Мәкаләләр > Просмотр СМИ
Иң күңеллесе – бездә

Бүген республикада Сабантуйларның төп өлеше башлана. Чехиядә, Төркиядә, Кырымда, АКШта, Үзбәкстанда һәм Россиянең кайбер төбәкләрендә милли бәйрәмне уздырырга өлгерделәр инде. Самара өлкәсенең Гали авылында, үзебезнең Түбән Кама, Минзәлә һәм Те­ләчедә дә зурлап оештырдылар. Бу атнада исә Сабантуй авылларда узачак. Димәк, бәйрәмнең иң күңеллесе булачак.

Өлкәннәр еш кына элеккеге Сабантуйларны сагынып исә ала. Килешми дә булмый. Чөнки милли бәйрәмгә ясалмалык кертергә маташучылар дә бар. Бигрәк тә шәһәр Сабантуйларында. Татарның милли бәйрәмен күпләр Олимпиада белән чагыштыра. Рәхмәт, әлбәттә. Әмма Олимпия уеннарына да теләсә нинди спорт төрен кертмиләр. Ә безнең Сабантуйларда кайчак әллә нинди ярышлар пәйда була. Кемгәдер кызыктыр бәлки, әмма урыны ул түгел. Ел буе көткән мондый буталчык бәйрәмнең нәрсәсе истә калсын? Шуңа күрә 30 августтагы тантаналар белән Сабантуйны аера алмаучылар җитәрлек. Чөнки кунакчыллык күрсәтеп, татар еш кына дөньясын да онытып җибәрә. Сабантуйны милләтара бәйрәм дип атый башладык әнә. Килешәсе килми. Төрле милләтләр катнашында уза торган татар бәйрәме ул. Алайса, кунакларга нәрсәсен күрсәтәсең аның?

Ә без аны ел саен көтеп алабыз. Инде бүген үк Татарстан бәйрәм рухына күмеләчәк. Өч көн эчендә республиканың 39 район үзәгендә һәм 618 авылында Сабантуй булачак. Иң күңеллесе, әлбәттә, безнең авылда булыр! Чөнки анда гына милли бәйрәмнең шәһәргә күчереп булмый торган рухы бар. Сабантуй гомер-гомергә татарны берләштерү, элек-электән читкә сибелгән милләтнең җыелу чарасы булган. Донбасста күмер чапканы да, Себердә югалганы да туган нигезенә шул көнне кайт­кан. Үзләренә дүшәмбегә кадәр бер көн ял ясау өчен авыллардагы Сабантуйларны якшәмбе көненә билгеләүче түрәләр бу хакта белә микән, әмма быелгы бәйрәм күпләр өчен күңеллерәк узачак. Сабантуйдан соң ашык-пошык туган-тумачадан, дус-ишләрдән аерылырга туры килмәячәк чөнки. Өч көн ял итәбез. Эш кайгысы түгел – Сабантуй җитте, җәмәгать.

"Ватаным Татарстан", 2010 елның 11 июне