Мәкаләләр > Просмотр СМИ
Әйбәтрәк булыр дигән өмет бар
Казан үзендә Идел буе федераль университетын оештыру хокукын алганнан соң, әлеге гигант уку йорты нинди булачак, аңа кайсы вузлар кушылачак, милли бүлекләр сакланачакмы, дигән сорауларга җавап эзләргә ашыгучылар белән беррәттән, хәерлегәме икән бу үзгәреш, дип шикләнүчеләр дә булды.
Берәүләр сөенде, икенчеләр көенде бу яңалыкка. Әмма әлегә берәү дә университетның язмышына нинди яңа сәхифәләр язылачагын төгәл генә белми. Дөрес, планнарның бер өлеше төзелеп килә инде. Әлеге университетның үсеш программасы киләсе елның апрель аена, ягъни Ленинның туган көненә кадәр расланырга тиеш икән.
Бүген Казан дәүләт университетының язмышына битараф булмаганнарның һәркайсы аның данлы тарихы, дәрәҗәсе, заманча әйтмешли, брендын саклап калу өчен борчыла. Ә инде университет юкка чыгарылачак, дигән яшен тизлеге белән таралып өлгергән имеш-мимешләр борчуларны арттыра гына. КДУ ректоры Мәкъзүм Сәлахов сүзләренә караганда, чынбарлыкта берәү дә тарихны юкка чыгарырга, исемне үзгәртергә җыенмый.
– Указда Идел буе федераль университетының исеме хакында бер сүз дә әйтелмәгән. КДУның брендын саклау мәсьәләсе хәл ителгән. Бу хакта ТР Президенты Минтимер Шәймиев ил җитәкчелеге белән дә фикер алышты. Казан университеты дигән атама калдырыла. Бәлкем, дәүләт дигән сүзе дә булыр, арага нинди дә булса сыйфат өстәлүе мөмкин. "Автоном дәүләт учреждениесе Идел буе федераль университеты" дигән язу иң алга чыгып, куштырнаклар ачылып, "Казан университеты" яки "Казан дәүләт университеты" дип куелачак, университет бинасының фасадында Казан университеты дигән ике сүз барыбер калачак. 200 еллык университет тарихы безнең өчен бик кадерле, – дип аңлатты Мәкъзүм Сәлахов "Татмедиа"да узган матбугат очрашуында.
Тарихка күз салсак, әлеге университет башта императорныкы, аннары дәүләтнеке булган, атама уртасындагы исем үзгәреп торган. Шуңа күрә безгә аның бигрәк тә Казан университеты дип саклануы мөһимдер. "Куштырнаклар эчендә генә калдыру белән килешмим. Бу тамгалар югалачак. Казан дәүләт университеты дигән исем, аның тарихы, һичшиксез, сакланырга тиеш", – дип белдерә үз фикерен ТР Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарәләр комитеты рәисе Валентина Липужина.
Бүген КДУның соңгы курсында юристлык белеме алучы, депутат, "Болгар-Синтез" ширкәте генераль директоры Фәрит Мифтахов яңалыкка ничек карый икән?
– Әгәр ул федераль статус алып, аның дәрәҗәсе дөнья масштабында тагын да арта икән, моңа сөенергә генә кирәк. Иң көчле укытучылар, студентлар тупланган очракта университет яхшы җимешләр бирәчәк. Югыйсә бездә соңгы вакытта вуз тәмамлаганнарның күбесе эшкә яраксыз булып чыга. Нәтиҗәдә бу проблема да бетәр. Аннан башкалабызга чит төбәкләрдән яшьләр агылыр, алар парлашып, безнең туфракта төпләнеп калыр, безнекеләр читкә китмәс, шуның бәрабәренә республика халкы да артыр, – ди КДУ студенты булу белән горурланган Фәрит Фәизович.
