Мәкаләләр > Просмотр СМИ
Казанга тартылу

Ф.Шаляпин исемендәге Халыкара опера фестиваленең беренче көнендә, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Россиянең "Алтын битлек" милли театрлар премиясе лауреаты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Әхмәт Агадины тыңлар өчен генә бардым дисәм, һич ялган булмас. Инде унсигезенче тапкыр үткәрелүче фестивальнең быелгысында ул өч операда төп партияләрне башкара. Ә театр җитәкчелеге мондый рольләрне бары тик ышанычлы кулларга гына тапшыра. Тынгысыз иҗаты, үзенчәлекле тавышы белән дөньяның танылган операларында сыналган Әхмәд Агади әнә шундыйлардан.

Казан тамашачысының сөйкемле сөягенә әверелгән, "Шагыйрь мәхәббәте" спектаклендә халык мәхәббәтен казанган җырчы "Мадам Баттерфляй" премьерасында бөтенләй икенче яктан ачылды. Хәер, Әхмәт Агади кабатланмас тенор тавышы белән һәр операда да китап битенең яңа сәхифәсе кебек.

Пинкертон роленнән "айнып" бетмәгән мәһабәт гәүдәле, мөлаем йөзле Әхмәт Агади грим бүлмәсендә тоткарланган арада да аның нинди җырчы булуын ачыкларга мөмкин икән. Ишек төбендә җырчының тән сакчысы кебек каравыллап торучы костюмер Диләрә ханымның артист турында шулкадәр яратып сөйләве ошады миңа. Аның төгәл, тырыш һәм бөтен эшне дә җиренә җиткереп башкаруы хакында әйтеп үтте ул. "Әхмәтнең спекталь алдыннан күнекмәләр ясаулары да татарча, Тукай партиясеннән", - ди ул.

Татарча сөйләшәме соң?.. Бу сорауны үзенә ишектән килеп кергәндә үк бирергә туры килде. "Шаярттым, русча да сөйли аласыз", - дигән идем дә: "Сез татар булгач, татарча сөйлим. Дөрес, казах, төрек сүзләре дә кереп китәр инде, гафу итәрсез", - диде ул.

Әхмәт Агадиның татарча сөйләшүе чын мәгънәсендә сокландырды мине. Казахстанның гади генә Җыланды авылында туган егет татар телен Казанга килгәч кенә үзләштергән. Чөнки "Алтынчәч"тә Җик партиясен, ә "Шагыйрь мәхәббәте"ндә Тукай ролен башкару өчен татарчаны камил белергә кирәк.

- Бөек шагыйребез Габдулла Тукайны моңа кадәр дә белгән булгансыздыр, чөнки әниегез татар бит...

- Тукайның шундый бөек шәхес икәнен Казанга килгәч кенә белдем. Аның турында бик күп китаплар укыдым. Ә әнием, чыннан да, татар кызы. Чыгышы белән Чаллы якларыннан. Шуңа күрә дә минем күңел гел Казанга тарта. Бабам Казахстанга 1940 нчы елларда килгән. Әни саф татарча белми иде. Ә әтием Ираннан килеп төпләнгән. Мин гаиләдә җиденче бала. Барыбыз ун бөртек.

- Сезнең бит гастрольләрдән кайтып кергәнегез дә юк. Туганнарыгыз белән күрешергә мөмкинлегегез бармы соң?

- Абый-апаларны, эне-сеңелләрне еш очратып булмый шул. Аларны елга бер ял вакытында гына күрергә туры килә. Миннән кала барысы да Казахстанда яши.

- Әхмәт әфәнде, сез бит Санкт-Петербургның Мария опера театрында эшлисез. Миңа калса, үз театрыгызга караганда Казанда ешрак буласыз кебек...

- Бу, чыннан да, шулай. Күрәсең, нәсел-нәсәп җепләре, ата-бабаның туган нигезе барыбер тартадыр ул. Аннан соң татар тамашачысы күңелемә шулкадәр якын. Бер айдан артык Казанга килмәсәм, сагына башлыйм. Биш-алты елдан соң чакырмый башласалар, нишләрмен инде дигән уйлар килә кайвакыт.

