Мәкаләләр > Просмотр СМИ
Күчмә язмыш йөри ияреп
Очрашкан вакытларда: "Кайчан биналы буласыз, сезнең йөзләрегезне онытып бетердек бит инде?" - ди икән тамашачылар Тинчурин театры артистларына. Үзләре дә бетмәс-төкәнмәс ремонттан, тузан оясыннан, салкын чормада репетиция ясаулардан тәмам алҗып, туеп беткән инде алар.
Гомер буе күчмә тормышта яшәгән артистларны бинасызлык белән куркытасы юк ансы. Әнә бит кышның зәмһәрир суыгында да татарлар яшәгән төбәкләрне урап кайтканнар, район һәм авыллардан кайтып кермиләр. Ярый әле коллективның иҗат дәртен сүндермичә, аларны канатландырып торучы режиссерлары бар. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында ике дистә елга якын эшләүче Рәшит Заһидуллин аларның күңел кылларын ничек чиертәсен яхшы белә.
- Рәшит әфәнде, дүрт ел буена сузылган ремонт эшләре хакында сөйли-сөйли, Тинчурин театрының иҗат коллективы бөтенләй онытылды бугай. Кайчандыр күчмә тормыш белән яшәгән театр яңадан элеккеге халәтенә кайтты түгелме?
- Ремонт эшләре март аенда тәмамланыр дигән өмет бар. Бинаның сыйфаты гына әйбәт булсын инде. Ә театрсыз, чыннан да, бик авыр. Шуңа да карамастан, яңа спектакльләрне сәхнәләштереп тордык. Быелгы сезонда "Сакла, шартламасын!" (К.Тинчурин), "Сөй гомерне!" (Г.Тукай), "Мәхәббәт баскычы" (Ш.Фәрхетдинов) премьераларын чыгардык. Ләкин Казан тамашачысы аларны беренчеләрдән булып карый алмый. Чөнки шәһәр биналарында театр кую өчен аренда бәяләре чәчләр үрә торырлык. Бүген һәркем акча эшли. Әйтик, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрына ремонт ясаганда, спектакльләрен бездә куйганнар иде. Ә бүген тинчуринлыларны колач җәеп каршы алучылар күренми. Дөрес, Сәйдәш исемендәге мәдәният йортында спектакльләребезне куйдык. Әмма анда бик салкын. Камал театры җитәкчелегенә рәхмәт, безгә алты көн буе үзләренең сәхнәләрен биреп тордылар. Ә Химиклар сараенда соңгы елларда аренда бәясе коточкыч кыйммәт. Шуңа күрә авылларда йөрүне кулайрак күрәбез. Яңадан күчмә тормышка әйләнеп кайттык. Әлбәттә, һәрвакыт тәгәрмәч өстендә йөрү дә алҗыта. Ярый әле Яңа ел алдыннан Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов бөтен уңайлыклары булган автобус бүләк итте. Шуңа күрә гастрольләргә чыгып китү күпкә җиңеләйде. Декорацияләр ташу өчен дә йөк машинасы булса, дөньялар бөтенләй түгәрәкләнер иде.
- Бина төзекләндерелгәннән соң сыйфатлы булырмы икән, дип күңелгә шик керттегез. Залның акустикасы турында әйтүегез булдымы? Чөнки Казанда Тинчурин театры бу яктан камил залларның берсе иде...
- Әле залның акустик ягын тикшереп караган булмады. Мин инде хилафлык килмәгән дип ышанам. Хәзергә кадәр безнең декорация эшләү өчен цехларыбыз юк. Кайда булачак ул, әлегә төгәл генә әйтүче дә юк.
- Ярар, театр төзелеп бетте, бинаны ачтылар, ди. Инде ничә еллар тузан арасында калган Тинчурин театрына тамашачы юлны онытмадымы икән? Халыкны җыю, аларны яңадан ияләштерү җиңел булмаячак. Тамашачыны югалттык дип курыкмыйсызмы?
