.
Бәйрәм кунаклары арасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, Казан мэры Илсур Метшин һ.б. бар иде.
Тамашага җыелган барча халык "Бәхетле балачак" һәм "Кристалл" ансамбльләренең, башка үзешчән ансамбльләрнең татар халык җырлары һәм биюләрен рәхәтләнеп тамаша кылды. Биредә һәр тамашаның аерым бер әкият нигезенә корылып, тамашачылар хозурына җиткерелүен билгеләп үтик.
"Сабантуй милли бәйрәме республикабыздан шактый ук читкә "атлады" инде: бүген ул Россиянең төрле өлкәләрендә генә түгел, кайбер Европа дәүләтләрендә дә уздырыла", – диде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
Аның фикеренчә, милли бәйрәмне шундый "кысан" шартларда уздыру (шәһәрнең берьюлы өч районында яшәүчеләр бер мәйданчыкка җыелды) Казанда һәм тулаем алганда республикада яшәүчеләрнең дуслык-татулык билгесе булып тора.
"Казан халкының түземлелеге, осталыгы һәм хезмәт сөючәнлеге ярдәмендә без бу финанс кризисын да җиңеп чыгачакбыз", – дип искәртте республика парламенты җитәкчесе.
Бәйрәм татар эстрадасы йолдызлары Салават Фәтхетдинов, Россия һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров чыгышлары белән дәвам иттерелде.
Бәйрәм кысаларында театрлаштырылган тамашалар, спорт ярышлары, көрәш булды.
Люберцы Буадан өйрәнә
Үткән шимбәдә Мәскәү янындагы Люберцы шәһәрендә дә сабан туе узды.
Бәйрәмне рәсми ачу тантанасыннан соң ук көчле яңгыр башланса да, бу хәл Люберцыда яшәүче-ләрнең, Мәскәү тирәсеннән һәм Татарстанның Буа районыннан килгән кунакларның кәеф-рухын боза алмады.
Буалыларның быелгы өлкә Сабан туе шефына әйләнүләрен искәртик. Бәйрәмне оештыручыларга ярдәм итү йөзеннән район башлыгы Рафаэль Әбүзәров җитәкчелегендә йөзләп кеше килгән. Алар уен, спорт һәм сәүдә мәйданчыкларын урнаштыру, җиһазлау буенча киңәш-табышлары белән ярдәм итте, үзләре үк төрле сувенирлар, китаплар, милли тәм-том, камыр ризыклары белән сату оештырды, концерт куйды. Ә инде бер атна элегрәк буалылар Люберцы муниципаль районы башлыгы Владимир Ружицкий һәм Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе президенты Фәрит Мөхтәсәровны үзләренең район сабан туена чакырып, аларга "мастер-класс" оештырган иде.
Бәйрәмне ачу тантанасында Мәскәү өлкәсе губернаторы Борис Громовның котлавы укып үтелде. Ә инде Татарстанның Россия Федерациясендәге Вәкаләтле Вәкиле Нәзиф Мириханов бәйрәмдә катнашучыларга һәм кунакларга Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевнең котлавын җиткерде.
Сабантуй бәйрәме күп балалы һәм үрнәк гаиләләрне хөрмәтләү, җирле ат спорты мәктәбе спортчыларының ярышлары, "Рәссам" берләшмәсе һәм Люберцыда яшәүче яшь рәссамнарның вернисажлары белән үрелеп барды. Коеп яңгыр явуга карамастан, олысы-кечесе шома, тайгак колга очына үрмәләде, бүрәнәдә берсен-берсе капчык белән "кыйнады", сулы көянтә-чиләк белән йөгерде...
Бәйрәмнең төп вакыйгасы, әлбәттә инде, көрәш мәйданында булды. Мәскәү егете Максим Афонин абсолют батыр исеменә лаек булып, "Лада" автомобиле белән бүләкләнде.

"Ватаным Татарстан", 2009 елның 23 июне
Смотрите также:
Новости
- Коеп яуган яңгыр Мәскәү өлкәсе Сабан туенда бәйрәм кәефен бозмады
- Татарстан башкаласында Сабантуй бәйрәме уза
- Милләттәшләребез яшәгән төбәкләрдәге Сабантуйларга баралар
- Ленинград өлкәсе Тосно татарлары Сабантуйга җыела
- Мәскәүдә Сабантуйга әзерләнәләр
- Нурлатта шәһәрнең 100 еллыгын киң колач белән билгеләп үттеләр
- Башкортстанда тәүге Сабантуйлар үтте
- Казан Сабантуенда Ислам башкалалары лигасы вәкилләре катнаша
- Татарстанда Сабантуйлар 12 июньдә башлана