Мәкаләләр > Просмотр СМИ
Ирекле рәссам
Бөтен җаны-тәне белән сәнгать дөньясына кереп китеп, шунда үз агымына агучы, корабына сокланырлык төсләр табып, күңел җылылыгын җилкән итеп күтәргән рәссамнар сирәктер ул. Россия һәм Татарстанның халык рәссамы Илдар Зариповның галерея-студиясендә узган 70 яшьлек юбилей тантанасында да әнә шул аның үзенә генә хас иҗади киңлекне, хөрлекне билгеләп үттеләр.
- Илдар абый, сез Татарстан һәм Россия күләмендә зур исемнәр алган иҗат кешесе, шулай да тормышыгызны сәнгатьтән башка күзаллый аласызмы?
- Сәнгатьтән башкамы? Әти сәнгать училищесына керергә җыенуымны белгәч: "Улым, нәрсәгә хаҗәт бу синең художник булуың, - дип каршы төште. - Мин художникларны беләм: аларның аяк киемнәре тузган, эшләпәләре катып беткән һәм өстәвенә салып та йөриләр. Синең дә шундый буласың киләме?" - диде. Нәрсә дип җавап бирергә дә белмәдем, чынлап та шундый тормышта яшиләрме икән дип шиккә дә калдым. "Бик яхшы балта остасы булырсың, әйдә минем белән", - диде әти. Әнием Мәймүнәнең әтигә каршы әйткән бер сүзе җитте: "Керсен, укысын". Башка һөнәр сайлау турында хәтта башыма да кереп карамады. Кечкенәдән рәсем ясарга яраттым. Гармунда да бик яхшы уйный идем. Бәлки... юк, рәссам гына булыр идем. Музыканы, җырчыларны бик яратам. Шул ук сәнгать бит ул, ләкин формасы гына башка аның. Соңрак "Калина красная"ны караганнан соң, кинематография белән кызыксына башладым, әмма акча юклык бу уйдан туктатып калды.
- Галерея залларына урнаштырылган рәсемнәргә, коллекцияләргә карап, иҗатыгыздагы төсләргә игътибар итми мөмкин түгел. Сары, төгәлрәге, алтынсу төскә өстенлек биргәнсез кебек тоела.
- Җылы колорит, җылы буяулар була инде ул. Мин бу турыда уйлаганым да юк. Үзеннән-үзе шулай килеп чыга. Күргәзмә өчен дә махсус сайлап алмадым. Мин, гомумән, махсус ясамыйм. Нәрсәгә булса да тотыну өчен теләк булырга тиеш. Мин ирекле рәссам, күңелемдә нәрсә бар - шуны ясыйм.
Сары - җылы төс ул. Күңелгә уңыш, арыш төсе буларак килеп керә. Дөнья үзе үк җылы бит ул. Мәсәлән, кояш, арыш, энергия... Әмма минем бу хакта, нигә болай эшлим икән, дип уйлап караганым да юк. Ходай Тәгалә биргән төсләр ул. Җылы төсләр иҗатымда бер этап булып тора. Хәзер салкынрак төсләр белән эш итәм. Әлегә ул чорны ничектер кызгану, сагыну хисләре белән искә алам. Бу хезмәт җимешләрем - бик үзенчәлекле әсәрләр. Бу хакта берничә рәссамның, нишләп ул колориттан киттең, син үз урыныңны тапкан идең, дип әйткәннәре дә булды. Әмма бу инде күңел халәтенә дә бәйле бит.
- Сезнең картиналарыгызда ат һәм хатын-кыз образы гел янәшә йөри…
- Чыннан да бу образларны мин бик яратам. Рәссамның аларны яшәү чыганагы буларак кабул итүе ул. Күңел шуны таләп итә. Авыл җирендә алардан башка тормышны күз алдына китерә алмыйсың. Картиналардагы шәрә хатын-кызны ясавы да авыр булды. Алар зур киртәләр аша үттеләр. Әмма мин хатын-кызны һәрвакыт күңел халәтем кушканча ясадым. Шул вакытларда обкомга чакырып сүгәләр иде. Идеология бүлеге мөдире Мөдәррис Мусин бервакыт: "Нишләп син шундый рәсемнәр ясыйсың, бездә бит нефть бар, КамАЗ, юкса, без синең белән килешү төземибез. Җитәр, булды бу рәсемнәреңне ясарга. Әйдә, яз әле нефть турында", - диде. Тырышырмын, дип кайтып киттем. "Нефтяник Әхәт абый" дигән картинаны очраклы гына яздым. Гади бер авыл абзые баласы белән бер төрле җылы өйдә, караватта майкачан гына утыра. Күренеп тора: өй һәм гаилә җылысыннан канәгать ул. Тик монда нефть юк, КамАЗ да юк. Бер таныш рәссамга обкомда булган хәлләрне сөйләгән идем. "Нефтяник Әхәт абый, дип яз да куй", - ди бу миңа. Әнә шулай итеп рәсем зур күргәзмәләргә китте. Бер караганда, нефтьче дә шулай өендә рәхәтләнеп утыра ала бит. Аны кап-кара торбалар арасында ясарга димәгән бит. Соңыннан картинаның исеме үземә дә ошап китте.
