Мәкаләләр > Просмотр СМИ
Без – Кытайдан...

Без - Кытайдан...

Кытай - заманында бик күп милләттәшләребезне сыендырган, чыныктырган ил. Байтак татар зыялыларының күңел сандыгындагы хатирәләр Кытай белән бәйле. Хәзер алар Татарстанда, Кыргызстанда, Казакъстанда, хәтта Австралиядә яшәсә дә, кендек каннары тамган җирне онытмыйлар. Балачаклары гөрләгән Голҗа, Өремче шәһәрләренә сәфәр кылып торалар... Әйтергә кирәк, Кытайда туып-үскән милләттәшләребезнең күбесе Казакъстанда гомер кичерә. Алар үзләрен "без - Кытайдан" дип таныштырды.

Татар - уйгыр "күперен" ныгытучы


Мөнир Ерзин хәләл җефете белән безне "элек таган, аннан соң каләм" дип, уйгыр милли ашларыннан әзерләнгән табын артында көтә иде. Әйтергә кирәк, бу кунакчыл йорттан без бик күп мәгълүмат алып киттек. Килүебезгә махсус уйгыр сые әзерләве дә юкка түгел икән. Мөнир Ерзин - уйгыр һәм татар халыклары арасында күпер салган галим, атаклы тарихчы, уйгырчы, тәҗрибәле журналист, синолог.

Тамырлары белән Мөнир Ибраһим улы Касыйм-Рязань якларындагы Әҗе авылыннан чыккан мәгълүм нәселгә барып тоташа. Аның әтисе Уфадагы "Галия" мәдрәсәсендә белем алган. Үзе турында Мөнир әфәнде: "Мин Алтай өлкәсе Синьцзян-Уйгыр автоном районының Бурчум шәһәрендә 1927 елның 27 октябрендә туганмын. Мин казакъ арасында үстем. Башлангыч белемне казакъ мәктәбендә алсам, аннан соң казакъ-монгол мәктәп-интернатында, казакъ һәм кытай телләрендә укыдым. Шуңа татар, уйгыр, казакъ, кытай һәм башка телләрне камил беләм", - диде.

20 яшендә Өремче шәһәрендәге педагогия институтын тәмамлагач, "Синьцзян гезити" газетасында кытайдан уйгыр теленә тәрҗемәче, Голҗада "Инкыйлаби Шәркый Түркестан" редакциясендә мөхбир, "Или гезити"нда җаваплы сәркатип була.

1955 елда ул Казакъстанга күченә һәм уйгыр телендәге "Коммунизм туги" газетасында эшли. 1970 елда Казакъ дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый.

Мөнир Ерзин 1955 елга кадәр Казакъстан Фәннәр академиясенең Уйгыр теле, әдәбияты, тарихы институтында эшли. Аның уйгыр мәдәнияте һәм матбугаты тарихына багышланган күләмле хезмәтләре бар.

Мөнир әфәнде - Алматы шәһәрендә татар телендә нәшер ителүче "Фикер-Өмет" газетасын нигезләүчеләрнең берсе. Ул ТР Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстан журналистлар конкурсының "Бәллүр каләм" бүләге лауреаты.

