Мәкаләләр > Просмотр СМИ
Син исән бит, Исәнбәт!
"Үзе бер фәннәр академиясе", "аяклы энциклопедия", "барлык хезмәтләрен бергә җыеп бастырсаң, егерме томлы китап чыгар иде" - әлеге эпитетлар бөек галим, драматург, шагыйрь Нәкый Исәнбәт хакында. Ярый әле, бу мактаулар, без - студент чактагы кебек, берничә кеше нәни генә даирәдә үзара сөйләшкәндә түгел, ә татарның иң мәртәбәле залында - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсеннән әйтелде.
Бер гасыр диярлек озын гомер яшәп тә, әллә ничә юнәлештә берьюлы искитмәле эшләп тә, Нәкый ага үз зурлыгына лаек олылау ишеткән шәхес түгел. Әйе, ул мактаулы исемнәр дә, Тукай бүләге дә алган. Алай да, алай да... Тууына 110 ел тулуга багышланган кичә дә, дөресен әйтик, шактый тыйнак оештырылган иде. Ярый әле, Камал театрыбыз бар, аның милләт хадимнәренә һәрдаим игътибарлы җитәкчелеге бар, кичә шулар тырышлыгы белән узды. Һәм ярый әле, шушы театрыбыз Нәкый Исәнбәт иҗатына, драматургиясенә әледән-әле мөрәҗәгать итеп тора. Заманында (инде ничә куелышта!) Исәнбәтнең "Хуҗа Насретдин"ы шаулап барды. Шамуков, Халитов, Надрюков, Хәким Сәлимҗанов чорына өлгермәсәм дә, Равил Шәрәфи, Ренат Таҗи, Дания Нурлы, Хәлим Җәләй, Ирек Баһман һәм башкалар уйнаган спектакльне берничә тапкыр күргән булды, шөкер. Бу пьесаны бик матур итеп Тинчурин театры да сәхнәләштерде бит әле. Гомумән, "Хуҗа..." ике меңнән артыграк тапкыр уйналган!
Әле тагын "Качаклар" истә. Ул Исәнбәтнең "Һиҗрәт"е буенча куелган. Камал театрының иске бинада эшләп яткан чагы бу. Студент елларыбыз иде. Ул спектакль персонажлары, революция дулкынында туган җирләреннән кубарылып китәргә мәҗбүр булган баерак катлау кешеләре комик хәлгә куеп сурәтләнсәләр дә, авторның ниндидер әйтеп бетермәгән драматизмы сизелеп калган иде. Аерым берничә кешенең, исән калыр өчен, төрле сурәткә кереп бетүеннән, яңа шартларга җайлашуыннан көлү алымын уйлап чыгарып кына котылган кебек иде Исәнбәт революциянең золым икәнен күрсәтүдән - һәрхәлдә, миңа шулай тоелды. Әнә, кызы Йолдыз апа Исәнбәт сәхнәдән сөйли. Кырыгынчы-илленче елларда татар тарихын язарга ярамый иде, ди. 1944 елгы мәгълүм карарның татарлар тарихын чынлап торып өйрәнү эшенә балта чапканын, әтисенең "Идегәй" дастанын өйрәнгәне өчен эзәрлекләнүен искә төшерде. Нәкъ шул елларда "Гөлҗамал" пьесасы иҗат ителә. Тегеләре ярамагач, нишләсен Исәнбәт - монысы булса да тыелмый бит: театрыбыз тарихын, гасыр башында ниндирәк шартларда оешканын тасвирлап бирүче пьеса яза. Төп герое тәгаен билгеле шәхес - беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Волжская булса да, аны үз исеме белән атарга рөхсәт ителмәгәч, җыелма образ рәвешендә, Гөлҗамал дип атый. Дөресрәге, шул рольне беренчеләрдән булып башкарган Асия Галиева тәкъдименнән чыгып. 1996 елны да янә, 10 елдан соң - татар театрының 100 еллыгына төбәп тә куелган "Гөлҗамал"ны инде күргәнебез бар, әмма бу юлы, Исәнбәт турындагы истәлекләрдән соң, ул әллә ничек - яңача, тагын да яратыбрак каралды кебек. Зал тамашаны "афәрин"нәргә күмеп, аягүрә басып алкышлады.
