Мәкаләләр > Просмотр СМИ
Киләчәккә өмет белән карыйбыз

Узган атнада редакциядә газетабыз укучылары өчен Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты ректоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов белән "туры элемтә" оештырылган иде. Сөйләшү мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр, укытучылар әзерләүдәге проблемалар, бүгенге студентлар һ.б. хакында барды. Шалтыратучылар ректорның үтә дә шатлыклы тавышын сиздеме икән, белмим. Әмма нәкъ менә "туры элемтә" вакытында Рәдиф әфәндегә балалар тудыру йортыннан кызы туу турында хәбәр җиткерделәр. Без дә аны өченче тапкыр әти булуы белән котлыйбыз.

- Матбугатта татар халкы Россиядә вак халык дигән мәгълүматлар очрый. Татарлар хәзер вак халыклар рәтендә йөримени? (Марат Гайнетдинов)

- Бу фикер белән һич кенә дә килешмим, шулай дип әйтүчеләрне ишетү татар халкын кимсетү дип саныйм. Татар халкы Россиядә саны буенча икенче урында тора. Ничек ул "вак халык"лар рәтенә керергә мөмкин?! Моннан тыш, халкыбыз турында сөйләгәндә, аның тарихы, мәдәнияте, бүгенге потенциалы да исәпкә алынырга тиеш әле!

- Яңа дәреслекләр кирәк, дибез. Элегрәк нәшер ителгәннәрен кулланып булмыймыни?

- 90 нчы еллардагы дәреслекләр бар, алар гамәлдә. Минемчә, өр-яңа программалар һәм дәреслекләр турында сүз алып барылырга тиеш түгел. Булганнарын камилләштерергә һәм шуның белән беррәттән тәҗрибә рәвешендә яңаларын эшләү кирәк.

- Университет латин графикасына күчү турында уйланамы? Студентларны латин графикасында укырга-язарга өйрәтү күздә тотылмыймы? (Зәйнәк Вәлиев)

- Татар теле һәм әдәбияты юнәлешендә белем алучы студентларга рун, иске татар язуын һәм латин графикасын өйрәнү мөмкинлеге тудырылган. Моннан тыш, һәрбер факультетта барлык студентлар да татар телен өйрәнә. Әлеге курста берничә сәгать латин графикасына да бирелә.

- Узган ел БДИ нәтиҗәләре буенча кабул ителгән абитуриентлар үз гыйлемнәрен акладымы? (Лилия Гайнуллина)

- Бу мәсьәлә уйланырга урын калдыра. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, 2009 елның сентябрь-октябрь айларында беренче курска кабул ителгән студентларның БДИ форматында кабат белемнәре тикшерелде. Җәйге һәм көзге сынауларда аерма бар һәм ул 5-50 баллга кадәр җитә. Минемчә, балаларны әлеге форматта имтихан тотуга кече яшьтән үк әзерли башларга кирәк. Шул очракта гына җәрәхәт тә азрак, нәтиҗә дә әйбәтрәк булачак. Һичшиксез, БДИдан тыш, укучының гыйлемен сынауның башка ысулы да булырга тиеш.

- Аттестация вакытында БДИ бирә алмаган укытучылар хурлыкка калды. Андыйларны киң катлау җәмәгатьчелеккә җиткерү дөрес дип уйлыйсызмы? (Сәрия Садрисламова)

- Әлеге нәтиҗәләрне укытучы, директор һәм район мәгариф бүлеге башлыгы гына белергә тиеш дип саныйм. Чөнки әле бу - беренче тәҗрибә. Белем бар икән, аны нинди форматта тикшерсәң дә күренә дип әйтүчеләр бар. Дөрес. Ләкин укытучы имтиханга психологик яктан әзер идеме? Бик булдыклы укытучыларны беләм, әмма алар БДИ бирергә психологик яктан әзер түгел. Әгәр бүген теге яки бу педагог тиешле дәрәҗәдә белми дигән сүзне ата-аналарга, укучыларга җиткерәбез икән, минемчә, алга таба төзәтеп булмый торган хаталар кылынырга мөмкин. Әлбәттә, укытучыларны БДИга әзерләү өстендә эшләргә кирәк. Без үзебезнең уку йортында беренче курстан башлап студентларның белемен тест рәвешендә сыный башладык. БДИ юнәлешендә эшләү һәм белемне тикшерү формалары да системалы рәвештә өйрәнелә.

