Мәкаләләр > Просмотр СМИ
Матурлык яралганда

"Алтын мөнбәр" V халыкара мөселман киносы фестивале Казан җирлеген тагын бер күркәм бәйрәмгә баетты. Мөселман модасы дизайнерларының "Islamic - clothes" халыкара конкурсын аңа катнашы булганнар гына түгел, бөтен халык түземсезләнеп көтте. Әмма Мисыр, Иран кебек илләрдән дә коллекцияләр булыр дигән өметләр акланмады. Ахыр чиктә конкурс Татарстан дизайнерларының үзара көч сынашуына кайтып калды.

Доктор Самир Гомаа әйтүенчә, Мисырдан вә­килләр шактый килгән, тик дизайнер коллекцияләрен алып килергә мөмкинлекләре булмаган икән. Шунысын да искәртик, мөселман киеме дизайнерларының халыкара конкурсы 30 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр узды. Ул "Татарстан мөслимәләре берлеге" иҗтимагый оешмасы теләктәшлеге белән оештырылган иде. Жюри хөкеменә Россия, Үзбәкстан, Әзәрбайҗаннан кырыклап дизайнерның илледән артык коллекциясе тәкъдим ителгән. Ә ярымфиналга узган 25 эшнең нибары унысы гына финалга чыккан. Дүрт авторның эше конкурстан тыш күрсәтелде. Кием-салым авторлары "Прет-а-порте", "Делюкс" һәм "Милли костюм" номинацияләрендә көч сынашты. Шунысы да үзенчәлекле, үз кыйбласын тапкан, "өлгереп җиткән" дизайнерлар белән иҗади яктан аерылып торган студентларга да көчләрен сынап карарга мөмкинлек бирелгән иде. Бу җәһәттән жюри әгъзасы Самир Гомаа, яшьләрнең иҗади эшләре тәмам таң калырлык, дип бәяләде. Мисырдан килгән вәкил, жюри әгъзасы Ессам Абдуллаһ фикеренчә, мең еллык тарихы булган Казан кешеләренә башкача чыгыш ясарга ярамый да. Әлеге киемнәрне сату да оештырылса, тагын да күркәм булыр иде, дип өстәде ул.

Чит ил кунаклары алдында каланың йөзенә тап төшермәгән дизайнерлар бу бәйгедә катнашып ни ота? Росссия Дизайнерлары берлеге, Мәскәү һөнәрчеләре палатасы әгъзасы, рәссам-модельер, дизайнер, жюри рәисе Разия Уразаева сүз­ләренә караганда, бу чарада җиңүчеләргә мөселман модасын Мәскәүдә, Вячеслав Зайцев йортында күрсәтергә мөмкинлек биреләчәк. Әй­тергә кирәк, Разия ханым милли киемнәр дөньясыннан бихәбәр түгел. Мәскәүдәге Муса Җәлил исемен йөрткән бердәнбер мөселман мәктәбе укучылары ул иҗат иткән костюмнарны кия. Сәхнә өчен 2-12 яшьлек балаларга татар-башкорт милли киемнәрен булдыручы кеше дә ул. Шулай да танылган дизайнер каушавын яшермәде: "Мин мөселман модасына беренче мәртәбә бәя бирәм. Төрле халыкара бәйгеләрдә жюри булганым бар-барын. Анда бит киемнәр, аларга караш бертөрле: һәрберсендә көн­батышның көнчыгыш зәвыгы белән үрелүен күреп була. Ә биредә конкрет тема, син чыгарга тиеш булмаган кысалар бар. Монда бар да четереклерәк, үзенчәлекле­рәк. Әмма һәр дизайнер зур җаваплылык белән тамашачыны җәлеп итәрлек киемнәр иҗат итә алган".

Тантана ачылышында Татарстан мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова бу бәйрәмнең "Алтын мөнбәр" мөселман киносы фестивале уңаеннан Казан туфрагына бик күп кунаклар аяк баскан көннәрдә уздырылуын ассызыклап үтте. "Әлеге фестиваль идеясе яралганда анда нинди фильмнар күрсәтеләчәге хакында фикерләр күп төрле булды. Әмма фестиваль кысаларында күрсәтелгән фильмнарның гуманизм идеясен алга сөрүе бәхәссез иде. Без бүген дә шушы принципка таянып бәя бирергә тиеш. Мода үзгә­рүчән бит ул. Әмма әлеге киемнәрне киюче хатын-кызларның күңеле үзгәрүчән булмасын, ислам кануннарына тугры калсыннар иде", – диде ул.