Ә менә "Зифа", "Портфельле кияү", "Хуҗа Насретдин" һәм башка спектакльләрне без инде тасмадан, экранда гына күрә алабыз бүген. Кичәдә архив язмаларыннан өзекләр күрсәтелде. "Җирән чичән белән Карачәч сылу" да бармый сәхнәдә. Ә ничек шәп куелган иде! Фәрит Бикчәнтәев ул эше өчен фестивальләрдә премияләр дә алды бугай әле. Режиссер кичәдә Исәнбәтнең улы Празат Исәнбәт белән бергә эшләү чорын искә төшереп үтте. (Камал театрының икенче режиссеры Празат абый нинди матур кеше иде!) Гәрчә үзенә Нәкый аганы күреп аралашырга насыйп булмаса да, аңа, студент чагыннан ук, актер буларак, "Зифа"да, "Портфельле кияү"дә, "Качаклар"да уйнарга туры килгән. Ә "Җирән чичән..."гә - ханнар дөньясы белән гап-гади кешеләр, халыкның үзе кебек тапкыр чичәннәр дөньясын үзара кисештергән пьесага ничек тотынды икән Фәрит әфәнде моннан ун ел элек?! Исәнбәтнең әкияти-космик фәлсәфәсе суырып алып кергәндер аны әсәр эченә, мөгаен, Чичәннең һәм аның Сылуының ирек сөючәнлеге. Сәхнәдән үзе әйтеп тора: "Миңа пьеса ахырындагы бер җөмлә бик тә ошады", - ди. Анда Җирән чичәннән хан, ни теләсәң, шуны сора, дигәч, чичән: "Миңа берни дә кирәкми, тик сакалымны кайсы якка телим, шул якка кашырга гына рөхсәт ит!" - дип җавап бирә.
Кызганыч, Нәкый Исәнбәтнең үзенә үз сакалын ничек теләсә шулай кашырга рөхсәт бирергә атлыгып тормаганнар икән. Академик Миркасыйм Госманов бу хакта кат-кат әйтте. Ул студент елларыннан ук Исәнбәтнең күз угына эләккән. Миркасыйм ага, үзе кебек бер төркем студент егетләрнең язучы-галим чакыруы буенча, аңа ярдәмләшергә өенә йөргәнен, үзенең Исәнбәткә гарәпчә текстларны күчерергә ярдәм иткәнен, Нәкый аганың җәмәгате Гөлсем апаның яшьләрне тәмле ашлар пешереп сыйлаганын бик кызык итеп сөйләде. Җитмешенче елларда Миркасыйм абый газета үтенече буенча Исәнбәт белән әңгәмә оештырган. "Иң бәхетле чагыгыз кайчан?" - дигән сорауга Исәнбәт: "Ата-анам исән чагым", - дип җавап биргән.
Ник дигәндә, Нәкый ага гомеренең күбрәк өлешен төрлечә гаепләнеп, җәберләнеп, эзәрлекләнеп яшәгән. Утызынчы елларда аны, һич нигезсез, "җидегәнчеләр" оешмасында тора дип эзәрлекләгәннәр. Ә инде мулла баласы булуы гомере буена җитәрлек гаеп итеп тагылган. Өстәвенә, мәдрәсәдә укыган кеше. Югыйсә мактаныч булып саналырлык атаклы "Галия", соңрак "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә укып, университетлар да бирми торган белемгә ия булган Нәкый Исәнбәт! Дөрес, Уфада халык мәгарифе институтында да укый әле ул. (Хәер, каннан килгән акыл көчең, сәләтең булмаса, мәдрәсә дә, университет та ярдәм итә алмый анысы...)
