Мәкаләләр > Просмотр СМИ
Тәсбихта микән хикмәт?

Европа өнсез калды. Андагылар "Рубин"ның дөньяда иң көчле команда саналган "Барселона"ны ничек җиңүен аңлый алмый. Хәтта баш тренерның кулындагы тәсбихка шикләнеп караучылар да бар. Дөрес чамалыйлар - барысы да шул Бәрдыев аркасында! Ул испан командасын ничек отарга кирәклеген бөтен футбол җәмәгатьчелегенә раслады. Тик бу әле беренче генә җиңү. "Барселона" кебек бөекләр арасына эләгү өчен "Рубин"га бу уңышын тагын бик күп тапкыр расларга туры киләчәк.

Ике көн элек якташларыбыз Испания¬дән кайтты. Башкала аэропортында аларны җанатарлар, журналистлар каршы алды. Барысы да Казан уенчыларының каһарман булуын сөйли. Күпләр "Рубин"ның җиңәсен алдан белгән икән. Дөресен әйтергә кирәк, минем күңелнең дә бер читендә өмет чаткысы бар иде. Әмма безнекеләрнең җиңәсенә ышанмадым. "Рубин" җанатарлары үпкәли күрмәсен, әмма Казан футболчылары Испаниядә күрсәткән уены белән җиңүгә лаек түгел иде. Күп дигәндә ничья! Бу фикер белән очрашуны караган бик күпләр килешер. "Барселона" уенчылары һәм "Рубин"ныкылар оештырган һөҗүмнәр, капкага тибелгән туплар саны да шуны раслый. Казан командасының төп тырышлыгы саклану өчен сарыф ителде. Хәер, "Барселона"га каршы башкача уйнап та булмый.

Испан командасын Россия чемпионы түгел, хәйләкәр Хиддинк җитәкчелегендәге "Челси" да, күпне күргән Фергюсон кулы астында уйнаучы "Манчестер Юнайтед" та ота алмады. Гомумән, "Барселона"ның соңгы тапкыр кайчан җиңелүен бу команданың тугры фанатлары гына хәтерли. Ялгышмасам, быелгы сезонда Каталония вәкилләре әле бер тапкыр да оттырмады. Бәрдыев исә Европа тамашачысының телен вата торган исемле егетләре белән букмекерлардан акча алырга өметләнүчеләрнең хыялларын чәл¬пәрәмә китерде.

Сигез чакрым юл

"Рубин" уены белән түгел, ә нәкъ менә кабатланмас тырышлыгы һәм "Барселона"ның дөньяда иң үтемле, нәтиҗәле саналган һөҗүменә каршы тора алу сәләте белән җиңүгә лаек иде. Баксаң, "Рубин" футболчылары матчта бик күп күрсәт¬кечләр буенча үзләреннән өстен чыккан испаннардан сигез чакрымга күбрәк йөгергән икән. Әнә шул тырышлык соңыннан исәптә чагылды.

Испаннарның иң атаклы спорт басмаларыннан берсе раславынча, Казан командасына Корбан Бәрдыев кулындагы тәсбих ярдәм иткән булырга тиеш. Көлке тоела, әмма Европада "Рубин"ның җиңүен башкача аңлата алмыйлар. Ничек инде ул беркемгә дә билгеле булмаган команда атаклы "Барселона"ны җиңә алсын?! Безгә генә ул мәктәптә АКШ яки шул ук Испаниянең ким дигәндә ике дистә шәһәрен ятлаттыралар. Ә менә алар өчен Казан кайдадыр ерак Себердә урнашкан кала. Ә андагы көнкүреш испаннарның моннан ярты гасыр элек яшәгән тормышын хәтерләтә икән. "Рубин"ның испан сакчысы Сезар Навас исә "Терек" белән уйнаганда футбол кырының гильзалар белән тулы булуын сөй¬ләгән. Очрашуга кадәр испан басмаларында "Рубин" хакында чыккан басмалар әнә шуннан гыйбарәт. Әлбәттә, мондый хәлдән соң матч алдыннан тамашачы арасында берәү дә "Рубин"ның җиңәсен фаразлый алмас иде. Шуңа күрә испаннарның танылган "Marca" басмасы бу вакыйганы "иптәш Бәрдыев революциясе" дип бәяләгән. Арттыру кебек, әмма чынбарлык.