- Рәдиф Рифкатович, Укытучы елында мөгаллимнәрегезнең хезмәт хакы артачакмы? (Фәния Насыйбуллина)

- Алдагы ел белән чагыштырганда, 2009 елда педагогларның хезмәт хакы мең сум тирәсенә арткан иде. Әлбәттә, быел кыенлыклар бар. Узган ел бу вакытка федераль бюджеттан акча гыйнвардан ук тулысынча күчерелгән иде инде. Быел әле тулаем түгел, ун ай турында сүз бара, планлаштырылган акчалар үткән елдагыдан кимрәк. Моннан башка бюджеттан тыш чаралар да бар. Шуңа күрә укытучының хезмәт хакы үткән елдагыдан ким булмас дип өметләнәбез. Аеруча уңышка ирешкән укытучыларга һәм хезмәткәрләргә квартал саен премияләр каралган.

- Тиздән вузлар өченче буын стандартлары буенча укыта башлаячак. Аның үзенчәлеге нәрсәдә? (Альбина Шәйхетдинова)

- Компетентлыкка зур игътибар бирелүе белән аерылып тора. Алга таба югары уку йортларына уку планнары төзегәндә, уку-укыту процессын оештырганда, үзләренә шактый гына мөстәкыйль карарлар кабул итү, сәгатьләрне бүлүдә мөмкинлек бирелер дип көтелә. Беренче буын стандартларында да мондый моментлар бар иде, әмма икенчеләрендә ул киметелде, өченчесендә кабат яңадан сайлап алу мөмкинлеге арттырылачак дигән документ бар. Шунысын әйтергә кирәк, педагогик белем бирү юнәлешендәге стандартлар безгә тиешенчә расланып килеп җитмәде әле.

- Ришвәтчелеккә каршы университет ничек көрәшә? (Алсу Вәлиуллина)

- Чынлап та, ямьсез күренеш. Кызганычка каршы, бездә андый нәрсә булмады дип әйтә алмыйбыз. Ләкин уку йортында аны булдырмау максатында бик зур эш алып барыла. Ректор җитәкчелегендә аерым комиссия булдырылды. Анда деканнар, укытучылар, студентлар, профсоюз әгъзалары керә. Комиссия Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре, студентлар белән очрашып тора. Бу эшнең нәтиҗәсе дә бар. Форсаттан файдаланып, эчке эшләр министры Ә.Сәфәровка, Казан эчке эшләр идарәсе башлыгы А.Селивановскийга һәм алар кулы астында бу юнәлештә эшләүче хезмәткәрләргә олы рәхмәтемне җиткерәм. Алга таба да бергә-бергә эшләгән очракта әлеге күңелсез хәлләргә чик куелуына шигем юк.

- Укый алмау сәбәпле университеттан китүчеләр бармы? (Ләйсән)

- Андыйлар елга 1-1,5 процентны тәшкил итә. Бу - булдыра алмаган яки һөнәрне дөрес сайламаган укучылар.

- Икенче курстан башлап студентларыгызны мәктәпләргә беркетергә җыенасыз икән, бу адымыгызны хуплыйм. (Алмаз)

- Рәхмәт. Шул рәвешле студентларны үзе сайлаган белгечлеккә һәм мәктәпкә тагын да якынайту күздә тотыла. Бу, бер караганда, студентларыбызны югалтуга китерсә, икенче яктан, нәтиҗәләрне яхшыртырга ярдәм итәчәк. Эшне Казан мәктәпләреннән башларга уйлыйбыз.

- Идел буе федераль университет базасына керәчәк уку йорты буларак, сез үзегездән нинди программа тәкъдим итәчәксез? (Сәрия Садрисламова)

- Бүген федераль университетның үсешен күзаллаучы программа әзерләнә. Бу эштә безнең коллектив та катнаша, анда берничә юнәлеш булдыру турында сүз алып барыла. Әлегә кадәр эшләнелгән эшләр дәвам ителергә мөмкин. Әмма шунысы бар, аларга өстәмә акчалар бирелми. Бары тик яңа юнәлешләргә генә акча бүлү каралачак.

