Мәкаләләр > Просмотр СМИ
Мөнбәр асылын үзгәртә
Казанда 30 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр бишенче мәртәбә "Алтын мөнбәр" халыкара мөселман киносы фестивале үткәреләчәк. Аңа быел 400дән артык фильм тәкъдим иткәннәр.
Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта премьер-министр урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева әнә шундый хәбәр җиткерде. Әлеге фильмнарның 36сын күрсәтү өчен сайлап алганнар. Шуларның унөче – нәфис, ундүрте – документаль, тугызы – кыска метражлы фильм. Алар 35 дәүләтнең абруе өчен көрәшәчәк.
Фестивальдә Татарстаннан ике фильм катнашуы да сөенечле. Аларның берсе – "Бөркетләр" (режиссеры Рамил Төхвәтуллин), икенчесе – конкурстан тыш күрсәтеләчәк "Бибинур" нәфис фильмы (Аяз Гыйләҗев әсәре буенча Мансур Гыйләҗев сценарие). Фильм Россия Федерациясе гранты һәм Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән төшерелгән. Бу уңайдан Зилә Вәлиева: "Алтын мөнбәр" безнең кино сәнгатен бермә-бер күтәрде. Бишенче елда Татарстанның шулай җитди чыгыш ясавы сөенечле", – диде.
Министр фикеренчә, фестиваль "кызыл келәмле юл"га гына әйләнеп калырга тиеш түгел, беренче чиратта аның эчтәлеге турында кайгырту мөһим. Ә аның өчен быел бик күп чаралар каралган. Әйтик, фестивальнең беренче көннәрендә үк Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында "Башлангыч" дип исемләнгән үзешчәннәр киносы фестивале старт ала. "Алтын мөнбәр" исә 1 октябрьдә "Родина" күңел ачу үзәгендә башланып китә. Ә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында "ВГИК киносы көне" узачак. Бу чарага Бөтенроссия мәдәният институты ректоры һәм әлеге уку йортында белем алучы егермеләп студент киләчәк. Аларның Казан студентлары өчен мастер-класс үткәрергә дә исәпләре юк түгел.
3 октябрьдә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында бөек рус гуманисты Лев Гумилевны искә алу чарасы оештырыла. Гадәттәгечә "Төрек киносы көннәре", быел исә "Татарстан киносы көннәре" дә тамашачыны битараф калдырмас дип ышаныйк. Ни өчен дигәндә, быел фильмнарга керү түләүле, "Пирамида" күңел ачу үзәгендә узачак ачылу һәм ябылу тантаналарының бәясе түгәрәк булуы да сер түгел. Конкурс фильмнары, фестиваль кысаларында үткәрелүче махсус чаралар "Родина", "Мир", "Органик", "Киномечта" һәм "Корстон" үзәкләрендә күрсәтеләчәк.
Ачылу тантанасына Голливуд, Россия кинематографиясе йолдызлары килүе көтелә. Әлегә аларның исемлеген ачыклап бетермәделәр, шулай да Россия кинематографиясе "атасы" Никита Михалков килүе тәгаенләнгән. Шулай ук абруйлы кунаклардан актер, режиссер һәм продюсер Арманд Ассанте (АКШ), актер, режиссер һәм продюсер Кэрри Хироюки Тагава (АКШ), режиссер Эркен Ялгашев (АКШ), актер, режиссер Александр Балуев (Россия) килүе билгеле.
Фестивальгә тәкъдим ителгән фильмнарны "хөкем итүче" жюри исемлеге дә саллы. Болар – сценарий остасы, продюсер һәм режиссер Бирол Гювен (Төркия), Россия Кинематографистлары берлеге рәисенең беренче урынбасары Сергей Лазарук (Россия), режиссер, продюсер Мөхәммәт Малас (Сирия), режиссер, сценарист Говинд Нихалани (Һиндстан), сәнгать белгече Светлана Хохрякова (Россия), сайлап алу комиссиясеннән Василий Антипов, Вита Рамм, Ингрид Деметс.
Быел да "Алтын мөнбәр" фильмнары "Татарстан–Яңа гасыр" каналы аша күрсәтелә дип көтелә. "Татарстан мәдәнияте" дигән интернет-портал аша да фестиваль чараларын карап булачак. Алай гына да түгел, "Алтын мөнбәр" чаралары Татарстанның тагын ике шәһәрендә уза. Әлеге шәһәрләрнең берсе Әлмәт икәнлеге билгеле инде.
Фестивальдә тәүге тапкыр катнашучы илләр дә бар. Болар Судан, Чехия, Мексика һәм Албания. Ә иң күп фильмнар, гадәттәгечә, Ираннан һәм Һиндстаннан.
Зилә Вәлиева шулай ук төп бүләкнең "Алтын мөнбәр" сыны икәнлеген искәртте. Әмма ул сизелерлек үзгәрешләр кичергән. "Безнең бүләк хәзер җыйнаграк һәм нәфисрәк", – диде ул.
Шунысын да искәртик: 30 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр "Islamic-clothes" мөселман киемнәре дизайнерлары халыкара бәйгесе үткәреләчәк. Ул мөселман киносы фестивален эчтәлеге ягыннан тагын да баетыр дип көтелә. Һәрхәлдә, бу чараны Татарстан мөселман хатын-кызлары түземсезлек белән көтеп ала.
Бәйгегә Россия, Мисыр, Судан, Төркия, Кувәйт һәм башка илләрдән дизайнерлар җыела. Алар текстиль һәм тегү сәнәгате белгечләре, яшьләр белән очраша һәм җиңел сәнәгатькә караган фәнни-гамәли конференциядә катнаша дип фаразлана.
Гуманлылык принципларына таянган фестиваль быел да элеккеге традицияләренә тугры кала. Биредә һәр елдагыча спиртлы эчемлекләр сату тыела. Былтыр А.Заворотнюк кыланышлары өнсез калдырган иде. Быел чакырылган абруйлы кунаклар тантанада үзләрен тыйнаграк тотар, дип өметләник.

"Ватаным Татарстан", 2009 елның 23 сентябре