Мәкаләләр > Просмотр СМИ
Кадерләп калыйк
Җиңү бәйрәменә өч ай вакыт калып бара, шул сәбәпле оештыру эшләре көннән-көн тыгызлана. Тик кайберләре әле башлангыч хәлендә генә.
Мәсәлән, ветераннарга нинди бәйрәм бүләге бирәчәкләре дә, Мәскәүдә узачак Җиңү парадына ничә ветеран барачагы да билгеле түгел. "Рәхмәт әйтү өчен вакыт бик аз калып бара, барыбызга да ашыгырга кирәк, көн саен берничә ветераныбыз фани дөньяга күчә бара бит", - дип билгеләп үтте шушы көннәрдә район башкарма комитетларының социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлары катнашында узган видеоконференциядә Татарстан Президентының социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Т.Ларионова.
Ветераннарга нинди бүләк бирү мәсьәләсе белән республиканың Финанс һәм Сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары шөгыльләнә икән. Ул азык-төлек җыелмасы булырдыр, мөгаен. Т.Ларионова бу эшкә ветераннар эшләгән предприятиеләрне һәм бизнес вәкилләрен дә тартырга кирәк дип билгеләп үтте. Гомумән, эшмәкәрләр арасында хәйриячелек белән шөгыльләнүчеләр әлегә җитәрлек түгел. Т.Ларионова әйтүенчә, мәсәлән, алар ветераннарны багу (услуги сиделки) эшенә алынырга да атлыгып тормый. Ә бит бүгенге көндә өлкәннәребез өчен иң актуаль проблема бу. Дөрес, ярдәмгә мохтаҗ булган һәр кешегә диярлек социаль хезмәткәр билгеләнгән-билгеләнүен, ләкин өлкәннәрне аларның яннарына атнага ике-өч мәртәбә килеп йөрү генә канәгатьләндерми. Күбесенә хәтта матди һәм физик ярдәм дә түгел, ә сөйләшеп, истәлекләрен тыңлап утыручы кирәк.
Бу уңайдан аларга волонтерлар һәм тимурчылар ярдәм итә алыр иде. Күп кенә районнарда бу шулай да. Ләкин, киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, Әтнә, Югары Ослан, Кайбыч, Биектау, Теләче, Чирмешән районнарында ни өчендер мондый хәрәкәт бөтенләй оештырылмаган.
Җиңү бәйрәменә әзерлек комитетының декабрь аендагы утырышында иң беренче бурычларның берсе буларак билгеләп үтелгән картлар йортларында яшәүче сугыш ветераннарын инвалидлыкка чыгару эше дә әле ахырына кадәр җиткерелмәгән. Шулай ук сәламәтлекләре начар булу сәбәпле инде чыгып йөри алмаучы сугыш инвалидларына өйдә "санаторий дәвасы" оештыру эше дә барлык районнарда да "бишле"лек түгел. Т.Ларионова хакимият башлыклары урынбасарларын, андыйларны махсус учетка алып, бәйрәм көннәрендә өйләрендә тантаналы итеп котлау оештырырга кирәклеген дә ассызыклады. "Гомумән, тантаналарны күпләр өчен бу Җиңү бәйрәменең соңгысы булу ихтималын күздә тотып, ветераннар рәнҗемәслек итеп оештырырга кирәк", - диде ул.
Мәскәүдә Җиңү парадында һәм үзләре сугышкан яисә герой-шәһәрләрдә оештырылучы тантаналарда катнашырга теләүчеләрнең исемлеген булдыру белән дә әле барлык районнарда да ныклап шөгыльләнмәгәннәр. Шулай да, киңәшмәдә чыгыш ясаган хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары А.Габделәхәтов билгеләп үткәнчә, 106 ветераннан торган исемлек әзерләп Россия Президенты Аппаратына җибәрелгән инде. Бәхет кемнәргә елмаер, әлегә билгеле түгел.
Килеп ирешкән хәбәрләргә караганда, бәйрәмгә әзерлек төрле җирдә төрлечә бара. Мәсәлән, РФнең элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы сугыш ветераннарына Җиңү бәйрәме алдыннан махсус конвертлар өләшеп чыгарга җыена. Аның белән ветераннар Россиянең теләсә кайсы төбәгенә хат юллый ала. Ростов өлкәсенең Шахты шәһәрендә әнә ел буена 1065 сугыш ветераны таксида бушлай йөри алачак икән. Моның өчен шәһәр хакимияте автопредприятиеләр белән килешү төзегән. Аларның инициативасына Новокузнецк, Тула, Чиләбе өлкәләрендә дә кушылучылар бар. Берәүләре ветераннарны апрельдән башлап өч ай буена таксида йөртүне планлаштырса, кайберләре шәхси карамактагы маршрут автобусларында бушлай йөртергә карар иткән.
Хәер, безнең республикада 2005 елдан башлап инде сугыш инвалидлары гына түгел, барлык пенсионерлар да маршрут автобусларында бушлай йөри. Казан хакимиятенең тагын бер бүләге: быел ел буена сугыш инвалидлары һәм аларны озатып йөрүчеләр I, II категорияле шәһәр мунчаларында бушлай юына ала. Моның өчен әллә ниткән өстәмә документлар кирәкми, бары үзең белән инвалид кенәгәсен генә алып барырга кирәк. Мунчага йөрү cаны чикләнмәгән: айга бер барырга да, атна саен йөрергә дә була.
Гомумән, бу айларда ветераннарга игътибарны бермә-бер арттырырга кирәклеге хакында Россия җитәкчеләре дә, республиканыкылар да төрле утырыш-киңәшмәләрдә һәрдаим искәртеп тора. Сер түгел, кайчак әйбәт кенә указ, карарлар да, урыннардагы җитәкче-башкаручыларның эшләп җиткермәве сәбәпле, халыкка тиешенчә барып җитми. Хәтта учет эше дә тиешенчә түгел. Кайбер районнарда сугыш, тыл ветеранына нинди ярдәм кирәклеген генә түгел, аларның төгәл санын да белмиләр. Премьер-министр Р. Миңнехановның бу уңайдан район башлыкларына үзләрендәге ветераннар оешмасы белән тыгыз элемтәдә эшләргә, проблемаларны алар аша да өйрәнергә кушуы юкка гына түгел. Бу җәһәттән әлеге оешмалар үзләре дә "тешле" һәм "калын тавышлы" булырга тиеш. Шул ук бүләкләр, барлык сугыш ветераннарына медицина диспансерлык күзәтүе, торакка чиратка кую мәсьәләсендә дә.

"Ватаным Татарстан", 2010 елның 2 феврале