Мәкаләләр > Просмотр СМИ
Биш яшьтә үзгәрдек

Казанда биш көн буе шаулаган "Алтын мөнбәр" Халыкара кино фестивале тәмамланды. Быел "Иң яхшы нәфис кино" дип Россиянең "Бер сугыш" ("Одна война". Режиссеры – Вера Глаголева) фильмы табылды.

Ә менә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең "Кино сәнгатендә гуманизм" бүләгенә Польшадан "Һава еланы" ("Воздушный змей". Режиссеры – Беата Дзякович) фильмы лаек булды.

– Минтимер Шәрипович, әлеге фестивальнең максаты гомумкешелек, рухи, әхлак төшенчәләренең бәһасен һәм мәдәни багланышларны пропагандалаучы чара булырга тиеш, дигән иде, – диде Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева "Пирамида" күңел ачу үзәгендә узган "Алтын мөнбәр" фестиваленең ябылу тантанасында.

Хәер, "Һава еланы" фильмы бер генә бүләк белән чикләнеп калмады. "Алтын мөнбәр"дәге ундүрт документаль фильм арасында "Иң яхшы режиссер" исемлегендә дә ул беренчеләрдән.

Инде дүрт ел буе фестивальдә үзләренең фильмнары белән тамашачыны тетрәндергән, актерларның уйнавы белән шаккатырган иранлы-лар быел да безгә яңа яктан ачылды. Геройларның уй-кичерешләрен тирәнтен җитке-рә белергә, фильмдагы эчтәлекнең фәлсәфи мәгънәсен тоемларга өйрәнү җитенкерәп бетми әле безгә. "Томан эчендәге яктылык" ("Свет в тумане". Режиссеры – Панахбарходе Резаи) фильмының фестивальдә өч бүләккә ия бу-луы иранлыларның тагын бер кат иң шәп кино осталары булын раслый. Әлеге фильм "Алтын мөнбәр"нең "Иң яхшы оператор эше", "Иң яхшы режиссер эше" һәм "Иң яхшы хатын-кыз роле" премияләренә ия булды.

Әйтергә кирәк, быелгы фестивальдә танылган Америка режиссеры, "Дуэлянты", "Чужой", "Гладиатор", "Царство небесное" кинолары аша тамашачыга яхшы таныш Ридли Скотт "Барысы ялган" ("Совокупность лжи") фильмы белән катнашты. Әмма аның "Алтын мөнбәр"дә лаеклы урын алмавына жюри рәисе Али Хамраевның үз аңлатмасы бар.

– Бөтен дөньяны гизгән, һәр шәһәрдә диярлек прокатта әйләнгән әлеге фильмны катнаштыру үзе үк дөрес түгел, – ди Али әфәнде. – Ридли Скотт – югары сәнгатьчә фильмнар белән бергә "Гладиатор" кебек шактый гына "кесәле" коммерция кинолары төшергән режиссер. Миңа калса, мондый шәхесләрнең хезмәтләре махсус күрсәтелергә тиеш. Әйтик, фестиваль ачылышында, йә булмаса, ябылышында.

Очрашу вакытында Али Хамраев дөньяны айкап чыккан Үзбәкстан фильмы "Юрта"га да дәгъва белдереп алган иде. "Йөзләгән фестивальдә булып, биш йөзләгән премия алган әлеге фильмның катнашуы мине бик тә гаҗәпләндерде, – ди ул. – Үзбәкстанда танылган режиссерлар Низам Аббазов, талантлы татар егете Равил Батыров төшергән фильмнар да бар бит?!"

Үзбәкстан режиссеры Әюп Шәһәбетдиновның "Юрта" фильмы, әлбәттә инде, жюри төркеменең игътибарыннан читтә кала алмады. Аңа "ТЮРКСОЙ"ның махсус премиясен тапшырдылар.

Бу фестивальдә жюри тарафыннан безнекеләр адресына җылы сүз җиткерүләре йөрәккә сары май булып ятты. "Алтын мөнбәр"нең биш яшьлек юбилеена, ниһаять, татар үзен кинолы итеп тоя башлады. Бигрәк тә конкурстан тыш күрсәтелгән "Бибинур" (режиссеры – Юрий Фетинг) фильмы шаккатырды. Кызганыч, аның фестивальдә катнашмавын авыр кичердек. Ә менә режиссер Рамил Төх-фәтуллинның "Бөркетләр" нәфис фильмы бүләкләнү-челәр исемлегендә иде. Һәм ниндие диген әле?! "Иң яхшы ир-ат роле" номинациясенә безнең танылган актерлар, Камал "бөркетләре" – Әзһәр Шакиров, Равил Шәрәфиев, Ринат Таҗетдинов лаек булды.

Татар фильмнары жюри рәисенең күңеленә аеруча хуш килгән. "Бүгенге кинематографистлар, коммерция фильмнары артыннан куып, төп геройлары итеп эчкечеләр, бомжлар, җинаятьчеләр турында кино төшерә башлады, – ди Али әфәнде. – Ә татар фильмнарында гади кешеләрнең тормышы сурәтләнгән".

Татар тормышы хакындагы кинолар Татарстан режиссерлары төшергән фильмнарда гына чагылмый. Әнә Мордовиядә яшәүче татар авылындагы көнбагыш сатучы апалар турындагы "Семечки" (Галина Леонтьевна) документаль фильм да жюри әгъзаларында бик тә җылы хисләр калдырган.

Татар киноларыннан фестивальгә килгән кинойолдызлар Алла Сурикова, Лев Дуров, Валентин Гафт та мәм-нүн иде. Киләсе елда бездән, ягъни татар режиссерларыннан эчтәлекле, тормышчан кино көтә алар. Ә татар кинематография институты аякка басып һәм тулы хокук белән эшли башлагач, таләпләр тагын да артачак әле. Режиссерларга исә чаналарын җәйдән, ә арбаларын кыштан әзер-ләргә туры киләчәк.

"Ватаным Татарстан", 2009 елның 6 октябре