- Юк, курыкмыйбыз. Күптән түгел Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында "Бер тамчы ярату" спектаклендә халык шыгрым тулган иде. Тамашачы Тинчурин театрын сагынган.
- Яшерен-батырын түгел, соңгы вакытта дәүләт театрлары "җиңел холыклы" комедияләр белән мавыга башлады. Сәбәбе гади - тамашачы уйландыра торган катлаулы пьесаларны бик үк кабул итеп бетерми, диләр. Аңа калса, безнең халык рус һәм чит ил классик әсәрләрен дә үз итәргә ашкынып тормый.
- Алай ук димәс идем. Күптән түгел Камал театрында М.Горький әсәре буенча эшләнгән "Өзелгән өмет" спектаклен куйдым. Халык йөри бит. Дөрес, классик әсәрләр күп кенә кешедә уңай тәэсир калдырмаска мөмкин. Әмма тамашачыны җәлеп итәр өчен классик әсәрләрнең шәп тәрҗемәсе булырга тиеш. Мәсәлән, Тинчурин театрында бик күп еллар "Тол хатыннар көймәсе" спектакле барды. Аны тамашачы тәрҗемә әсәре буларак кабул итмәде дә. Ә "Кураж ана һәм аның балалары"... Әлеге пьесаны тамашачы елый-елый карады. Әгәр мин Бертольд Брехт язганча шул дәверне сәхнәгә куйсам, әлбәттә, аны халык кабул итмәячәк. Тәрҗемәче әсәрнең "изюминка"сын таба белергә тиеш.
- Рәшит Заһидуллинны еш кына чит ил классикасы белән мавыга дип сүгәләр. Драматурглар арасында, Тинчурин театры режиссеры минем әсәрләрне куймый, дип әйтүчеләрне дә ишеткән бар. Татар драматургиясе шулкадәр өметсезмени безнең?
- Бу театрда унҗиде ел эшләү дәверендә 60 спектакль куйганмын. Шулар арасында бары тик җидесе генә тәрҗемә әсәре. Калганнары - татар классик әсәрләре һәм бүгенге пьесалар. Дөрес, тәрҗемә әсәрләре театрда куелды, әмма алар башка режиссерларныкы. Алары да берничә генә. Бүген драматургия юк, дигән сүзләр белән бөтенләй килешмим. Бездә яхшы әсәрләр күп, режиссерларга эзләнергә генә кирәк. Соңгы дүрт елда театрда 14 спектакль куелган. Күбесе - бүгенге заман драматурглары әсәрләре.
- Авылларда спектакльне тамашачы ничегрәк кабул итә? Зал тутырырга авыр түгелме? Билет бәяләрен күпсенмиләрме?
- Тамашачы шулкадәр зарыккан безне карарга. Билет бәяләре дә әллә ни кесәгә сугарлык түгел. Декорацияләр булса, тагын да яратып карыйлар әле. Дөрес, авыл кешесенә ярамаган тагын, дип, гадәттә, сәхнә бизәүне кирәк тапмыйлар. Ә тулы канлы спектакль алай гына була алмый. Сәхнәнең бизәлүе тамашачыга нык тәэсир итә. Шуңа күрә гастрольләргә декорацияләрне алып барырга тырышабыз. Мин һәрвакыт авыл тамашачысына хөрмәт белән, яратып карыйм. Чөнки төп тамашачы барыбер авылда бит безнең. Аның шәһәрдә театрга йөрүчесе дә тумышы белән авыл җирлегеннән ләбаса.
- Күптән түгел Камал театрында "Һөнәр" яшь режиссерлар фестивале булып узган иде. Менә шул чарада сезнең адреска да тәнкыйть уты яудырып алдылар. Фестиваль казанында нигә башка режиссерлар кайнамый, кайда Тинчуринның баш режиссеры, нигә ул кызыксынмый, дигән фикерләрне ишетергә туры килде. Киләчәктә яшь режиссерлар белән эшләргә исәпләмисезме?
