Мәкаләләр > Просмотр СМИ
Академиядән илчеләр өзелми

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт һәм муниципаль идарә академиясе студентлары, аспирант һәм хезмәткәрләренә чит ил кунаклары белән очрашып күрешүләр инде күптән гадәти әйбергә әйләнде. Биредә шушы көннәрдә генә Ирландиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе Филип Макдона белән очрашу булды.

Академиядә тагын бер илче – Бельгиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе Ги Труверуа да булып китте әле. Ул "Евроюс-Казан" Европа клубы" яшьләр оешмасы утырышында катнашып, студентлардан Евроклуб эшчәнлеге турында сорашты. Бигрәк тә аны академиядә Евросоюз тематикасы буенча моннан берар ай элек булып узган брейн-ринг интеллектуаль уены кызыксындырды.

Ә менә Иран политологы, имам Садыйк исемендәге Тәһран университетының фәнни эшләр буенча проректоры Мөхәммәд Хәссән Хани академиягә визиты вакытында студентларга үзенең иле, аның икътисады, дәүләтнең халыкара хәле турында лекция сөйләде. Профессор әйтү­енчә, Иранның халыкара аренада мөһим роль уйнавын күп илләр күрмәмешкә салыша. Бу әлеге ислам республикасы белән көнбатыш дөньясы арасындагы кискен каршылыкка бәйле. Политолог сүзләренә караганда, Иран территориясендә энергетика ресурсларының күп туплануы, бай тарихы, халкының күрше дәүләт­ләрнекеннән күп булуы (70 миллион), ислам дөньясындагы абруе илнең халыкара процессларда кыю төстә катнашуына этәргеч ясый.

"Ватаным Татарстан", 2009 елның 8 декабре