Мәкаләләр > Просмотр СМИ
Йөрәк типкәндә нинди дә булса яхшы гамәлләр кылырга кирәк

Халык язучысы, ГабдуллаТукай һәм Гаяз Исхакый исемендәге дәүләт бүләкләре иясе Гариф ага Ахунов үзенең "Туган якка мәдхия" шигырендә мондый юллар язып калдырган:

"...Безнең эшләр, еллар узгач,
Туган якларга кайтыр".


Белеп сизенгән әдип йө­рәге. Арча районында, чыннан да, якташларының исемнәрен мәңгеләштерүне күз­дә тотып, биниһая зур эшләр башкарыла. Арча – халкыбызга йөз­ләгән мәгърифәтче, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре биргән як. Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал, Мәхмүт Галәү, Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәм­мәт Мәһдиев кебек классик язучылар – Арча төбәгенең данын еракларга таратучы шәхесләребез. Без исә, язучылар Туфан Миңнуллин, Вакыйф Нуриев, Мөсәгыйт Хәбибуллин, шагыйрь Әх­мәт Гадел, җурналистлар тагын бер сөенечле вакыйганың шаһитлары булдык. Ул көнне арчалылар район хакимияте башлыгы Алмас Әмин улы Нәзиров карары белән әдә­бият, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә Гариф Ахунов исемендәге әдәбият премиясен районның талантлы яшьләренә тапшыру тантанасына җыелды. Ни өчен нәкъ менә Гариф ага Ахунов? Бу сорауга районның социаль мәсьәләләр буенча хакимият башлыгы урынбасары Надия Мифтахетдинова ачыклык кертте:

– Арча төбәгеннән чыккан күренекле язучыларыбызның һәрберсе үз премиясен булдыруга лаек. Әмма без нәкъ менә Гариф ага Ахуновтан башладык. Чөнки бу затлы кешенең байтак гомере гаиләсе, якыннары турында гына түгел, бәлки туган халкы, аның әдәбияты, каләм­дәшләре, сәнгатьнең башка тармакларында иҗат итүчеләр турында кайгыртып узды. Үзе дә ал-ял бел­мәстән хәрәкәттә, иҗатта, оештыру эшләрендә булды. Гариф аганың бик матур сүзләре бар: "Йөрәк типкән­дә, – дигән иде ул,– нинди дә булса яхшы гамәлләр кылырга кирәк, кешеләргә яшәве күңелле, мәгънәле булсын". Ул ачык йөрәге белән кешеләргә якын килә белде, шуннан үзе дә көч, илһам тапты, яшәүнең мәгънәсен тирәнтен аңлады.

Чыннан да, Арча җирен­дә илһам чишмәсе беркайчан да саекмый. Бүген шушы олы мирасны дәвам итәрдәй яшь каләм осталарының, җырчы, композиторлар, рәс­самнарның үсеп килүен күрү үзе үк сокландыра. Әм­ма, иң мөһиме, аларны вакытында таный, барлый белү кирәк. Нәкъ менә шуны күздә тотып, "Иген иккән халык дан-шөһрәткә лаек", "Яңа гасырда – яңа адымнар", "Илгә кылсаң игелек", "Җырлыйк әле", "Алтын каләм" бәйге­лә­ре үткәрелә Арчада. Гариф Ахунов исемендәге премия лауреатлары – әнә шул бәй­геләрдә җиңүчеләрнең иң-иңнәре. Чәчмә әсәрләр иҗат итүчеләр арасында премиягә лаек дип табылган Фәнзилә Мостафина, мәсәлән, Мөн-деш авылыннан, 11 сыйныф укучысы. "Яза алуым белән чиксез горурланам. Гади сүз­ләр белән генә әйтеп булмый торган хисләрем иҗат җи­мешләремдә чагыла", – ди ул. Фәнзилә хәтта олпат язучыларыбыз алдында "Кышкы яңгыр" хикәясеннән өзек укырга да җөрьәт итте. Ә Яңа Кишет мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Чулпан Гобәйдуллинага исә драматургия өлкәсендә зур өмет­ләр баглыйлар. "Язган пьесасын бүген сәхнәгә куярлык", – дип бәяләмә бирде аңа язучы Радик Фәизов. (Ул инде күп еллардан бирле яшь каләмче­ләрнең "Тукай якташы" түгәрәген җитәкли, шуңа да аларның һәр адымын яхшы белә.) Чулпан "Яңа татар пьесасы – 2007", "Замана баласы", "Я выбираю җизнь", "Хыялымдагы йорт" конкурсларында катнашып призлы урыннар яу­ларга да өлгергән икән инде.

