Мәкаләләр > Просмотр СМИ
Безне дуслык берләштерә

Татарстан югары уку йортларында чит илләрдән килеп укучы студентлар гаять күп. Аларның бергә җыелып серләшер, төрле чаралар үткәрер өчен урыннары да бар. Бу - Казан дәүләт технология университетында урнашкан Халыклар дуслыгы клубы. Быел монда Идел буе төбәкара халыклар дуслыгы фестивале дә оештырылды.

Халыклар дуслыгы клубы инде егерменче елын эшли. Аны университетның гуманитар дисциплиналар кафедрасы доценты Венера Мушарова җитәкли. "Клубның төп максаты - яшьләр арасында дуслык җепләрен ныгыту. Алар биредә үз гореф-гадәтләрен дә онытмыйлар, шулай ук башкаларныкын да өйрәнәләр. Төрле телләрдә аралашсалар да, аларны җыр-бию, моң берләштерә", - ди җитәкче.

Шушы көннәрдә, әлеге клубның эшчәнлеген бәяләп, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин КДТУ җитәкчелегенә Татарстан халыклары ассамблеясенең Мактау грамотасын тапшырды. "Бу чара бездә яшәүче төрле милләт халыкларының мәдәниятен хөрмәт итүне күрсәтә", - диде ул.

Быелгы фестиваль Җиңүнең 65 еллыгына багышланган иде. Катнашучылар арасында Һиндстан, Бангладеш, Вьетнам, Кытай һәм башка илләрдән килеп бездә белем алучылар бар. Мари Иле, Мордовия, Удмуртия, Чуашия югары уку йортларында белем алучы студентларның да катнашуы фестивальнең абруен тагын да күтәрде.

Бәйрәмгә килгән кунаклар арасында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова да бар иде. "Безнең республика - тынычлык, дуслык, татулык мәйданы. Мондый клуб башка вузларда да оешса, бик яхшы булыр иде. Төрле милләт халыкларының дус яшәве бик мөһим", - диде ул.

ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев тә яшьләрнең чыгышына сокланып утырды һәм мондый фикер җиткерде: "Мин читтән килгән студентларны бездә белем генә ала дип уйлап ялгышканмын. Алар әле үз гореф-гадәтләрен, мәдәниятен онытмыйча, башкаларга да күрсәтә белә икән".

"Ватаным Татарстан", 2010 елның 14 апреле