Мәкаләләр > Просмотр СМИ
Газиз - туган илендә

Моннан 10 ел элек бер төркем сәнгать эшлеклеләре, журналистлар күренекле режиссер, талантлы актер Газиз Айдарскийның туган җиренә - Яшел Үзән районы Айдар авылына әдипнең 100 еллыгын үткәрергә кайткан идек.

Якташыбызның исемен мәңгеләштерү йөзеннән музей ачарга кирәк, дигән сөйләшү нәкъ менә шунда башланды кебек. Мәктәп бүлмәсе белән генә чикләнеп калмыйча, авыл уртасында махсус бина булсын иде, дигән теләкләр дә булды анда. Әмма теләкләр - бер, мөмкинлекләр икенче нәрсә шул. Бәлки бу хыяллар тормышка ашмый җилгә дә очкан булыр иде. Кулыннан эш килә торган якташларыбыз табылды. Музей төзүгә кагылышлы документларны рәсмиләштерү эшен Гусман Низаметдинов башлап җибәрде, аңа тагын бер авылдашыбыз Фәннүр Зыятдинов ярдәм итте. Шөкер, бу изге эшкә Минтимер Шәймиев тә фатихасын бирде. Шул уңайдан Г.Айдарскийның тормыш юлы, иҗаты турында фильм да төшерелде. Тагын бер якташыбыз, театр белгече Юныс Сафиуллин, архивларда казынып, әдипкә багышланган китап өстендә эшли. Район һәм шәһәр мәктәпләрендә аңа багышлап кичәләр узды.

Музейның нәкъ менә Күгеш (Айдар авылы шушы җирлеккә керә) мәктәбендә ачылуына Газиз Айдарский һәм Сара апа Садыйкованың кызы Әлфия апа Айдарская, киресенчә, шатланды гына. "Музей беренче чиратта балаларга кирәк", - диде ул бу җәһәттән. Чыннан да, мәктәп директоры Фәридә апалары Яруллина, укытучылар, башка хезмәткәрләр белән берлектә укучылар музейны хәтта төзергә дә булышканнар. Бу турыда музей өчен стендлар ясарга булышкан рәссамнар Татьяна һәм Юрий Бердниковлар да сөйләде. Алар Күгешкә Казанның 5 нче сәнгать мәктәбеннән яшь рәссамнарның Казанга багышланган күргәзмәсен дә алып кайтканнар. Ә моңа кадәр Санкт-Петербургта яшәп иҗат иткән рәссам Фәйзрахман Камалов музейга Газиз Айдарскийның портретын бүләк итте. Җирсү хисе, милләттәшләренә якынрак булу теләге аны Казанга алып кайта. Рәссамның улы, Казан музыка училищесы укучысы, "Сара Садыйкова җырлары" конкурсы лауреаты Ильяс Камалов та авыл халкына зур бүләк ясады: виолончельдә күренекле композиторыбызның көйләрен уйнап моңландырды. Тантана әнә шулай итеп мәктәп бинасыннан авыл клубына күчте. Камал театры артистлары Ләйсән Фәйзуллина белән Алмаз Гәрәев Сара белән Газизнең бер-берсенә язган хатларын укып, тамашачыларны бөтенләй әсәрләндерде. Шыгрым тулы залда авылдашлары Сара апаның (аның әтисе Гарифҗан ага Айдар авылыннан) нәкъ менә шушы сәхнәдә чыгыш ясаганын хәтерләүчеләр дә күп бит әле. Күп еллар укытучы булып эшләгән Әминә апа Фазлуллина хәтта, шул истәлекләрне барлап, музейга үзе язган шигырен дә бүләк итте. Ә сәхнә ул көнне чын мәгънәсендә укучыларныкы булды. Тамашачыларны режиссерның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырдылар, Сара апа җырларын яңгыраттылар, күбәләк кебек оча-оча биеделәр. Хәер, гаҗәпләнерлек тә түгел. Ни дисәң дә, алар Газиз Айдарский белән Сара Садыйкова кебек талантлы якташларының истәлекләрен кадерләп саклаучылар бит.

"Ватаным Татарстан", 2010 елның 29 марты