- Минем үземнең дә унбер кешедән торган бер төркем студентларым Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының режиссерлык бүлеген тәмамлый. Ә Камал театрындагы сөйләшүгә бөтенләй чакырмадылар. Шуңа күрә кемнедер тәнкыйтьләү урынсыз дип уйлыйм. Мин Мәскәүдә режиссерлыкка укырга кергәндә, безнең төркемдә 27 кеше иде. Шул төркемнән бары тик җидесе тәмамлады һәм шуларның икесе генә режиссер булып китә алды. Режиссерлык бит ул - бармак белән санаулы һөнәр. Боерык биреп кенә бу һөнәрне үзләштерә алмыйсың һәм бер спектакль куеп кына режиссер булып китмисең.
- Сез укыткан унбер яшь режиссерның язмышы кем кулында?
- Алар үзләрен үзләре табачак. Мин аларны алма пеш, авызыма төш дигән принцип белән тәрбияләмәдем.Мондый бәйгеләргә һәрвакыт шик-шөбһә белән карадым. Бер режиссерның эшен икенчесенеке белән чагыштыру минем акылга сыеп бетми. Әйтик, Рөстәм Яхин әсәрләрен бүгенге эстрададагы үзешчән композитор җырлары белән бер өслеккә куеп булмый бит инде. Режиссура да шулай ук. Марсель Сәлимҗанов, Ширияздан Сарымсаков, Празат Исәнбәт кебек танылган режиссерларыбыз куйган спектакльләрнең берсен өстен куеп, икенчесен салып таптап булмый. Һәркемнең үз стиле, эшләү алымы бар. Ул кемгәдер ошарга, ә кемгәдер ошамаска мөмкин. Бәлки бу конкурсны яшь режиссерларның диплом спектакле дип кенә күрсәтергә кирәктер. Кызганыч, үзебезнең театр белгечләребез, тәнкыйтьчеләребез дә калмады. Илтания Илалова белән яшьләрдән Нияз Игламов кына бугай. Татар театры бу өлкәдә торгынлык чорын кичерә.
- Яңа театр сезонында нинди спектакльләр белән сөендерергә җыенасыз? Кайбер режиссерлар проза әсәрләрен сәхнәләштерә һәм, миңа калса, әлеге жанрга мөрәҗәгать итү урынлы һәм кирәктер дә.
- Дөрес әйтәсез. Мин, гомумән, биш-алты рольдән торган кечкенә форматлы спектакльләр куеп арыдым. "Идел суы ага торыр", "Сүнгән йолдызлар", "Башмагым" кебек бөтен коллектив катнаша торган спектакльләр сәхнәләштерергә иде. Минем кул астында андый әсәрләрем дә бар. Нурмөхәммәт Хисамов "Йосыф һәм Зөләйха" пьесасын китергән иде. Әмма аны сәхнәләштерер өчен заманча ут җиһазлары белән көйләнгән сәхнә булуы кирәк. Ә эпик әсәрләр бик күп финанс чыгымы таләп итә. Аның бу ягын да исәпкә алырга кирәк. Җиңүнең 65 еллыгына Мостай Кәрим әсәре буенча "Айгөл иле" спектаклен куячакбыз. Беләсезме, режиссер пьесаларны кайчан алып килерләр икән дип көтеп ятмаска тиеш. Безнең хәзинә җитәрлек, драматургия, татар әдәбияты гаять бай. Бары тик әдәбият дөньясында эзләнергә иренмәскә генә кирәк. Кайвакыт, нәрсәгә безгә ике татар театры, берсе дә бик җиткән, дигән фикерләр ишетергә туры килә. Кызганыч, әлеге сүзләрне татарлардан ишетәбез. Бу - үзең утырган ботакка балта чабу бит. Алайса Казанда нишләп берничә рус театры эшли? Безнең телебез, мәдәниятебез фәкать театрда гына сакланып калды. Аның шулай булуын соңгы елларда аеруча сизә башладык. Димәк, театр кирәк, киләчәктә күбрәк булсын иде әле алар.

"Ватаным Татарстан", 2010 елның 26 феврале