Мәкаләләр > Просмотр СМИ
Дуслаштык

Буа делегациясе Мәскәү өлкәсе Люберцы районының мәдәният һәм ял паркында үткәрелгән татар мәдәнияте фестивалендә катнашты.

Люберцылылар үзләре Буада Сабан туенда катнашып, кунакка да чакырып киткәннәр иде. Өстән явып торган яңгыр да ике арада урнашкан җылы мөнәсәбәтне суыта алмады – җәмәгатьчелек буалыларны колач җәеп каршы алды. Люберцы шәһәре мәдәният йорты оркестры кунаклар хөрмәтенә үз репертуарына Салих Сәйдәшевнең "Совет Армиясе маршы"н да керткән. Буалар исә люберцылыларны алып килгән күчтәнәчләре – күмәч һәм чәкчәк белән сыйлады.

Мәскәү өлкәсендә татар мәдәнияте фестивале халыклар дуслыгы бәйрәме булып кабул ителә һәм елдан-ел төрле милләт халкын колачлый. Люберцы шәһәре башлыгы В.Ружицкий бәйрәм кунакларын сәламләп:

– Татар мәдәнияте фестивале безнең төбәктәге барлык милләт вәкилләрен берләштерә. Бәйрәм алдыннан гына Мәскәү өлкәсе татарлары тормышларының һәм эшләренең тарихи-әдәби хроникасын чагылдырган "Мәскәү яны татарлары" исемле китап нәшер ителде. Очрашу урыны Люберцыда булуга бик шатбыз. Безнең шәһәрдә космонавт Юрий Гагарин беренче хезмәт чыныгуы алган, Дмитрий Донской, Михаил Кутузов, Федор Шаляпин, Сергей Есенин кебек бөек шәхесләр язмышы да безнең төбәк белән бәйле, – диде.

Мәскәү өлкәсенең татар милли мәдәни автономиясе президенты Ф.Мөхтәсәров чыгышында әлеге сүзләргә теләктәшлек яңгырады. 17 җирле оешманы берләштергән бу оешма татарлар арасында телне, динне, гореф-гадәтләрне саклау буенча зур эш алып бара. Татарстанның Россия Федерациясендә тулы хокуклы вәкиле Н.Мирихановның милләттәшләрен туган телендә сәламләве дә күңелләргә хуш килде.

Буа муниципаль районы башлыгы Р.Әбүзәров, үз чиратында, хуҗаларны бәйрәм белән тәбрикләде, буаларның башкарган эшләре, ирешелгәннәр турында да сөйләде. Ул район халкы исеменнән Люберцыда яшәүче күп балалы гаиләләргә кыйммәтле бүләкләр дә тапшырды. Буаларны сәламләп, мәйданда чыгыш ясаучылар байтак булды. Бәйрәм трибунасында ике район арасында беренче тапкыр алга таба мәдәни-эшлекле хезмәттәшлек итү нияте турындагы беркетмәгә кул куелды. Люберцыда мондый бәйрәм буласын ишетеп, бөтен Мәскәү купкан диярсең. Ташкичү, Яңа Чәчкап, Аксу, Норлат, Алших авылларыннан бу тирәгә барып төпләнүчеләр зур әзерлектә килгәннәре өчен якташларына рәхмәтләрен белдерде, үзешчән җырчылар башкарган җырларны тыңлап хозурланды. "Созвездие-Йолдызлык-2008" республика телевизион фестиваленең "Хореография" номинациясендә гран-при яулаган "Фантазия" бию төркеме 12 төрле бию башкарды. Чыгышлары искиткеч булды. Татарча китаплар, календарьлар да бик тиз таралып бетте.

"Ватаным Татарстан", 2009 елның 7 августы