Миркасыйм абый үз истәлеген сөйләгәндә, горурланып искә төшереп утырдым: минем дә булган бар ич Исәнбәтнең өендә! Әллә 1982, әллә 83 нче ел иде, төгәл генә хәтерләмим, аспирантурада "чабата туздырып" йөргән еллар бу. Ершов урамындагы эшчеләр тулай торагында яшәп ятам. Тел, әдәбият һәм тарих институтында (элек шулай атала иде) кемдер миңа адрес бирде һәм әйтте, сине Нәкый Исәнбәт күрергә тели, өенә чакырды, диде. Баксаң, мин торган тулай торактан ерак түгел, Шмидтмы, Товарищескаямы урамында гына яши икән Нәкый ага. Алдан өенә шылтыраттым, чакырылган вакытка киттем. Нәкъ шулай, Миркасыйм абый сөйләгән кебегрәк, хатыны белән икәүләп мине - хәерче аспирантны зур кунак көткәндәй каршы алдылар. Табын янына чакырып сыйладылар. Ниләр ашаганыбызны хәзер төгәл генә хәтерләмим, бер ашамлык кына истә калган - йөземле эремчек. Нәҗибә апа (икенче хатыны): "Нәкый абыең эремчек ярата. Базардан махсус сатып алып кайтам", - дигән иде. Ә инде Нәкый агага - шундый зур галим кешегә - минем нишләп кирәгем чыкты икән, дип уйлана торгач, шундыйрак нәтиҗәгә килдем соңрак. Ул елларда радиодан берничә җырым еш кына яңгырап тора иде. Күрәмсең, тавышымны ошатыпмыдыр, Нәкый ага минем хакта белешкән дә, җырчы түгел, ә филолог, әдәбиятчы икәнемне белгәч, кызыксынуы арта төшкән ахрысы һәм мине күрәсе килгән. Элегрәк, Уфада укыганда, мин студент - һәвәскәр, сәхнәдән "Бормалы су"ны бик яратып җырлый идем. Җыр текстының Нәкый Исәнбәтнеке икәнен белмичә җырлаганмын, радиодан ишетеп отып кына. Әле тагын "Уракчы кыз"ның да, "Илкәем"нең дә, Илһам абый безне Шәрык ягына борган "Син сазыңны уйнадың"ның да Нәкый ага сүзләренә җырлана икәнен Казанга килеп, өр-яңадан укырга кергәч кенә белдем. Чыннан да, ул миннән кайсы язучыларны яратуымны һәм ни өчен яратуымны төпченеп утырды. Мөхәммәт Мәһдиев, Әмирхан Еники исемнәре тирәсендә сүз йөрткәнебезне хәтерлим. Ул чакта, яшьлек томаналыгы беләндер инде, кайту белән истәлекне кәгазьгә теркәргә баш җитмәгән. Ә бит, уйлап карасаң, Нәкый Исәнбәтнең галимлеге һәм гадилеге дә бергә үрелгән булган икән: аз гына булса да сәләте, милли сәнгатькә йә фәнгә тартылуы сизелеп торган һәр яшь кешене күреп каласы, сыныйсы, аңа өмет баглыйсы килгән аның!
Кичәдә Исәнбәтне Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов төркиләрнең икенче бер бөеге Мәхмүт Кашгарыйга тиңләде. Бәс, шулай да булгач, нишләп соң әле бүгенгәчә Исәнбәт иҗатының тулы басмасы юк бездә? Мәкальләре җыентыгы да искереп-тузып бетте бит инде. Сүзлекләрен дә яңартасы иде. Иң ахырдан сүз алып, бик тә мәгънәле сүзләр сөйләгән министрыбыз Зилә Вәлиева, дөрес, өметләндерде, финанс табарбыз, диде. Залда утырган галимнәргә, язучыларга мөрәҗәгать итте. Әйдәгез, Исәнбәтнең тормыш юлын өйрәнегез, языгыз, диде. Әйтелгән сүзләр, ниятләр фәрештәнең амин дигәненә туры килсен диясе генә кала!

"Ватаным Татарстан", 2010 елның 19 феврале