- Белүемчә, сез музыкаль белемне бары тик 20 яшегездә генә үзләштерә башлагансыз. Шуңа да карамастан, дәрәҗәле исемнәрне алырга өлгердегез. Әле яңа исемнәр аласы калдымы?

- Әлбәттә. Россиянең дәүләт премиясен алмаган. Мин бик тә Италиянең "Ла Скала" Милан опера театрында үземне сынап карарга хыялланам. Киләчәккә планнарым зурдан. Ә Татарстанның халык артисты исеменә һәм Тукай премиясенә лаек булу - минем иҗатымны тагын да җанландырып җибәрде, тагын да югарыррак баскычка күтәрде.

- Сезне шундый югарылыкка күтәргән "Шагыйрь мәхәббәте"ндәге Тукай образына килик әле. Бу роль сездә нинди хис-тойгы калдырды, иҗатыгызны нинди якка үзгәртте? Спектакльгә әзерлек вакытында күнекмәләрне әлеге партиядән башкаруыгыз юкка гына түгелдер дип уйлыйм.

- Тукай образы миңа дөньяны танып белүе, җаны, күңеле белән тәңгәл килгән дип беләм. Иҗатын өйрәнгәндә үк аңа соклана идем. Мин аның холык-фигылен, шагыйранә күңелен ачып бирдем дип уйлыйм. "Алтын битлек" милли театрлар бәйгесендә "Иң яхшы ир-ат роле"нә лаек булуым моның шулай икәнлеген дәлиллидер, күрәсең. Мин бу партияне башкарганда, хәтта жюри әгъзалары да елады. Анда бит Россиянең танылган опера театрлары катнашты, артистлар арасында көндәшлек көчле иде. Беләсезме, сәхнәдә самими һәм ышандырырлык итеп уйнарга кирәк. Жюри беренче чиратта менә шуңа игътибар итә. Ә күнекмәләрне Тукай партиясеннән җырлавым хак. Чөнки бу спектакльдә музыка тавышка ятып тора, сүзләре дә җанга якын.

- Шаляпин фестивалендә Агади һәрвакыт игътибар үзәгендә. Төп партияләрне башкарасыз һәм иң күп рольне дә сезгә ышанып тапшыралар.

- Бу дөрестән дә шулай. Дөнья театрларында тенорлар юк дәрәҗәсендә. Мария театрында да төп партияләрне башкаручылар арасында мин генә калдым дисәм, дөрес булыр, мөгаен. Аннан соң биредә ничә еллар сыналган тамашачым бар. Үзеңне яратмаган җирдә ышаныч булмый бит ул.

- Санкт-Петербургтан Казанга бөтенләй күчеп кайтыр идегезме?

- Минем болай да күп гомерем Казанда үтә. Гаиләң белән күченеп кайту, биредә төпләнү өчен үз фатирың булу кирәк. Җәлил театры бит төп партияләрне башкару өчен җырчыларны барыбер чит театрлардан чакырып китерә. Фестивальдән соң март аенда тагын киләсе бар. Франциягә барып кайтам да апрель аенда кабат Казанда булам. Юлда йөри-йөри гаиләмне, улымны да бик сирәк күрәм. Голландия, Дания, Австрия, Бельгия, Франция, Бөекбритания, Аргентина, Төркия, Литва илләренең операларын ел әйләнәсендә ничә тапкыр урап чыгамдыр, хәтта исәбен дә белмим. Нишләтәсең, артистның тормышы шундый инде. Бу - сиңа Ходай тарафыннан язылган язмыш. Ә пенсиягә чыккач, мин Казанда калырга хыялланам. Бу шәһәрдә үземне табармын дип уйлыйм. Педагогик сәләтем җитәрлек, консерваториядә шәкертләр тәрбияләрлек кенә белемем бар.

"Ватаным Татарстан", 2010 елның 19 феврале