- Рәдиф Рифкатович, сезнең уку йорты Идел буе федераль университетына берләштерелгән очракта музыка факультетының язмышы ничек хәл ителәчәк? Аны мәдәният һәм сәнгать университетына кушалар дигән сүз дөресме? (Шакирова, Казан)

- Мин җавапны сораудан башларга телим. Бүген һәм иртәгә мәктәпләргә музыка һәм рәсем укытучылары кирәкме? Бу фәннәр дәрестә яки дәрестән тыш өйрәнелгәндә, балалар белән методик яктан әзерлекле укытучы эшләргә тиеш. Мин әлеге һәм, гомумән, барлык фән укытучыларын педагогик уку йортлары әзерләргә тиеш дип саныйм.

Бездә моңа кадәр эшләп килгән рәсем сәнгате һәм музыка факультетлары базасында быелның февралендә сәнгать белеме факультеты оешты. Яңа декан сайланды, ул - Зилия Явгильдина. Ике коллективта да белемле кадрлар тупланган иде, шуңа күрә алга таба тагын да зуррак уңышларга өметләнәбез. Бүген мәктәпләргә рәсем һәм музыка укытучылары кирәк. 2009 елдан хореографлар әзерләү эшенә керештек. Укытучы бар яктан да әзерлекле булырга тиеш. Шуңа күрә барлык факультетларыбызда да әлеге факультет укытучылары көче белән музыка белеме һәм бию нигезләре бирелә. Факультет тиздән Межлаук урамында яңа бинага күчә. Мәдәният һәм сәнгать университетының үз максатлары, бурычлары бар. Минемчә, һәр уку йорты үз эше белән шөгыльләнергә тиеш. Әлеге факультетның язмышы буенча шик юк.

- Бездә милли университет булмады инде. Татар дәүләт-гуманитар университетын Идел буе федераль университетына берләштерүне бер дә хупламыйм мин. (Сәгъдулла Шәйхулла)

- Безнең коллектив тарафыннан Федераль университет кысаларында эшләүне күздә тота торган концепция эшләнде. Ул республика җитәкчеләренә һәм КДУ ректорына җибәрелде. Әгәр без күзаллаганча барып чыкса, бернинди куркыныч юк.

Сәгъдулла абый Шәйхулланың икенче соравы 309 нчы федераль законга үзгәрешләр кертү, ягъни укыту стандартларына милли компонентны кире кайтару турында иде.

- Республика әлеге законга каршы көрәшә алмады. Президент татар телен башлангыч мәктәп дәрәҗәсендә җитә диде. Башлангыч белем хәреф танырга гына өйрәтә, әдәбиятны, тарихны өйрәнеп булмый. Сезнең моңа карата фикерегез ничек?

- Сәгъдулла абый, чыннан да, бик катлаулы мәсьәлә бу. Мин сезнең кайбер фикерләрегез белән килешә алмыйм. Әлеге юнәлештә эш алып барылды һәм барыла. Бәлкем, без теләгәнчә түгелдер ул. Республика җитәкчелегенә дә, безгә дә Мәскәүдә яки башка җирләрдә төрле киңәшмәләрдә катнашырга туры килә. Шунысы гаҗәпләндерә: бу проблеманы нигездә Татарстан күтәрә, кайбер очракта Башкортстан һәм башка милли республика вәкилләре кушыла. Шуңа күрә Россия буенча бәхәс алып бару, мәсьәләне кабыргасы белән кую җиңел түгел. Шул мәгълүм: яңа стандартларда ана телен өйрәнүгә элеккегә караганда да күбрәк урын бирелә. Бу безне куандыра. Ләкин бу әле тынычланырга була дигән сүз түгел. Әлбәттә, безне хәзер урта мәктәп, һөнәри белем бирү йортлары өчен әзерләнә торган стандартлар борчый. Алга таба педагогик җәмәгатьчелек алдында тиешле уку программаларын, дәреслекләрне заманча таләпләргә җавап бирерлек итеп эшләү бурычы тора. Мин бу урында ана телен саклауда гаиләнең роле турында да ассызыклап узарга телим. Мәктәпкә, дәүләткә генә кайтарып калдырмаска иде бу өлкәдәге җаваплылыкны.

"Ватаным Татарстан", 2010 елның 23 феврале