Бу сорауны кемгә генә бирсәң дә, сүзен, КДУның тарихы сакланырга тиеш, дип башлый. Бу инде үзе үк милләтебезгә үз гореф-гадәтләре, мәдәнияте кадерле булуын күрсәтә. Дөрес, милләткә хезмәт итүчеләр арасында, эшне башлаганчы киңәшләшү юк, дип үпкә белдерүчеләр дә аз түгел. "Университет та, фән дә кирәк. Әмма бездә җәмәгатьчелек, галимнәр фикеренә берәү дә колак салмый. Киңәшләшеп башкарылмаган эшнең ахыры хәерле бетмәскә дә мөмкин. Аннан исеме дә, "ПФУ" – төкерек кебек тоела миңа. ПФУ профессоры дип әйтү дә сәер бит. Университет тәмамлап, 30 еллап шунда хезмәт куйган галим буларак, шул хакта да уйланам. Уйланган гамәл булса, мәгарифне бетерү өчен махсус эшләнмиме икән бу, дигән фикерләр дә килә башка. Милли мәгариф турында әйтеп тә тормыйм. Миллилек бездә болай да юк инде", – ди "Сәләт" лагере җитәкчесе, КДУ галиме Җәүдәт Сөләйманов.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Дамир Гыйсметдинов: "Үзгәрешләр университет мәктәбен, миллилекне бетерүгә корылса, мондый уку йорты төзелүенә мин каршы, – ди. – Аш пешерүче хезмәте белән чагыштырыр идем мин бу эшне. Шулпаның тәмлелеге аны кем һәм ничек итеп пешерүгә карый. Шәп шулпа булсын иде ул".
Исем мәсьәләсе аңлашыла, ә яңа университетның пәйда булуы галимнәрне кыскартуга, милли бүлекләрнең, факультетларның юкка чыгуына китермәсме соң?
– Бар да калачак, бары тик көчәячәк кенә, – ди Мәкъзүм Сәлахов. Аның белдерүенчә, беренче вакытта кыскартулар көтелмәячәк, ә алга таба университет мөгаллименә төрле бәйгеләр аша үтәргә туры килмәгәе. Чөнки университет сыйфатлы белем бирү максатын күздә тота.
Чит төбәкләрдән дә иң сәләтле укытучыларның килүе ихтимал. Аннан үзебездә дә укытучы әзерләүгә таләпләр көчәячәк. Милли бүлекләргә килгәндә, татфак һәм башка бүлекләр, гуманитар-педагогика университетындагылар барысы бергә кушылыр дип күздә тотыла. Аларга яңадан ТР Фәннәр академиясенең өч институты – Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать, Ш.Мәржани исемендәге тарих һәм Татар энциклопедиясе институтлары берләштереләчәк.
Кайсы университетларның берләштереләсе дә тәгаен билгеле инде. Алдан фараз кылган вузларның берсе дә аның составына кермәячәк. Бу – Татар дәүләт гуманитар-педагогика һәм финанс-икътисад университетлары. Бер вуздагы охшаш факультетларны бергә кушарга җыеналар. Шулай итеп, физика яки тарих һ.б кебек институтлар барлыкка киләчәк. Себер федераль университетында 17ләп институт исәпләнә һәм бу структура бик нәтиҗәле эшли икән. Яңа университетта нинди белгечлекләр ачарга җыеналармы? Планда фундаменталь медицина, космик, урбанистика факультетларын булдыру бар. Ә менә инженерлык факультеты КАИ һәм КХТИ белән бергә хезмәттәшлек итәчәк икән. Яңа кушылган вузлар да үз тәкъдимнәрен җиткерәчәкләр.
Яңа статус, бирелгән акчалар университетка яңа мөмкинлекләр ачар дип көтелә. Биш елга 7,5 миллиард сум акча бүленгән. Кризис сәбәпле, беренче елда финанслау азрак та булырга мөмкин, киләсе елларда инде тулы күләмдә бүленәчәк. Моннан тыш Универсиадага төзелгән авылның да әлеге уку йортына калдырылуы бик мөмкин.
P.S. Кичә Казан дәүләт университеты гыйльми советының киңәйтелгән утырышында катнашкан Россия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко университет исеменең язмышына ачыклык кертте. Идел буе федераль университетына әвереләчәк КДУ киләчәктә "Казан дәүләт университеты (федераль)" дип аталырга да мөмкин. Фурсенко фикеренчә, КДУ исемен саклап калырга кирәк. "Бу исем яхшырак укытырга һәм яхшырак укырга мәҗбүр итә", – диде министр.
Мәскәүдән килгән кунак югары уку йортларының дәрәҗәсен үстерергә кирәклегенә дә басым ясады. Фурсенко сүзләренә караганда, өч-дүрт елдан Россиядә студентлар саны икеләтә кимеячәк. Бу шартларда белгечләр әзерләүгә яңача карарга кирәк. Кайбер университетларга аерым статус бирү бу юнәлештә эшне камилләштерергә булышачак. "Махсус университетлар күп булмаячак. Алар күп була да алмый. Без беркемне дә кимсетергә теләмибез. Ләкин тормыш чынбарлыгы шундый: Олимпия чемпионнары миллион була алмый", – диде Андрей Фурсенко.

"Ватаным Татарстан", 2009 елның 31 октябре