Мәкаләләр > Просмотр СМИ
Ә сыерны кем савар?
Бу атнада Алабугада илнең иң яхшы печән чабучысын һәм иң җитез савымчысын ачыклаячаклар. Россия җәйге авыл спорты уеннарының быелгы программасында җиңел атлетика һәм кул көрәше кебек гадәти спорт төрләре янына әнә шундый ярышларны да өстәгәннәр. Иртәгә башланачак сала Олимпиадасында 2,6 меңләп спортчыдан тыш, Россия Хөкүмәте башлыгының беренче урынбасары Виктор Зубковны да көтәләр.
Россия җәйге авыл спорты уенна¬рының соңгысы Йошкар-Олада узган. Анда Татарстан командасы өченче урынны алган. 2006 елда исә әлеге ярышлар Ижауда булган һәм якташларыбыз дүртенче баскычка урнашкан. Алабугада исә сала Олимпиадасының сигезенчесе уза. Ярышларның үзебездә булуы безнекеләргә ярдәм итәрме? Татарстанның “Уңыш” физик культура һәм спорт җәмгыяте башлыгы Видади Мәхмүтов бу сорауга җавап бирүгә алынмый. Ә менә узган ел республика күләмендә узган ярышларда беренче урынны Мамадыш командасы алган.
Ярышта катнашучылар 17 яшьтән өлкәнрәк булырга, алар даими рәвештә авылда яшәргә, авыл хуҗалыгы тармагында эшләргә тиеш. Командалар туплаганда үтәлергә тиешле төп таләп әнә шуннан гыйбарәт. Аерым спорт төрләрендә ярышачак спортчыларның исә барысы да бер районнан булырга тиеш. Татарстан авыл спорты буенча мондый дәрәҗәдәге ярышны тәүге тапкыр кабул итә. Шунысы кызык, моңа кадәр сала Олимпиадалары төбәк башкалаларында гына узган. Бездә исә ул Казанда түгел, ә Алабугада оештырыла. Аның каравы, спорт төрләре саны 17гә җиткән. Биредә илнең 72 төбәгеннән 2,6 меңнән артык катнашучы көтәләр. Алар җиңел атлетика, гер күтәрү, билбаулы кө¬рәш, самбо, волейбол, өстәл теннисы кебек гадәти ярышлар буен¬ча гына түгел, элеккедән калган урыс лаптасы һәм бурада да көч сынашачак. Моннан тыш, ярышлар программасына авыл кешесе өчен ятрак булган палиатлон, ишү, урам баскетболы төрләре дә кертелгән.
Авыл уеннарын башка спорт чараларыннан аерып торган төрләр арасында исә механизаторлар, савымчылар һәм печән чабучылар ярышын телгә алырга мөмкин. Механизаторлар үз осталыкларын “МТЗ-82” тракторында күрсәтәчәк. Савымчылар АДУ-1 җиһазын сүтеп-җыячак. Ярышларда сыерларны җәфаламаска булганнар. Чалгычыларга исә 0,25 мәйданны тиз һәм сыйфатлы итеп чабып чыгарга туры киләчәк. Печәнсез ел булганга, икенче таләпкә зуррак игътибар бирелер, мөгаен. Әмма әлеге өч төрне сайлаган спортчылар узачак сынаулар моның белән генә бетми. Катнашучыларга һәр төрдә 300 яки 500 метр¬га йөгерергә, турникта кү¬тә¬ре¬лергә яки яткан килеш гәүдәне кү¬тә¬рергә туры киләчәк. Җиңүче әнә шуннан соң гына ачыкланачак.
Ил күләмендәге авыл спорты ярышларын тәүге тапкыр узган гасырның 30нчы елларында оештырганнар. Россия тарихындагы беренче ярышлар исә 1995 елда Волгоград өлкәсендә узган. Аннан соң сала Олимпиадасын Ростов, Чиләбе, Пенза өлкәләре, Чабаксар, Ижау, Йошкар-Ола шәһәрләре кабул итә. Кышкы уеннарның беренчесе исә 2003 елда Ижауда була. Аннары ярышлар Курган өлкәсендә, Омск шәһәрендә һәм Ханты-Манси автоном округында узды. Ә Алабугадагы ярыш Җиңүнең 65 еллыгына багышлана.
"Ватаным Татарстан", 2010 елның 7 июле