2005 елда Мөнир Ерзинның Казанның меңьеллыгына багышланган "Ата-бабалар сукмагыннан" исемле китабы дөнья күрә. Ул Татарстан белән тыгыз элемтәдә тора. 2007 елда Казанда уздырылган татар галимнәренең I Бөтендөнья форумында катнашуы хакында аеруча горурланып сөйләде. Әмма аның өчен көтелмәгән зур шатлык - Казанның меңьеллыгында катнашу булган. Юбилей уңаеннан оештырылган сәфәр вакытында Казанның төрле почмагын күреп өлгергән. Күңелендә саклап йөргән эчкерсез тәэсирләре белән уртаклашып: "Казандагы гыйлем учаклары, җәмәгатьчелек фикерен таратучы урыннарда булу күптәнге арманым иде, бу теләкләремә дә ирештем. Минтимер Шәрип улының төпле, дәртләндергеч чыгышына мәфтүн булган халык озак-озак аягүрә кул чапты. Дөньядагы иң зур чәкчәкне татып, Кол Шәриф мәчете, Милли китапханәне дә күрдек. Газета редакцияләрендә очрашулар да минем өчен аеруча әһәмиятле булды. Мин бигрәк тә "Ватаным Татарстан" газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Мәүлет улы Сәфәров, аның урынбасары Фәния Кәбир кызы Әхмәтҗанова белән әңгәмәләрдән канәгать булдым. Мине бер генә нәрсә - вакытның аз булуы борчыды. Монда көне-төне генә түгел, айлап утырсаң иде, эзләгән барлык нәрсәңне табар идең..." - диде.

Айда беренче эз салучы

Гаммар Тимергали улы Исхаков - Айда үз эзен калдырган легендар кеше. Ул - Өремче шәһәреннән. Биредә башлангыч мәктәпне һәм педагоглар әзерләү курсларын тәмамлап, берара укытучы булып эшләгән.

Гаммар аганың бөтен гомере тау эшләре машиналары белән бәйле була. Мәскәүдә төсле металлар һәм алтын институтында тау эшләре инженеры һөнәрен үзләштерә. "Диплом алгач, уйлап чыгару эше белән ныклап мавыгып киттем. Фәнни хезмәтләрем СССРда һәм чит илләрдә басыла башлады. 17 хезмәтемнең җидесе практикада куллану өчен кабул ителде", - ди ул.

Гаммар ага яңа төр тау машиналары уйлап табуга зур өлеш кертә. Ул ясаган дүрт машина Россия, Украина, Казакъстан, Кыргызстан рудникларында уңышлы эшләгән. Ә иң кызыгы шунда: Гаммар ага уйлап тапкан механизмнар 1967 елда беренче совет "Луноходы" эшендә кулланыла һәм беренче тапкыр Җиргә ай туфрагы алып кайтыла.

СССРның мактаулы уйлап табучысы, техник фәннәр кандидаты - Гаммар Тимергали улы Кыргызстан Фәннәр академиясендә, озак еллар Алматы политехник институтында эшләгән. Күптән түгел генә 80 яшьлек юбилеен билгеләп узган галим инде лаеклы ялда. Ул Казакъстанның Алматы шәһәрендә гомер кичерә, 20 ел Алматы татар-башкорт иҗтимагый хәрәкәтендә актив катнашкан. Г.Тукайга багышланган шигърият кичәләрен, яңа китапларны тәкъдир итү эшләрен башлап йөргән. "Без - Кытайдан" китабын чыгаруда зур өлеш керткән. Гаммар Исхаков: "Тормышым машина уйлап табуга гына кайтып калмады. Габдулла Тукай иҗатын яратам мин. Аның барлык шигырьләрен яттан беләм", - дип, әңгәмәбезне Тукай шигыре белән тәмамлады:

"Әгәр нәселем булмаса иде татар,

Мин дә әллә кайчан торыр идем

Пушкин белән бергә катар"...

"Әгәр булса канатым..."


Назилә Госманова-Юсимова - галим Миркасыйм Госмановның туганнан туганы. Ул 1931 елның 27 гыйнваренда Голҗада дөньяга килгән.

