Мәкаләләр > Просмотр СМИ
Гасыр маэстросы

И мөкатдәс, моңлы сазым!
Уйнадың син ник бик аз?


Сәхнәдәге әлеге үзәк өзгеч көйгә үзем дә сизмәстән кушылып җырлап җибәрдем. Хәер, янәшәдә утыручылар да шундый ук халәт кичергәндер. Салмак кына көй бормалары Тукайның ачы хәсрәтен искә төшерә, шунда ук җимерек "Болгар" номерлары күз алдына килеп баса. Ә скрипка сыза да сыза. Күңел көй тәмамлануын кабул итә алмый. Уйнасын инде тагын бер тапкыр, тагын берне генә....

Татар театрының маэстросы, дирижер, милли җанлы скрипкачыбыз, Татарстанның халык артисты Фуат Әбүбәкеровның һәр чыгышын тамашачы әнә шулай тыңлый. Аның скрипка кылларында тамашачының кайгысын таратырлык илаһи көч, шатлыгын уртаклашырлык сихри сер яшеренгән. Дөрес, скрипкада, сазда уйнаучылар адым саен, әмма йөрәкләрне айкарлык, бәгырьләргә үтеп керерлек музыкантлар бармак белән генә санарлык. Фуат Әбүбәкеров менә шундыйлардан.

Кайдан килә икән соң аңа күңел кылларын тибрәтерлек моң дәрьясы, кемнән килә? Мөһаҗирлектә гомер сөргән әтисе Хәмит абыйның сагыну, җирсү хисеме икән әллә? Әйе, нәкъ шулай.

Ятимлек ачысын татыган Хәмит Әбүбәкеров Казанда татарның беренче виолончелисты була. Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Александр Ключаревлар белән бергә укый, алар белән берлектә бик күп татар әсәрләрен сәхнәгә чыгара, театрларны музыкаль яктан камилләштерә. Заһид Хәбибуллинның скрипка уйнавы, Галия Кайбицкаяның салмак кына җыр сузуы – аңа шул дәрәҗәдә татарның илаһи моңын сеңдергән, күрәсең, хәтта кадерле хәзинә Нәмәнганга киткәч тә онытылмаган, эзсез югалмаган. Алай гынамы, моң дәрьясы Хәмит абыйның алты баласының да күңел түренә кереп оялый.

Туган нигезеннән, татар театры, халкыбызның җыр-моңнарыннан аерылу, ай-һай, авыр була Хәмит агага. Репрессия елларының кара шаукымы башлангач та, Исмай Шәмсетдинов: "Телең озын синең, яхшы чакта тай моннан", – дигәч, хатыны Хәлимәсен ала да Үзбәкстанга, Нәмәнган шәһәренә юл тота. Хәмит абый биредә нота таный торган бердәнбер кеше була. Сугыш башлангач, Нәмәнганга танылган музыкантлар качып килә башлый. Ташкентныкыннан кала Нәваи исемендәге театр Үзбәкстанда иң танылган театрлардан санала.

"Фәкыйрьлек, ачлык-ялангачлык, ә әти безнең алтыбызны да музыка училищесына укырга бирде", – дип искә ала Фуат Әбүбәкеров. – Бер әтинең хезмәт хакына ишле гаилә ничек яшәгәнбездер, белмим. Әтинең тәнәфес вакытында бер ипи кисәге белән йөзем тәлгәшләре алып килгән вакытларын яхшы хәтерлим әле".

Тормышның авырлыгы Фуат абыйның укуына зыян китерми. Киресенчә, мәктәпне гел "бишле"ләргә генә тәмамлый ул. Рус теленнән татар малаена хәтта "плюс" "бишле" куялар. Ә скрипкада биш яшендә үк сыздыра башлаган егет инде мәктәптә укыганда ук таныла башлый. Апа-абыйлары белән берлектә, әлбәттә. Нәмәнган шәһәрендәге театр оркестрында "шабашка" да эшләп алалар. Бу үзенә күрә иҗади яктан шомару да була.