- Авыл кызы буларак, "Арыш" исемле картинагыз мине нык тәэсирләндерде. Эссе вакыт, чалгы янаучы хатын-кыз образы.
- Юбилей тантанасында төп сәхнә нәкъ шул картина янында булды да инде. Минем үземә дә ошый ул. Казанда туып үссәм дә, авылны бик яратам. Әти-әни, тамырларым Дөбьяз якларыннан. Анда еш кайта идем. Шунда эшләүче уракчы хатын-кызларның образлары канга сеңеп калган. Әле 60 нчы елларда да безнең якларда кул белән сугалар иде, бу техниканың җитмәвенә бәйле булгандыр инде. Хатын-кызларның шулай ирләр белән янәшә эшли алулары үзенә бер матурлык, батырлык кебек тоелды. Рәсемдәге Фәүзия апа да шулай чалгы, урак тотып эшкә йөри иде.
- Сезнең иҗатта хатын-кыз образы, гомумән, төп урынны алып тора кебек...
- Хатын-кыз - матур чәчәк бит ул. Безнең барыбызны да әниләр дөньяга тудырган. Алар минем иҗатыма һәрвакыт илһам бирәләр, ярдәм итәләр. Дөрес чамалагансыз, иҗатымдагы төп теманы хатын-кыз образлары алып тора. Ир-атлардан бары тик нефтьче Әхәт абыйны гына сурәтләдем бугай. Марсель Сәлимҗанов, Кафил Әмировларның портретларын ясадым. Алар сәнгатьне аңлый белә торган кешеләр.
- Сез үзегез турында ирекле рәссам дип әйтергә яратасыз...
- Мин нәрсә язасым килә, шуны эшлим. Хәтта совет заманында да ирегемне саклап кала алдым. Нинди генә картина язсам да, худсоветларда да каршы килә алмадылар. Алар да йөрәксез, җансыз кешеләр түгел бит. Һәрвакыт агымга каршы йөздем. Иҗатымдагы ирек шуннан гыйбарәт. Бернинди план, эш сәгатьләрем юк. Аллага шөкер. Гадәттә көннең икенче яртысында эшкә тотынам, кичкә кадәр эшлим.
- Рәссамнарга бүген яшәве, акча эшләве җиңелме?
- Кризис чорында, гомумән, 90 нчы еллардан соң авыррак, элек барыбер безне дәүләт кайгырта иде. Мәҗбүрият булса да, килешүләр төзи иде. Элек ниндидер гарантия бар иде, хәзер юк. Россия күләмендә күргәзмәләр оештыралар, яхшы гына эшләр бар, тик сатып алучылар юк. Сәнгатькә, мәдәнияткә акчаны кызганалар. Бу дөрес сәясәт түгел. Сәнгать - милләтнең таянычы ул, дәүләт икътисадының таяну ноктасы. Әмма мин үз чиратымда галерея-студиям өчен Татарстан хөкүмәтенә рәхмәтле. Рәссам өчен эшләү мөмкинлеге тудыру бик зур нәрсә ул.
- Илдар абый, иҗат итүдән туктап калган вакытларыгыз булдымы?
- Андый чакларым булмады. Берьюлы берничә әсәр өстендә эшләргә туры килә. Картина тәмамланган икәнлеген эчке сиземләү әйтә. Дөреслек, матурлык, гармония пәйда була. Эшләнеп бетмәгән күңелгә ятмый. Дөрес тә эшләнгән шикелле, әмма ул рәсемнең йөрәге юк, тере түгел. Эш эшләнгән, әмма сәнгать юк. Коръәндә дә, син аңа йөрәгеңне бир, ул терелсен, диелгән. Мин дә әсәрләрем белән сөйләшәм, кайберләренә көннәр буе карап утыра алам.
- Гадәттә иҗатны талант һәм тырышлык аша билгелиләр. Третьяков галереясы, чит илләрдәге музей һәм шәхси коллекцияләрдә урын алган күпсанлы иҗат җимешләрегез тууга күбрәк нәрсә тәэсир итте икән?
- Таланттыр дип уйлыйм, Ходай бирмәсә, булмый ул. Илһам да үз ролен уйный. Кайчагында кәеф булмый, ә илһам килә. Тырышлык белән генә булмый. Аннан авыл кешеләре кебек ипи ашарга яратам мин, шуннан көч алам. Бер үк вакытта башкаларның иҗатыңа битараф булмавы да этәргеч була. Сәнгатьне аңлаучы кешеләр җәмгыятьтә күп булсын иде. Сәнгать - зур көч ул.

"Ватаным Татарстан", 2010 елның 12 гыйнваре