Назилә ханым катлаулы язмыш кичергән батыр шәхес. 1950 елгы репрессия дулкынында аны яла ягып, "пантюркист", "тар милләтче" дип гаепләп, лагерьга җибәрәләр. Назилә Госмановага бу вакытта нибары 19 яшь була. "Без 7 бала үстек. Голҗа татар мәктәбендә белем алдык. Г.Тукай, Һ.Такташ шигырьләрен шул вакыттан беләм. Әтием сәүдә белән, шөгыльләнә иде. Мәктәптән соң төрле курсларда укыдым, редакциядә эшләдем. Кирәксез сүзләр сөйли дип, лагерьга озаттылар... Анда үлүчеләр бик күп булды. Кешеләрне күз каршыбызда кыйныйлар иде. 1952 елда сәясәт үзгәреп, безне, Ходай ярдәме белән, азат иттеләр. Лагерь михнәтләрен әти белән әнинең энеләре дә күрде," - дип сөйли ул хәзер.

Назилә ханым белгечлеге буенча бухгалтер. Ә күңеле белән шагыйрә, проза остасы. "Нык борчылганда һәм нык шатланганда илһам килә," - ди ул. Аның 4 китабы дөнья күргән: берсе - шигырьләр, өчесе - хикәяләр җыентыгы. Соңгы китабы исә, документларга нигезләнеп, үзе кичергән ачы лагерь елларына багышланган.

Назилә Госманова бүген балалары, туганнары янәшәсендә, кадер-хөрмәттә яшәп ята. Без килүгә балалары, туганнары җыелышып, татар ашларыннан мул табын әзерләп торалар иде. Безнең белән танышырга Миркасыйм Госмановның бертуган сеңлесе Рәгънә ханым да килде. Җылы әңгәмә корып, хушкитмәле табын артында бер гаилә булып утырдык.

Кызганыч, 13 ел элек Назилә апаның тормыш иптәше Әбдерәим Кәрими якты дөньядан киткән. "Яшь вакытта күп мәшәкать күрсәм дә, картлык бәхетенә ирештем. Тормышта иң мөһиме - балаларның дөрес юлда булуы икән. Йөземне кызартмадылар, балаларыма бик ризамын", - ди Назилә ханым. Назилә Госманованың 7 баласы да югары белем алган, тормышта үз юлларын тапкан. Һәркөн хәлен белешеп торучы 14 оныгы, 3 оныкчыгы бар. Әбиләре иҗат иткән әсәрләрне ике оныгы компьютерда җыешып бирә икән. Сезгә Назилә ханымның "Әгәр булса канатым" дигән шигыренең ике куплетын тәкъдим итәбез:

Әгәр булса канатым

Кулларым булса канат, Казанга очар идем.

Туганнарны, дусларымны, сагынып кочар идем.

Сөембикә манарасын кунарга сайлар идем.

Адашып калган кошлар күк моңланып сайрар идем.

Тукай һәйкәле өчен дип, чәчкәләр өзәр идем,

Рәхмәтләр әйтермен диеп, матур сүз тезәр идем.

Кулларым булса канат, урманнар гизәр идем,

Урман чәчкәләре белән урамнар бизәр идем.

Серләшеп кошлар белән, бер дәртләнеп җырлар идем,

Үткәннәрне искә алып, моңланып җылар идем…

Госмановларның бриллиант бишеге

Әле узган ел гына бриллиант туйларын билгеләп үткән Нәирә һәм Әнәс Госмановлар: "Голҗада тудык, шунда үстек... Кытай - безнең өчен кавышкан, гаилә корган якын җиребез. Алматы - бәхетле картлыкка китергән "йорт"ыбыз булса, Казан - тарихи Ватаныбыз", - диләр. Нәирә Нәбиевна Әнәс абый белән беренче күрешүен искә алып: "Гаеттә гаетләп кергән иде - шунда таныштык", - ди. Изге көндә кабынган хисләр инде 60 ел сүнмәгән-сүрелмәгән. Әнәс абый белән Нәирә апа дүрт бала үстергән: Фәһрә, Илшат, Флүрис, Альмира. Онык-оныкчыклары бар. Госмановларның барлык баласы да югары белемле, тормышта үз эшләренең осталары. Безне бик тә сокландырган нәрсә шул булды: бу гаиләдә һәммәсе дә татар телендә камил сөйләшә. "Балаларыбызны телле итеп үстердек, Аллага шөкер. Һәр ата-ана баласына, беренче чиратта, туган телне өйрәтергә тиеш. Хәзерге яшьләргә теләгем шул: бер-берсен, әти-әниләрен хөрмәт итсеннәр! Әти-әниләрен хөрмәт итсәләр, аларны үз балалары да хөрмәт итәчәк", - ди Әнәс абый.