Татар классик әсәрләренә исә оеткыны әтиләре сала. Хәмит абый Сәйдәш, Җиһанов музыкасын, "Ләйлә вә Мәҗнүн", "Нурхан", "Алпамыш", "Таһир вә Зөһрә" эпик драмаларындагы әсәрләрне виолончельдә бер генә уйнап күрсәтә, ә Фуат аны шундук скрипкада кабатлый. Гаилә башлыгы балаларына татар рухын яшәгән саен тирәнрәк сеңдерергә тырыша.

"Әти беребезнең генә булса да Казанга кайтуын теләде, аның васыяте иде бу, ди Фуат абый. – Үзен генә бирегә алып кайта алмадым, җәсәде Нәмәнганда калды. Ә әнием безнең белән Казанга кайтты. Бүген дә исән-сау, 96 яшендә".

Фуат абый әтисенең васыятен икеләтә үти. Казанга кайтып кына калмый, ә татар театрына ярты гасырга якын хезмәт итә. Бер карасаң, аның хезмәте пәрдә артында югалып кала кебек. Әмма бу алай түгел. Камал сәхнәсендә куелып килгән классика, бүгенге драматургларның пьесаларыннан оркестр тавышын алып ташла әле син, спектакль төссезләнеп калачак. "Мин үземне беркайчан да чокырда итеп хис итмәдем, – ди Фуат абый. – Тәнәфес вакытында тамашачының музыкантлар белән хозурлануы ошый миңа. Аларның җыелып безне күзәтүе күңелгә рәхәтлек бирә".

"Тере" оркестрга куелган спектакль бөтенләй башка шул ул. К.Тинчуринның "Зәңгәр шәле"н тамашачы инде ничәмә-ничә тапкырлар карап, туеп беткәндер, дип уйлыйсың. Әмма спектакль сәхнәгә яңарып куелган саен, залда алма төшәрлек тә урын юк. Оркестр белән башкарылган Булат һәм Мәйсәрә, качкыннар, абыстайлар җыры тамашачыны караган саен әсир итә.

Фуат абый моннан 45 ел элек, әле яңа гына театрда дирижерлык вазыйфасына керешкән елларда сәхнәләштерелгән "Зәңгәр шәл"не искә төшереп алды.

– Абыстай ролендә танылган артист­ка Фатыйма Ильская оркестрга кушылып җырлаганда, элеккеге дирижерның әмер биреп, "по рукам" дигәненә шулкадәр күнегеп киткән ки, ә мин исә аларның уйнаганда җырга керешеп китүләрен спектакль барышында ук абайлап алам, – ди Фуат абый. – Баштарак болар аптырап калдылар. Без бит кул изәгәнгә өйрәнгән, диләр.

Спектакльдәге һәр актерның сулышын тойган Фуат Әбүбәкеров янында үзеңне ниндидер бер кысаларда тоту кирәк түгел. "Аның белән эшләве – җан рәхәте", – диләр артистлар. "Җырлар вакыт җиткәч, абыстайлар оркестрның кайчан уйный башлавын көтеп тора алмыйлар бит инде. Мин аларның һәр мизгелен тоярга тиеш", – ди дирижер.

Кызганыч, бүген театрда музыкаль спектакльләр генә сәхнәдән югала бара. Күптән түгел генә тамашачы хозурына чыккан "Диләфрүз-remake" та, үзгәреш кичереп, сәхнәләштерелде. "Баштарак оркестрга куеп карадык, әмма заманча спектакльгә элеккеге "Диләфрүзгә дүрт кияү" мотивлары ятып бетми, дигән карарга килделәр", – ди Фуат Әбүбәкеров.

Музыкаль спектакльләр азайса да, Фуат абыйның кул кушырып утырганы юк. Яңача аранжировкалар эшли, классик татар әсәрләренә үзгә сулыш өрә, заманча вариацияләр эзли. Аңа еш кына улы Руслан Әбүбәкеров та ярдәмгә килә. Камал сәхнәсендә куелган "Люстра" спектаклен музыкаль яктан бизи, "Әкият" курчак театрының егермеләп пьесасына көй яза. "Син әтиеңә алмашка калырсың инде", – диләр икән Русланга. "Әтине алыштырырлык, үзе дирижер да, музыкант та, спектакльләрне музыкаль бизәлешкә баетучы да, композитор да булган талантлар йөз елга бер генә туа торганнардыр. Мин аның кебек беркайчан да булдыра алмам", – ди ул.

