Мәкаләләр > Просмотр СМИ
Йөз ел буе исебездә

Кичә Габдулла Тукайның "Исемдә калганнар" биографик повесте язылуга йөз ел тулды. Бу уңайдан Г.Тукай исемендәге әдәби музейда әдәби-музыкаль кичә оештырылды.

Шагыйрьнең кыска гына тормыш юлы, иҗаты җентекләп өйрәнелгән кебек. Әмма бүген дә галимнәр, сәнгать белгечләре бу тема белән кызыксына, яңа ачышлар ясый. Текстолог Зөфәр Рәмиев фикеренчә, бу әсәр шагыйрьнең Җаекка кадәр булган тормыш юлы үз шәрехләвендә булуы белән әһәмиятле. Ул самимилеге, эчкерсезлеге белән җәлеп итә, күңелгә моңсулык өсти, шул ук вакытта җаның чистарып калган кебек була.

"Исемдә калганнар" 1909 елда "Үрнәк" типографиясендә басылган. Азагына "Дәвамы киләсе санда" дигән искәрмә дә куелган була. Тукай повестьның ике өлештән торачагын искәрткән һәм соң­гысында Казан белән Җаектагы тормышын бәян итәргә җыенган. Әмма икенче өлеше язылмый кала. Зөфәр Рәмиев бу повестьны Г.Тукайның 2006 елда дөнья күргән ике томлыгыннан укырга киңәш итә: "Әлеге томлыкны эшләгәндә мин бу әсәрне кабат чыганак белән чагыштырып чыктым һәм шактый гына ялгышлар таптым. Әйтик, беренче биттә үк истәлекләр "...мин өч-өч яшь ярымда" дип басылган, ә 1909 елгы үрнәктә "ике-ике яшь ярымда". Димәк, җитмеш ел буе шушы төгәлсезлекләр кабатлап бастырылып торган". Зөфәр Рәмиев бүген Тукай әсәрләренең академик томлыгын чыгарырга кирәклеген искәртә. Соңгы мәртәбә шагыйрь әсәрләренең биш томлыгы 1985 елны чыккан икән. Бу юлы галимнәр алты томлыгын әзерләячәк. Әлеге изге нияткә кризис җилләре тимәс дип ышанасы гына кала.

Юбилей җәһәтеннән Арча районындагы Габдулла Тукай исемендәге дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы да әдәби чара үткәрә. Бу музейның директоры Тәлгать Гомәров әйтүенчә, шушы көннәрдә музей үз карамагына бай йортын алган. Анда туган якны өйрәнү музее оештырачаклар икән. Санаулы вакыт эчендә төзеклән­дерү эшләре үткәреп, шушы көннәрдә беренче кунакларны кабул итәргә әзерләнеп торалар.

"Ватаным Татарстан", 2009 елның 10 октябре