Әнәс Госманов гаҗәп кеше: отставкадагы подполковник, биш вакыт намазын калдырмый, хаҗ кылып кайткан... Алматы шәһәрендә беренчеләрдән булып Сабантуйны оештыручы да ул! Госмановларның нәсел җепләре Казанга барып тоташа...

Нәирә ханым исә гомере буе тегүче булып эшләгән. "Мондый бәхетле картлык һәркемгә дә тәтеми әле. Мул тормышта, татулыкта яшибез, Ходайга шөкер", - ди. Госмановларның бриллиант бишеге озак еллар шатлык-куанычлардан тирбәлсен!

45 ел сәхнәдә!

Казакъстан "сандугачы" Галибә Сәйбулатова да Кытайның Голҗа каласында туган. Галибәгә 8 яшь тулганда, гаилә Алматы шәһәренә күченгән. "Бала вакытымнан татар моңын ишетеп үстем. Әти гармунда һәм мандолинада уйнаса, әни белән әби җырларга яраталар иде," - ди ул.

Галибә Сәйбулатованың профессиональ сәхнәдә чыгыш ясавына быел 45 ел тула! Шушы вакыт эчендә ул 20 меңнән артык концерт биргән, DVD һәм CD альбомнары чыгарган. Иҗат юлын исә "Казакъконцерт" берләшмәсендә солистка булып башлый. Австралия татарларын таң калдырган "Сарман" ансамбленең актив әгъзасы да була. Җырчының табигый тавышына өстәмә яңгыраш бирү өстендә атаклы музыка әһелләре - Н.Д.Павлюк, Л.Гольдберг, Л.Иванова-Сокольскаялар эшли.

Татарның моңлы җырларын башкаручы Галибә Сәйбулатовага 1991 елда "ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре" исеме бирелә. 2007 елда Казанда үткәрелгән "Җиде йолдыз" халыкара татар җыры бәйгесендә ул лауреат исеменә лаек була.

"Казан - минем илһам ала торган урыным. Казан тамашачысына рәхмәт әйтәсем килә, мине һәрвакыт җылы каршы алдылар! Казанның меңьеллыгында "Мәңге яшә, Казан!" җырын башкаруымны күпләр хәтерлидер әле. Бәйрәмнән соң мине "Алтынчәч" тапшыруына чакырдылар. Тамашачылар алдында 12 җырымны башкардым. Әлеге тапшыруны "Яңа гасыр" каналы 10 тапкыр күрсәтте. Кытай белән Австралиядә яшәүче туганнарым, һәр караган саен, сөенеп, шалтыратып тордылар", - дип, сөйләде Галибә Сәйбулатова.

Ул бүген дә сәхнә юлында. Төрле концертларда катнашудан тыш, җырлар да иҗат итә.

P.S. Беркөн Кытайның Голҗа шәһәрендә туып үскән, хәзерге вакытта Казан югары уку йортларының берсендә укучы татар егетеннән Кытайдагы хәл-әхвәлләрне, татарларга анда эш бармы-юкмы икәнне сораштык. Ул җитди генә: "Кытайда эшсез үлгән татар юк! Әмма Казандагы татарлар ялкаурак. Кытайлар исә, юктан бар ясый торган халык, алардан күп нәрсәгә өйрәнеп була. Шунысы да бар: әгәр кытайлар Татарстанга күченә калса, мондагы татарларга бер эш тә калмаячак", - диде.

"Ватаным Татарстан", 2010 елның 29 марты