Фуат абый – милли җанлы, халкын яратучы, аның милли хәзинәсен күз карасы кебек саклый белүче кабатланмас шәхес. "Мин театрның Бичурасына әйләнеп беттем бугай инде", – ди ул, елмаеп. Бу көлке түгел, ә чынбарлык. Көн­озын театрның өй хуҗасы кебек бүлмәсендә татарның җыр шәҗәрәсен, татар мирасын барлый. Кайчан килеп кермә, аның эш өстәлендә һәрвакыт шигырь китаплары булыр. Сәхнәгә куеласы спектакльгә җыр сүзләре эзләү белән мәшгуль ул. Мин килгәндә дә Түбән Кама театрында куеласы премьерага музыкаль бизәлеш иҗат итә иде. "Пьесаларны укыйм да, җырлар булмавы күңелне әрнетә, – ди Фуат абый. – Ә тамашачы геройларыннан җыр көтә".

Ярты гасыр дәвамында иҗат иткән җырларын саный башласаң, дистәләгән җыентык чыгарып булыр иде. Фуат Әбүбәкеровның "Зәңгәр кыңгыраулар", "Ап-ак ромашкалар", "Бөдрә каен", "Мине танырсыңмы?" кебек җырлары спектакль җырлары булып танылсалар да, бүген алар бик күп җырчыларның репертуарын бизи.

Дирижерның гомер буе тормышка ашырырга тырышкан бер зур хыялы бар. Җырчы-артистларның җырлавын дәүләт фондына яздырасы килә аның. "Безнең бит Наил Әюпов, Флера Хәмитова кебек искиткеч тавышлы җырчыларыбыз бар иде", – ди Фуат абый. Камал театры гастрольләргә чыгып киткән вакытларын да искә төшереп алдык. Спектакльләр атналыгы тәмамлангач, соңгы көндәге концертка килгән шыгрым тулган залны күзәтүе Фуат абыйга җан рәхәте бирә. Кайбер вакытларда, тамашачы соравы буенча, бер көнгә ике тапкыр концерт куя алар. Спектакльләрнең каймагыннан гына сөзеп аласың да, җырлы мәхәббәт геройларын тамашачы хөкеменә тапшырасың. Марсель Сәлимҗанов режиссер булып эшләгән елларда Фуат Әбүбәкеров атнага бер тапкыр концерт узды­рыйкмы икән әллә, дигән тәкъдим белән дә чыгып карый. Әмма режиссер: "Камал театры филармония түгел", – дип кенә җавап бирә.

Элек хыялы тормышка ашмаса да, бүгенге талантлы яшьләрне күтәрергә аның исәбе. "Гүзәл Минакова, Ирек Кашапов, Раил Шәмсуаровның тавышлары искиткеч матур, җырлы геройлар аларга икенче сулыш өрде. Бу егет-кызларның киләчәге өметле", – ди Фуат абый.

Дирижерның театрдагы һәр кешегә булган уңай мөнәсәбәте ошады миңа. Дөрес, гаиләдәге кебек театрда да савыт-саба шылтырамый тормый, төрле вакытлар булгандыр. Әмма Камал сәхнәсе, биредәге мохит – Фуат Әбүбәкеров өчен иң изге мөнбәр. Сөйләшеп утырганда кинәт кенә танылган актер Һидият Солтановның бер гыйбарәсе искә төште: "Марсельнең ике тапкыр баш игәнен беренче тапкыр күрәм. Ул да булса, синең 50 яшьлек юбилееңда", – дигән иде ул Фуат абыйга. Хәер, аңа режиссер гына түгел, бөтен театр коллективы да баш ия. Мөкатдәс сазы гына сүнмәсен, сүрелмәсен, берүк озын гомерле була күрсен. Ә аның скрипка сызуы бик тә кирәк әле безгә.

"Ватаным Татарстан", 2010 елның 30 апреле