Мәкаләләр > Просмотр СМИ
Идел буйлап ак пароход килде...

Хәсән Туфан 1955 елда ук:

“Без бәхетле: без яшибез Уфада һәм Казанда, Кабатланмас нәфис җырлы Фәридәле заманда...”

– дип язып калдырган. Чыннан да, Казан елга портына килеп туктаган ак пароход каршы алучыларга кабатланмас мизгелләр бүләк итте. Башкортстан татарла­ры­ның, башкорт кардәшләрнең Агыйделдән башланган ак сәфәре туксан яшьлек юбилеен каршы алган Татарстанның һәм Башкорт­стан­ның моңлы җырчысы Фәридә Кудашева иҗатына багышланган иде.

“Рамазан” төрки милли мәгъ­рифәт үзәге җитәкчесе Марат Шәрипов мондый сә­фәрләрне инде унсигезенче мәртәбә оештыра. Аның эчтәлеге ел саен үзгәреп тора. Быелгы сәфәрне исә Марат әфәнде аеруча истә­лекле дип саный. Беренчедән, олпат җыр­чы олы юлга чыгарга ризалыгын бирсә, икен­чедән, аларны Болгарда башланган эш сокландырган. “Болгарны танып булмый. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең җиңел кулы бе­лән төзекләңдерү эшләре башлап җибәрелгән. Әйе, тарихи ядкәрләрне сакларга кирәк. Без­нең Болгарга сәя­хәтебезнең максаты да тарихны барлау, татарның килә­чәген кайгырту ләбаса. Шул ук вакытта иң зур теләгебез: төрки кардәшләр – татар һәм башкортның туганлык җеплә­рен ныгыту. Бу җәһәттән пароход үзенә күрә дуслык күпере вазыйфасын да башкара”, – диде Марат Шә­рипов. Әлеге фикерне Татарстан Дәүләт Советы депутаты шагыйрь Разил Вә­лиев тә куәтләде. “Татарда, ике бармак арасына ит үсми, дигән сүз бар. Шуңа күрә, нинди генә салкын җилләр истерергә тырышсалар да, без барыбер бергә булачакбыз”, – диде һәм халык исәбен алганда һәр кешегә бу эшне намус белән белән башкарып чыгуын те­ләде. Бөтендөнья татар конгрес­сы башкарма комитеты рәисе Ренат Закиров исә бу чараны тарихыбызга сәяхәт буларак бәяләде: “Тарихта кү­ләгәдә калган шә­хесләр дә байтак. Аларны һич­шиксез халыкка танытырга, барларга кирәк. Исәннәрнең исә кадерен белсәк иде. Фә­ридә Кудашева иҗаты моң чишмәсе генә түгел, халыкның рухы, моңы ул”.

Татарстан Мәдәният ми­нистрлыгының эшләр идарәсе җитәкчесе Кадрия Идрисова шундый изге эшкә алынган Марат Шәриповка ми­ни­стрлык исеменнән рәхмәтен белдерде. “Без, җир өстендә басып торучылар, су буйлап сәяхәт кылучыларга ак көнләшү бе­лән карап торабыз. Чөнки борын-борыннан татар халкы, начар уйла­рыңны, кайгы-хәсрәтләреңне суга сал, дигән. Су – пакьләнү чарасы. Сез икеләтә бәхетле, чөнки Фә­ридә апа белән сәяхәт итә­сез”, – диде ул һәм җырчыга иң изге теләкләрен җиткерде.

Фәридә Кудашеваны Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин озата барды. Татарстанның халык җыр­чысы, якташы Зилә Сөнга­туллина да котларга килгән иде. Ул, сез бөтен артистларның да остазы бит, сездән үрнәк алдык, сезгә карап җырларга өйрәндек, исән-имин булыгыз дигән теләкләрен әйтте һәм җыр бүләк итте.

Чыннан да, Фәридә Кудашева халык мәхәббәтен яулаган азларның берсе ул. Аның иҗатына мөкиббән Габбас Зарипов җырчыны шәрык мә­дәниятенең моң алиһәсе дип атый. “Ходай кабатланмас моң иясе Фәридә ханымга озын гомер бирде. Андыйлар бик си­рәк. Мин исә аңа үзе исән чагында Россиянең халык артисты дигән исем бирелүен теләр идем. Бу уңайдан эш алып барам”, – диде ул. Габбас абый Фәридә ханымның беренче тапкыр Казанга 1956 елның 13 апрелендә килүен дә хәтерли: “Миңа 15 яшь тулган көн иде ул. Янәшәмдә әни концертны елый-елый карады. Андый тетрәндергеч моңны сүзләр белән генә сурәтләп булмый”.

Мәгълүм булганча, Фәридә Кудашева башкарган җырлар биш йөзгә җитә. Әмма аларның кайберләре “Татарстан” телерадиокомпаниясе фоно­те­ка­сында сакланмаган икән. Әйтик, “Оныта алмыйм” (Р. Яхин музыкасы) дигән җырның тәү­ге язмасы юк, дип ачына Габбас ага. Халыкның күп санлы сораулары буенча җырчы 1982 елда аны кабаттан яздыра.

Фәридә Кудашева исә бу үтенечкә тыйнак итеп җавап бирде: “Минем халык мәхәббәте дигән исемем бар. Аны сатып алып та, указлар белән дә бирдереп булмый. Мин шул исем белән горурланам”.

Чын талант ияләре меңгә бер генә туа һәм аларны җир байлыклары, казанышлары кы­­зыксындырмый шул.

"Ватаным Татарстан", 2010 елның 3 июле