Мәкаләләр > Просмотр СМИ
Колумбиядән үрнәк аласы иде

"Колумбиягә тиклем ничек барып җиттегез, дисәгез, "Тәкъдир" үзе йөртә икән". Танылган артист Равил Шәрәфи Колумбиягә сәяхәтен шулай аңлатты. "Тәкъдир" дигәндә ул, әлбәттә, режиссер Алехандро Гонсалес Пуче куйган спектакльне күздә тотып әйтә.

Шушы көннәрдә генә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры коллективы Колумбиядән, XII Бөтендөнья театрлары фестиваленнән кайтып төште.

Колумбиягә камаллылар Педро Кальдеронның "Тәкъдир" спектаклен сәхнәләштергән режиссер Алехандро Гонсалес Пуче тәкъдиме буенча барганнар. Фестивальгә чакырганчы ук, режиссерны өлкән буын актерлары бик нык хафага салган. Инде җиде дистәне узган Ринат Таҗетдинов, Равил Шәрәфи, Хәлим Җәләй егерме сәгатьлек юлны күтәрә алырмы икән, дип кайгырган. Камал театрына хәтта: "Мартка кадәр яшәрләрме икән?" – дип тә шалтыратып сораган.

Безнекеләр исә бирешмәгән. Дөрес, Равил абый әйтүенчә, хәле беткән, кинәт кенә авырайган актерларга сәхнә артында махсус кислород мендәрләре куелган булган. "Тын кысылса, пәрдә артына керүгә борынны төртеп, кислород сулап алдык", – ди Равил Шәрәфи.

Колумбиядәге Россия илчелегеннән килмәүләре исә артистларның хәтерен калдырган. Фестивальгә 40 илдән барлыгы 60 театр килгән. Тантананы Камал труппасының "Тәкъдир" спектакле белән башлап җибәргәннәр. Спектакльләр 12 залда барган. Бер көндә спектакльләрне 30 меңнән артык тамашачы караган. Колумбия бик бай илләр рәтендә йөрмәсә дә, биредә театрга мөкиббән киткән халык яши икән. "Дөресен әйтергә кирәк, "Тәкъдир" спектакленә бит татар тамашачысы бик яратып йөрми, гомумән, бездә тәрҗемә әсәрләре бик авыр кабул ителә, – ди Хәлим Җәләй. – Ә Колумбия халкының театр яратуына исебез-акылыбыз китте. Ул алкышлар, чәчәк бәйләмнәре күңелдән бик озак китмәс әле".

Колумбиягә бару чыгымнарын түләү ТР Президенты гранты ярдәмендә мөмкин булды. "Финанс ягы бездә гадел бүленмәгән, – ди Камал театры директоры Шамил Закиров. – Мәдәният министрлыгындагы бюджетның илле проценты М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры коллективына, калган яртысы республикада башка чаралар үткәрү өчен тотыла".

Әйе, Колумбиядәге кебек фестивальләр уздырырга ерак икән шул әле безгә. Нәүрүз төрки театрлар фестивален дә юньле-башлы үткәрә алмый интегәбез ләбаса. Камал театры тәкъдиме белән башланып киткән әлеге чара шактый гына чыгымнар таләп итә. Ә аны тулаем үз җилкәсендә күтәрә алучылар күренми. Колумбиядәге кебек афишаларга, рекламаларга, кунакларны каршылауга сарыф ителгән акчаларны саный башласаңмы, Казанда шул бюджетка берничә фестиваль уздырырга мөмкин булыр иде. Ә безгә күп ки­рәкми ләбаса, Нәүрүзне генә булса да тиешле дәрәҗәдә үткәрәсе иде.

"Ватаным Татарстан", 2010 елның 2 апреле