Мәкаләләр > Просмотр СМИ
Бер атуда – ике куян
23 апрель ел саен Төркиядә Милли бәйсезлек көне һәм Балалар бәйрәме буларак билгеләп үтелә.
Бу көнне төрек мәмләкәте бик күп илләрдән кунаклар кабул итә. Гадәттә кырыктан артык илдән, нигездә балалардан тупланган делегацияләр килә. Татарстанлылар да бик теләп катнаша анда. Чөнки ул балаларның сәнгать бәйрәме итеп уздырыла (әйтик, быел Алабугадан шактый зур делегация китте). Кунакларның мосафирханәләрдә түгел, төрек гаиләләрендә яшәве белән дә үзенчәлекле ул.
Башкалабыз Казанда яшәүче төрек кардәшләребез дә 23 апрельне зурлап бәйрәм итте быел. Әүвәл “Казан” милли мәдәният үзәгендә, соңрак Камал театры бинасында төрле милләт балалары катнашында җырлы-биюле тамашалар оештырылды. “Казан” мәркәзенә төрки туганнарыбызны котларга ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова килгән иде. Ул Казандагы Төркия Генераль консуллыгы җитәкчесе Әхмәт Тутага ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның котлау сүзләрен җиткерде.
23 апрель Төркиядә Бөек Милләт Мәҗлесе оешкан көн бит. Бу көнне ТБММ оешуга 90 ел тулды. 1929 елны исә Төркия Президенты Мостафа Ататөрек бу көнне Балалар бәйрәме дип тә игълан иткән.
Шунысы да кызык: 1979 елны БМО балалар елы дип игълан итә һәм 23 апрельне халыкара балалар бәйрәме итеп үткәрү турында карар чыгара. Шуңа күрә бу көнне Россия, Татарстан балалары да үз бәйрәмнәре итеп билгеләп үткәрергә хаклы.
Чыннан да, бик матур сәнгать бәйрәменә әйләнде ул көнне куелган тамашалар. А.Алиш исемендәге Балалар иҗат үзәге сараенда шөгыльләнүче, Казандагы күпмилләтле якшәмбе мәктәбенә йөрүче, хәтта Кукмара, Балтачта, Дәрвишләр бистәсендәге мәктәп-интернатта укучылар да килеп сәләтләрен күрсәтте анда.
Бу тамашаны карагач, төрекләрнең зирәклегенә, бер атуда ике куян тотуларына сокланмый мөмкин түгел. Бер көндә ике бәйрәм уздырып, сәяси бәйрәмдә балаларны игътибар үзәгенә чыгарып нык откан алар. Бәлкем безгә дә 30 августны балалар бәйрәме дип игълан итәргәдер. Сабыйларыбызның күңеленә дәүләтчелек орлыгы салу, милли, дини горурлык тәрбияләү өчен дә форсат булыр иде бу.

"Ватаным Татарстан", 2009 елның 28 апреле