Әлбәттә, бу "революция"нең уңышлы булуында бәхетнең дә өлеше бар. Әгәр матчның икенче минутында ук туп испан сакчысына эләгеп Рязанцевның аягына төшмәсә, "Рубин" исәпне бу кадәр иртә ача алмас иде. Матч ахырында "Барселона" уенчыларының ике тапкыр капка баганасына эләгүен ничек аңлатасың? Испаннар типкән 24 туптан нибары берсенең, ә безнекеләрнең өчтән икесенең капкага керүенә нәрсә дисең? Әлбәттә, бәхет эше дә бардыр. Әмма әле күптән түгел генә моның нәкъ киресен күзәттек. Хәзер ул без "Интер" белән ничьяга уйнауны гадәти вакыйга буларак кабул итәбез. Ә ул матчта нинди мөмкинлек¬ләрдән файдалана алмадык? Кыскасы, Ходай ул көнне бирмәгәнен бу юлы бирде. Әмма юктан түгел, тырышкан өчен.

100 мең эчендә ике-өч түбәтәй

Испан басмалары дөрес чамалаган. Җиңүнең сәбәпләре баш тренерга барып тоташа. Әмма нәтиҗәне аның бу кичтә кигән яңа костюмы яки кулындагы тәсбихе түгел, ә футболчыларны дөрес уйнату сәләте алып килде. Матчның зур өлеше "Барселона" уенчылары өстенлеге белән "Рубин" капкасы янында узды. Хәер, Бәр¬дыев аның шулай буласын алдан фаразлады. Әмма ул ахырда әйткән бер сүзгә игътибар итәргә кирәк иде: "Футболчыларның осталык дәрәҗәсе нык аерыла, тик ике командада да кешеләр уйный". Әлбәттә, "Барселона" тренерлары да "Рубин"¬ның алдагы очрашуларын кү¬зәткәндер. Әмма ул кадәр үк түгел. Чөнки мондый бөек командалар үзләренчә уйнап, көндәшне дә шуңа буйсындырырга тырыша. Ә менә "Рубин" тренер әйткән барлык таләпләр¬не үтәп, үз дигәненә иреште. Безнекеләр бер генә тапкыр ялгышты - әйтүләренә караганда, матчтан соң Роман Шаронов Ибраһимовичны дөрес тотмавы өчен гафу үтенгән.

Тамашачы күзлегеннән карасак, Татарстан җанатарларыннан да бәхетле кеше юк бу көннәрдә. Барлык басмалар да "Рубин"ның ни дәрәҗәдә яхшы һәм акыллы команда булуы хакында яза. Моңа кадәр дә белгәннәр, әмма әйтергә генә оялганнар, күрәсең. Җитмәсә, Мәскәү ЦСКАсы да үз кырында "Манчестер Юнайтед"ка җиңелде бит әле. Телевидение каналлары исә 100 мең кеше сыйдырышлы "Ноу Камп" стадионында түбәтәй кигән ике-өч бөртек кешенең сөенеч мизгелләрен әйләндерә. Җиңүне кичә башкалада башланган "Россия - спорт державасы" форумына да бәйлиләр.

Шулай булсын. Әмма "Рубин"ның бу уңышы "Барселона"дан бигрәк, беренче чиратта Чемпионнар лигасындагы тәүге җиңү булуы белән истә калды. Казан командасы өч матчта да исәпне беренче булып ачты. Беренчесендә җиңелде, аннары ничьяга уйнады, хәзер исә өстен чыкты. Менә шулай әкренләп күтәрелү "Рубин"ны каты егылудан коткарып калачак. Казан футболчылары бөек командаларны ничек отасын хәзер яхшы белә. Иң мөһиме - "Рубин" үзен шундыйлар рәтенә кертмәсен. Ике атнадан безнекеләр "Барселона" белән кабат очраша. Бу юлы да җиңәсенә ышанмыйм, әмма өмет бар.

P.S. Европа ярышлары дигәннән, Халыкара хоккей федерациясе киләсе елдан Чемпионнар лигасы турнирының кабат оештырыласын хәбәр итте. Билгеле булганча, узган ел башланган бәйге нибары бер генә сезон уздырылды. Ә аннары, финанс кризисны сәбәп итеп, хоккей ярышын ябу турында карар чыгарылган иде. Хәзер менә яңадан тотынмакчылар.

"Ватаным Татарстан", 2009 елның 23 октябре