Мәкаләләр > Просмотр СМИ
Җилләр Болгарга исә

Быел унынчы тапкыр уздырылучы Идел-Чулман регатасы 500ләп катнашучыны җыяр дип көтелә. Җилкәнле яхталар ярышы Татарстанның беренче Президенты ярдәме белән уза. Өч юнәлештән юлга чыккан 100гә якын яхта 18 июнь­дә Болгарда җыелачак. Нәкъ шул көннәрдә борынгы шә­һәрдә "Болгар цивилизациясе" халыкара форумы да булачак.

Идел-Чулман регатасы беренче тапкыр гына уздырылмый инде. Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында бу чараның быел унынчы тапкыр оештырылуын әйттеләр. Әмма катнашучылар үзләре үк спорт һәм туризмны берләштергән сәяхәткә моңа кадәр җитәрлек дәрәҗәдә игътибар бирелмәвен таныды. Регатаның оештыру комитеты башлыгы Андрей Бардин, мәсәлән, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев әйткән сүзләрне искә төшерде. Без, татарлар, суда йөзүче корабларны ярдан гына күзәтеп торырга яратабыз. Ә аларны үзебезгә таба бору өчен берни эшләмибез. Димәк, вакыт җиткән. Шуңа күрә быелгы регатага Минтимер Шәймиев үзе хәер-фатыйха биргән. 100ләп яхта, 500гә якын кеше катнашында узачак чарага Татарстан гына түгел, чит өлкәләрдән дә киләләр. Самара, Тольятти, Ульян, Мәскәү, Уфа, Екатеринбург вәкилләре катнашырга теләк белдергән инде. Алар арасында хатын-кызлардан гына торган ике экипаж да булыр дип көтелә.

Яхталарның бер өлеше Казаннан юлга чыгачак. Алар Свияжскины урап, Болгарга кузгалачак. Икенче төркем Алабуга һәм Чистай аша Чаллы ягыннан киләчәк. Башка катнашучылар исә Болгарга Ульян ягыннан күтәрелер дип көтелә. Очрашу көне 18 июньгә билгеләнгән. Ә 19ында тарихи шәһәрдә "Болгар цивилизациясе" дип аталган халыкара форум башлана. Оештыручылар әйтүенчә, әлеге фәнни җыен һәм регата бер-берсен тулыландыручы чаралар булачак. Кыскасы, ярыш, спорт белән генә чикләнмичә, туризм һәм иң мөһиме – республиканың тарихи ядкарьләренә игътибарны җәлеп итәчәк.

"Ватаным Татарстан", 2010 елның 11 июне