Гариф ага Ахунов рәсем ясарга яраткан, картиналар иҗат иткән. Шуңа да районның иң матур почмагы – Сурнар урманчылыгында туып үскән Фирүзә Гыйззәтуллинага нәкъ менә рәсем сәнгате номинациясе буенча премия тапшыру бик урынлы булды. "Арча ягы, данлы Тукай ягы" дип аталган тө­бәк конкурсында дипломнарга лаек булган. Гаилә елы уңаеннан республика бәйгесендә Фирүзәнең "Минем кадерлеләрем" дип исемлән­гән картинасын бертавыштан беренче урынга лаек дип билгелиләр һәм аны күргәз­мә-конкурсның афишасында файдаланалар.

Шигырь язучылар да күп Арча төбәгендә. Наилә Харисова инде үз юлын сайлаган: КДУ ның экономика факультетында белем ала. Әмма аның әдәбиятка, сән­гатькә булган мәхәббәте кимеми. Ә Хәсәншәех авылы кызы Азалия Вәлиева "Кайтаваз" дигән китапчык чыгарырга да өлгергән. Аның шигырьләре "Без Тукай оныклары" җыентыгында да урын алган. Казанның 1000 еллыгына багышлап уздырылган "Я к вам пишу" бәй­гесендә дә призлы урынга лаек була ул. Пө­шәнгәр башлангыч мәктәп – балалар бак­ча­сында педагог-оештыручы булып эшләүче Рания Гәлә­ветдинова исә "Җыр-моңнар, шигърият Ватаны син, Ар­ча!" дип исемләнгән шигырь конкурсында беренче урынны ала.

Заманында Гариф ага Ахунов публицистика җанрында да каләмен сыный һәм ул аңа шактый зур уңышлар да китерә. I дәрәҗә әдәбият премиясе публицистика жан­рында ирешкән уңышлары өчен Наласа авылы егете Рөстәм Галиуллинга бирелде. 2008 елда аның Татарстан китап нәшриятында беренче китабы – "Гипнозчы малай" дөнья күрә һәм ул Татарстан Язучылар берлегенә тәкъ­дим ителә. Бүген аспирантурада укучы, "Шәһри Казан" газетасында бүлек мөдире булып эшләүче Рөстәм: "Әгәр Арча районы җитәкчелеге талантларны барламаса, вакытында күреп алып яр­дәм итмәсә, без мондый уңышларга ирешә алмас идек", – дип бик дөрес бәя бирде. Аның фикердәшләре күп иде залда. Туфан абый Миңнуллин да дулкынлануын яшермәде:

– Хисләргә күмелеп утырам, – диде ул. – Кайвакыт милләтебез өстендә кара болытлар куерганын күреп, күңел төшеп киткән вакытлар булгалый. Ә монда дөнь­яга ишетелерлек итеп: "Без әле исән! Ашыкмагыз, господа!" – дип әйтәсе килә. Ар­ча ягы безнең өчен бик кадерле. Мондый чаралар бү­тәннәрне дә үз артыннан ияртергә тиеш. Бу бәйгене республика күләменә дә күчәр дип уйлыйм мин.

Мөсәгыйт ага Хәбибуллин гадәтенчә сүзен тарих чоңгылларына алып китте. Заманында Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиевләр бе­лән Арча якларын үз итеп йөргән әдип тарихыбызны, телебезне саклау буенча баш­карган эшләре өчен Ар­ча җитәкчелегенә бик тә рәх­мәтле. Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Сеҗе авылы егете Вакыйф Нуриев та Арча хакимияте башлыгы Алмас Нәзировка Рәхмәт хатын әнә шул уңайдан тапшырды. Әмма мирасны саклау эшен балаларың, оныкларың дәвам итмәсә, барыбер дә ниндидер бушлык булыр иде. Бу җәһәттән Гариф аганың кызы Наилә ханымның эшләрен санап бетергесез. Җиңү-челәргә Га­риф аганың китапларын да бүләк итте ул. Ә аның лирик шигырьләрен тамашачыларга шагыйрь Әхмәт Гадел үз тәрҗемәсендә җиткерде.

Гариф аганың шигырендә язылганча, эшләре генә кайтмаган туган төбә­генә, ул үзе дә хәләл җефете Шәһидә ханым бе­лән шушында, үз туфрагында. Аның премиясенә лаек булучы яшьләр өлкән язучылар белән Арча зиратына юл тоттылар. Кабер өсте чәчәк­ләргә күмел­гән. Гариф ага белән Шәһидә ханым рухына дога укыгач, аллы-гөлле чәчәкләр тагын да артты. Бу күренешкә бигрәк тә Наилә ханым сөенде: "Әтиемнең бүген туган көне. Рухы бик тә шатланадыр инде. Ни дисәң дә, бу юлы шундый күп яшьләр – аның дәвамчылары килде бит. Гариф Ахунов исемендәге премия лауреатлары!" – диде ул зур горурлык белән. Кемдер Илдар Юзеевның Гариф Ахунов вафаты уңаеннан язган шигырен искә төшерде:

Туфрак җылы-йомшак булыр

Туган-үскән ягыңда.

Оҗмах кошлары сайрасын

Анда да һәр таңыңда.

"Ватаным Татарстан", 2009 елның 23 сентябре