Дизайнерлар тамашачыга чын мәгънәсендә бәйрәм бүләк итте. Шәригать кануннарына туры китереп киенгән кызлар күз явын алырлык матур, ачылмаган чәчәк таҗы кебек серле, зәвыклы, күркәм иде. Залда утырган Мәскәүдә нәшер ителүче матбугат чарасы вәкиле, күкрәк, аякларны яшереп тә матур булып була икән, дип таң калды. Ә бу матурлыкны тудыручылар Татарстан кызлары иде. Шуларның берсе, конкурс лауреаты, татар балаларын үзенчәлекле киемнәре белән сөендергән Ләй­сән Хаҗиева, мондый бәйге иҗат кешесенә канат куя, дигән фикердә. Ләйсән заман мөслимәләренең үзә­генә үткән мәсьәләне хәл кылган: никах, туй күлмәк­ләренең гаҗәеп матурларын, үзенчәлеклеләрен иҗат ит­кән. Аның балалар өчен иҗат ителгән коллекциясен дә жюри вәкилләре сокланып карады. Беренче урынны алган Эльмира Ганиева да тамашачыны үзенә атап теккән туй күлмәге белән әсир итте. "Никахыбыз бер атна элек булган иде инде. Хәзер туйга әзерләнәбез. Егетемә дә никах киемен үзем иҗат иттем. Минем белән подиумда ул да йөрде. Дөресен генә әйткәндә, заманга яраклаштырылган милли киемнәр минем диплом эшем иде. Мәскәүдә яшәсәм дә, чыгышым белән Башкортстаннан. Башкалада милли киемнәр белән кызыксыну зурдан. Шуңа күрә бу коллекциянең гомере озын булыр дип ышанам. Кием­нәрне махсус Казанга кайтып тектергән идем. Милли киемне рус мохитендә тудырып булмый аны. Минем теләкләрне "Луиза" ательесы бөтен нечкәлекләрне истә тотып башкарып чыкты". Шулай ук беренче урынны алган Казан химия-технология институты студенты Наҗия Вәлиева күпләрне киемнәренең кыюлыгы, төсләр чагылышы, үзе белдергәнчә, "күләм" белән дә әсир итте. Әле җәй айларында трикотаждан тегелгән киемнәре белән Пермьдә этник мода фестивалендә алдынгы урыннарны яуласа, бу юлы "Чынга ашучан төш" дигән коллекциясе белән катнашты. Аның Эльза Хамматова белән чит илгә сәяхәт итәргә сертификат алуы да гайре табигый тоелмады. Бу урында бер караганда мөселман киеме модасына туры да килеп үк бетмәгән Кукмарадан Рамил Газизов белән Әдилә Сафиуллинаның иҗа­тына тукталыйк әле. Әле вуз студентлары гына булсалар да, алар Кукмараның итек фабрикасын халыкара мәй­данга чыгармакчы. "Кыш­кы кояш" дип аталган коллекцияләре дә шул җәһәттән туган. Әдиләнең: "Европада киң таралган киез эшләнмәләр безнең кулланыштан төшеп калды", – дип борчылуы урынсыз түгел. Чыннан да, ата-бабалардан калгән киез басу алымнарын җуеп без нәрсә оттык соң? Ясалма күн, синтетик киемгә табынып оттырдык кына бугай. Югары бүләк алган тагын бер ханым – Гөлфия Хәлиуллина да тамашачыны "Нәү­рүз" дип аталган коллекциясенең җи­тен тукымадан эшләнүе бе­лән җәлеп итте. Бу коллекциянең үзенчәлеге шунда: аны татарлар, мөселманнар һәр көнне кия ала. "Милли бизәкләрне кертеп, табигый тукымадан классик, спорт һәм башка стильләргә ярашлы җиде төрле кием әзерләдек. Мөселман киемен тегү буенча – унөч, үземнең эшне башлап җибәргәнгә алты ел була. Безне халык Чаллыдагы Тәүбә мәчетендә таба ала".

Тамаша тәмамлангач та, халык кайтырга ашыкмады. Хатын-кызлар үзләренә ошаган киемнәрнең авторларын ауларга кереште. "Нәүрүз" коллекциясе Мисыр вәкилләрендә дә кызыксыну уятты. Чыннан да, "Европа-Азия"­ халыкара гуманитар академия президенты, дөнья мәдәнияте институты (ЮНЕСКО) ректоры Энгель Таһиров хаклы. "Һәрберебезнең тормышында шундый минутлар һәм шундый күңел халәте була, ул йөрәктә мәңгегә уелып кала. Милли киемнәргә сокланып шундый мизгелне без хәзер кичердек", – дигән иде ул. Казан кичергән бу халәт дәвамлы булырга охшаган. Ә финалга чыккан ун дизайнер Дөнья мәдәнияте институты, Татарстан Мәдәният министрлыгы, "Татарстан мөслимәләре берлеге" иҗтимагый оешмасыннан, "Сөембикә" журналыннан да бү­ләкләргә ия булдылар.

"Ватаным Татарстан", 2009 елның 6 октябре